Кипрдагы татар мөһаҗире

28.07.2017 12:57 | Каләм! Кальбеңдә ни сер бар? Печать

Элек монда үзем күреп белгән, ә берзаман чит-ят илгә качкан татарлар арасында иң катлаулы, иң аяныч язмышка ия булган Ильяс Абдуллинны һич оныта алмыйм. Алар нәселе күрергә дучар ителгән тәкъдир турында, ябык тәгәрмәчкә утыртылган тиен шикелле, кузгалам да уйлыйм, кузгалам да уйлыйм.
Ильясның бабасы Хәбибулла агай утызынчы еллар башында кулак итеп Себергә сөрелүдән котылып калу өчен Баку якларына чыгып качкан булган. Ул төзеп калдырган нарат йортлар әле бүген дә Чүпрәле районының Үби авылында китапханә булып хезмәт итә.
 
Биш яшьтәге улы Хәсән белән Хәбибулла агай әзәрбайҗаннар арасына барып борын төрткән. Улчактагы сөйләмдә аерма гел юк дәрәҗәсендә, хуҗалар телен бик тиз үз иткәннәр. Әүвәл Хәсән хуҗалар телендәге концерт-спектакльләрдә катнашып-уйнап үссә, соңрак Ильяс белән аның туганнары да әзәрбайҗан телен камил белеп үскән. Әмма, бер үк вакытта, әбисеннән мөнәҗәтләр тыңлап, татар телен дә камил өйрәнгән ул.
 
Әтисе үк оста пианиночы булгач, Ильяс башка сукмак, бүтән язмыш эзләп интекмәгән. Әмма тәкъдир дигән явыз бик үк битен куеп тормаган шул аңа. Хәйләкәрлек, блат дигәннәрен бик белмәгәч, музыка училищесын тәмамлауга ук аны хәрби хезмәткә чакыртып алганнар. Пианино төймәләре һәм скрипка кылы белән эш итә-итә үскән нәфис егет ике ел буена кирза итек киеп йөгерергә мәҗбүр булган. Яһүд кешесе булса, кырык хәйлә, кырык таныш эзләп табар, әллә кемнәрне дә сатып алыр иде, ә беркатлы татар егете, менә, ил алдындагы билгесез бурычын тулысынча ерып-үтәп чыккан.
 
Кайткач, Ильяс Нахичевань филармониясенең симфоник оркестрына эшкә барып кергән. Әүвәл гади бер скрипкачы булып башлаган да оркестрның дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе дәрәҗәсенә үсеп җиткән. Инде канатларны ныграк җилпеп очасы иде дә бит. Юк, Ильяс музыкантны тагын тәкъдир атлы явыз сагалаган. Карабах өлкәсенә Мәскәү салып калдырган бомба нигезендә әрмәннәр белән әзәрбайҗаннар арасында канлы сугыш купкан. Нахичевань оркестрында уйнап йөргән байтак кына елгыр музыкантлар Америкага, Израильгә, Европа илләренә чыгып качкан. Ильясны да үзләре белән әллә ничә илгә чакырып караганнар, ә ул бабасының йөрәк каны аша тугылаган нәзереннән читкә чыга алмаган:
 
- Мине туган туфрагымнан этләр аерды. Син булса да туган халкың арасына кайтып сыен, балам.
 
Менә шуннан соң туксанынчы еллар тирәсендә кабат Татарстан җиренә кайтып кергән Абдуллиннар нәселенең бер йомгагы. Казанда фатир дигәненә өмет тотып булмый, мәшһүр Нәҗип Җиһановның өйрәтүе буенча, Ильяс Чаллыга төбәп килгән. Монда бер яһүд музыканты кул астында камера оркестры оешып яткан заман, Ильяс та, билгеле, аннан эш сораган. Заманында республика филармониясенең симфоник оркестрына җитәкче булып торган Ильясның яман көндәш булачагын дөрес чамалаудан, теге яһүд татар музыкантын ишек төбеннән үк кире борган. Анда да сынып төшмәгән безнең үҗәт татар, бер бүлмәле фатир бәясенә «Энергетик» мәдәният сараена эшкә барып кергән. Шунда ун елдан артык гомер буена массакүләм чаралар җитәкчесе, мәдәни кичәләр һәм милли бәйрәмнәрне үткәрү буенча белгеч булып йөргән. Аның «Шәрекъ базары» дип исемләнгән мәдәни чаралары турында Чаллы шәһәр телевидениесе аша күрсәтелгән тапшырулар гына да йөздән артып китте. Моннан тыш әле ул сәнгать училищесында да ничәмә-ничә йөз дәресләр бирде дә, ул тәрбияләгән балаларның ничәмә-ничә дистәсе татар консерваториясенә укырга барып керде!
 
Ильястагы талантны күрми калу мөмкин түгел иде. Шәһәр хакимиятендә чираттагы бер алмаш вакытында аны мәдәният идарәсе башлыгының урынбасары итеп эшкә чакырдылар. Ләкин хакимият коридорларында эшләү – янган учак тирәсендә йөрүдән, ут белән уйнаудан бер дә гайре түгел. Монда ялагай телле, юха йөзле булу отышлырак, ә зирәк акыл яисә олуг талант иясе икәнлегеңне күрсәтү бик хәвефле, чөнки өстәгеләрнең астына шундук су йөгерә. Безнең Ильяс та менә шушы кәнәфиләр уенында бер гөнаһсыз янды. Өстәгеләр идарә башлыгын үзсүзлеге өчен эштән бушатуга, икейөзлелеккә, хәрәм адымнарга һәм чәче белән идән себерүгә өйрәнмәгән Ильяс әфәнде дә үзе гариза язып урыныннан китте. Аннан соң инде ул ярты ел буе фатирында эшсез яшәсә дә, шәһәрнең мәдәният тормышы өчен җаваплы кешеләре аны күз чалымына китереп карамады. Талантлы музыкантның тормышта юкка чыкмас, батып калмас өчен башка юллар эзләп караудан бүтән чарасы юк иде, Ильяс әфәнде 2003 елда ук Төньяк Кипр республикасына эшкә чыгып китте.
 
Ул бүген Кипр дәүләтенең башкаласы Никозия каласында гомер итеп ята. Өлкән кызы Динәрә Кипр университетын тәмамлап чыккан да хәзер бакалавр, бездәгечә фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алып, үз өслүбендәге балет мәктәбен ачкан. Кече кызлары да шундагы иң дәрәҗәле университетны тәмамлап, сәнгать мәктәбендә белем бирә. Тормыш иптәше беркайда да эшләми, хуҗалыкны гына алып бара. Ә Ильяс әфәнде үзе исә — Кипрда иң кыйммәтле һәм иң затлы булып исәпләнгән мәктәптә фортепьяно белән скрипкада укытучы, утраудагы бердәнбер камера оркестрында дәрәҗәле солист, Кипр мәдәният министрының киңәшчесе, утраукүләм үткәрелгән чараларда-бәйрәмнәрдә актив катнашучы... Әзәрбайҗаннар арасында уйнап-үскән булгач, төрек теле арасында һичбер киртәләр юк. Аны Төркиянең үзенә дә кунакка еш дәшәләр. Ильяс бүген меңәр-меңәр тамашачы сыешлы залларда чыгыш ясый. Лазер дисклары белән шәхси буклетлары да басылып чыккан. Мондый дәрәҗә белән бу тикле хөрмәтләр турында Чаллыда калган йә Казанда гомер итүче “гади” татар музыкантлары хыяллана да алмый. Шулай икән, кемнәр оттырды да, кем отты соң? Чаллыдан кала бер генә шәһәр-салага да кирәкмәгән урта кул килмешәк алдында бүген дистәләгән җитәкчеләр «Әпипә»гә бии, ә туган җирендә урын таба алмаган, санга сугылмаган татар музыканты чит-ят илгә китеп дан казана. Менә шул ул язмыш мәсхәрәсе!..
 
Юл-сукмаккайларның гына уңы-сулы, ә яшәүнең кырык тармагы бар. Кайткан саен, Ильяс чордашымнан Кипрдагы тормыш-хәят турында да сораштырып карыйм. Ул үзе үк гаҗәпләнә-гаҗәпләнә, тиз-тиз тезеп китә.
 
- Ул утрауда җәмәгать транспортлары бөтенләй юк диярлек, бөтен кеше шәхси машинада йөри. Һәммәсе дә машиналарын төнгелеккә йорт каршына куеп калдыра, әмма берәү дә аны бикләп китми. Урлашу-караклык дигән афәтне гел белмиләр. Анда фәкать чишмә суын гына эчеп яшәү гадәте бар. Су ташучыларны көтеп торырга вакытың булмаса, савыт белән суга тиешле акчаңны урам уртасына куеп калдырасың. Ни галәмәт, сыңар тиененә дә тиюче юк. Кипр халкы бар дөньяны баскан «Наташалар»ның да кем икәнен белми. Мәскәү патшалары коммунистик җәмгыятьнең нинди икәнлеген күз алдына китерә алмый күпме йөдәделәр, алар шуны өйрәнергә Кипр дәүләтенә килеп чыксын иде...
 
Гаҗәпләнүдән генә түгел, көнләшүдән дә авызымны йомам. Эчтә ачы үкенү хисләре күңелне телеп үтә: их, безнең Рәсәй белән бездәге милләтләргә Америка, немец, грек, швед, Кипр халык­лары кебек саф һәм мул тормышта, азат җәмгыятьтә яшәү бәхетләре якын киләчәктә генә һич тәтемәс инде. Рәсәенә бәхет елмаймагач, Мәскәү авызына карап гомер чиккән татар халкы ничек мантысын да, аның талантлары бөтендөнья сәхнәсенә ничек калыксын соң?
 
Башка илдә чын талантлар батмый. “Чит җирләргә китеп солтан булганчы үз илеңдә олтан булсаңчы”, дип сөйлиләр иде дә бит, заманалар бик нык үзгәрде, татар халкындагы коллык психологиясе юкка чыга бара. Юк, хәтта үз җирендә дә гап-гади бер олтан, бушбаш җитәкчеләрнең кәнәфигә үрләгән баскычында җансыз бүкән, кадерсез һәм сансыз сикәлтә булып кына гомер кичерергә, корбанга чаласы мал шикелле башын иеп һәм тезләнеп яшәргә теләми безнең талантлар. Ильяс әфәнде дә, бүген Американың Хьюстон шәһәрендә гомер кичерүче Эдуард Әхмәтшин һәм “ярымкоммунистик” Швециядә балкып яшәүче Глүзә Зыятдинова да республикабыздан шуңа чыгып качты һәм аларның исеме Кипр, Швеция, Америка буйлап яңгырасына бер шигем юк. Алар җиһанда, олыдан кубып санасак, берни югалтмады, без югалттык. Бездән зур талантка ия булган татарлар чыгып качты. Милләт үзен баетып һәм рухландырып торырга тиешле рухи чишмәләрдән мәхрүм калды. Талант ияләре — яңгыр явып үткән саен үсеп чыга торган гөмбә-җиләк түтәлләре түгел. Татар өчен болай да бик тә саран, Мәскәү «мәрхәмәте» белән генә ява торган яңгырларны көтә-көтә, бөтенләй дә талантларсыз көе утырып калмагаек.
 
Вахит ИМАМОВ.
 
18 сентябрь, 2005.
 
 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить