“Мин Мәскәүнең миллионынчы татары”

30.08.2017 17:49 | Шәхесләребез Печать

Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә (Асадуллаев йорты) җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе үтте. Соңгы атнада Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте көннәре шушы тантана белән башланды. 
 
Кичәнең тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтария­те җитәкчесе Фәрит Фарисов һәм Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясады.
 
“Татарстан мәдәнияте көннәре башкалада 7 нче тапкыр үткәрелә. Быел Мәскәүдәге Татарстан көннәренең танылган шагыйрь Разил Вәлиев кичәсе белән башлануы бик табигый. Чөнки Разил Вәлиевнең язмышы Мәскәү белән нык бәйле. Нәкъ менә Мәскәүдә аның иҗатына ныклы нигез салынды. Биредә ул М. Горький исемендәге Әдәбият институтында 5 ел белем алды, биредә укыганда аның беренче китабы дөнья күрде, биредә ул гаилә корды, биредә аның кызы Сөембикә туды”, – диде Равил Кәлимулла улы.
 
Разил Вәлиевне юбилее белән академик Роберт Нигъмәтуллин, дипломат Йолдыз Хәлиуллин, язучы Рауль Мир-Хәйдәров тәбрикләде.
 
Ә Разил Вәлиев үз чыгышын 1967 елда Әдәбият институтына укырга кергәч Мәскәүгә багышлап язган беренче шигырен укудан башлады.
 
Мәскәү, Мәскәү...
Монда кем аңласын мине,
Кем соң минем көйне көйләсен?!
Кулларымны сузып аста көтәм... - 
Ыргыт миңа,
Ыргыт кочагыма
Останкино Сөембикәсен.
 
 
“Өметләрем акланды... Мәскәү миңа көемне көйләүчене дә, “Останкино Сөембикәсен” – кызымны да бүләк итте. Шунысы куанычлы, монда мин көнне-төнне белми иҗат иттем, СССРның һәм дөньяның төрле тарафларыннан килгән дистәләрчә милләт шагыйрьләре, яшь әдипләр белән аралаштым, кайберләре белән ныклап дуслашып та киттем”, - дип сүзен дәвам итте шагыйрь.
 
Академик Роберт Нигъмәтуллин Разил Вәлиевнең үз иҗатында шәхси хисләр, шәхси борчылулар белән генә мавыкмыйча, ил һәм дөньякүләм проблемаларны күтәрүен әйтте.
 
“Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным”,
 
дигән шигъри юлларны мисал итеп, шагыйрьнең үз Ватаны, үз милләте, үз Татарстаны алдында җаваплы икәнлеген тоеп иҗат итүенә югары бәя бирде.
 
Озак еллар буе төрле илләрдә дипломат хезмәтендә булган мәшһүр шәхес Йолдыз Хәлиуллин Разил Вәлиев исеме белән бәйле бер кызыклы вакыйга турында сөйләде. Ул АКШның башкаласы Вашингтон каласындагы Конгресс китапханәсенә үзенең инглиз телендә чыккан китабын тәкъдим итү мәҗлесенә барган булган. Конгресс китапханәсе – дөньядагы иң зур, иң мәшһүр китапханә. Залда – атак­лы язучылар, галимнәр, дипломатлар, сәясәтчеләр. “Очрашуның сораулар өлешенә күчкәч, залдагы бер кеше миңа: Ә сез татар шагыйре, Татарстан Милли китапханә директоры Разил Вәлиевне беләсезме?” – дип мөрәҗәгать итте. Мин, кайда-кайда, Америка башкаласында татар шагыйрен искә алуларына башта аптырап калдым. Аннары, фикеремне туплап, Разил Вәлиевнең эшчәнлеге һәм иҗаты турында шактый тәфсилле итеп сөйләп киттем. Бу сорауны бирүче кеше – Конгресс китапханәсе директоры, АКШ президенты киңәшчесе Джеймс Биллингтон булып чыкты. 
 
Язучы Рауль Мир-Хәйдәров шулай ук Разил Вәлиев иҗатының башка халыкларга да таныш булуы турында сөйләп, татар әдәбиятын дөнья телләренә күбрәк тәрҗемә итү кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Әйе, Советлар берлеге таркалгач, татар әдәбиятының даирәсе тараеп, кысылып калган кебек булды. Элегрәк заманда әдәбият-сәнгать әһелләре үзара күбрәк аралаша, шагыйрьләр бер-берсен бик еш тәрҗемә итә иде. Шуңа күрә күптән түгел Разил Вәлиевнең атаклы “Шагыйрь” исемле шигыре дөньяның 53 теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып басылып чыгу шагыйрь өчен генә түгел, ә, гомумән, татар әдәбияты өчен дә зур вакыйга булды.  
 
Кичәдә Разил Вәлиев шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов башкарды.
 
Кичәгә залны шыгрым тутырып башкаланың мәдәният һәм сәнгать әһелләре, табибләр, галимнәр, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.
 
Разил Вәлиев үзенең иҗат кичәсен моннан төгәл 50 ел элек, беренче курс студенты чагында язган “Казан белән саубуллашу” шигырен укып тәмамлады.
 
Казанның җәе шәп иде,
Шәп иде бураннары.
Казанда көз кызгылт иде...
Ә монда никтер... сары.
 
Казанда сөю бар иде,
Актан иде йортлары.
Нигә үпкәләде Казан? – 
Озатырга чыкмады...
 
Без дала балаларына
Казанда юллар тармы?
Белмим, белмим... Мин Мәскәүнең
Миллионынчы татары...
 
Сәфәр ГӘРӘЕВ.
 
Мәскәү каласы.
 
 
. Разил Вәлиев Татарстан хөкүмәтенең Россия­дәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән.
 
. Әдип Рауль Мир-Хәйдәров каләмдәшен котлый.
 
. Ир терәге – Алия ханымга чәчәкләр.
 
Альберт БАҺАВЕТДИНОВ фотолары.
 


Сәфәр Гәрәев


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить