Милли корылтай узды

10.08.2017 21:45 | Көнүзәк мәсьәлә Печать

25 ел элек нигезләнгән Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы, VI корылтае булып узды. Корылтайга Россиянең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 800 дән артык делегат сайланган иде, әмма чакырылган ике йөзләп кунак һәм җыен барышын яктыртуга алынган матбагачылар да өстәлгәч, анда катнашучы халык саны 1000 нән дә артып китте.
Беренче көнне делегатлар “Татар рухы: тел һәм мирас”, “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек”, “Гаилә: демография, милли тәрбия” һәм “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип аталган секция һәм түгәрәк өстәлләргә бүленеп эшләде.
 
Корылтайның төп, пленар утырышы 3 август көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында узды. Аңа керешли үк кунаклар бүгенге рәссамнар һәм дизайнерлар тәкъдим иткән заманча милли татар киемнәре белән танышып үтте, эшләр арасында Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашев ясаган Сөембикә ханбикә портреты күңелгә аеруча хуш килде.
 
Җәлил театрындагы пленар утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Әүвәл Россия Президенты В.Путинның VI корылтай делегатларына котлавын һәм чит төбәкләрдән килгән тәбрик сүзләрен укып ирештерделәр. Шушында ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Ватандашлар департаменты директоры О.Мальгинов министр С.Лавров котлавын да укыды. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды һәм, делегатларны котлаудан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә дә бәя биреп узды. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм контроль-ревизия комитеты рәисе, Әстерхан өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Ә.Алмаев соңгы елларда башкарылган эшләр һәм конгресс тарафыннан тотылган чыгымнар күләме хакында хисап тотты. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев конгрессның татарларны берләштерү буенча 25 ел буе алып барган тырышлыгын югары бәяләде, Татарстан белән Россия хөкүмәтләре арасындагы Шартнамәне яңарту, туган телебезне саклап калу өчен чигенүне белмәс көрәш зарурлыгын ассызыклады. Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов Татарстанның үз позициясен һәм милли йөзен саклап калуы илдәге һәр милли төбәк, шул исәптән милли-мәдәни мөхтәриятләр өчен дә үрнәк булачагын әйтте. Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, Федераль милли-мәдәни мөхтәриятләр советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та делегатларны һәм кунакларны һәр төбәктә үз мәнфәгатьләребезне һәм милли мәгарифне яклап калуга чакырды.
 
Әмма корылтайны үзенең кайнар чыгышы белән уятып җибәрүче һәм милләтем дип яшәгән һәр татарга канат куючы делегат – Казан каласының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, халык укытучысы Камәрия ханым Хәмидуллина булды. Иң әүвәл, чыгыш алдыннан экранга ул яздырып куйган сүзләргә генә игътибар итегез: “Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы аның киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң”; “Тел бетү – халык бетү, инкыйраз булу димәктер”; “Тел һәм милләт низагы, бетмәс-төкәнмәс дәвам итеп, илнең үсешенә һәм күтәрелешенә киртә булачак”. Һәммәсе дә – әле 1908 елда ук бөек Йосыф Акчура ясаган кисәтү бу. Ә менә ул инде, афәт булып, безнең алга басты. Мәскәү бездән милли компонентларны укытуны программалардан алдырып, оптимизация һ.б. төрле сылтаулар астында милли мәгарифне кыса, ул һәммәбездән үзәккә сукырларча табынучы гомумроссиян милләте тәрбияләргә омтыла. Моннан котылу өчен бердәнбер юл – милли мәгариф системасын кабат торгызу һәм һәр татар баласын сабыйлар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр фәкать ана телендә генә укыту. Физика, химия, математика, география, тарих кебек фәннәрне дә фәкать милли телдә генә укытмыйча торып, тулы канлы һәм киң карашлы татар вәкиле тәрбияләү мөмкин түгел!
 
Камәрия ханым Хәмидуллина чыгышын делегатлар әллә ничә тапкыр кайнар алкышларга күмде. Аннан соң Германиядәге Астрофизика институты директоры, Россия академигы Рәшит Сөнәев, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәскәүдә яшәүче академик Роберт Нигъмәтуллин да милли мәгарифнең мөһимлегенә басым ясады. Төрле секцияләр эше белән җитәкчелек иткән Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Камил Әбләзов, Разил Вәлиев үз секцияләрендә катнашучылар кабул иткән резолюцияләрне укып ирештерде. Корылтай делегатлары Фәрит Гыйбатдинов (Чуашстан), Венера Вәгыйзова белән Ильяс Ямбаев (Германия), Ирек Сабиров (Чиләбе), Туран Апакай (АКШ), Марат Шәрипов (Башкортстан), Мөнир Ерзин (Казахстан), Регина Вәлиева (Бельгия) үз төбәкләрендәге татарларның хәлен сөйләп ирештерде.
 
Пленар утырыш эшенә йомгак ясап, корылтай делегатларының татар халкына мөрәҗәгате һәм ике көн буена барган эшчәнлекнең резолюциясе кабул ителде. Бөтен­дөнья татар конгрессы оешмасының Уставына үзгәрешләр кертелде һәм, тарихта беренче мәртәбә буларак, конгрессның Милли шурасы сайлап куелды. Шура рәисе итеп Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ә аның урынбасарлары итеп Ринат Закиров, Илдар Гыйльметдинов, Камил Әбләзов, Тәүфыйк Кәримов һәм Дания Заһидуллина сайланды
 
.Шактый сәер тәэсир калдырган бер күренешкә дә һич күз йомып булмый. Корылтайның пленар утырышында чыгыш ясаучылар утызга якынлашты, тик татар халкының милли җанына, тез чүгүне белмәс рухына салкын боз тамчылары тидермичә сак­лау өчен көрәшүче язучыларга, милли матбугат җитәкчеләренә, алтын куллы рәссам һәм композиторларыбызга, милли сәнгать дип бар гомерен биргән данлы артистларыбызга – һичьюгы сыңарына да мөнбәрләрдә урын табылмады.
 
 
.Корылтайның иң зур кунаклары.
 
.Пленар утырыш алдыннан: Филисә Хәкимова, Камәрия Хәмидуллина, Марсель Галиев, Роза Туфитуллова, Камил Муллашев.
 
.Әдипләр Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе, тарихчы-галим Индус Таһиров белән.
 


Вахит ИМАМОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить