Хисси күңелдән – шигъри сүз

10.08.2017 21:39 | Күкрәгемдә шигырь утым саумы? Печать

(Халык шагыйре Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел)

Рөстәм Мингалим иҗаты  - тел тоемлау сәләтенә бик  югары дәлил. Чөнки  шагыйрьлекнең асыл сыйфаты - фикерне хисси төсмер белән сурәтләп, тасвирлап бирү сәләте ул.  Рөстәм Мингалим иҗатында ул  аермачык чагылыш таба. Фикри, мәгънәви төсмерне хисси төсмер белән табигый бердәйлектә урап бирү  чын талантның гына кулыннан килә. Моның өчен  тумыштан көй-моңга һәм тел тоемлау сәләтенә ия булуы зарур. Әйдәгез, аның сүз дәрьясына, үзе әйтмешли, “күңеле Иделенә” сәяхәт кылып алыйк.
 
Шагыйрь ана теленең үзе әйтергә теләгән, ниятләгән теләсә нинди фикри мәгънәне, хис төсмерен җиткерергә сәләтле барлык берәмлеген (аваз, иҗек, кушымча һ.б.), өстәвенә әле телдән башка чараларын (ым, ишарә, тавыш, хәрәкәт һ.б. пара-экстралингвистик чараларын) да күз уңыннан ычкындырмый. Бер караганда һәр шагыйрь шигырь язганда кайсы мәгънә һәм хис төсмерен ап-ачык тәгаенләү өчен телнең кайсы чара-коралын табып куярга икәнен табигый сәләте белән, ана сөте биргән тел тоемлау хасияте белән үзеннән-үзе эзләп таба кебек. Күпчелек иҗатчы мәгънә бөртеге, хис хасияте дип сүзгә мөкиббән китә, эзләү башы итеп шуны таный. Ә аның эзләгәне бәлки гап-гади бер аваз белән белдерелә аладыр, гап-гади иҗек-кушымчадан, грамматикада ярдәмче берәмлек дип аталган гап-гади мөнәсәбәтлектән гыйбарәттер. Тавышының бер үзенчәлекле кылы – аһәңе белән, басымлы бер авазы белән әллә күпме хис төенен яңгыраткан шагыйрьләрне хәтерлибез бит! Менә Рөстәм Мингалимнең дә шигырен укыганда һәр фразасын, тезмәсен, сүзен генә түгел, һәр тынына, иҗегенә дикъкать итәсең, чөнки ул берәмлек иҗат ачышы булып чыга: “...Янәшәмнән шап-шоп атлап киттеләр” (Дәрт чүлмәге: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар кит.нәшр., 168 б. 2003); Яисә еш кабатлана торган гап-гади –/лык кушымчасы көтмәгәндә шигъри сурәт чарасы булып куймасынмы! “...Икәү барабыз сыман каенлык арасыннан.../ Арышлык арасыннан. /Камышлык арасыннан. (24 б.).   
 
Әлбәттә инде, шагыйрь Мингалим дә нәкъ менә сүзне илаһи көч-кодрәт дип инана. Аның тел тоемлау сәләте сүзнең туры мәгънәле асылын да, күчерелмә мәгънәле асылын да таный; ике сыйфатына да оста табына, аларның хасиятен белеп, эшкә җигә. Әлбәттә инде, хис иясе – ша­гыйрь буларак, күчерелмә мәгънәле сурәти чараларга аерым игътибар бирә, аларны максатчан куллана. Троп, метафора, телбизәк, мәкаль, әйтем, афоризмнар – аның иҗат эзләнүләре һәм табышлары. Менә троплар: Утлар эчеп яратам да / яратам бозлар кичеп (14 б.); Иртәләрем, көннәремә, / төннәремә таң калам (14 б.);
 
Бу кыйблада шагыйрьнең иҗади эзләнү нечкәлекләре бихисап. Әйтик, кайберәүләр сүз-троплар даирәсе белән чикләнә, ә Мингалимнең колачы киңрәк – ул сүзтезмә телбизәкләр белән иркенрәк эш итә. Сукмады бит санга язмыш / мине һәм татар илен (34 б.); Аңа нәрсә кем булуың, / син хатынмы, ирме?! / Якасыннан ала вакыт / Ил кадәрле илнең (140 б.);
 
Тоямсыз: әдип сурәтле гыйбарәне телдә ничек булса шул хәлендә күчереп кенә куймый, шигъри сурәт ясау максатында аны үзенчә күреп, үзенчә күзалларга тырыша. Шул ук вакытта ул төп коралы – теленең кемнеке икәнен онытмый, аның белән теләсә ничек эш итәргә ярамаганын да искәртә: Яратуның күзе булмый, диләр / була икән һәм бик зур була (55 б.); “Ир эчендә иярле ат бар”, диләр,– / Ул ат минем сезгә бирер хәзинәм (148 б.); Ишеткән бар, ил малы илдә калмас, кайтарырлар – ир малы ирдә калмас (169 б.); Дөрес, бик тә халыкчан, еш кулланыла торган телбизәкне, әйтем, мәкальне ул халыкныкы икәнен әйтеп тә тормый, нигә кеше белгәнне кабатларга: Үзе болай зирәк күренә – / Каш ясыйм дип күз чыгармас (157 б.).
 
Халыкның акыллы гыйбарәсен шагыйрь, кайбер рәвешенә китерү өчен генә авыз иҗатыннан файдаланучылар кебек,  күчереп кенә куймый, бәлки аны яңа иҗади казанышына – афоризмга нигез итеп ала, аның фикри тирәнлеген арттыра, дәрәҗәсен үстерә. Кайвакыт ул үз гыйбарәсен  шундый осталык белән үрә-ясый ки, гыйбарәнең кем ясаганын да, халыкмы, әллә шушы автормы икәнен дә шәйли алмыйсың: Ирләр алар дуслаша да ил була, / Ир ни телдә сөйләсә дә ир була (148 б.); Халыкның телбизәген дә инде тапталып беткәнен түгел, ә сирәк очрый торганын эзләп табып, нәкъ кирәк төштә куллана, укучыга да табыш ясау ләззәте кичерергә җай чыгара: Күп тыңладым акыллылар сүзен, авызларын гына үбәсе (176 б.).
 
Шулай да, канатлы гыйбарәнең нәкъ менә аныкы, аның иҗат җимеше икәнен беркемнеке белән бутамый торган казанышлары аз түгел. Менә кемнән өйрәнеп була яшь иҗатчыларга!: Сүндер утны, яшьлекнең, шәт, / шигъри аслы шулдыр ул: “Янганны сүндерә алу / һәм сүнгәнне яндыру” (28 б.).
 
Аныкы дигәндә без афоризм­ның бөтен бер сурәти күренеш булу дәрәҗәсенә җитүен истә тотабыз. Гомумән дә шигъри сурәт ясау осталыгына килгәндә Мингалимгә җиткән шагыйрь­-сурәтче сирәктер: Кайчак туям дөньясыннан, ак көннәр шау­-шуыннан. / Газетлардан, хәйлә-хәвеф, илләр ил ашавыннан (56 б.). Бу күренешне фәнчә гротеск-сурәт дияргә ярар иде. Аның нигезендә шигъри чагыштыру ята. Ә Мингалим бу тасвир алымына бик тә сизгер. Табигатьне, җәмгыятьне, аларның күзәнәге булган адәм затын  нечкә белгән шагыйрьнең иҗаты төрле чагыштыруларга бай: Табут хәтле алтын (182 б.); Араннан качкан / айгырдай качар идем сәясәттән (189 б.); Күк астында авыл тора –/ бер урамлы, төзек кенә: /үзәнлеккә ялга кунган / кош төркеме кебек кенә (198 б.); Чишмә тавышын тыңлап калды / сабын кебек сары бура (205 б.).    
 
Мингалимдә чагыштыруның әле китерелгән гадәти рәвеш­ләреннән бигрәк шигъри фәлсәфи сурәтләүгә тартым иҗади рәвешләр өстенлек итә бугай: Мәңге китми торган / бозлар бар шул /күңелем Иделендә (157 б); Минем хисабыма үстеләр дә /өчесе дә күчте күршегә (малайлары); Кайбер гыйбарәләр шигъри афоризм булып яңгырый: Хет берсе дә минем телне белми, җанны шулар ничек белсеннәр (167 б.)
 
Мингалим шигырьләрендә ана телебезнең нәфис сүз осталыгына ирешүнең бүтән мөмкинлекләре дә җемелдәп-җемелдәп, укучыга ләззәт бирә. Менә нинди эпитетлар: Алган суы күңел утын сүндермәс (16 б.); Яисә антитеза кебек синтаксик фигура: Утлар эчеп яратам да / яратам бозлар кичеп (14 б.);
 
Мондый тәэсирле, сурәтле тасвир манзаралары ясау өчен шагыйрьгә телнең бөтен нечкә хасиятләрен табарга кирәк. Эзләүчегә, әлбәттә, алар табыла – телебез бүтән бик күп телләрдә булмаганча аларга ифрат бай. Менә бер шигырьдә генә дә күпме халыкчан сурәти сүзуйнаткыч: Малай туктап елаудан, / кул чабып көлә икән! / Бот чабып көлә икән! / Баш кашып көлә икән!/ Эч кашып көлә икән! (25 б.). Яуды, яуды, яугыр яуды / атна буе коеп торды. / Бу яугырлы көннәр мине / бик туйдырды, боектырды. / Яумагырлы көннәр килсә, / мин балыкка йөрер идем (18 б.).
 
Шушы мизгелгә муафыйк мәгънә йә хис төсмерен тулы чагылдырырга сәләтле халык гыйбарәсе булмаса, шагыйрь аны үзе ясый, берәр неологик форма яисә эчтәлек тәкъдим итә. Андыйларга аның шигырьләрендә еш юлыгабыз: Юеш күктә бер йолдыз юк, / Алып качкан ай – көмешбаш (71 б.); Еракта-еракта / бездән соң яшәүче / олыгайган аналар, очкалак сеңелләр! (161 б.); Сайланучыларга һәм аларга җайланучыларга (174 б.); Яңгыр килде яңгырап (5 б.).
 
Гадәттә халык үзенең рухи ризык белән кинәндерүчеләрен – шагыйрьләрен аларның атаклы исемнәре белән хәтердә яңартып тора. Рөстәм Мингалимнең дә бар андый исемнәре: ул – Татарстанның халык шагыйре, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Шулай да, чын шагыйрьне халык аның исеменнән бигрәк шигъри хәзинәсе өчен хөрмәт итә, хәтерендә саклый.  Без чын халык шагыйренең шундый мирасының кайбер җәүһәрләрен генә хәтергә төшердек. Алар бик озак әле рухи ризык булып халыкны кинәндерер.
 
Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы.
 
 
 
Рөстәм МИНГАЛИМ: Озын да ул, кыска да ул, ләззәтле дә җан һәм гомер...
 
МИН
 
Мин үземне гаепләмим 
Һәм: үземне акламыйм. 
Мин үземне яманламыйм 
Һәм үземне мактамыйм. 
Гомумән, мин юк ич үзем, 
Юк тавышым, юк көем; 
Тик кешеләр «мин» дигәндә, 
Яңгырыймын «мин» диеп, 
Ышанмагыз, берәр кеше 
Минем хакта сөйләсә.
Саргылт чәчле, соры күзле,
Мин аны күрдем, дисә. 
Сез аңарга ышанмагыз, 
Каян күрсен ул мине? 
Мин тик аның хыялыннан 
Яралган кеше идем, 
Гомумән, мин мин түгел ул. 
Әнкәм –  мине тапмаган, 
Малай таптым дип ялгышкан 
Һәм Рөстәм, дип атаган. 
Ташлагыз, ялгышмагыз –
Шагыйрьләр исемлегенә 
Исемемне кушмагыз.
Шагыйрьләрдән сезгә таба 
Көлү тавышы килер-
Минем гомер көлгәнем юк
Һәм көләсем юк гомер; 
Шигырьләрдән сезгә таба 
«Сөям» дигән сүз килер –
Минем гомер сөйгәнем юк 
Һәм сөясем юк гомер;     
Шигырьләрдән җылау таушы 
Килсә әгәр, белегез, 
Бу – мин түгел, елый кемдер –
Арагыздан берегез. 
Мин алдый-алдана белмим, 
Күрмим һәм сөйләшмим мин, 
Үзем өчен мин  – «яшәмим», 
Сезнең өчен «яшим»   – мин. 
Әгәр берәү минем хакта:
- Үлгән!  – дисә, белегез, 
Ул мин булмам, үлгән булыр 
Арагыздан берегез. 
Мин төшенмим, үлем нинди? 
Ә яшәүдә нинди тәм? 
Бит мин «тәм» дигән сүзне дә 
Тик сез әйткәндә әйтәм. 
Гомумән, мин мин түгел ул. 
Әнкәм – мине тапмаган,
Малай таптым, дип алданган 
Һәм Рөстәм, дип атаган.
Улым читтә, дип ялгыша, 
Сагына ялгыш кына, -
Читтә халык күкрәгеннән 
Чыккан бер тавыш кына.
 
 
ВӨҖДАНЫМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
 
Вөҗдан, ышан!
Көчемнән килгәнчә
кешеләрне борчымаска тырышам, 
кешеләрне бәхетле итәргә тырышам.
 
....Кайчандыр
яңа гына эштән кайткан әнкәмне,
чабуыннан тотып,
ат итеп уйнаганмын икән,
вөҗдан, кичер мине.
Мин – аның арыганлыгын аңламадым.
Мин – бала идем.
 
...Кайчандыр
бер кызның йөрәген урлаганмын икән,
вөҗдан, кичер мине.
Мин – аның мәхәббәтен аңламадым. 
Мин – малай идем.
 
...Кайчандыр
бер авылның зур мәҗлесендә
кызып китеп,
шаулап,
тәрәз рамнарын кигәнмен икән,
вөҗдан, кичер мине. -
Шулай
Соңгы яшьлек җүләрлегем
Миннән киткән иде.
 
Инде
Беркатлы хыяллар
Кирпеч төягәндә бияләем тузган кебек
тузды,
фикерем яктыруы
чәчләремдә чагыла башлады.
Миндә
Метаморфоза булып узды.
 
Вөҗдан, ышан!
Әгәр
Беркемне дә бәхетле итәлмасымны
Сизеп алам икән.
Шул мизгелдә аз гына да икеләнмичә   
Мин дөньяны ташлап китәм.
 
ҖИРДӘ МӨҺИМ ЭШЕМ БУЛМАСА
 
Һөҗүм итте җиргә кар гаскәре, 
Коелды да һаман коелды.
Кара эшләр калмас җир йөзендә,
Аклык күмәр төсле тоелды...
 
Узган төндә кайгы күргән йортның 
Түбәсеннән ак кар ташыды. 
Кара киенеп чыккан йорт хуҗасын 
Буран акка төрде ашыгып...
 
Ташлап киткән ярны хәтерләткән
Соры юлны каплый якты кар.
Ниндидер моң белән, әкрен генә 
Күңелемдә йөзә ак уйлар...
 
Тормыш үзе бүген ак җыр бугай. 
Атлап узар юлым шундый саф! 
Мин басарга аңа кыймас идем, 
Җирдә мөһим эшем булмаса.
 
 
НИ КҮРСӘҢ ДӘ... 
 
Бу дөньяда кайгырдым да. 
Шатландым да, елмайдым да. 
Дөресен әйтим, ни күрсәң дә, 
Яшәү рәхәт, рәхәт монда. 
Озын да ул, кыска да ул, 
Ләззәтле дә җан һәм гомер –
Киткәннәре күреп китте. 
Киләчәкләр килеп күрер. 
Әй сез, Җиргә килмәячәк 
Гүзәл кызлар, шәп малайлар! 
Беләм инде арагызда 
Менә дигән кешеләр бар. 
Тик саңгырау юклыкта сез –
Телсез, өнсез, юк көчлеләр –
Сезне шундый зур бәлагә 
Дучар итте бит кешеләр. 
Зарыгыз юк кешеләргә, 
Үпкәгез юк – тоям аны, 
Бу хәлегез сезгә җиңел. 
Тагы кемгә?.. Миңа авыр. 
Җирдә сезнең кешеләр бар. 
Әниләр бар, әтиләр бар –
Нечкә туташ, тулы ханым, 
Купшы егет – күпләр алар! 
Шулар дарда җыелып бүген 
Баса кебек минем иңгә –
Әйтерсең лә авырлыктан 
Әкрен генә иңәм җиргә...
Һәм уйлыймын: сездән торса 
Килү-килмәү бу дөньяга, 
Хәтта бер кайгырыр өчен 
Килер идегез сез аңа, 
Ә мин мең кат кайгырдым да. 
Шатландым да, елмайдым да... 
Дөресен әйтим, ни күрсәң дә, 
Яшәү рәхәт, рәхәт монда.
 
 
* * *
Китәмен, дидең,
Кайтмамын, дидең.
Күрмәссең, дидең...
Очыртырсың, дидең...
Диеп...
 
Очыртмас булдым, 
Яши дә белдем: 
Яшерә белдем 
Кайгымны ерак... 
Яшерә белдем... 
Ерак...
 
Олыгаеп барам, 
Елмаеп барам: 
Зураеп бара 
Кырларда эшем... 
Эшем...
 
Инде кабат
Кайттым әйләнеп. 
Йөрәк ярамны
Ник кайгы белән
Кысып бәйләдең?..
Кысып...
 
 
САРЫ КӨЗ
 
И сары көз!
Талларымны,
тауларымны тарадың.
Сары сөрән салып бүген
тәрәзәмнән карадың.
Әй сарысың, бигрәк сары:
хәлем шулдыр, күрәсең.
Дусларымның хәле хәзер
шулай була күрмәсен.
Ышандыр, көз,
син бу елда
мине генә,
бүген генә
бу хәлемдә күрәсең?!
 
 


Илдар НИЗАМОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить