Ут эчендә туган “Отвага” һәм яу кырындагы Җәлил

17.08.2017 22:45 | Бөек Җиңү яктысы Печать

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил 1941 елның 13 июлендә Казанның Молотов районы хәрби комиссариатыннан башкала гарнизонына рядовой артиллерияче итеп алына. Августта Курск өлкәсе Пристенск районы Марьино авылындагы сәяси хезмәткәрләр (политруклар) әзерли торган кыска вакытлы курсларга җибәрелә. Фронт якынлашкач, курсларны башта Щигры шәһәренә, ноябрьдә исә Минзәләгә күчерәләр. Укуын тәмамлагач, өлкән политрук Муса Җәлил гаиләсен һәм дусларын күрү өчен Казанга кайта. 1942 елның 9 гыйнварында Мәскәүгә, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Баш сәяси идарәсе карамагына китә. 
 
“Мин Мәскәүдә резервта шундый халәттә идем, көн саен фронтка җибәрүләрен көттем, - дип яза ул Гази Кашшафка. – 26 февральдә Волхов фронтына батальон комиссары итеп билгеләндем. Малая Вишера шәһәренә 4 март тирәләрендә килеп җиттем һәм шул вакыттан бирле фронтның Сәяси идарәсе карамагында торам, частька җибәрүләрен көтәм. Моңарчы армиядә булмагангамы, мине хәрби командир вазифасына билгеләү эше һаман тоткарлана. Әмма мин штаб кушуы буенча төрле биремнәр үтим: фронтның алгы сызыгына командировкаларга йөрим. Бу арада гына ун көнлек командировкадан кайттым. Бик җәфаландым, гел ут астында йөрдем,  гыйбрәт алырлык хәлләрне дә шактый күрдем”.
 
7 апрельдә Муса Гази Кашшафка һәм Төхфәт Имаметдиновка: “Мин даими вазифага билгеләндем һәм бүген хәрәкәттәге армиягә эшкә китәм. Адресым: Хәрәкәттәге Армия. ППС № 1550. “Отвага” газетасы редакциясе”, - дип яза.
 
15 апрельдә Җәлил Икенче удар армиянең “Отвага” газетасы редакциясе урнашкан Огорелье авылына барып җитә. Анда редактор Н.Румянцев, фәлсәфәче Б.Бархаш, филология фәннәре кандидаты Л.Перльмуттер, шагыйрь М.Галлер, рәссам Е.Вучетич кебек кызыклы шәхесләр эшли. Муса Җәлил редакция биремен үтәгәндә бомба ярчыгы тиеп үлгән 19 яшьлек шагыйрь Всеволод Багрицкий (танылган шагыйрь Эдуард Багрицкийның улы)  урынына билгеләнә. Всеволодны армиягә Чистайдан алган булалар.
 
1942 елның 19 апреле.  Газетаның бу санында Җәлилнең беренче язмалары - “Весенние резервы Гитлера” дигән шигыре һәм яралы сугышчыларның гос­питальдән үз  частьларына язган хатларына күзәтүе басыла.
 
Җәлилнең русча язылган бу шигырен Рүзәл Мөхәммәтшин татарчага тәрҗемә иткән:
 
ГИТЛЕРНЫҢ ЯЗГЫ РЕЗЕРВЛАРЫ
 
Гитлер кышны каргады,
Сылтау тапмый калмады:
– Имеш, өскә җил өрде,
Безне кире чигерде.
Ул язга резерв җыйды,
Бөтен саулыгын җуйды.
Ниһаять, Җир гөлт итте,
Ямьле яз килеп җитте.
Тик сәер әле бераз –
Ашыктымы әллә яз?
Кояш бер күз ташлады,
Резерв эри башлады.
Нурларыннан, көнозын,
Безнең кызыл йолдызның,
Шакшы кар кебек эри,
Язга юл ачып йөри.
Резерв түгел бу – косык,
Лыгырдык, калдык-постык.
Җирне буган һәрнәрсә
Язлыкта агып бетә…
Бандит, белеп тор инде:
Берни коткармас сине –
Ни кыш, май, җәй айлары.
Җырлар җырың калмады!
 
“Отвага” газетасының җавап­лы сәркатибе Виктор Кузнецов язмаларына күз салыйк:
 
“27 апрель. Тынлык бетте. Соңгы көннәрдә безнең фронтта гитлерчыларның шактый активлыгы күзәтелә...
 
Көнчыгышта туктаусыз туплар гөрселди. Таң беленүгә үк көнбатыштан немец самолетлары агыла башлады, Мясной Борга таба очалар. Анда хәлләр ничектер. Җәлилов штабка соңгы хәбәрләрне белешергә китте, кайтмады әле. 
 
1 май. Газетаның дүрт полосалы бәйрәмчә саны чыкты. “Икенче удар армия сугышчылары, алга, Ленинградка!” – дип өнди газета.
 
6 май. Мясной Бор районында сугыш бер минутка да тынмый...”
 
1942 елның 9 май санында газетаның “Алдынгыларның сугышчан тәҗрибәсендә өйрәнергә” дигән баш мәкаләсендә сержант Воротовның артиллерия расчеты турында сөйләнелә, алар соңгы 3 көндә немецларның танкка каршы 3 орудиесен, 2 кыр пушкасын, 3 танкын, 4 дзотын, 8 блиндажын, 11 пулемет ноктасын һәм дошман пехотасының 2 ротасын юкка чыгарган. “Үз эшләренең осталары” рубрикасы астында Муса Җәлилнең “Күчеп йөри торган миномет” һәм “Автоматчы Поляков” мәкаләләре бастырылган. Беренче мәкаләдә Җәлил миномет расчеты командиры лейтенант Ибраһимов каһарманлыгын тасвирлап, ике бәрелештә аның 26 фашист солдатын юкка чыгаруы хакында бәян итә. Икенче язмасында бер бәрелеш барышында 36 немецны юк иткән автоматчы Поляковка дан җырлый, аның Кызыл Йолдыз орденына лаек булуы хакында хәбәр итә.
 
...1942 елның маенда Икенче удар армия тулысынча чолганышта кала. Камалудан чыгу өчен, совет гаскәрләре айдан артык канкойгыч сугыш алып бара. В.Кузнецов ул көннәр турында көндәлегендә менә ниләр яза:
 
“22 май. Берничә көн элек командование безнең гаскәрләрне әкренләп “Ольхов капчыгыннан” чыгару турында карар кабул итте. Безнең редакция дә Мясной Борга таба юнәлергә приказ алды.
 
25 май. Әлегә безгә язмыш рәхимле. Без Огорельедән киткәннең икенче көнендә  лагерь урнашкан урынга  немецларның зур бомбасы төшкән һәм ул сазлыклы чокырга әйләнгән...
 
27 май. Төннәрен Мясной Бор юнәлешендә барабыз, юлда бик тыгыз һәм кысрык, минут саен диярлек тукталырга туры килә. Көндез бөтен хәрәкәт туктап кала, машиналар урманга кача, юл кырыйларында яшеренә. Озак туктап торганга, газета вакытында чыгып бара. Корреспондентларыбыз бөтен вакытларын диярлек гаскәрләрдә үткәрә, редакциягә материалларын китереп кенә китә. Редакцияне дә кайткан саен яңа урыннан эзләп табарга туры килә.”
 
Муса Җәлил 27 майда Гази Кашшафка менә бу хатын җибәрә: “Мин хәрәкәттәге армиядә, газета редакциясендә. Тик бу мин кайдадыр тылда газета чыгарып ятам дигән сүз түгел. Мин – әдәби хезмәткәр-хәрби корреспондент, атнасына 5 тапкыр алгы сызыкта булам, материал җыям, калган 2 көндә аларны редакциядә эшкәртәм. Частьлар һәм подразделениеләр буйлап мин көненә уртача 25-30 чакрым үтәм. Бары тик алгы сызыкта гына кирәкле геройларны күреп, материал җыеп, газетаны оператив итәрлек сугышчан фактларны табып була. Шунлыктан мин еш кына канкойгыч сугышларда үзем дә катнашам. Хәзер минем гомерем сугышчан обстановкада һәм мәкалә язу эшендә үтә. Шунлыктан мин әлегә фронт лирикасы белән чикләнәм, ә зур әйберләрне, исән калсам, сугыштан соң язармын инде. Әмма, минемчә, нәкъ менә хәзерге вакытта фронт лирикасы да мөһим һәм кирәкле жанрдыр...
 
Фронт Политуправлениесенә (Сәяси идарәсенә) җибәргән хатыгызны мин ничек тә тапшырырга тырышырмын, әмма бу хәзер минем өчен катлаулы бурыч. Мин бит хәрәкәттәге армиядә һәм фронт штабындагы миңа кирәкле кешене берничек тә күрә алмыйм. Ә почта аша җибәрергә куркыныч. Әмма мин моның берәр җаен табармын һәм бу мәсьәлә буенча фронт Полит­управлениесе белән элемтәгә керермен. Бу хат өчен зур рәхмәт. Ул миңа күп нәрсәдә ярдәм итәр.” Шул ук көнне шагыйрь Казанга карандаш белән язылган васыятен җибәрә.
 
Кабат В.Кузнецов көндәлегенә мөрәҗәгать итик:
 
“30 май. Хәрби обстановка кискенләшкәнгә, штаб ашханәсе эшләүдән туктады. Азык-төлекне коры паек сыйфатында бирә башладылар...
 
31 май. Соңгы көннәрдә безнең күчмә типографиянең эш режимы бөтенләй үзгәрде. Төннәрен без, газетаның яңа санын чыгарасы урында, кичәге тукталыштан мөмкин кадәр ераграк китәргә тырышабыз. Юллар начар, машиналар, олаулар күп. Таң атуга, бөтен кеше юлдан кача, ничек тә булса яшеренә. Кичкә кадәр бөтен нәрсә тынып кала...
 
3 июнь. Кичә кич редакция сакларга тиешле участок билгеле булды. Газетаның чираттагы санын чыгаруда катнашмаучылар үз сугышчан постларында тора.
 
Ике тапкыр бомбардировщиклар һөҗүм итте. Югалтулар: дүрт кеше һәлак булды, алты кеше каты яраланды, ике кеше чагыштырмача җиңел яраланды...”
 
Муса Җәлил 1942 елның 3 июнендә Гази Кашшафка яза: “Командованиегә хатны әлегә үземдә саклыйм. Редакторга күрсәттем. Ул миңа бу эшемдә хәлкадәри ярдәм итәргә вәгъдә бирде: мине үзем теләгән җиргә җибәрергә, кайда яхшырак буласын бергәләп уйлаштык. Һәм беренче чиратта менә болай эшләргә булдык: безнең хәрби походтагы бер пунктка барып җиткәч, мин самолетта авиаполкка очам, анда ике тапкыр орден белән бүләкләнгән капитан Гали Борһан хезмәт итә. Бу герой штурман 118 тапкыр сугышчан очыш ясаган, баш командующий приказы белән 3 тапкыр Берлинны бомбага тоткан. Мин аның белән читтән торып таныш, әмма бездән еракта булганга, үзе белән очрашканым юк әле. Очарга кирәк. Халкыбызның башка батырлары да бар. Уйланылган альманахларга яхшы материал әзерләү өчен хәлемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен, әмма ... вакыт азрак. Мин хәзер чын сугыш обстановкасында, алгы сызыкларда еш булам. Кулыма автомат тоткан килеш дошманның ут нокталары янәшәсендәге бик куркыныч урман, сазлык һәм тарлавыкларны  үтәм. Хәрби корреспондент – тыныч шөгыль түгел, бер үк вакытта сугышырга да, язарга да туры килә (мин редактор түгел, военкор, гәрчә бик сәер генә “әдип-инструктор” дип аталам)...
 
Хәзер безнең бөтен әйләнә-тирәдә бик көчле сугышлар бара. Каты сугышабыз, яшәү белән үлем арасында бара бу көрәш...
 
Шунлыктан поэма язу һаман кичектерелә бара. Әмма тиздән тагын 10-15 кыска җыр һәм шигырьләремне җибәрермен һәм икенче җыентыгымны планга кертүегезне бик үтенәм...
 
Ярый, хуш, кадерле дустым! Күп яздым. Ә тагын да күбрәк сүз язылмый калды әле. Куркыныч дошман белән каты сугыш көтә. Нәтиҗәләре турында язармын”.
 
Бу шагыйрьнең соңгы хаты була.
 
В.Кузнецов көндәлегенә күз салыйк:
 
“5 июнь. Төн буена канонада тынмады. Бу юлы безнең артиллерия ата... Күрәсең, күптән көтелгән чираттагы һөҗүм башлангандыр. Иртәдән бирле дошман бомбардировщиклары безнең артиллериячеләрнең  позиция­ләрен утка тота.
 
7 июнь. Бензин булмаганга, газетаны кулдан басачакбыз.
 
11 июнь. Азык-төлек җитешми. Учакта бер чеметем ярма салынган сыек шулпа кайный. Чәйне карлыган яфракларыннан пешерәбез. Саша Летюшкин сазлыктагы ниндидер  өч яфраклы үләннән “яшел щи” пешерергә өйрәнде. Бу үләнне сибиряк Ятин “кымызлык”, ди. Ачлык бомбага һәм тупка тотулардан җәфалырак ахры...
 
12 июнь. Штабның Команда пунктын унике “хейнкель” сәгатьтән артык бомбага тотты. Бомбалар командарм, Хәрби совет, сәяси бүлек землянкалары янәшәсенә шактый төгәл төшә. Немецларда армия штабының дислокация урыны турында мәгълүмат бар микәнни соң? Хәер, бәхеткә, төгәл бомбага тоту да әллә ни зур казага китермәде. Безнең корбаннар: берәү һәлак булды, ике кеше яраланды...
Кичен безнең редакция яныннан генерал Власов үтеп бара иде. СССР һәм Бөекбританиянең Германиягә каршы сугышта берләшүе турында килешүнең әле генә радиодан кабул ителгән тексты өчен бүләк хисабына редактор аңардан ике литр бензин алуга иреште. Үзен чолгап алган солдатлар белән сөйләшкәндә, командарм армиянең камалудан котылганнан соң резервка җибәреләчәген хәбәр итте. Бу турыда ишеткән солдатлар сөенечләрен яшермәде...
 
13 июнь. Кичә кич безнең урман квадратын тагын 18 “хейнкель” бомбага тотты. Зенитчылар берьюлы биш самолетны бәреп төшерде.
 
Команда пунктыннан редактор кайтты. Бернинди сөенечле яңалык та юк. Фронт Хәрби Советының Икенче удар армия сугышчыларына мөрәҗәгате басылган листовка алып кайткан иде.
 
14 июнь. Борис Бархаш белән Муса Җәлил Команда пунктыннан яңалыклар ишетеп кайтты. Мясной Борда чолганыштан чыгарга 300 метрлап кына калган икән. Волхов артындагы базада урнашкан безнең  авиация  актив һөҗүм итә. Ольховка районында гитлерчыларның кырыклап танкы һәм күпсанлы пехотасы тупланган, алар безнең армия частьларының  Сенная Керестька таба  чигенү юлларын өзәргә әзерләнә. Безнең штурмовиклар (немецлар аларга “шварцентод” – “кара үлем” дип кушамат таккан) бер очып килүдә 14 танкны сафтан  чыгарды.  ПТР  һәм ­ПТОлар тагын алты танкны яндырды. Шул ук көнне штурмовиклар Финев Луг янында дошманның авыр машиналары колоннасын тар-мар итте. 
 
Хәзер әле кичке сәгать алты гына, дошман авиациясе инде иртәнге дүрттән бирле тугызынчы тапкыр килеп бомбага тота. Тагын ничә тапкыр килер әле?..
 
Берлин радиосы Волхов фронтының тулысынча юкка чыгарылуы турында хәбәр итте.
 
Кичке сәгать унбергә мин инде бомбага тотуларның исәбен югалттым.
 
Төнге уникедә батальон командиры кузгалырга фәрман бирде. Моторлар кабынды. Бәйрәмдәге кебек яшеллек белән маскировкаланган машиналар юлга кузгалды...
 
15 июнь. Иртәнге дүрттән бомбага тота башладылар. Төн буена дүрт яктан пулеметлар шатырдавы, туплар ухылдавы, миналарның бака кебек бакылдавы тынмады. Юл тулысынча җимерелгән диярлек, янган машиналар, корбаннар күп. Мясной Бор янында камалышны өзү ихтималыбыз никадәр зуррак булган саен, фашистлар тылдан шулкадәр активрак һөҗүм итә, бомбага тотулар шулкадәр җимергечрәк була бара. Мясной Бор янында чолганышны өзгәнче, исән калып булырмы икән?..
20.30 да тагын һава һөҗүме. Безнең квадратны унике “юнкерс” бомбага тота.
 
16 июнь. Кичәге кебек үк, бомбага тоту иртәнге сәгать дүрттән башланды. Алар очып китүгә үк, артиллерия эшкә керешә. Аннары кабат самолетлар килеп җитә...
Үзебезнекеләргә кадәр булган 300 метр ара һаман буйсынмый.
 
18 июнь. Аллага шөкер, көн болытлады, самолетлар очмый башлады. Мясной Бор ягында ыгы-зыгы купты, мондый мәхшәр Волхов янында камалыштан чык­канда да булмаган иде. Көн бозылгач, безнең самолетлар да очудан туктады. Димәк, азык-төлек ягы тагын хөртиләнәчәк.
 
19 июнь. Яңгыр яумый үзе, шулай да болытлы. Мясной Бор янындагы кичәге сугышның нәтиҗәләре әле билгеле түгел. КП туктаусыз миномет һәм артиллерия уты астында.
 
Иртән төбендә берничә карабодай бөртеге күренгән сыек “аш” ашадык. Сәер хәл, тик беркем дә ачлыкка зарланмый, ризык турында сөйләшкәнебез дә юк хәтта...
 
20 июнь. Бүген безнең җитәр-җитмәс паекка 250 шәр грамм чи ат ите өстәделәр, ә менә сохарины киметтеләр.
 
21 июнь. Бер атнадан бирле туктаусыз ут астында булган бердәнбер аэродромыбыз хәзер алдынгы позициягә әйләнде. Армия сугыш кирәк-ярагы, медикаментлар, азык-төлек алу  мөмкинлегеннән мәхрүм ителде.
 
22 июнь. Бүген кырыгышар грамм сохари вагы бирделәр...
 
23 июнь. Кичә көннең икенче яртысында бомбардировщиклар китеп тә тормады. Артиллерия каты утка тотты. Төнлә гитлерчылар безгә азык-төлек һәм медикаментлар китерергә тиешле  алты самолетны бәреп төшерде.
 
Бөтен яктан ут ява...
 
Шулай да газета һаман чыга әле – соңгы йөз көндә 80 сан чыгардык, әле бу исәпкә листовкалар керми. Газетаны форматка  туры килмәгән кәгазьдә, һәртөрле кәгазь калдыкларында бастырабыз.
 
Без газетаның чираттагы, 24 июньдә чыгасы санын әзерли идек. Кайбер материаллар инде җыелган да иде. Алар арасында Муса Җәлилнең “Отважные связисты” мәкаләсе дә бар, ул Мясной Бордагы фаҗигагә берничә сәгать кала язылган. Җәлил камалышта совет солдатларын дошманның 17 самолеты килеп бомбага тоту, Мясной Бор тирәсендә коридор арчу өчен канкойгыч сугышлар бару турында хәбәр итә. 
 
24 июнь. Армия Команда пунк­тына 300 ләп дошман автоматчысы һөҗүм итте. Штаб Мясной Борга таба елыша... Андагы бөтен документлар юкка чыгарыла. Безгә дә техниканы шартлатырга приказ бирелде.
 
...Кичен армия штабы калган частьлар белән бергә камалыштан чыгу юлына кузгалды. Бездән алдарак торган машиналарны шартлаттылар инде. Без дә тотындык...
 
Мин “Отвага”ның соңгы саны гранкалары оттискларын һәм әле җыелмаган мәкалә оригиналларын кыр сумкама салдым...
 
Соңгы машинаны шартлаткач, безнең редакция отряды юлга кузгалды.
 
Уникенче унбиш минут. Миномет уты безне җиргә ятарга мәҗбүр итте. Сул яктан гитлерчылар өскә килә. Пулемет һәм автоматлардан аталар. Алга барырга кирәк. Анда безне соңгы коридор көтә... “
 
26 июньдә В.Кузнецов, чолганыштан чыккач, фронт сәяси идарәсенә, бригада комиссары Златкинга редакция язмышы турында рапорт яза: “Отвага” газетасы камалышта соңгы тәүлеккәчә көн саен чыкты. Соңгы сан 23 июньдә бастырылды. Редакциягә дошман автоматчылары бәреп кергәндә, 24 июнь саны әзер диярлек иде (гранка оттиск­лары сакланган)...
 
Типографиянең матди өлеше начполит Гарус приказы буенча  24 июнь кичендә юкка чыгарылды. Шул кичтә редакция һәм типографиянең шәхси составлары 57 нче укчы бригада карамагындагы армия штабына кушылды. Шуннан без камалыштан чыгу юлына юнәлдек. Редакция төркеме зенитчылар төркеме белән барды.”
 
“Отвага” редакциясендәге 34 кешенең 7 се генә камалыштан чыккан. 
 
Ни өчен соң Муса Җәлил бу мәхшәрдән котыла алмаган? Бу турыда “Трагедия Мясного Бора” җыентыгында 59 нчы бригаданың сәяси бүлеге өлкән инструкторы И.Паньков (алар Җәлил белән 1942 елның апрелендә “Отвага” газетасы редакциясендә танышкан, Паньков күрше Чуашиядән булганга, үзләрен якташ дип санаган) яза:
 
“24 еннән 25 июньгә каршы төндә 59 нчы бригада подразделениеләре, Икенче удар армия приказы нигезендә, камалыштан Теремец-Курляндский авылына чыгарга тиеш була. Армия Хәрби советы әгъзасы, дивизия комиссары И.Зуев бригада командованиесенә алдан баручы өченче батальонны политработниклар төркеме белән көчәйтергә тәкъдим итә. Бу төркемгә мин, Муса Җәлил, сәяси бүлек инструкторлары кертелдек.
 
Камалышны өзү төнге унбердә башланды. Җәлил белән мин дә атакага күтәрелүчеләрнең беренче рәтләрендә бардык. Фашистлар ут өермәсе белән каршылады.  Бик күп сугышчыларыбыз һәлак булды һәм яраланды, сафларыбыз сирәгәйде. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә без фашист ныгытмаларына таба өченче атакага күтәрелдек. Мин граната ыргытырга өлгердем, Муса бер гитлерчыга штык белән кадады, шул вакытта минем уң аягым яраланды. Бөтен тәнемне түзеп булмаслык әрнү басты. Мин Мусага үземнең яралануымны әйттем. Ул да яраланган икәнен әйтте, әмма түзәргә өндәде. Беркадәр вакыттан соң Муса, мине җилкәсенә салып, немецлар булмас­ка тиеш якка таба алып китте. Әмма безне пулемет уты каршылады. Мусаның гранатасы бар иде, ул пулеметны шартлатырга дип шуышты. Аннары каты кычкырган тавыш ишетелде. Мин, Муса кычкырадыр, дип уйладым. Шул мизгелдә янымда ниндидер авыр нәрсә ауды, мин туфрак  астында калдым һәм аңымны югалттым...
 
Чолганышта вакытта мин әллә ничә тапкыр, әсирлеккә эләккәнче үлүең артыграк, дип уйлаган идем. Әмма язмыш үзенекен итте, һәм миңа да, күп дусларыма, шул исәптән Муса Җәлилгә дә,  фашист тоткынлыгына төшәргә туры килде...”
 
Матбугатка әзерләүче Әлфия ШАМОВА.
 
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
 


Әлфия Шамова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить