Төп нигез – милли оя

10.08.2017 21:26 | Эшлекле мәҗлес Печать

Кендек каны тамган изге туфрак, иң төп нигез – һәркайсыбыз өчен газиз, кадерледер. Балачак хатирәләре, садә истәлекләр төп нигез белән бәйле, иң матур хыялларыбыз да шунда туган. Әби-бабаларыбыз да буыннан-буынга төп нигезнең кадерен белеп яшәүне безгә васыять иткән. Һәм менә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы да Саба районында өч көн дәвам иткән эшен шушы юнәлешкә багышлады. Оешма әгъзалары төбәкнең күп кенә авылларында, мәктәпләрдә, туган туфракка тугры гаиләләрдә “Төп нигез”, “Васыятьнамә” дигән темаларга күргәзмә-гамәли дәресләр үткәрде, һәм Урман хуҗалыгының мәдәният йортында аңа йомгак ясалды. Анда Австралия, Беларусь, Латвия, Казахстан, Әзәрбайҗан илләреннән, Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 35 төбәгеннән килгән 150 ләп делегат катнашты.
 
Әхлак нигезләре
 
Саба районында, табигатьнең хәйран калып йөрерлек гүзәл почмагында – Мишә елгасы буендагы таулы-тугайлы урыннарда, урманнарга бай бу якларда бик тә кунакчыл халык яши. Районда туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауга, әдәп-әхлак тәрбиясенә, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган һөнәрчелеккә һәм, әлбәттә, “төп нигез” төшенчәсенә зур әһәмият бирелә. Бер үрнәк мисал да бар: районда спиртлы эчемлекләр сәүдәсе нык кимегән. Байлар Сабасының үзендә ике генә кибеттә аракы-шәраб саталар, әле аларның диварына да зур итеп “Хәрам кибете” дип язып куелган. Башка бистә-авылларның да мондый сәүдә йортларына шушындый ук алтакта эленгән. Алар бәйрәм көннәрендә сату итми.
 
Районда тирә-як мохит чисталыгы да игътибар үзәгендә. Бер авылда да кычыткан-әрекмән каплап киткән капка төпләре, ачык мәйданнар юк. Һәр хуҗалык ишек алларын чәчәк түтәлләре белән бизи, койма яннарында чирәм-келәм. Сабаның үзендә дә һәр биләмә оешма-предприятиеләргә бүлеп бирелгән. Капка төбен чистартмаган хуҗалыкка штрафлар яный. 
 
Районда мәдәният-сәнгать чәчәк ата. Сабада бию сәнгате үсеш алган. Мәдәният йортында да, балалар сәнгать мәктәбендә дә хореограф Тәнвирә Гыймадиеваның иҗат тәэсире нык сизелә. Аның шәкерте Альбина Мөбарәкҗанова җитәкчелегендәге “Дулкын” халык, “Яшьлек” (балалар сәнгать мәктәбе) хореография коллективлары Сабаның визит карточкасы булып исәп­ләнә. Җирле композитор Рәйсә Имамиева җитәкчелегендәге “Нәүрүз” фольклор ансамбле дә чирек гасыр дәвамында халкыбыз моңнарын ирештерә. Мәдәният сараенда күргәзмә исә сабаларның тегү-чигү-бәйләү өлкәсендә дә югары осталыкка ирешүе турында сөйли. “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге дә һәр җирлектә чагыла. 
 
Кунакларны шушы ямьле төбәктә район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев, район мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация  каршы алды.
 
Район капкасы
 
Шәмәрдән эшчеләр бистәсе районга тимер юл аша кайтып керә торган аерым капка кебек. Фронтка да шушы станциядән киткәннәр, шушыннан төп нигезләренә әйләнеп тә кайтканнар. Сабалылар Җиңү көнен дә шушы станция аша якынайтырга тырышкан. Биредән яу кырына бар кирәк-ярак, азык-төлек, җылы киемнәр озатылган, сугыш михнәтләрен кичереп яшәгән бараклар, хатирәләр белән тулы урында бер ел элек Җиңү паркын корып куйганнар. 
 
Аккалфакларны Шәмәрдәндә шушы паркта каршы алдылар. Зур бәйрәм мәйданы алдан әзерләнгән. Бистәдәге һәр предприятие-оешма үз чатырын корган, кул эшләре күргәзмәсен, милли ризыкларын тезгән. Район кыр­ларында үстерелгән икмәкне туплап, дәүләткә озатып торган Шәмәрдән ашлык кабул итү оешмасында хезмәт куючылар эштә дә, сәнгатьтә дә ал-ял белми. Алар күргәзмәсенә куелган сәнгати-гамәли картиналарның барысы да табигать җимеш­ләреннән эшләнгән. Предприятие эшчәннәре район гербын да, чыршы күркәсен урталай кисеп, ябыштырып, буяп ясаган. Шушы яктагы Сабан туйларында, концертларда иң уңышлы чыгышлар да – ашлык кабул итү оешмасы үзешчәннәренеке. 
 
 Чиккән сөлге, кулъяулык­ларның матурлыгына сокланып, кызыл балчыктан ясалган картиналар, савыт-саба, сыннар әвәләп утыручы кызлар, малайлар янына тукталабыз. Эшләнмәләре – нәфис, искитмәле. Балалар исә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы остаханәсендә шөгыльләнүчеләр икән. Милли нәкышләр кушып ясалган сыннар “Ватан – 2005” зона конкурсында җиңүче булып танылган.
 
Аннары Шәмәрдән мәдәният йортының Миңҗиһан Галиева җитәкчелегендәге “Тулган ай” фольклор ансамбле мәйданда безгә "Рельсларда – җиңү авазы" исемле әдәби-музыкаль күренеш тәкъдим итте. Сугыш елларындагы авыр хәлләрне, газизләреннән хәбәр көтүләрне, якыннарын югалту ачыларын эченә алган хатирәләр күңелләрне нечкәртте. Әйтик, сценарий буенча, авыл халкының станциядә якыннарын көткән мәле. Шулчак бар куәтенә кычкыртып чын поезд килеп туктавы хатирәләрне, тәэсирләрне тагын тирәнәйтте, чынбарлыкка якынайтты.
 
Мәрхәмәтле йорт
 
Тормыш булгач, төрле хәлләр туа. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты зарланырга яраткан хатын-кызлар өчен үзе бер мәктәп. Биредә төп нигездән арткан, гаиләгә сыймаган 4 тән 18 яшькәчә 80 бала тәрбияләнә. Аларның дистәгә якыны, физик хәрәкәтләре чикләнгәнлектән, урын-җирдә генә ятып тора. Балалар янына 7-8 енең генә әти-әнисе килеп йөри. Әлбәттә, сабыйлар биредә тәрбияле, караулы. Аларга социаль-психологик, медицина һәм педагогик ярдәм күрсәтелә. Әйтик, социаль-тернәкләндерү бинасында кул эшләре – бәйләү, тегү, чигү; саламнан, ярмалардан, кәгазьдән кирәк-ярак ясау бергә, викторина, музыка дәресләре дә үткәрелә. Моннан тыш, 12 бала Кызыл Мишә коррекция мәктәбенә, 9 ы шул ук авылның гомуми белем бирү мәктәбенә йөреп белем ала. Интернатта балалар спорт белән шөгыльләнә, алар өчен тренажерлар куелган, узган ел стадион да төзегәннәр. Интернатта балаларның алга таба яшәргә тиешле фатирлары турында да кайгырталар, һөнәргә өйрәтәләр, мөстәкыйль тормышка әзерлиләр, сәнгатькә тарталар, спектакльләр кую, җыр, бию күнекмәләрен дә бирәләр. Интернатта зоопарк та булдырылган. Биредә аккошлар, тавислар, страуслар, дөяләр, маймылларны һәм башка хайваннарны күрер­гә мөмкин. Балалар, хезмәткә өйрәтү ниятеннән, бакчада, теп­лицадагы эшләрдә катнаша, интернат биләмәләрен җыештыра, кош-хайваннар карарга булыша.
 
Шәүкәт ага нигезе
 
Саба – милләтебезгә байтак күренекле шәхесләр биргән район. Аккалфаклылар шуларның берсе – СССР халык артис­ты, Татарстанның – Г.Тукай, Россиянең К. Станиславский исемнәрендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров туып үскән Миңгәр авылында булды.
 
 Шәүкәт аганың балачак еллары үткән өй исән икән әле. Биктимеровлар нигезендә аккалфакларны Шәүкәт аганың энесе Җәүдәт, кызы Гүзәл, улы Искәндәр каршы алды, истәлекләре белән уртаклашты. 
 
Йорт салынганга 200 еллар вакыт үтсә дә, ул әле нык күренә. Кайчандыр икегә бүленгән алты почмаклы өй булган ул. Артистның 70 яшен үткәрергә әзерләнгән вакытта өйнең бер өлеше сүтелгән. Йортны кайчандыр авыл мулласы булган бабалары Зариф салдырган. Дин әһелен бу якларга имам-хатыйб итеп Казаннан җибәрәләр. Мәчетне исә төзетергә кирәк була. Зариф мулла Аллаһ йортын һәм өйне кору өчен бүрәнәләрне олаулар белән Себердән кайтарткан. Мәчет бинасы әле дә сакланган. Ул заманында мәктәп бинасы да, фабрика да булып торган. Хәзер анда тулай торак икән. Әмма авыл эшмәкәрләре Миннәхмәтовлар бинаны яңадан мәчет яки мәдрәсә итү турында уйлана. Гүзәл белән Искәндәр дә йортны сүттерү ягында түгел, аны сипләтеп, яңартып алырга гына ниятли. Алар үзләре төп нигез белән янәшәдә затлы йортлар салдырган.
 
 Көндезләрен Биктимеровлар өеннән кеше өзелмәгән. Халык укытучы, соңрак мәктәп директоры булган Хәсән ага янына киңәшкә дә, шатлык-кайгыларын уртаклашырга да килә. Бүген йорт үзе – бер музей. Аның һәр почмагында артистның кул җылысы сизелә. Ә савыт-саба куела торган кухня шкафлары ишегенә фоторәсемнәрне, кысага куеп, үзе урнаштырган.
 
Шәүкәт ага балаларын, гаилә­сен дә туган ягына еш алып кайта. Танылган артист булса да, хакимияткә кереп, машина сорап йөрүне өнәми ул. Алар, гадәттә, Сабадан Миңгәргә кадәрге араны җәяүләп үтә. Артист үзе дә, тормыш рәвеше дә бик гади була. Гадәттә, өйдә йоклау өчен идәнне тутырып урын җәяләр. Иртәләрен ул, сөлге тотып, өй кырыенда гына аккан чишмәгә төшеп китә. Гүзәл ханым әтисенең туган ягында чалгыны киң итеп болгап печән чапканын, утын кискәнен, табигатьне яратуын, кыр-яланнарга чыгып йөрүен, гөмбә җыярга һәвәс булуын һич онытмый. Шәүкәт ага бервакыт, печән чапканда, төпкә туры килеп егыла, шуңардан артистның гомерлеккә бер яңагында чокырланып эз кала. Артист авылдашларының хәтерендә дә бик гади, уенчак, шаян телле булып саклана. 
 
Миңгәр авылы китапханәсендә Шәүкәт аганың музее да булдырылган. Берничә залда урнашкан мирасханәдә артистның балачагыннан алып соңгы көннәренә кадәрге тормышы һәм иҗатына кагылышлы күп ядкәрләр – фотолар, документлар, шәхси әйберләре саклана. Арада иң кадерле экспонатларның берсе – Шәүкәт аганың дисбесе, курае, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә киеп уйнаган киемнәредер, мөгаен. Ә менә хатыны Рәмзия белән язылышу таныклыгының үз тарихы. Документның кисәкләрдән җыелуына игътибар итми мөмкин түгел. Аның тарихы турында Гүзәл ханым сөйләде. Шәүкәт ага, театр училищесын тәмамлап, академия театрында эшли башлагач, сөйгәне Рәмзия белән тормыш кора. Әле яшәр урыннары да булмый, җитмәсә артист армия хезмәтенә китәргә әзерләнә. Көннәрдән бер көнне гаиләдә тавыш чыгып ала. Шәүкәт ага Рәмзиясенә “Мине тыңларга тиешсең, чөнки син – хатыным,” – ди. Җәмәгате дә “Кайда язылган ул,” – дип үзенекен итә. Шулчак Шәүкәт ага язылышу турындагы таныклыкны чыгара. Кызып киткән Рәмзия ханым исә катыргыны ерткалап чүп чиләгенә ата. Гаилә башы аны җыеп, әйбәтләп ябыштыра. Шәүкәт ага хатынын армиягә саф кыз килеш калдырып китә. Рәмзия апа аның 4 ел хәрби хез­мәттән кайтканын көтеп ала, үзен бөтен барлыгы белән иренә багышлый.
Музей экспозициясенә куелган таянып йөри торган таякны Шәүкәт ага үз кулы белән артыштан юнып ясаган булган. Кызы Гүзәл әйтүенчә, әтисенең шундый өч таягы булган. Билгеле ки, музей елдан-ел байый бара. Аңа авылдашлары хатирәләре, Шәүкәт ага белән бәйле ядкәрләр өстәлә тора. 
 
Бу көнне китапханәдә кунак­ларга Саба мәдәният сарае үзешчәннәре уйнавында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек тә күрсәтелде.
 
Булдыклы гаиләләр
 
Гореф-гадәтләрне саклаган район булганлыктан, бу якта үрнәк гаиләләр дә күп. Кызыл Мишә авылында гомер итүче Гаттаровларның төп нигезен күреп, моңа нык ышандык.
 
Бу көнне Гаттаровларның төп нигезенә барлык туган-тумачалары җыелган. Таза, мул тормышта, хан сарае кебек йортта яшәгән гаиләнең иң өлкәннәре – 90 нчы дистәне ваклаган, бриллиант туйларын үткәргән Тәлгать абзый һәм Зәләфрүз апа. 
 
Сугыштан соңгы авыр, юклык заманнары. Кызыл Мишәнең укымышлы, динле гаиләсендә туып үскән уңган, чибәр Зәләфрүз авылның акыллы, тәүфыйклы егете – Гаттар мулла улы Тәлгатькә кияүгә чыга. Революция дин әһеленең тормышын пыран-заран китерсә дә, аны ничектер Себергә озатмыйлар. Гаттар мулла шушы нигездә яшәп вафат була. Зәләфрүзнең кайнанасы исә – Балтач районы Бөрбаш авылының данлыклы, зыялы Мөхәммәтгариф мулла кызы Оркыя. Ул да авылда үзенең гаять зирәк, акыллы булуы белән аерылып тора. Килен шушы төп нигездә кайнатасы белән – 10, әнкәе белән 27 ел бергә гомер итә. Бар тирә-юньгә үрнәк булып тату яшиләр. Зәләфрүз апа – башлангыч класс­лар укытучысы, Тәлгать абзый алдынгы механизатор-комбайнчы була. Гаилә башлыгы авылда булдыклылыгы белән дан тота, кулыннан килмәгән эше юк, һәр гамәлне җиренә җиткермичә туктый белми. Барлык нәсел-нәсәбләре шундый була. 
 
Гаттаровлар биш бала – өч егет, ике кыз тәрбияләп үстерә. Бүген аларның дүртесе шушы авылда мал-туар асрап, үз йортлары белән яши, балалар үстерә. Олы уллары Фәрит кенә, югары уку йортын тәмамлагач, юллама белән китеп, Чаллыда төпләнеп кала. Ул – КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә белгеч. Ай саен кайтып, әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итә. Аларның олы кызы Гөлнар Гарифуллина “Татар-информ” мәгъ­лүмат агентлыгында эшли. Ике улы да әтиләре юлын сайлаган. 
 
Төп нигездә Зәләфрүз апа белән Тәлгать абзый төпчек уллары Айдар һәм киленнәре Резидә белән яши. Бүгенге көндә Гаттаровларның 15 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Төп нигездән кеше өзелми. Бәйрәмнәрдә, күмәк өмәләргә төп йортка 40 лап кеше җыелган чаклар була. Бу көнне дә Гаттаровларда Иркутск, Улан-Удэ, Кемерово шәһәрләреннән Тәлгать абзыйның апасының өч кызы, үзләре яшәгән төбәктә танылган математиклар, җәмәгать эшлеклеләре Гөлнур, Рәйханә һәм Фәймә апалар кунак иде.
 
Аккалфаклылар Байлар Сабасында яшәүче Гөлсинә һәм Фиргать Галимуллиннар гаиләсендә, аларның “Гафэль” гаилә компаниясендә дә булды. Бу көнне төп нигез кунак йортына әверелгән. Галимуллиннарның кызы Айгөл, кияүләре Фәнил, кода-кодагыйлары, дус-ишләре, туган-тумачалары да кайткан. 
 
Гаиләдә бурыч бүленгән. Гөлсинә ханым журналист, әдәби әсәрләр авторы буларак таныш булса, төп йортта яшәгән уллары Алим кечкенәдән үк бакчачылык эшенә тартылган. Ул Казанда урманчылык буенча югары белем алгач, укуын әүвәл Англиядә, аннары Американың Миннесота университетында дәвам итә. Ул хәзер бакчачылык буенча зур белгеч. Әмма ир-егет гыйлем арттыра бара, ул хәзер кытай телен өйрәнә, шул илгә барып аларның тәҗрибәсен дә үзләштерергә ниятли. “Гафэль” гаилә компаниясе йорт-җирне бизәү өчен агачлар, алмагачлар, үсентеләр, орлыклар сату белән бергә, каралты һәм бакчачылык өчен кирәк-яраклар да җитештерә. Бакчачы 37 ел буе чүлмәктә үстерелгән бик матур бонсай агачын да күрсәтте. Алимның җәмәгате Эльвира да чәчәкләр үстерүдән тыш кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Ул чиккән, бәйләгән бизәнү әйберләре, сумка, калфаклар күргәзмәләргә куела. 
 
Кунаклар Явлаштау авылында уңган-булганлыгы белән дан алган Рәйсә һәм Ринат Шамиловлар гаиләсе белән дә танышты. Гаилә башлыгын терлекчелектәге уңыш­лары гына түгел, бәйрәмнәрдә моңлы тавышы белән җырлап кинәндерүе өчен дә ихтирам итәләр. Ринат бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Быел аның теплицасында карбызлар да үсә.
 
Осталар ягы
 
Саба яклары кул эшләре белән дә хәйран итте. Әйтик, Явлаштау авылы аккалфакларны урам белән күргәзмә әзерләп каршы алды. Йортларның һәркайсында үрнәк итеп куелырдай тәртип, гөлләр белән бизәлгән ишек аллары. Капка төбе саен – гүзәллек. Берсендә чиккән сөлгеләр булса, икенчесендә кулъяулыклар, өченчесендә дару үләннәре, агачтан уеп ясалган әйберләр... Алары – шул йортта яшәгән технология укытучысы Илгизәр Галимҗановның иҗат җимешләре. Агач эшләнмәләр инде конкурс­ларда да призлы урыннар алган. Мәдәният йорты директоры Гәүһәрия Әхмәтҗанова исә авыл музеен да булдырган. Бу юлы ул кунакларга чәйнекләр күргәзмәсен тәкъдим итте. Гәүһәрия ханым 20 ел җитәкчелек иткән “Канәфер” фольклор ансамбле дә осталыгы белән бихуш итә. Алар кунакларга “Читән алу” һәм “Нигез боткасы” йолаларын күрсәтте. 
 
Кызыл Мишә авылы коррекция мәктәбе кунаклар өчен үзе бер табыш булды сыман. Алар уку йортының спорт залына куелган йөздән артык кул эше күргәзмәсен карап “Аһ!” итте. Мәктәпнең технология укытучысы Рәсимә Әхмәтова, башлангыч сыйныфларда белем бирүче Гөлфия Хәкимова һәм мәктәп укучылары кулы аша үткән бу эшләр гаҗәеп нәфис. Мәктәпнең технология укытучысы Марат Габдерәхимов бик оста рәссам икән. Аның картиналары да аккалфаклар күңеленә хуш килде.
 
Гаҗәеп матурлык белән Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә дә очраштык. Белем алу, фәннәрне үзләштерү мәсьәләсендә югары таләпләр куелган, инглиз теле белән бергә кытай сөйләме дә өйрәнелүче бу уку йорты үзе үк бер сәнгать әсәре кебек. Аның диварлары рун, гарәп, латин, Кирилл язулары белән бизәлгән. Аны Мәскәү шәһәрендә яшәүче рәссам Исмаил Әхмәтов эшләгән. Мәктәптә мозаика сәнгате остаханәсе эшли. Моннан тыш, укучылар дизайн, милли бизәнү әйберләре ясау һәм башка түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Мәктәптә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән күргәзмәгә куелган күлмәкләр, мозаика картиналары, алка-беләзекләр укучыларның бу эшләрдә осталыкка ирешүе турында да сөйли.
 
Аккалфаклар Сабаның “Сабантуй” комплексында “Кияү мунчасы”, “Орчык өмәсе” сәхнәләштерелгән күренешен дә карады, милли бөйрәмгә бүләк җыюны да тамаша кылды, Сабан туенда да катнашты. Сабаның Җәмигъ мәчетендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең “Васыятьнамә” темасына сөйләгән вәгазе хатын-кызларыбызга күп белемнәр өстәде. Лесхозда, Бөтенроссия селекция орлык­чылык үзәген, дендрология бакчасын карагач, бистәнең мәдәният йортында пленар утырыш узды. Анда районның башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, оешма рәисе Кадрия Идрисова, “Ак калфак”ның район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханова чыгыш ясады. 
 
Сөембикә КАШАПОВА. 
 
 
.Шәүкәт ага Биктимеровның беренче экспозиция залы.
 
.Югары Утар балалар интернат йорты директоры Имаметдин Гәрәев (сулдан өченче), Кадрия Идрисова (сулдан дүртенче). 
 
.Гаттаровлар ишек алдына куелган күргәзмәдә Улан-Удэдан кайткан Фәймә ханым тегеп чиккән күлмәкләр дә бар иде.
 
.Зәләфрүз апа Гаттарова балалары арасында.
 
.Шәүкәт ага Биктимеровның энесе Җәүдәт, кызы Гүзәл, улы Искәндәр төп нигез янында.
 
.Явлаштау мәктәбенең технология укытучысы Илгизәр Галимҗанов һәм аның әнисе Халисә апа.
 
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить