Искер җыены

17.08.2017 22:35 | Асылыбызга кайтып барышлый Печать

Тубыл шәһәреннән 19 чакрым ераклыкта, Иртыш елгасы буенда, XV – XVI гасырларда Себер халыкларының хәрби ныгытмасы булуы мәгълүм. Ул Искер исеме белән йөртелә башлый. Шәһәр XV гасыр ахырында Себер ханлыгының башкаласына әверелә. 1582 елда исә шәһәрне Ермак гаскәре басып ала, шәһәр талана һәм еллар узу белән тулысынча диярлек җимерелә. Күчем хан гаскәре белән бәрелешләрдә Ермак Иртыш елгасының Вагай һәм Күбәк авыллары арасындагы урынында батып һәлак була. Хәзер Күбәкнең бер урамы Күчем хан исемен йөртә.
Гасырлар уза, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, Искер дә, аның урыны да юкка чыга. Әмма буыннар аша килгән хәтер җуелмый. Соңгы елларда Төмән өлкәсенең татар оешмалары Искер шәһәре урнашкан тирәлекне тарихи һәйкәл рәвешендә саклап калу турында тәкъдим белән Россия хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән. Хәзер Искер шәһәре тирәләре һәм Сүзге тау федераль әһәмиятле тарихи-мәдәни һәйкәлләр исәбенә керә һәм дәүләт тарафыннан саклана. Хәзер инде Себер ханлыгы башкаласы Искер – яңарып килүче шәһәр. Анда биналар да торгызыла башлаган.
 
Соңгы елларда Искер шәһәре булган җирләрдә "Искер җыены” фестивале үтә. Җыен кыска гына вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә. Анда катнашу, үткәннәребезгә бәйле бәйрәмне күрү өчен быел да Төмән өлкәсе мәктәпләреннән, техникумнардан һәм югары уку йортларыннан укучылар, студентлар, галимнәр белән бергә Омск, Новосибирск шәһәрләреннән, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Татарстан, Хакасия һәм Казахстан рес­публикаларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән дә галимнәр, этнографлар, гомумән, Себер татарлары үткәннәре белән кызыксынучылар, якын-тирәдәге татар авылларында яшәүчеләр килгән иде. Фестивальдә катнашучылар исәбе дә елдан-ел арта бара. Беренче вакытларда "Искер җыены”на 300 тирәсе генә кеше килсә, быел анда 4000ләп кеше катнашты. Шунысы да әйбәт: фес­тивальне төп оештыручыларның берсе, Төмән өлкәсе “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Луиза Шәмсетдинова белдергәнчә, Искер каласы тарихы буенча фәнни тикшеренүләр үткәрелеп тора, язма чыганаклар, үткәннәр турында сөйләүче ядкәрләр дә табыла. Миңа берничә ел дәвамында шушы фестивальнең фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга һәм аның мәдәни өлешен алып барырга туры килде. Бу җыеннар фикерле булуы, әйбәт оештырылуы белән дә хәтердә кала. Быел "Искер җыены” Халыкара фестивале унынчы тапкыр узды. Фестиваль эчтәлекле, чараларга бай булуы белән күңелемә аеруча хуш килде. 
 
Быел да "Искер җыены"ның беренче көнендә Тубыл шәһәре Думасының зур залында Себер татарларының тарихи-мәдәни һәйкәлләрен, Себер ханлыгы башкаласы Искер истәлекләрен торгызу темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Иван Нефидов, Тубыл Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт, Казахстаннан Халыкара архитектура академиясе профессоры Сагындык Җамбулатов сәламләде. Гыйльми җыенда Россиянең төрле уку йортларынан килгән 30лап галим чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Марат Гатин бар иде. Һәр доклад Себер татарлары, гомумән, төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен, телен саклауга кагылышлы мәсьәләләргә барып тоташты, яки мәдәни багланышларга бәйле сәхифәләрне ачып җибәрде. Фәнни җыенда шулай ук үткәннәр белән бәйле истәлекле урыннарны мәңгеләштерү белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде.
 
Икенче көнне Себер ханлыгының башкаласы Искер шәһәре булган тирәлектә “Искер җыены”н ачу тантанасы узды. Бу җирләрнең тарихы белән таныштырганнан соң, мәйданга ат менгән Күчем хан белән аның яраткан хатыны Сүзге килеп керде һәм, аттан төшеп, сәхнәгә узды. XI-XII гасырларда Себер ханлыгы һәм монгол аксөякләре дружинасы – нукерлар тормышындагы тарихи вакыйгаларны эченә алган сәхнәләштерелгән күренешләр дә үткәннәрдәге сәхифәләрне яңартты. 
 
Күчем хан һәм Сүзге ханбикәнең тирмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Борынгы милли бизәкләр белән кулдан сугылган затлы келәмнәр, хайван тиреләре, мендәрләр белән ямьләндерелгән тирмә Себер татарларының әүвәлге тормышын да күзалларга мөмкинлек бирә. “Иң тәмле милли ризык”, “Озын толым”, “Кул эшләре остасы”, “Себер чибәре”, “Менә нинди әни!”, “Иң сөйкемле нәни кыз”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Халык рәссамы” кебек бәйгеләр бәйрәмне җанландырды. Моннан тыш, фестивальгә килүчеләр җирле осталар иҗат иткән гамәли сәнгать әйберләрен, Себер тарихына кагылышлы ядкәрләр – музей экспонатларын – борынгы савыт-сабалар, сандык, тастымаллар, эш коралларын да кызыксынып карады. Бәйрәмдә шулай ук тирә-күрше авылларда яшәүчеләр әзерләп килгән милли ризыклардан корылган табындагы тәм-том белән сыйланырга мөмкин иде. Махсус әзерләнгән мәйданчыкта милли бәйге-уеннарда катнашып, үз көчләрен сынап караучылар да күп булды. Әлбәттә, кунаклар Себер татарларының тарихи гореф-гадәте буенча борынгы әби-бабаларыбыз рухына күмәк гыйбәдәттә – Хәтем ашта катнашты.
 
Җыр-моң сөючеләрнең иң көтеп алганы – “Искер жыены” фестиваленең гала-концерты булгандыр. Ул Тубылның “Синтез” мәдәният сараенда узды. Залда алма төшәр урын да юк иде. Бу көнне биредә “Вокал”, “Инструменталь осталык”, “Хореография”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Декоратив-гамәли сәнгать” кебек номинацияләрдә җиңүче булып бәяләнгән фольклор һәм музыкаль ансамбльләр, җырчылар, биючеләр чыгыш ясады. Концертта Татарстан артистлары чыгышлары аеруча зур алкышлар белән бүләкләнде.
 
Фестиваль кунаклары өчен Искер-Күчем шәһәрлегенә, Күчем хан һәм Бөек шәехләр эзләре буйлап экскурсияләр дә оештырылды.
 
Гөлнара ХӘЙРУЛЛИНА, Казан федераль университеты аспиранты.
 
Фотолар "ВКонтакте" челтәрендәге "Искер жыен" төркеменнән алынды.
 


Гөлнара Хәйруллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить