Йөзек кашы – “Хәсән әл-Әдәб”

17.08.2017 22:56 | Укы да уйла! Печать

Исмәгыйль Шәңгәрәев белән әңгәмә
Әбүгалисина дәресләре (2 нче дәрес)
 
“Әбүгалисина дәресләре”ндәге беренче әңгәмәдә Әбүгалисинаның “Тормыш юлы” хезмәтендә мөселманча белем бирү формуласын ачыкларга тырышкан идек. Ә хәзер исә Исмәгыйль әфәнде Әбүгалисина хезмәтләренең йөзек кашы –  “Хәсән әл-Әдәб” хакындагы уйланулары белән бүлешә.
– Исмәгыйль әфәнде,  “Хәсән әл-Әдәб” алдагы әңгәмәбездә дә телгә алынды. Бу хакта  укучыларыбызга киңрәк аңлатып үтсәгез иде.
 
– “Хәсән әл-Әдәб” терминының берничә мәгънәсе бар. “Әйбәт тәрбия”, “тәрбиялелек”, “әдәплелек, ягымлылык”,  “әхлаклылык”, “әдәп”, “әхлак”.  Ләкин бу мәгънәләрнең берсе дә “Табиблек фәне кануннары”ндагы бүлекчәнең, медицина турындагы «Урджуза фиттиб» поэмасының һәм Әбүгалисина язган башка хезмәтләрнең асылын аңлатып бетерми кебек. 
 
– Ә үзегез нинди фикердә, Исмәгыйль Каләметдинович?
 
– Профессор Владимир Исхаков белән киңәшкәннән соң, мин бу терминга үз аңлатмамны бирергә, аны “баланы физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү турындагы тәгълимат” дип атарга булдым. “Хәсән әл-Әдәб” Әбүгалисина хезмәтләрендә ни өчен  шундый киң мәгънәгә ия?  Сүзне “дөрес (лаеклы) тәрбия турындагы тәгълимат”тан башлыйм. Күрүебезчә, әдәп сүзенең бер дефинициясе – “лаеклы яшәү рәвеше”. Яшәү рәвеше барыбызга да аңлашыла, ә менә “лаеклы”, “тиешле” дигәнне аңлатып китү кирәктер, чөнки бу сүзләр мөселман әхлагын, ягъни үз-үзеңне тоту, аралашу һәм тәрбияне үз эченә ала. Әбүгалисина үзенең әсәрләрендә Аллаһ барлыкка китергән  табигатьне яратырга, сакларга өнди һәм Аллаһ кодрәте белән барлыкка килүен (тууын) аңлаган бәндәнең генә кеше итеп саналырга хакы бар, дигән фикерне җиткерә.
 
Әбүгалисина аңлавынча, әдәп ул үз-үзеңне кешеләр янында матур тоту гына түгел, ә күңелнең үзгә бер халәте: тормышны ярату, якыннарың турында уйлап, аларга матур мөнәсәбәттә булу, Аллаһны һәрвакыт “ишетү”, “тою”, табигатьне дә, үзеңне дә Аллаһ яраткан дөньяның бер кисәкчеге итеп кабул итү. “Канун”да лаеклы кеше, беренче чиратта, тәрбияче ул. Аның өчен үзенең “мин”е, ягъни үз мәнфәгатьләре түгел, ә баласына мөнәсәбәте мөһимрәк. Һәрбер әти-әни  баласының абруе, дәрәҗәсе турында уйларга тиеш. Менә шул мәгънәдәге әдәп сүзе “рухи һәм физик яктан сәламәтлек”кә барып тоташа да инде. Димәк, хәзер барысы да ачыклангач, Әбүгалисина хезмәтләрендәге “әл-Әдәб” – ул баланы физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү турындагы тәгълимат дип әйтеп була.
 
“Хәсән әл-Әдәб”нең нигезе буларак, Әбүгалисинаның җанны тәрбияләү турындагы уйлануларында мин профессор Владимир Исхаковның күпсанлы  эзләнүләренә таянам.  Владимир әфәнденең хезмәтләрен укудан тыш, аның үзе белән чәй эчә-эчә Әбүгалисина турында  сөйләшүләребез дә минем өчен бик мөһим. Чөнки кара-каршы утырып, бер-береңнең  күзенә карап аралашу ул бөтенләй икенче халәт. 
 
Владимир Исхаков – ХХ гасыр­да Әбүгалисина тәгълиматын өйрәнүчеләрнең “атасы” һәм “Канун...”ны бастырып чыгаруның инициаторы, профилактик медицинага нигез салучы Борис Дмитриевич Петровның шәкерте.  Шуңа безнең әңгәмәләрнең әһәмияте дә башка: без кыйммәтле беренчел чыганаклардан файдаланудан тыш, Әбүгалисина фәненең дәвамчылары белән фикер алышу бәхетенә иябез.
 
Профессор В.Исхаковның тарихи-географик санология фәненә һәм ХХI  гасыр әбүгалисиначылыгына нигез салучы икәнен белүчеләр әлеге әңгәмәнең ни дәрәҗәдә эксклюзив булуын чамалыйдыр.
 
Беренчедән, мин В.Исхаковның Әбүгалисина “Канун...”да тәрбия мәсьәләсен (темасын) күтәреп, күңел тынычлыгына ирешү һәм җанны “тәрбия­ләү” – чистарту, пакьләндерү мәсьәләсен алга чыгаруының мөһимлеген ассызыклыйсым килә. Аңа хәтле гомуми фикерләүләр генә булса, ул үзенең практик киңәшләрен бирә. 
 
Әбүгалисинаның эчке коллык­тан, куркулардан, күңелдәге һәртөрле чүпләрдән дәвалану чарасын, ысулларын табарга омтылуы әле бүген дә новаторлык кебек тоела.
 
– Димәк, ул шактый яңалык алып кергән?
 
– Мөселман ренессансы чорында  кешеләрнең күңел чисталыгы үзенә күрә рухи чисталык, пакьлек кебек кабул ителгән. Әбүгалисинага кадәр Әбүбәкер әр-Рази мөстәкыйль юнәлеш – рухи медицинага нигез сала. Аның максаты – кешенең күңелен чистарту, бозыклыктан арындыру,  рухи сыйфатларын камилләштерү була. Әхлакның алыштыргысыз өлеше булган рухи яктан камиллек Әр-Рази трактовкасында “уйларның чисталыгы”на барып тоташа. Җанны тән гигиенасын саклау нәтиҗәсендә генә чистартып булмауны аңлата бу. XI гасыр каләм иясе Әл-Харири “Чәчегезне тулысынча кырып алу  да эшләнгән явызлыктан, чәчне кис­терү дә сезне үтәлмәгән бурычлардан чистарта алмаячак” дип язган булган. 
 
Мөселман ренессансы чоры дөньяны кабул итүнең рухи горизонтларын без бүген күз алдына да китерә алмаслык масштаб­ларга кадәр киңәйтеп, табигатькә яраклашу өчен энергия алып килә. Кеше тәненең сәламәт булуы  табигатькә мөнәсәбәтенә дә бәйле. Ренессанс чорында табигатькә кулланучы күзлегеннән карау бетә, рухи иреклек килә. Сукыр гарәп шагыйре Әбүл галә әл-Маари рухи авыру булган очракта сүзгә мөрәҗәгать  итәргә куша. Шул очракта гына тәнең дә, җаның да сәламәт булыр, ди. Хайваннарны, кошларны сакларга, табигать белән гармониядә яшәргә өнди.
 
Әбүгалисина яшәгән чордагы рухи тормышның киңлегенә, төрлелегенә, тирәнлегенә игътибар итегез әле. Гадәти медицина белән параллель рәвештә рухи медицинаны мөстәкыйль фән итеп аерып чыгару өчен без кешеләргә ул вакыттагы кебек мөнәсәбәттәме соң хәзер? Ә табигатькә, Аллаһ барлыкка китергән барлык әйберләргә мөнәсәбәтебез шундый укмы? Ул чорның әлеге инновация­ләрен бүгенге көндә бәяләве дә кыен. Без әле аңа бик ерак. Гадәти медицинага бары һөнәр итеп, ә табигатькә кулланучы буларак кына карау –  киләчәк буыннарыбызны тупикка алып керә торган юл, дип уйлыйм.
 
– Димәк,  табиблек һөнәрен һәм гомумән, фәнне  “рухилаштыру” хыяллары белән Әбүгалисина үзе генә янмаган? 
 
– Әбүгалисина кешеләрнең тормышын бар яктан да, шул ук вакытта дәвалану ягыннан да “рухи” итү, баету өчен янып-көеп яшәгән. Галим буларак, кешеләрнең рухилыктан шактый ерак  торуларын да аңлаган ул, әлбәттә. Шуңа күрә кешенең рухи яктан үсә алуына ышанган килеш, тәрбия мәсьәләләренә идеаллаштырмыйча, иллюзия­ләргә бирелмичә генә практик якын килә алган. Бер робагыенда ул хәтта: “Аллаһ Адәмне балчык­тан яраткан, ә нигә соң бүгенге көндә кеше җансыз чүлмәк хәлендә?” – дип язган.
 
“Сәламәт тәндә ирекле рух” гыйбарәсенең “Канун...”ның “төше”, төп нигезе һәм мөселман ренессансы чоры биргән мөһим тәрбия дип Владимир Исхаков бик дөрес әйтә. Аның фикеренчә, антик чор “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл  (рух)” дигән бик шәп тезис калдырган. Физика һәм кеше метафизикасының күзгә күренмәс серле бәйләнешен аңлаган хәлдә күңел тынычлыгы, җан тынычлыгы, эчке ирекнең генә без сәламәтлек дип атый торган физик бәхет бирүен төшенеп буладыр.
 
– Эчке ирек дигәндә нәрсәне күз алдында тотасыз?
 
– Мин бу турыда озак уйландым. В.Исхаковның хезмәтләрен, Әбүгалисина язмаларын кабат укыдым. Бу бик принципиаль мәсьәлә, чөнки “Хәсән-әл Әдәб”нең беренчел мәгънәдәге яшерен серләрен ача.
 
– Сез Коръән һәм хәдисләрне күз алдында тотасызмы?
 
– Беренче чиратта мин Җәбраилның Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) ирештергән яңалыгын, ачышын күз алдында тотам. Үзем дә, пәйгамбәребез өйрәткәнчә, Коръәннең тирән мәгънәләренә төшенергә тырышам. Чөнки һәр сүзендә зур мәгънәләр ята аның. Пәйгамбәребез тормышыннан алынган мисаллар да күп нәрсәгә күзләребезне ача. “Иң зур байлык – күңел байлыгы” дип өйрәтә безне пәйгамбәр. Шул гади “сер”ләр нигезендә Әбүгалисина кебек күңелнең иң зур байлыгы дип атаган эчке ирекне күз алдында тоткан ислам фәне барлыкка килә.
 
– Әлеге матур, әмма абстракт идеянең асылы нәрсәдә?
 
– Кешедәге  “ирек  хисе” бит ул башыңа, күңелеңә ни килде, шуны эшләргә ярый дигән сүз түгел, киресенчә, кешене билгеле бер әхлакый кысалар эчендә тота, үзеңә файда эзләмичә генә яхшылык, изгелек кылырга өнди ул. Әгәр кеше әхлак кысаларыннан чыга икән, димәк, ул җәм­гыятьтәге кагыйдәләрне боза дигән сүз. Искиткеч фәлсәфи-поэтик “Кош­лар” аллегориясе ярдәмендә дә Әбүгалисина шуны аңлатырга тырышкан.
 
– Аның төп мәгънәсе нәрсәдә?
 
– Үз сүзләрем белән кыскача гына аңлатып карыйм әле. “Кошлар” трактатында Әбүгалисина кешеләрнең җаннарын җәмгыятьтә читлеккә бикләнгән кошлар белән тиңләп, рухи ирек турында яза. Тик әхлакый чикләүләре булган мондый  чынбарлык ялыктыра аларны. Һәм могҗиза: кайбер кошларны – җаннарны үзе яраткан һәрнәрсәгә карата рәхимле һәм шәфкатьле булган Аллаһ ишетә. “Әхлакый чикләүләрне бетер, безне җәмгыятьтәге богаулардан азат ит, бу җирдә һәммәбезне азат, ирекле кыл”, – дип ялварган була кошлар. Галәм белән идарә итүче аларны ишетә һәм ярдәм итәргә була, кешеләрне иреккә чыгарырга рөхсәт итә. Һәм  әлеге боерыкны үтәргә Газраил килә. Беләсезме, Әбүгалисина хезмәтләрендәге “Әл-Хәсән”не аңлау өчен аның нинди иҗтимагый читлекне күздә тотуына төшенергә кирәк. Ә бу – кешенең башка кешеләр алдындагы бурычлары.  Чөнки беләсез, кеше башкалар белән аралашып, матур, җайлы мөнәсәбәт төзи алганда, җәмгыятьтә  үзенең урынын таба алганда гына шәхес булып формалаша бит. 
 
– Димәк, Әбүгалисина аңлавынча, әхлакый чикләр кешенең шәхси иреге өчен төп шарт дигән сүз?
 
– Әйе. Мәдәният, әхлак, рухият чылбырлары белән богау­ланган чакта –  кеше ирекле. Ә алардан тыш кеше үзенең инстинктлары, караңгы уй-теләкләре, бозык дәртенең колына әверелә. Әбүгалисина өчен “Хәсән әл-Әдәб” ул – баланың җанын тәрбияләү, бала яшәгән тирәлекне ярату, күңелен яхшылык, илаһилык белән тутыру. Әхлакый чикләүләр булганда гына бала яманлык­тан, эгоизмнан, караңгы уйлардан, рәхимсезлектән азат һәм, иң мөһиме, эчке яктан ирекле була. Мәктәптә балаларның бер-берсенә карата мәрхәмәтсез булулары турында ишетергә туры киләме? Үзеннән көчсезләрне кимсетәсе, кыерсытасы, елатасы килү бала җанының караңгы яклары өстен булуны күрсәтә.
 
– Әйе, сез хаклы. Балалар патологик рәвештә кансыз, мәрхәмәтсез, шәфкатьсез булалар шул кайчакта. Аеруча, коллективта.  Кыерсыту өчен корбаннары булган коллективта. Төп рольдә Кристина Орбакайте  уйнаган “Чучело” фильмын гына искә төшерик. Әле бит төрле хайваннарга карата патологик мәрхәмәтсезлек күпме балаларда...
 
– Ә “Канун...”дагы “Хәсән әл-Әдәб” күңел зәгыйфьлеген бетерә ала торган менә дигән чара. Бу бик зур тырышлык сорый торган хезмәт, ләкин аның нәтиҗәсендә баланың җаны ярату белән тула. Ул яратуга ихтыяҗ тоя башлый. Ә соңрак, кулына Коръән алгач, җан үзе байый, үзгәрә башлый. Танылган рус шагыйре сүзләре белән әйтсәк, “җан хезмәт итәргә тиеш” һәм ул хезмәт пәйгамбәребез күз алдында тоткан күңел байлыгы бирәчәк.
 
– Бу ярату һәм изгелекне тою бәхетеме?
 
– Әйе, бик дөрес әйтәсез. Бөек табиб булган Әбүгалисина баланың сәламәт психикасы – искиткеч күп вакыт һәм зур тү­землек таләп итә торган хезмәт нәтиҗәсе булуын аңлый. Шуңа медицинага багышланган 
“Канун...”ында тәрбия турында да яза.
 
– Димәк, Әбүгалисина тәрбия һәм белем бирүне медицина белемнәре системасына  кертеп карый?
 
– Мин хәтта әйтер идем, медицина белән фәлсәфә катнашында кешенең бәхеткә ирешүен тәэмин итә торган “кешене өйрәнү фәне”нә дип. Ул бу мәсьәләне хәл итү өчен төрле ысуллар куллана. Аның өчен тәрбия – авыр­лы хатынны караудан алып тормыш тәҗрибәсе турындагы трактатлар язу кебек бик күп конкрет карарлардан, чишелешләрдән гыйбарәт катлаулы мозаика.
 
– Тәрбиянең бер өлеше буларак, тормыш тәҗрибәсенең роле чынлап та зурмы?
 
– Тормыш тәҗрибәсе – мөселман дөньясында тәрбиянең иң төп өлеше. Ул – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тәэсир итүче, иҗтимагый тормышта бала өчен уңай әхлакый тирәлек, социаль өлкәдә гармония булдыру традициясе. Тормыш тәҗрибәсе Әбүгалисинаның «Фирүзнамә» трактатында (ул Владимир Исхаковның «Этюды о здоровье. Ибн Сина и его античные предшественники» китабында басылган) аеруча ачык сурәтләнә. Анда кыскартылган вариант китерелә. Шуңа минем сезне аның   белән тулысынча таныштырасым килә:
 
Сорады: Нәрсәне яшь вакытта эшләү яхшы, ә нәрсәне картайгач?
 
Җавап бирде: Яшь чакта белем алу, ә картайгач – аны куллану яхшы.
 
Сорады: Кешене башкалар алдында нәрсә кимсетә?
 
Җавап бирде: Үзенең булдык­лылыгы белән мактану.
 
Сорады: Эшебездәге уңышлар нәрсәгә бәйле – үҗәтлегебезгәме, әллә тәкъдиргәме?
 
Җавап бирде: Үҗәтлегебез – тәкъдирдә язылганның яшерен бер сәбәбе.
 
Сорады: Кем иң юмарты?
 
Җавап бирде: Кем башкаларга бүләк биргәч куана, шул иң юмарты.
 
Сорады: Яхшылык кимчелеккә, бозыклыкка әйләнә аламы?
 
Җавап бирде: Яхшылык кы­лучыга үпкәләсәләр, әйләнә.
 
Сорады: Белемне ни бизи?
 
Җавап бирде: Турылык, дөреслек.
 
Сорады: Кайсы кимчелек иң начары?
 
Җавап бирде: Яшерен булганы.
 
Сорады: Нинди вакыт әрәм ителгән вакыт булып санала?
 
Җавап бирде: Яхшылык эшләү мөмкинлеге булып та, эшләнми калган вакыт.
 
Сорады: Нәрсәне игътибарсыз калдырырга ярамый?
 
Җавап бирде: Йөрәк кушуын, әти-әни һәм зур белем ияләренең сүзләрен.
 
Сорады: Бер җирдә чәчәсең, икенче җирдә җыясың. Нинди орлык соң ул?
 
Җавап бирде: Ул – яхшылык. Игелекле һәм акыллы кешеләргә кылган яхшылык.
 
Сорады:  Бу дөньяда кем иң бәхетсез?
 
Җавап бирде: Рухи яктан ярлы кеше.
 
Сорады: Табибләргә мөрәҗәгать итәргә туры килмәсен өчен нишләргә?
 
Җавап бирде: Әзрәк ашарга һәм сөйләргә, чамасын белеп йокларга һәм һәр кеше белән сөйләшмәскә.
 
Сорады: Кешеләр арасында кем иң акыллысы?
 
Җавап бирде: Кем  иң күп белә, тик иң аз сөйли – шул иң акыллысы.
 
Сорады: Уңышсызлык ни белән бәйле?
 
Җавап бирде: Ашыгу белән.
 
Сорады: Намуслылыкны нәрсә бетерә?
 
Җавап бирде: Саранлык.
 
Сорады: Бу дөньяда иң әйбәте нәрсә?
 
Җавап бирде: Үзеңне түбәнсетмичә генә тыйнак булу, киң күңеллелек.
 
Сорады: Тыйнаклыкның нигезен нәрсә тәшкил итә?
 
Җавап бирде: Саф күңеллелек, икейөзлеләнмәү һәм үзеңнән яшьләргә, үз тиңнәреңә урын бирү.
 
Сорады: Башта кечкенә генә булып тоелган нинди кимчелекләрдән арынып булмый?
 
Җавап бирде: Шамакайлыктан, әшәке сүзләр сөйләүдән, эшкә җитди карамаудан.
 
Сорады: Яхшы тормышка китерүче сәбәпләр?
 
Җавап бирде: Өч әйбер – тыела белү, сабырлык һәм дәгъвачыл булмау.
 
Сорады: Нәрсә бу дөньяда иң ят?
 
Җавап бирде: Наданлык.
 
Сорады: Гыйлемле кешеләр нәрсә өчен үкенергә мөмкин?
 
Җавап бирде: Эшләрендә ашыккан өчен.
 
Сорады: Тулысынча беркай­чан да үзебезнеке итә алмый торган әйбер бармы?
 
Җавап бирде: Алар өчәү – сәламәтлек, бәхет һәм әйбәт дус.
 
Кешеләрнең тормыш тәҗрибә­се  ул җәмгыятьнең җитлеккән булуын да, кешеләрнең әхлакый һәм рухи яктан үсешен дә күрсәтә. Әбүгалисина үзенең бу әсәрендә мөселман дөньясында кешеләр арасындагы мең ел элек гадәти саналган мөнәсәбәтне күрсәтә. Ә хәзер, әйтегез, ул вакыттагы мөселман кешесе бүгенге кешеләрдән нәрсә белән аерыла? Берни белән дә аерылмый. Социаль чынбарлыкны тирәнтен аңлавы белән булса гына. Ә ни өчен безнең сөйләшүләрдә “Хәсән әл-Әдәб” шуның кадәр мөһим соң? Чөнки баланың формалашуы, аның тәрбияләнүе һәм белем алуы зурлар –  әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр тормышының, ягъни шул ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең бер өлеше булып тора.
 
Әңгәмәдәш – фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруы катнашучысы 
Нурали ЛАТЫЙПОВ. 
 
“Бизнес-онлайн” газетасыннан. 
 
Тәрҗемәче – филология фәннәре кандидаты Эльвира САФИНА.
 


Эльвира САФИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить