Мөһаҗирләр музее булачак

17.08.2017 23:29 | Эшлекле мәҗлес Печать

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды барган көннәрдә "Казанның 1000 еллыгы” музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" темасына “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Аны Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев алып барды.
Татар халкы бөтен дөнья буенча сибелеп яши. Бер өлеше әле Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыкларын, Ногай Урдасын югалткач та, балаларын һәм нәселен саклап калу өчен читкә чыгып киткән. Икенчеләре инде соңрак елларда да көчләп чукындырудан, изелүдән качкан. XVII-ХVIII гасырлар барышында йөзәрләгән татар сәүдәгәре Урта Азия якларына барып сыенган, шунда хәтта Яңа Казан яки Татар исемен йөрткән бистәләр да салган. Патшаларга, яки аларга алмашка килгән кызыл комиссарларга ышанмыйча, XIX гасыр ахырында Төркия җирләренә күпләп күченгәннәр, илне ташлап качу ХХ гасырда да һаман дәвам иткән. СССР таркалу да союздаш республикаларда гомер иткән  милләттәшләребезне бердәм дәүләттән аера. Бүген инде чит илләрдә безнең миллионнан артык милләттәшебезнең гомер итүе мәгълүм. 63 илдә татар җәмгыятьләре теркәлгән. Төрле кыйтгаларда яшәүче туганнарыбыз арасында дөньякүләм танылган шәхесләр – галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре күп.
 
Түгәрәк өстәл уза торган залга төрле сәбәпләр белән туган илләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булган кешеләрнең балалары, оныклары яки туруннары җыелган иде. Аларның иң асыл сыйфатлары – телебезне, гореф-гадәтләребезне, иманыбыз­ны, кыйблабызны югалтмау. Румыниядән килгән Сәйдәмәт Фәридәнең дә бабасының бабалары Екатерина II патшалык иткән чорда, Россия  Кырымны басып алгач, туган нигезләрен калдырып киткән. Алар телләрен онытмаган, балалары да, оныклары да татарча сөйләшә. Әти-әниләре Кукмара һәм Апас районнарыннан китеп Кытайда яшәгән, аннан Австралиягә күченгән Сафия Вәлиеффнең нәсел-нәсәбләре дә Ана телен белә. Дөрес, һәрбер ил яки төбәктә дә татарларны колач җәеп каршылап тормыйлар, качак татар күп урында авыр сынауларга дучар булган. Әйтик, бүген Польшада гомер итүче милләттәшләр дә кайчандыр кысрыклаулар кичергән, аларга татарча сөйләшү тыелган. Нәтиҗәдә, алар бүген инде Ана телен белми. Әмма дин һәм гореф-гадәтләрен барыбер саклаганнар.  Мансур Адамович искәрткәнчә, алар үзләрен фәкать татар дип тоя. Бүген Польшада ике татар авылы бар. Крушняны исемлесендә татар диаспорасы музее да корылган. 
 
Татар кайда яшәсә дә аң-белемгә омтылган, мәктәп-мәчетләр торгызган, газета-журналлар нәшер иткән. Бу яктан караганда милләттәшләребез, күп халык­ларга үрнәк булу белән бергә, аларга  мәгърифәт тә алып килгән. Казахстанда, Үзбәкстанда тәүге мәдрәсәләрне татарлар нигезләгән. Мисалга, казах халкының язма әдәбиятына нигез салучы булып саналган Абай Конанбаевны да ун ел мәктәптә татар мөгаллиме Әхмәт Риза укыткан бит. Үзбәкстанда совет хакимияте елларында да дүрт татар мәктәбе эшләп торган. 
 
Бүгенге көндә Төркиядә яшәүче күренекле галим Надир Дәүләтнең әти-әнисе Ибраһим Дәүләткилде белән Рокыя Мөхәммәдиш Кытайның Мукден шәһәрендә яшәп, “Милли байрак” газетасын чыгарган. Әмма язмышлары бик аянычлы. Алар, Сталин лагерьларына эләгеп, шактый гомерләрен ГУЛАГта үткәрә. Аннары Рокыя ханым Казахстанда яшәп, Казанга күченеп кайта, монда вафат була. Надир әфәнде Дәүләт, гаилә җәрәхәтләрен дә кушып, “Россия эмигрантлары” дигән хезмәт тә язган.
 
 Америка төрки-татар ассоциациясе җитәкчесе Туран Апакай АКШта ике татар җәмгыяте булуын бәян итте. Аның берсе Нью-Йоркта, ә икенчесе Сан-Францискода урнашкан. Татарлар үзләренә җыелырга куыш булсын дип, һәр ике калада да шәхси акчаларын җыеп, аерым йортлар да сатып алган. Бәйрәмнәр-мәҗлесләрне шунда үткәрәләр,  рамазан аенда һәр кич саен тәравих намазлары укыйлар. Сан-Франциско шәһәреннән килгән Рокыя Сафа   анда яшәүче милләттәшләребез тарихы белән таныштырды. Бу калага беренче татарлар 1923 елда килгән. Алар өчәү булган. Шуннан соң Сан-Францискога әкренләп аларның дуслары килеп төпләнә башлый. 50 нче елларда Япония, Кытай, Төркия­дә яшәүче бериш татарлар да Сан-Францискога күчеп килгән. 
 
Бар дөньяга сибелгән халык­ларның, гадәттә, сәнгать һәм иҗат әһелләре вафатыннан соң мираслары югала, милли рухи байлык бөтенләйгә юкка чыга бара. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментында бүлек мөдире булып эшләүче Рөстәм Гайнетдинов “түгәрәк өстәл”дә ясаган чыгышында белдергәнчә, таралып яшәүче халыклар арасында берничә генә ил тарихи мирасын кайтару эше белән шөгыльләнә. Бу җәһәттән әрмән халкының эшчәнлеге үрнәк. Аларның намус кодексы бар икән. Һәр әрмән үзенең гомер барышында ватанына булышырга, үзенең мирасын кайтарырга тиеш. Әрмәнстанда махсус дәүләт архивы булдырылган. Дәүләт банкы варис хуҗаларыннан мирасны сатып алу өчен зур акча бүлеп бирә. Инде 12 илдә аларның мөһаҗирлек музее булдырылган: АКШ, Алмания, Франция, Швеция, Норвегия, Белоруссия һ.б. Мәскәүдә дә шундый мирасханә бар. Ул – А.Солженицын исемендәге рус мөһаҗирлек йорты. Дәүләти һәм фәнни дәрәҗәдә эшләүче бу мирасханәдә музей, китапханә, архив урнашкан, хәтта рус мөһаҗирләре турындагы китапларны нәшер итүче басмаханә дә бар. Бу йортта 70 кә якын танылган шәхеснең мирасы саклана. Музейда мөһаҗирлек кулъязмаларының исәбе генә дә меңнәрчә данә белән исәпләнә. Биредә фәнни-өйрәнү үзәге эшли. 
 
Татар халкының да мөһаҗирләргә багышланган, чит илләрдә гомер иткән милләттәшләребез мирасын туплаган комплекслы үзәге булырга тиеш. Анда да китапханә, музей, махсус таләп­ләргә җавап бирүче архив, фәнни-өйрәнү үзәге булу мәслихәт. Республикада Татар энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты бу юнәлештә эш алып бара инде. Бу мирасханәдә китаплар, кулъязмалар, хатлар, фотосурәтләр, газета-журналлар, документлар һәм башка ядкәрләр урын алырга тиеш.
 
Сәнгать белгече, "Казанның 1000 еллыгы” музеен төзүче Розалина Шаһиева да мондый мөһаҗирлек музееның зарурлыгын белдерде, аны хәтта галерея дип атарга да тәкъдим итте. 
 
Рөстәм Гайнетдинов бу музейны Казанның Иске татар бистәсендә, милли архитектура бизәкләре белән корылган биналарның берсендә урнаш­тыру яклы (әмма хәзер алар шәхси-хосусый милек икән, бу йортларны дәүләт карамагына күчерү шактый авыр). Мөһаҗир татарларыбыз да шушы идеяне хуплый. Чөнки Иске татар бистәсе – танылган милли үзәк. Халкыбызның йөзек кашы булган Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал кебек шәхесләрнең тормышы да шушы бистә белән бәйле. Бу тирәлектә Г.Тукай музееннан башка мирасханә дә юк. Ә  бистә үзе туристлык үзәкләренең берсе булып санала. Татар мөһаҗирлеге музеен дәүләт ярдәмендә төзергә һәм аны Татарстанның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк вакытка әзер итәргә ниятлиләр. Мирасханәнең экспозицияләрен коруның иң төп ярдәмчесе исә башка илләрдәге татар җәмгыятьләре һәм ватандашлар булыр. 
 
Рөстәм Гайнетдинов Казанда шулай ук мөһаҗирлек бакчасын булдыру кирәклеген дә әйтте һәм Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Габдерәшит Ибраһимов,  Борһан Шаһиди кебек шәхесләрнең сыннарын шунда урнаштырырга тәкъдим итте.
 
“Түгәрәк өстәл” барышында  ук инде Мөһаҗирләр музее өчен ядкәрләр туплана башлады. Утырышта катнашучы чит илләрдән килгән милләттәшләребез, мирасханәгә дип, китаплар, документлар, фотолар, мәдәни-сәнгати ядкәрләр бүләк итте. Әйтик, Үзбәкстаннан килгән Рафаил Зарипов озак еллар анда яшәгән татарларның тарихи фотоларын, татар мәктәпләрендә укыган балаларның сыйныфташлары белән бергәләп төшкән рәсемнәрен туплап барган. Ул меңнәрчә фотосурәт язылган диск тапшырды. Кыргызстан делегаты, “Туган тел” татар-башкорт мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова да музейга ядкәрләрне сандыклап җибәрергә ышандырды. Сафия Вәлиеффнең әнисенең чигүле намазлыклары, калфагы, кызыл башлы сөлгеләре шулай ук музейда кадерле истәлек булыр.
 
 Сөембикә КАШАПОВА.
 
 
. "Түгәрәк өстәл" кунаклары.
 
. Рокыя Сафа һәм Рөстәм Гайнетдинов.
 
. Надир Дәүләт.
 
. Сафия Вәлиефф.
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить