Әбүгалисинаның “Балачак кануннары”

24.08.2017 09:23 | Укы да уйла! Печать

Әбүгалисина дәресләре, 3 нче дәрес 
Сәясәтче, фәлсәфәче һәм журналист Нурали Латыйповның “Дан” компаниясе җитәкчесе Исмәгыйль Шәңгәрәев белән Әбүгалисина эшчәнлегенә багышланган чираттагы әңгәмәсе бөек галимнең балаларны тәрбияләү кануннары хакында.
– Әбүгалисинаның кайсы гына хезмәтен алсак та, үрнәк алырлык яклары биһисап. Балаларны тәрбияләү турындагы карашлары исә һәр кешегә кызыклы булыр дип уйлыйм.
 
– Халыкара педагогика тарихында зур урын тоткан “Балачак кануннары” турында сүз башлаганчы үзенең күп еллар дәвамында туплаган материаллары белән таныштырган һәм кайбер сорауларыма ачыклык кертергә ярдәм иткән профессор Владимир Исхаковка рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аның ярдәме белән мин традицион әбүгалисиначылык белән Исхаков карашлары арасындагы аерманы аңлап, әлеге теманың күп нечкәлекләренә төшенә алдым.
 
– Ни өчен халыкара дәрәҗәдәге симпозиумнарның, конгрессларның, түгәрәк өстәлләрнең төп предметы булган әбүгалисиначылык түгел, ә Исхаков карашлары мөһимрәк сезнең өчен?
 
– Кыскача гына җавап бирәм. Әбүгалисиначылык ул – синергетика һәм Әбүгалисина текстларын шәрехләү методологиясенә нигезләнгән интегратив фән. Русча аларның атамалары да аерыла. “Авиценноведение” тәнкыйди күзлектән карамыйча гына Әбүгалисинаның хезмәтләреннән өзекләр китерүгә һәм аның карашларын бүгенге фән ягыннан карап анализлаудан (элеккеге заман ялгышларын да кушып!) гыйбарәт. Авиценнологияне өстен күрүемнең сере шунда – Әбүгалисинаның хезмәтләреннән өзекләр китерү белән генә шөгыльләнүне мәгънәсез дип саныйм, чөнки 1000 ел элек язылган әйберләрдәге тирән мәгънәләрне аңлау өчен ул гына җитми.
 
– Кызык. Сез безне педагогиканың үткәненә, ерак тарихка чакырасыз булып чыга?
 
– Ә бу чынлап та шулай. Әбүгалисина язганнарның күбесе ерак киләчәккә адреслана, ә киләчәк өчен без үткән заман инде. Менә шундый парадокс. “Канун...” битләренә мөрәҗәгать итсәк, Әбүгалисина карашлары буенча, тәрбияченең  ягъни, табибнең, укытучының максаты – “баланың чын хисләрен саклау”, чөнки балаларның холкы кечкенә чакта формалаша. Баланың күңелен даими рәвештә изгелек һәм ярату белән баетып торырга кирәк. Менә шул очракта гына кеше сәламәт була. Сәламәт тәндә – ирекле рух!
 
Владимир Исхаков безгә Әбүгалисина тәкъдим иткән тәрбия алымнары белән “Кирелекне һәм тыңламауны камчы белән генә җиңеп була, чөнки бу явызлыкка башка дәва юк” диюче танылган педагогика галиме Дж. Локкның карашларын чагыштырып карарга куша.
 
– Ничек инде аларны чагыштырып булсын? Җир белән күк кебек, гасырлардан килә торган тәрбия алымнары һәм баланы көч кулланып, кыйнап-сугып тыңлату турындагы иезуит киңәше...
 
– Нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Әйдәгез, башта карыйк, балалар бакчаларында, мәктәп­ләрдә һәм, ниһаять Россия, АКШ, Европадагы күпчелек гаиләләрдә кайсы тәрбия алымы кулланыла икән соң? Болай диик: без Дж. Локк заманында яшибез, ә Әбүгалисина идеяләре, нигездә, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрен исләрендә тоткан һәм “Хәсән әл – Әдәб” принципларына өстенлек биргән мөселман гаиләләрендә генә актуаль. 
 
– Дж. Локк Әбүгалисинаны җиңгән һәм заман цивилизациясе аның тәрбия идеяләрен кабул иткән дигән сүзме бу?
 
– Минем кечкенә балаларыма һәм оныкларыма карагыз әле. Әлбәттә, ярату һәм яхшылык җиңгән. Әлбәттә, балаларының физик һәм рухи яктан сәламәт, бар яктан лаеклы, якты, чиста күңелле булуларын теләгән һәр кеше өчен Әбүгалисина якын. Әйе, әлегә күпчелек илләр Дж. Локк карашларын яклый, ләкин, минем уйлавымча, “Канун...”ның да вакыты килеп җитәр әле.
 
– “Балачак кануннары” вакыты?
 
– Әйе, ислам мәдәниятенең бер баскычын тәшкил иткән “Балачак кануннары” вакыты. Әбүгалисина  тәгълиматының асылы баланы тәрбияләүдә уенга өстенлек бирүдән тора.
 
“Табиблек фәне кануннары”нда язылганча, баланың яшәү рәвеше даими кайгыртудан, аның тормышын шатлыклы, тыныч һәм уеннарга бай итүдән гыйбарәт.
 
Әбүгалисина әти-әниләргә мондый киңәшләр бирә: “Бала йокыдан уянгач, аны җылы суда коендырып алырга, аннары уйнау өчен вакыт бирергә кирәк. Беркүпме вакыттан соң ашатырга һәм тагын уйнарга җибәрергә. Бу юлысы –  саф һавада озак уйнау файдалы. Минем аңлавымча, монда барысы да – шатлык та, уеннар да, балаларга кирәк булган хәрәкәт активлыгы да, коллективка ияләнү дә, саф һавада йөрү дә искә алынган. Уен баланың фантазиясен үстерә, күңелен якты иҗади энергия белән тулыландыра, күзаллавын киңәйтә. Үземнең балаларымның, оныкларымның уйнаганын күреп мин гел шатланам. Уйнаганда аларның характер үзенчәлекләре күренә, алар шатланырга һәм башкаларны шатландырырга өйрәнә.
 
– Бала күңелен якты энергия белән тутыру өчен шартлар тудыруда олыларның роле нинди?
 
– Олыларның роле искиткеч зур, ләкин Гиппократның барыбызга да билгеле “Зыян итмә!” дигән сүзләрен дә онытмыйк. Ни кызганыч, олылар балалар тормышына бертуктаусыз чикләүләр, җәзалар, өйрәтүләр, кисәтүләр белән килеп керә дә, әлеге кырыслыкны балалар үзләре көзге кебек, кире кайтара башлый. Әбүгалисина фикеренчә, үз хисләрең белән болай бала күңеленә “бәреп керү” бала күңелендәге ярату, шатлык хисләрен киметә. 
 
Кечкенә кеше Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән күңел байлыгын югалта һәм, физик яктан да үзгәрә, чөнки начар холык баланың табигатенә тәэсир итә, аңарда ачу, нәфрәт билгеләре барлыкка килә. Бу үзгәрешләр баланың үз-үзен тотышында, тышкы кыяфәтендә дә күренә башлый, тәнен киптерә, кешеләрнең кайгы-борчуларына битараф, каты күңелле һәм куркак кешегә әверелдерә. Карагыз: начар, тискәре холык­лы кешеләр туганда ук андый булмаган бит. Дөрес тәрбия булмаганга шундыйга әйләнгән. Зурлар баланың тәненә һәм җанына хуҗа булырга телиләр, ә булдыра алмаганда, Дж. Локкча кул белән тиюдән дә курыкмый.
 
– Ләкин бит, балалар еш тәртипсезләнә, тыңламый икән, шелтәләмичә, кисәтү ясамыйча да булмый.
 
– Әбүгалисина “балага җәза бирү түгел, аңа усал итеп карарга да ярамый”, – дигән. Ул безнең ачуыбыз килү турында түгел, ә баланың күңеле турында уйлаган.
 
– Ә белем бирү мәсьәләсендә ничек? Балаларның укырга теләкләре булмаса?
 
– Әбүгалисина баланы бик кечкенә яшьтән өйрәтә башлау яклы булган. “Башта уеннар, әкиятләр аша әкрен-әкрен генә өйрәтәбез, ә инде 6 яшькә җиткәч, бала тормышында беренче укытучы барлыкка килә”, – дип яза ул. Уку аның тормышына әкрен-әкрен керергә тиеш. Көчләп китап укыттырып булмый, ди ул. Соңгы киңәше бүгенге көндә аеруча актуаль, чөнки хәзер күкрәк балаларын да укыта башларга кирәк дигән “компетент” белгечләр барлык­ка килде. Дөньяны шундый чиста, якты итеп кабул иткән баланың аңын кирәкмәгән белемнәр белән тутыруны бер дә хупламыйм мин. “Тугач бала иң зур белемне тышкы дөньядан ала”, ди Әбүгалисина. Мәсәлән, әнисенең бишек җыр­ларыннан.  Якты һәм җиңел көйләрне бала бик җиңел, җайлы үзләштерә. Әбүгалисинаның “Баланың холкына җыр һәм музыка аша тәэсир итеп була” дигән сүзләре Пифагорның музыкаль мелодияләр ярдәмендә кәефне күтәрергә, күңел яраларын дәваларга һәм сәламәтлекне яхшыртырга була дигән сүзләре белән аваздаш.
 
– Ә бу классик “Хәсән әл-Әдәб”кә каршы килмиме соң? Мөселманча тәрбияләүдә музыкага төрле мөнәсәбәт яши бит...
 
– Музыкаль культура һәм аның классик формалары, мәгъ­нәләре мөселман культурасы “җимеше” икәннән башлыйк әле сүзне. Мин классик музыканың башлангыч чорындагы Әбүгалисина, Әл-Фараби хезмәтләрен күздә тотам.
 
Гарәп Әмирлегендә, Дубайдагы опера театры каршына басып торганда мин һәрвакыт музыкаль культурага һәм аны таратуга багышланган яшь чагымны искә төшерәм.
 
Гарәп Әмирлекләрендәге мөселман дөньясы искиткеч бит ул. Монда тарих үзеннән-үзе алда бара кебек. Әмма әйбәт гарәп каһвәсенең тәме кебек, минем өчен үткәннәрнең тәме онытылмый. Әле күптән түгел генә укыган идем, ХХ гасырда мөселманнар арасында иң популяр җырчы һәм музыкантларның берсе булган Газиз Әлмөхәммәтов татар көйләренә нигезләнеп татар телендә  беренче опера иҗат итәр өчен үзенә иптәшләр – музыкантлар, җырчылар эзләп, 1922 елда ук Казанга  килгән булган икән. Аның идеясен танылган татар композиторы Солтан Габәши хуплап ала һәм шулай «Сания» исемле татар телендәге беренче опера дөнья күрә. Мин боларны ни өчен сөйлимме? “Хәсән әл-Әдәб” тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иткәндә аның нинди чорда һәм нинди шартларда язылуын истән чыгармас  өчен. Аннан тыш, “Хәсән әл-Әдәб”не тулыландыр­ган милли гореф-гадәтләрне дә истән чыгармасак иде. Бу бигрәк тә бишек җырларына зур әһәмият биргән халыкларга кагыла. 
 
– Бишек җырларын тагын ни белән алыштырып була соң?
 
– Халык көйләре, бишек җырлары – күңелне үстерү, тәр­бияләүнең бик зур һәм әһәмиятле чаралары. Ә ни өчен? Аларда Аллаһ бүләк иткән ярату, аларда – халкыбыз рухы. Нәкъ менә шуңа күрә  “Канун...”дагы “Хәсән әл-Әдәб”  безнең чорга якын кебек тоела да. Мин моны бик күп чыганаклар, кулъязмалар белән шөгыльләнгән кеше генә түгел, ә үзенең балаларын һәм оныкларын бик нык яраткан кеше буларак та әйтәм.
 
– Исмәгыйль әфәнде, сезнең  искиткеч зур байлыгыгыз – балаларыгыз һәм оныкларыгыз. Аллаһ каршында да бурычыгызны үтәгән булып чыгасыз.
 
– Балаларыңны ярату – ул әле Аллаһ алдындагы бурычыбызның бер өлеше генә. Үзебезнең балаларны һәм оныкларны яратып кына калмыйча, күңелебездә  әти-әни назыннан мәхрүм яисә ятим балаларга карата да йомшак күңелле һәм мәрхәмәтле булырга тиешбез. Коръәннең 107 сүрәсендә (“Сәдака”) мондый сүзләр бар: “Намаз укып, Аллаһны зурлап яшәп тә, Аллаһ кушканга ышанмыйча, ятимнәрне чит иткән, аларга ярдәмен кызганган кешенең догалары бушлыкка укылган кебек булыр. Ятимнәргә сәдака кызганган кешегә Коръәнем булышмаган дигән сүз”.
 
“Хәсән әл-Әдәб”нең төп өлеше – әти-әнисез калган яки алар кайгыртуына, ярдәменә мохтаҗ балаларга ярдәм итү. Бу – Әбүгалисина кагый­дәләренең һәм ислам гадәтләренең кушылмасы булып тора.
 
– Сезнең белән әңгәмәләрнең көтелмәгән борылыш алуына ияләндек инде. Менә әле дә, үзеннән-үзе бик  уңышлы гына ятим балаларга ярдәм темасына кереп киттек.
 
– Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Әбүгалисина шәрехләвендәге “Хәсән әл-Әдәб” безне балаларга мөнәсәбәт турында уйланырга өнди бит. Әбүгалисинаның тәрбия системасы белән тулысынча килешергә яки килешмәскә мөмкин, әмма нинди тәрбия бала күңелен якты, чиста итеп саклап кала ала, ә кайсы аны миһербансыз, рәхимсез кешегә әйләндерә – менә шулары мөһим безгә. 1000 еллык киңәшләргә колак салучыларга караганда  килешмәүчеләр күбрәк булыр, әлбәттә, тик шулай да, әңгәмәбез ахырында аның «Урджуза» поэмасындагы юлларны укып үтәсем килә: “Бала өчен бернинди чикләүләр юк. Дөреслекнең нигезе – уеннарда һәм әкиятләрдә. Балагыз йолдызларга күбрәк карасын, аларның җыры җирдәге башка барлык тавышлардан да матуррак”. Ә әңгәмәбезне танылган педагог һәм табиб Януш Корчак сүзләре белән төгәллисем килә: “Дөньяны үзгәртү – ул тәрбияне үзгәртү!”
 
 
Әңгәмәдәш – фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруы катнашучысы Нурали ЛАТЫЙПОВ
 
Тәрҗемәче – филология  фәннәре кандидаты Эльвира САФИНА.
 
“Бизнес-онлайн” газетасыннан. 
 
 
.Әбүгалисина һәйкәле. (Венадагы БМО бинасы каршында фарсы галимнәре павильоны).
 
 
 


Эльвира Сафина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить