Һава лачыны – батыр Мәгубә

30.08.2017 17:18 | Бөек Җиңү яктысы Печать

«Фронт сызыгы өстенә шомлы сугыш төне төшә. Менә түбәннән, җирне ялагандай, По-2 самолёты очып үтә. Ул немец ракеталарының нурларында бер генә секундка чагылып ала да яңадан төн караңгылыгына кереп югала. Тик аның берөзлексез тырылдау тавышы гына ишетелә.
 
«Бакчачы», безнең «бакчачы» оча! – ди аңа сугышчылар, сөеп. Чөнки ул һич көтмәгәндә генә тырылдап, бакчалар арасыннан, карчыга сыман, нәкъ немец траншеялары өстенә ташлана. Аларга корыч, кургашын яудыра һәм, күз ачып йомган арада, беренче очраган тыкрык эченә кереп югала. 
 
«Фронт старшинасы» дип тә дәшә аңа сугышчылар. Чөнки ул хәйләкәр, шаян старшина күк яшеренеп кенә килә дә дошман сафларына «тәртип» урнаштыра. Аларны бомбалар белән сыйлый, җиргә кадаклап калдыра. Немецлар  «җил тегермәне» дип сүгә аны. Чөнки ул һәр төн саен аларны он итә, сыта, изә.
 
Ул килә дә, кораб кебек, траншеялар өстенә якорен салып туктый. Бомбалар ташлый-ташлый да, якорен күтәреп, янә очып китә, – диләр аның хакында немецлар».
 
1944 елның 18 октябрендә «Фронт хакыйкате»  газетасының хәрби коррес­понденты лейтенант А.Салеев «Осталык һәм җитезлек» исемле очеркында: «Шундый инде ул безнең «һава пехотачысы»  - данлыклы По-2. Үзенең гадилеге, теләсә нинди җирдән дә күтәрелеп, утыру өчен урын сайламыйча, «биш тиенлек бакыр акчага» да куна алуы белән шөһрәтле По-2», - дип яза. 
 
Дөньядагы иң киң таралган самолётларның берсе  – По-2 (У-2) авиаконструктор Николай Поликарпов төркеме тарафыннан 1928 елда эшләнгән. Аның җитмәгән җире, кылмаган эше юк. Ул разведкачы да, санитар очкычы да. Элемтә эшен дә уңышлы үти. Ә төнге бомбалау эшендә ул - һич алыштыргысыз. 350 килограммга кадәр бомбаны күтәрә алган. Немецлар җиңел бипланны «кофе тарткыч», «тегү машинасы», «рус фанеры» дип атаган, әмма шул ук вакытта акрын очкычны (тизлеге – 150 км) бәреп төшерә алган һәркайсы Алтын хач белән бүләкләнгән. 
 
Сугыш елларында Казандагы 387 нче авиация заводында (хәзер – Казан вертолёт заводы) унбер мең данә По-2 чыгарылган. Яшүсмерләр һәм хатын-кызлар салкын цехларда,  ярым  ач  килеш,  айга хәтта 350 шәр самолёт җыйган. 
 
По-2 белән данлыклы Тамань гвардия авиация полкының очучы хатын-кызлары төннәрен фашистларның котын алып сугышкан. Фронтта безнекеләр аны «Дунькин полк» (чөнки полк командиры – Евдокия Бершанская булган), ә немецлар – «төнге убырлы карчыклар»дип атаган. Полкның 23 очучы хатын-кызы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
 
Татар кызы Мәгубә дә шундый самолётта очып дан ала. Ул үзенең По-2 самолётында Кавказда, Донда, Кырымда, Украина далаларында немец илбасарларын кыйный, Белоруссия урманнары, Польша тугайлары өстеннән дә оча. Батыр Мәгубә үзенең салкын канлылыгы, нинди авыр шартларда да каушамавы, куркынычның күзенә туры карый белүе, очуда кыюлыгы һәм осталыгы белән мактала. Аны иптәшләре дә: «Мәгубәдә Чкалов батырлыгы, Молотов төгәллеге бар», - дип бәяли. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сырт­ланова үзенең осталыгын сугышчан эше белән көннән-көн арттыра.
 
“Севастополь өчен барган сугышларның берсендә аның самолёты унике җирдән зарарланды, моторның бер  цилиндры тишелде. Шулай да очучы Мәгубә Сырт­ланова һәм штурман Татья­на Сумарокова сөекле самолётын үз аэродромына алып кайтып җиткерде”, – дип яза фронт газетасы.
 
«Мәгубә – төнге очучы. «Төн караңгылыгы  – минем ярдәмчем», ди ул. Аңа һаваның иң кыен шартларында: җилдә, яңгырда, томанлы төннәрдә дә сугышчан очышлар ясарга туры килгәли. Канатлы кошлар оча алмастай төннәрдә дә Мәгубә үзенә юл таба. Юлны гына түгел, картада кара нокта белән генә күрсәтелгән  цельләрне дә таба. Татар халкының туг­рылыклы кызы Мәгубә бөек Ватан өчен шулай сугыша... Тагын төн җитә. Фронт сызыгын вакыт-вакыт ракеталар яктырта. Менә салмак кына тырылдап, өстән По-2 самолёты очып китә. Анда безнең Мәгубә оча. Ул бүген дә үзенең «По» сын немец тылына алып бара. Ул, бортына корыч «күчтәнәч»ләр төяп, немец өстенә оча»,  –  дип дәвам итә А.Салеев. 
 
Ә гвардия старшинасы А.Розова «Безне ул үстерде» дип аталган язмасында: «Мин үземнең Мәгубә белән бергә үткәргән беренче очышымны һич хәтеремнән чыгармыйм. 1943 елның август ае иде. Ул вакыт безнең гаскәрләр, немец илбасарларны туган җиребездән куып чыгару өчен, көчле һөҗүм алып барды. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы бер төнне Мәгубә – пилот, мин – штурман булып, алга таба очабыз. Түбәндә төпсез караңгылык, ә өстә – очсыз-кырыйсыз киң күк. Кинәт каяндыр, җир астыннан чыккан сыман булып күкне прожектор нурлары бораулады. Дошманның зенит туплары телгә килеп, күктә йомры утлар уйный башлады. Менә бер прожектор уты безнең самолётыбызны тотып алды. Аннан чыгарга өлгермәдек – икенчесе, өченчесе... бишенчесе дә безнең кечкенә генә самолётыбызга килеп терәлде. Әйтерсең лә биш ут баганасы безне чәнчеп алган да, киң караңгы күк буйлап алга алып бара. Минем күзләр чагыла, бер минутка каушап калгандай булдым. Моны Мәгубә сизеп алды да:
 
– Тынычлык... Тынычлык... Приборларны яхшы кара, курсны югалтма. Мин хәзер эволюцияләр ясыйм, – диде. Мин аның йөзенең тынычлыгын, күзләрендә бер тамчы да курку юклыгын күрдем, һәм үз-үземне «шундый кеше белән очып та, куркасың»,  – дип шелтәли башладым. Шул арада Мәгубә самолётны сулга кыйшайтты; аның артыннан прожектор утлары да сулга тайпылды. Кинәт самолёт, кырынаеп, уң канатка ятты. Прожектор утлары очкычның бу эволюциясен тотарга өлгермәде, самолёт түбәнгә таба төшеп китте. Прожектор телләре ашыга-ашыга караңгылыкны капшый башлады, ләкин самолёт алар эзләгән җирдә түгел иде инде.
 
Хәзер Мәгубә Сыртланованың укучылары, үзләре дә чыныккан очучылар булып җитеште. Аларның күбесе хәзер үзләре дә бүтәннәрне сугышчан очышларга өйрәтә. Аның шәкертләре Катя Кузнецова, Аня Петрова, Аня Волосюк безнең гаскәри бүлемнең атказанган очучылары булып санала», – ди.
 
«Чыннан да гвардия лейтенанты Мәгубә Сыртланова - үзендә барлык яхшы сыйфатларны туплаган очучы. Ул оста һәм кыю һава батыры, тугры дус, сабыр, түземле өйрәтүче, талантлы оештыручы һәм яхшы җәмәгать эшчесе», – ди аның турында 46 нчы полкның командиры подполковник Евдокия Бершанская.
 
Ә полкның замполиты, гвардия капитаны Мария Рунт «Яхшы партия эшчесе» исемле язмасында болай бәя бирә: «Мәгубәнең эскадрилья партия оештыручысы булып эшләвенә елдан артык вакыт үтте. Шул вакыт эчендә ул яшь коммунистларны тәрбияләүдә аеруча осталык күрсәтте. Мәгубә партия эшен тулысынча эс­кад­рилья алдына куелган сугышчан бурычларны үтәү нигезенә кора. Шуңа күрә аның җитәкчелегендә үткәрелгән һәр­бер эш уңышлы булып чыга һәм аның нәтиҗәләре һәркемгә ачык күренеп тора...»
 
Мәгубә Сыртланова 1912 елның 15 июлендә хәзерге Башкортстан Рес­публикасының Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1929 елдан Ташкентта телеграфист булып эшли, аннан соң гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифаларын башкара.
 
Ул аэроклубта 1935 елдан шөгыльләнә, ә 1941 елда Грузиянең Үзәк планер мәктәбен тәмамлый һәм санитар эскадрильядә звено командиры булып хезмәт итә. Шул ук елның июлендә Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның декабреннән очучы - Бөек Ватан сугышы фронтларында. 
 
4 нче Һава Армиясенә караган 325 нче төнге авиация дивизиясенең 46 нчы төнге бомбардировщиклар гвардия Тамань полкының эскадрилья командиры урынбасары, гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова Икенче Белоруссия фронты авиациясе составында Төньяк Кавказда, Тамань ярым­утравында, Кырымда барган сугыш­ларда, Львов-Сандомир, Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин операцияләрендә катнаша.1945 елның маена кадәр үзенең җиңел моторлы самолётында 780 сугышчан очыш һәм  928 сәгать һөҗүм налёты ясап, 190 тонна бомба ташлый. Төз төшкән бомбалары һәм дәһшәтле пулемёт уты белән дошманның объектларында 85 янгын чыккан, 130 га якын  көчле шартлау булган, елга аркылы чыгу оештырылган  2 кичү юк ителгән, 2 тимер юл эшелоны,  3 артиллерия батареясы, 2 прожектор һәм ягулык тутырылган 4 автомашина һәм бик күп җанлы көч кырылган һәм тар-мар ителгән.
 
Батыр очучы М.Сыртланова командование тарафыннан ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Кавказны обороналау өчен» медале  белән бүләкләнгән.  Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис аңа багышлап «Кыз-лачын» исемле шигырен язган:
 
Шаулы сазым минем, җанлы сазым,
Ярсый-ярсый тагын чыңласын, –
Синең хакта – җитез шанлы лачын,
Батырларга батыр кыз-лачын.
 
Син – ир йөрәк сугыш кырларында,
Өстән очкан ап-ак ялкынсың:
Мәңге-мәңге халык җырларында
Сакланачак ядкарь алтынсың.
 
Чигеп торды синең матурлыгың,
Алмаз нурга Ватан күкләрен.
Сугышларда көчле мотор җырың, 
Бомба шавың белән күкрәдең.
 
Һич вакыт та читкә борылмаган
Әй нык рухың синең, әй дәртең!
Кайсы әкият, кайсы легендадан
Качып чыгып, чыңга әйләндең?
 
Күреп кайгы, түзеп газапларга,
Яулый-яулый халык рәхмәтен, –
Көнен-төнен залим-палачларга
Күрсәтәсен көчең, дәһшәтең.
 
Күкрә күктә, очкын тавышларың, 
Давыл җаның һич тә тынмасын!
Синең данга җырым багышладым,
Лачыннарга лачын кыз-лачын!
 
Сугыштан соң Мәгубә запаска чыга һәм Казанда яши. 1946 елның 15 маенда СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. 
 
М.Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә вафат. 
 
Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләре урамнарына, 52 нче Казан һәм 2 нче Бәләбәй мәктәпләренә бирелгән. Бәләбәйдә Сыртланова музее бар, Башкортстан Рес­публикасының Благовещенск шәһәрендә, Краснодар крае Актүбә каласында, Казанда бюст куелган. 
 
Әлфия ШАМОВА. 
 
 
. М.Сыртланова. 1945 ел.
 
. По-2  самолеты шушындый гына булган.
 
. Очучы кызлар хәрби бурычны ачыклый.
 
 . «Мәгубәгә Герой исеме бирү өчен хәрби тәкъдимнамә. Аңа маршал Рокосовский да кул куйган.
 
 
 
 
 
 
 


Әлфия Шамова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить