Ханнарыбыз лаек һәйкәл көтә

28.07.2017 12:42 | Сүз һәм гамәл Печать

Татарстан Президенты 
Р.Н.Миңнехановка
 
Ачык хат
 
Башкалабыз Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтүгә дә 12 ел вакыт узып китте. Бар дөньяны шаккатырган юбилейны Кремль үзәгендә Кол Шәриф мәчете, Миллениум күпере, метрополитен, “Әкият” курчак театры, кала читендә яңа аэропорт һәм ипподром, йөзәрләгән яңа сарай һәм йортлар төзеп каршылый белдек. Башкалабыз Универсиада уеннарына әзерлек барышында да нык яңарды. Бүген инде Казаныбыз лаек рәвештә Россия дәүләтенең иң гүзәл, иң төзек шәһәрләреннән берсе булып исәпләнә.
 
Ләкин Казаныбызга шәркый чалым җитми, аны урыс шәһәрләреннән аерып торучы үз йөзе юк. Нигезләнгән чакта ул Бөек Болгар дәүләтенең көнбатыш тарафын саклаучы кирмән булып торган, ә 1437-1438 елларда Олуг Мөхәммәт хан килеп барча әмирлекләрне бер уч төбенә җыйный башлауга, яңа – Казан ханлыгының мәркәзенә әверелгән. Бүген барча төрки дөньяның йөзек кашы булып саналырга хаклы Казан Кремле дә, 15 ел элек Татарстан хөкүмәте зирәклеге белән кире кайтарылган Кол Шәриф мәчете дә, татар мигъмарларының XVI гасыр һәйкәле булып саналырга хаклы Сөембикә манарасы да – һәммәсе Казан ханлыгы чорыннан бүләк булып калган. Дәлилләрне дистә биткә тезү кирәкмәстер, дәүләтләргә нигез салган олуг шәхесләр һәрбер илдә дистә гасырлар узып киткәннән соң да лаек олылана. Төркиядә Мәхмүт Фатыйх белән Сөләйман солтан истәлегенә сокландыргыч мәчетләр, Берлинда – Генрих белән Фридрих корольләргә, Парижда – Людовик белән император Бонапартка, Варшавада Радзивилл һәм Станислав Понятовский хөрмәтенә һәйкәлләр тезелешеп тору – шуның чагылышы. Мәскәүдәге – Юрий Долгорукий, Петербургтагы Петр патша һәйкәлләре һәммәбезгә мәгълүм. Ни кызганыч, хәтта Явыз Иван патшаны да, Орел каласында һәйкәл бастырып, сагына һәм бу заманга кайтара башладылар. Янә кушсак, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Тубыл, Әстерхан калаларында воеводаларга багышлап куелган һәйкәлләр дә калкып чыкты инде.
 
Татар милләтенең дә кешелек дөньясында меңьеллык үсеше белән үз урынын дәгъваларлык лаек тарихы бар. Без 922 елда ук Ислам динен дәүләт дине дәрәҗәсендә кабул иткән Алмыш Җәгъфәр белән 1437-1438 елларда Казан ханлыгын нигезләүгә ирешкән Олуг Мөхәммәтебезгә һәйкәл төзеп куярга, тарихтагы алар урынын хөрмәтләргә хаклы. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үткән милләткә Болгар каласында Алмыш хан һәйкәлен калкытмыйча һәм Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын каршылаган чакта Казан ханлыгына нигез ташы салган Олуг Мөхәммәт таҗдарны арабызга кайтармыйча яшәү гаҗәп сәер.
 
Казан Кремле янәшәсендә Олуг Мөхәммәт ханга багышланган атлы һәйкәлнең проекты да әзер (скульпторлары Р.Габбасов белән Р.Вахитов). Интернет челтәре аша бәяләүдә аны меңәрләгән милләттәшләр хуплап тавыш бирде.
 
Замана бездән ашыгуны таләп итә. Әнә, тугандаш Казахстан дәүләтендә безнең Сөембикә ханбикә исемен үзебезгә караганда да иртәрәк, урам исеме рәвешендә кайтарып өлгерделәр. Үз дәүләтләре төзелүнең 550 еллыгын билгеләп үткән казахлар 55 ханның портретларын барлыкка китерде һәм, Президентлары Н.Назарбаев фәрманы нигезендә, мәркәзләрендә шул хакимнәр сынын сурәтләгән Ханнар аллеясы төзеп куярга да әзерләнә. Сыннар арасында 1370 елларда Аму-дәрья белән Сыр-дәрья арасындагы Сыгнак, Сәүран, Әтрар, Үргәнеч калаларын буйсындырып Күк Урда дәүләте төзеп куйган Ырыс ханыбызны гәүдәләндерү нияте дә каралган. Ырыс ханны Күк Урдада 1378 елда Туктамыш хан алыштырган, ә аның янында әле 7-8 ел элек кенә Болгар һәм Казан калаларында хакимлек иткән әмир Хәсән бәйләрбәге булып хезмәт куйган. Шушы Хәсән бәкнең улы Олуг Мөхәммәт 1421 елда Алтын Урда тәхетенә утыруга ирешкән, ә 1437-1438 елларда Казан ханлыгын да төзеп куйган... Без Шүрәлене милли брендыбызга әверелдерү турында хыялланып һәм һаман да шул бердәмлек җитмәү нәтиҗәсендә вакыт сузган арада казах дуслар, әнә, бөек Тукай иҗатында күкләргә чөелгән “урман сарыгын”, көмеш тәңкәләренә тугра итеп куеп, борыныбызга чиертте. “Син үткән тарихыңа пистолеттан атсаң, ул яман туптан җавап кайтарачак”, дигән гыйбарә бик хаклы. Әгәр Алмыш Җәгъфәр белән Олуг Мөхәммәт ханнарыбызга һәйкәл кую гамәлен дә сузсак, бабаларыбыз кулларында тоткан Алтын Урда таҗдарлары Астанада төзеләчәк Ханнар аллеясына чыгып басмагае...
 
Татар җәмәгатьчелеге Сездән Болгар һәм Казан ханлыкларының тәүге ханнарына һәйкәл кую турында фәрман көтә.
 
Ихтирам белән:
 
Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров.
Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин.
Археология институты директоры, т.ф.д. Айрат Ситдыйков.
Тарих институты директоры, т.ф.д. Рафаэль Хәкимов.
Татар энциклопедиясе... институты директоры, т.ф.д. Искәндәр Гыйләҗев.
Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры, ф.ф.д. Ким Миңнуллин.
Филология фәннәре докторы, академик Марсель Әхмәтҗанов.
Филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Юсупов.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
Тарих фәннәре докторы Альберт Борһанов.
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.
Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Виктор Аршинов.
Рәссамнар берлегенең һәйкәлләр бүлекчәсе рәисе Фәрит Вәлиуллин.
Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. 
Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев.
“Мәдәни җомга” газетасының баш редакторы Вахит Имамов.
 


Редакция


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить