Габдерәшит хәзрәт

24.08.2017 09:35 | Шәхесләребез Печать

Габдерәшит (Габдеррәшит) Гомәр улы Ибраһимов Иртыш буйларында, Тобол (Тубыл) губернасының  Тара шәһәрендә 1857 елның 23 апрелендә вак сәүдәгәр гаиләсендә туган. Аның бабасы мөселман җәмгыятенең башлыгы, ахуны була. Ахун дөнья куйгач, Тара мәчетенең имам вазифасын аның улы Ибраһим башкара. 30 нчы еллар  уртасында ул хаҗга бара, әмма өйгә кайтып җитә алмый, Бәйрутта вафат була. Габдерәшит  Ибраһимовның әнисе  Гәфифәбанат  ханым үз гаиләсендә  яхшы белем ала һәм 40 ел буена өендә  Тара шәһәре мөселман кызларын укыта.
Башлангыч белемне Габдерәшит Ибраһимов өендә ала һәм бер кышны Тарадан 30 чакрым урнашкан Уыш авылының башлангыч мәктәбендә укый. Әти-әнисе вафат булгач, 14 яшьлек Габдерәшиткә энесе Исмәгыйльне үз тәрбиясенә алырга туры  килә. Алар1876 елга кадәр Төмән  шәһәреннән ерак түгел Яңавыл авылында укыйлар.Аннан соң  Габдерәшит Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Аны ерак туганнары сыендыра. Казанда ул дин белеме ала, татар теленнән кала гарәп, төрек һәм фарсы телләрен камил белүгә ирешә, университет дәрәҗәсенә тиң дөньяви белемгә дә ия була, тиздән ул Тарага кайта һәм туган иленнән Мәккәгә хаҗ кыла. Икенче хаҗ­дан соң Габдерәшит Мәдинәдә укырга кала, 1885 елда ул яңадан Тарага кайта һәм мәчетнең имамы булып, мәдрәсә ача. Балалар дин белеме алу белән бер рәттән  гадәттәге  мәктәп предметларын  да  өйрәнә. Ул елларда Россиядә татарларны югары уку йортларына алу тыелган, шуңа Ибраһимов, укуларын дәвам итәргә теләүчеләрне  Истанбулга  һәм Мәдинәгә озаткан. Габдерәшит хәзрәтнең тирән белемнәрен, игелекле эшләрен күреп,  аны Уфага казый итеп чакыралар. Ул бөтен Россия империясе буенча дингә хезмәт итү эшчәнлегенә тотына. Дин әһелләре ихтирам белән аны Рәшит казый дип  атый. Габдерәшит мөселман мәнфәгатьләрен   яклап Петербургта  Эчке  эшләр һәм  мәгариф  министрлыкларына кабул  ителүенә ирешә, аның  татарларның  ихтыяҗларын актив яклавы  империя карагруһчыларында ачу уята.  Танылган  галим һәм дин эшлеклесен эзәрлекли  башлыйлар, шуңа Ибраһимов Россиядән Истанбулга китәргә мәҗбүр була. Дин остазына якынрак булу өчен, Себердән, Россиянең күп почмакларыннан  татарлар Төркиягә күчеп килә.  Бүгенге көнгә кадәр Төркиядә Бүгрәдәләк дигән авылда Себер татарларының  нәсел токымнары яши. Тара каласыннан күчүчеләр арасында Айтикин бай да була, аның ташлап киткән ике катлы таш йортында безнең татар урта мәктәбе урнашты, мин шул мәктәпне тәмамладым. Хәзер ул мәктәпнең  эзе дә калмады, аның урынына зәгыйфь  акыллы балалар өчен ярдәмче мәктәп пәйда булды. Габдерәшит  Ибраһимовны үз милләтен яклаганга эзәрлекләгәннәр, без дә әлегә кадәр һаман  телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклау юлында кыенлык кичерәбез. 1995 елдан бирле милли университетыбызны ача алмыйбыз.
 
Россиядән читтә яшәсә дә,  Габдерәшит империя властеның гаеп яңгырыннан нахак бәлаләрдән котыла алмаган, шуңа төрле шәһәрләрдә, илләрдә яшәргә мәҗбүр  булган. Ул Бохарада, Мисырда, Фәләстин, Швеция, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербиядә, Кавказда, Төркмәнстанда һәм  Урта  Азиянең башка илләрендә була. 1900 елда Япониядә төпләнергә уйлый. Бөтен дөнья буйлап  дөяләр, атлар өстендә, пароходларда, җәяү сәяхәт кылып, үзенең туган шәһәренә кайту өчен  ул 45 мең километр­га якын араны үтә, тик барыбер Тарада  калмый, Петербургка китә һәм шунда актив мәгърифәтчелек эшен җәелдереп җибәрә: “Миръат” исемле  газета чыгара башлый, аның 16 номеры Петербургта, 6  сы Казанда көн күрә. 
 
Дини  һәм сәяси эшлекле, мәгърифәтче барлык татар халкын белемлелеккә, укымышлылыкка өнди, белемне ихтирам итәргә, кадерен белергә, үз халкыңның проблемаларын чишүдә катнашырга, милли үзаңны үстерергә чакыра. 1908 елда Рәшит казый  гаиләсен Төркиягә күчерә  һәм 50 яшен тутыргач, ерак сәяхәткә чыгып китә - Казаннан Уфа, Чиләбе, Омск, Томск, Иркутск, Монголия, Кытай, Владивосток  аркылы Япониягә. Анда аны хөрмәт белән каршы алалар, хәтта  үз сараенда император да  кабул итә.  Кайда гына булмасын, барлык җирдә безнең мәгърифәтчебез милли телен, динен тарата, хак динне тотучы Россия һәм башка ил мөселманнарының тормыш-көнкүрешләре турында сөйли, татар халкын бердәм булыр­га чакыра, мохтаҗларга һәрвакыт  ярдәм итә. Балкан һәм Беренче дөнья сугышлары  барганда татар, башкорт  әсирләрен азат итүдә бик актив катнаша.
 
Габдерәшит Ибраһимов - ХХ гасырның беренче яртысындагы Россия һәм бөтен Җир шарындагы барлык зур тарихи  вакыйгаларның шаһиты. Авыр чорларга  карамастан, Г.Ибраһимов Россия һәм Көнчыгыш мөселман  халык­ларының сәяси милли һәм дини мәнфәгатьләрен яклаудан туктамый, ул - фәнни тикшеренүче һәм бертуктаусыз ислам диненең нигезләрен пропагандалаучы да. Габдерәшит казый  үзенең күп сәяхәтләре нәтиҗәсендә, төрки халыкларның тарихи, этнография һәм фольклор белешмәләре тудыра. 


 
Истанбулга  кайткач,  Габдерәшит  “Дөнья тирәли” китабын яза, анда ул бер ел  буена  илләр  гизү  нәтиҗәләрен  йомгак­лый. Күпмедер вакыт  узгач, бу ки
тапны аның улы Мөнир Казанда бастыра. 
 
1918 елда Габдерәшит казый ерак  Иртыш ярларында яткан туган шәһәренә соңгы мәртәбә кайта. 1921 елда легендар  милләтпәрвәр, дин һәм сәясәт эшлеклесе, тарихчы сәяхәтче, татар мәгърифәтчесе Россиядән бөтенләйгә китә, гаиләсе белән 1933 елга кадәр Төркиядә Бүгрәдәләк авылында яши һәм 76 яшендә яңадан Япониягә китәргә мәҗбүр була, чөнки Төркиядә исламны кыс­рыклый башлыйлар, ә Япониядә аңа Токио шәһәрендә ачылган мәчеттә имам булырга тәкъдим итәләр.
 
Япониядә ул гомеренең соңгы елларын  үткәрә, анда аны ихтирам белән  милләт бабасы дип атыйлар.1939 елда Ибраһимовның фидакярлеге белән Япония пар­ла­менты исламны  официаль дин дип таный, төрки халыклары,  мөселман  дине турында мәгълүмат  укыту  программаларына  кертелә, күп японнар ислам диненә күчә. Габдерәшит хәзрәт - Япониянең беренче имамы. Кызганыч, Тара шәһәрендә, Габдерәшит Ибраһимов исемен йөрткән урам да, һәйкәл дә юк.
 
Фәрзәнә КУЛЕЕВА. 
 
 
.Габдерәшит (Габдеррәшит) Гомәр улы Ибраһимов.
 
.Токиодагы мәчет безнең көннәрдә.
 
.Г.Ибраһимов кабере.
 
 

 

 


Фәрзәнә Кулеева


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить