ЯПОН ТАТАРЫ (Романнан өзек)

27.07.2017 09:14 | Каләм! Кальбеңдә ни сер бар? Печать

Вахит ИМАМОВ
Әтисе кечкенә Касыймны өйдә җимерек йөз белән каршы алды.
 
– Әгерҗегә кызыллар кергән, улым. Шиһабетдин мулла белән Зәки байны мәчет диварына терәп атканнар, ди. Әҗәлне кызыл хәерчеләр кулыннан көтеп ятып булмас. Юньлерәк киемнәреңне җыйный башла, бүген төнлә юлга чыгачакбыз.
 
– Кая?
 
– Юл йөрмәгән кеше түгел, анысын дөнья күрсәтер...
 
Юлга тәмам күз бәйләнгәч, төн уртасында диярлек кузгалдылар. Кызыллар афәтеннән качып котылырга чамалап йөрүчеләр бик аз түгел икән, Уфага илтә торган олы юл читенә ун-унбишләп олау тезелгән. Касыймга арбадан төшеп йөрергә рөхсәт юк иде, шулай да әтисе сүз кушкан кешеләрнең җавапларыннан да ул күбесен танып, чамалап утырды. Салавычта берьюлы ике тегермән тоткан Гыймади агай монда. Әгерҗедәге такта яру заводына хуҗа булып торган Мулләхмәт абзый бүген алар белән. Касыймнар өенә гел-гел кунакка килеп йөри торган Тирсә авылы мулласы Мифтахетдин хәзрәт тә аларга ияргән. Аннары әтисе Нәҗметдиннең бертуган абыйсы Таҗетдин. Тагын Сәхиб бай, Хәлиулла хәзрәт, ике кызыләрмисне атып үтергән Госсам... Ай-һай, санасаң, күп икән...
 
Әүвәл алар Уфага төбәп юл тотты. Каланың Чапай кулына төшүен ишетүгә, Пермьгә борылдылар. Кагыйдә буларак, олаулар гел төнлә генә барды. Көндезләрен йә урман эченә, йә куаклырак күлләр буена туктап ял иттеләр. Ирләр сакта торды, хатыннар-кызлар учакны каплап, төтенне куып тарата-тарата ризык пешерде. Бөтен кеше бик сак кыйлана, шаярту-көлү түгел, үзара кычкырып сөйләшү дә онытылган иде. Ләкин бәла дигәннәреннән барыбер котылырга насыйп булмаган шул. Инде Пермьгә килеп җиткән чакта гына аларны кызылларның дозор җайдаклары куып җитте. Ара якынаюга ук, кисәтүсез-нисез ата башладылар. Әлбәттә, мөһаҗирләр дә юлга коралсыз-саксыз чыккан олау түгел, бердәм ут ачты. Шулай да, атыш вакытында Аккүз авылыннан Сәләх дигән кеше вафат булды. Аны, җиде-сигез чакрым чамасы читкә киткәч, бер кушкаен төбенә җирләгәннәр иде дә, тол калган хатыны Әсма һәммәсен шаккатырды.
 
– Күрәчәгебез шул икән, мин Пермьгә кереп калам, арытаба бармыйм...
 
Мөһаҗирләр олавы әнә шулай итеп таркала башлады. Барыбер дә, Колчак отрядларын алмаш-тилмәш китереп уза-уза, Иркутски дигән калага чаклы бердәм юырттылар. Калага килеп керсәләр, анда ата – улны, ана кызны белмәс-аермас дәрәҗәдә мәхшәр. Бер якта әллә нинди чех отрядлары корал селтәп йөри. Икенче якта ниндидер Учредилка депутатларыннан торган Комуч власть таләп итә. Семенов атлы атаман үзен Себер падишаһы дип игълан иткән. Аңа кемнәрдер генерал дәрәҗәсе биргән. Ул да хәзер барча көчләрне үз канаты астына тупламакчы, Урал аръягындагы җирләрдә йә Аллаһы Тәгаләнең үзе, йә солтан булмакчы икән. Ә Колчакка ияреп килгән бандалар берсен-берсе санга сукмый, болар өй борынча йөреп байлык талый, кабакларга кереп типтерә. Бөтен кала кылыч, мылтык таккан җайдак белән тулган, бар урамны кычкырыш-талаш, шартлау-атыш тавышлары ду китерә.
 
Әгерҗелеләрне әлеге Себер каласында да бәла көтеп торган. Касыймның Таҗетдин агасы бер кичтә үзенең улы Гаязетдин белән иркенрәк фатир белешмәкче булып чыгып киткән иде, атаман Семенов кешеләренә тап булганнар. Тегеләр Таҗетдин белән Гаязетдиннан әллә акча, әллә корал таләп иткән. Таҗетдин каршы төшкән. Башкисәрләр Таҗетдин абзыйны җиргә егып изә башлаган. Унҗиде яшьтә генә булса да, Гаязетдин – ташбаш, кызу канлы бит. Әлбәттә, әтисен яклап тегеләр өстенә сикергән. Шунда бер башкисәр, арттан килеп, кылыч белән аның муенына чапкан.
 
Гаязетдинны толып эченә төреп алып кайттылар. Башы өзелгән, тәгәрәп китүдән тире белән сеңер җепләр генә саклап тора иде. Таҗетдин абзый аны фатирга алып кайткач та, җирләгәндә дә башын бәрә-бәрә нык елады. Өйгә кайткач, кара көеп, анык итеп әйтте.
 
– Аллаһ ярлыкамый минем туган җирне ташлап качуымны. Менә, ул минем улымны үзенә тартып алды. Мин гөнаһка баттым. Арытаба барырлык куәтем юк. Мин кире борылам. Ачуланмагыз мине, авылдашлар.
 
*  *  *
 
Токиодагы “Исламия” җәмгыяте яңа качакларны җылы каршылады. Япониядә дә мөһаҗир татарлар саны ун-унике мең үренә җитеп килә, мәркәздәге Санай урамына урнашкан мәхәлләнең эшли башлавына да биш-алты ел икән. Мәчеткә манара куярга хакимнәр тарафыннан рөхсәт бирелмәгән, шулай да, гыйбадәт кылу, күрешеп яшәү өчен бик тә ярап тора.
 
– Габделхәй хәзрәт, Корбангали угълы, – дип үзе башлап таныштыр­ды имам. – Заманында Саба олысының Наласа авылында аеры мәсҗед тоттым.
 
Шушы хәзрәт өйрәтүе буенча, Нәҗметдин белән Разия Токионың Акабу-ху дигән районында искерәк йорт табып урнашты. Бу район бик тә тыныч, үзәккә таба Нагасаки дигән урам алып чыга, совет илчелеге дә ерак түгел икән. Соңгысына Габделхәй хәзрәт үзенчә аныклык кертте.
 
– Алдыңны-артыңны карап йөрергә бик нык өйрән, хаҗи. Сине япон инулары гына түгел, моннан ары урыс этләре дә күзәтәчәк икән.
 
Хаҗига “ину” сүзенең мәгънәсе соңрак барып җитте. Анысы японнарда “эт” дигән сүз, биредә кемпентай белән токкоко шымчыларын шул рәвешчә мыскыл итәләр икән. Нәҗметдин үзенә тагылып йөргән андый “ину”ларны аерырга тиз күнекте, чөнки тәүге атналары һаман-һаман эш урыны эзләп үтә иде. Әлеге юлдагы беренче киңәшләрне дә һаман да шул Габделхәй хәзрәт бирде.
 
– Японнар үзләрен ямато расасы, ягъни мәсәлән, Ходай Тәгаләгә иң якын, иң югары катлам, дип йөри. Шулай булгач, безнең кеби мескен качакларга алар арасында һич урын юк. Алар килмешәкләрне дәүләт эшләренә, хакимияткә якын җибәрми. Безгә сәүдә, дин, мөгаллимлек тармаклары гына кала. Син дә кәсебеңне шул сукмактан эзлә.
 
Нәҗметдин хаҗи әүвәл чат саен тулып яткан болан тиреләрен җыеп эшкәртеп карады, Разия унар-егермешәр икмәк пешереп урамнарга чыкты, юк, япон кадимнәре берсенә дә тәгәрәп төшмәде. Бактың исә, болан японнар өчен изге хайван санала, алар аның тиресенә түгел, итенә дә тими, шулай ук табынган ризыклары да фәлән дистә төрле пешерелгән дөге ашы икән.
 
Разия көтмәгәндә-уйламаганда балчыктан төрле-төрле вак-вак сыннар ясап, шуларны буяп сату эшенә кереште. Сыннар арасында кемнәр генә юк? Сап-сары чәч толымнарын мул күкрәкләре өстенә таратып салган марҗа кызлары. Гармун күреген өзелерлек итеп сузган урыс егетләре. Яулыклары менә-менә очып китәрдәй итеп йә кәләпүшләренә бармак очларын гына тидереп биегән татар кызлары, татар егетләре. Чыдамасаң, һәммәсен җыйна да ал. Ләкин юк, япон бичәләре боларга да күз читләрен генә салып уза икән. Разия урамнан кайтып керә дә һәр кич саен елый.
 
– Моннан шундый сак кына төянеп чыгып китәм, юлда көмәнле хатын сыман ипләп кенә йөрим. Ә Нагасаки чатына җиткәч ачып карасам, сыннарымның яртысы ватылып беткән була. Калганнары да кояш астында басып тора-тора барыбер таралып төшә. Очсыз яулык бәясе торырлык та табыш алалган юк.
 
Бер көнне ул әлеге шөгыленә дә өзеп нокта куйды.
 
– Юк, әтисе, һәр милләтнең үзенә генә хас кәсебе бар икән ул. Балчыктан сын ясау татар шөгыле түгел, урыс чире. Аның белән урыс шөгыльләнсен, ә син, татар, ата-бабаңнардан калган үз кәсебең белән дөньяңны ку икән.
 
Икенче көнне үк Разия японнарның “Кабуки” дигән милли театрыннан бер кочак аллы-гөлле җепләр алып кайтып чигү чигәргә утырды. Ни галәмәт, аның төгәлләп бетергән һәр чигүен шул ук театр кешеләре кырып-себереп алып бара иде. Разия, кызып китеп, ак чәчәкле юка шәл-яулык­лар бәйли башлады, аларын да кулыннан йолкып диярлек алып китә тордылар. Берзаманны качак татарлар йортына япь-яшь кызлар килеп ябырылды. Боларда озакламый Сакура бәйрәме башлана, йола буенча һәрбер яшь кыз кимоноларына ак чәчәк чиктерергә, “фуросики” дигән нәфис яулыклары да аллы-гөлле чәчәкләрдән генә торырга тиеш икән. Разия төннәрен юньле-башлы йоклый алмас булды. Ә японнарның Сакурасын “лалә, ирис, хризантема” дигән бәйрәмнәр алыштырды, аларына да өр-яңа төстәге кимонолар, яулыклар кирәк булып чыкты...  
 
Нәҗметдин хаҗи көзге айларда, өйрәнгән гадәт буенча тәвәккәлләп, Токиода да зур булмаган кибет ачып куйды. Аллага шөкер, монда, Харбиндагы кебек, Касыйм белән икәүләп “уфалла” сөйрәп йөрисе юк, японнар яңа кибеткә бик еш керә иде. Әмма хаҗи тоташ тиргә, пошаманга төште. Болар керә, карый, ахырда күбесенчә елмая­-елмая, гафу үтенә-үтенә, буш кул белән чыгып та китә.
 
Яңа качакның намазга гел үртәлеп килүен сизеп алды бугай, Габделхәй хәзрәт Нәҗметдингә сәер киңәш бирде.
 
– Син төкеренергә ашыкма, японнарның үз кибетләренә кереп күз салгалап йөр, аннары болар белән ничегрәк эш итәргә кирәклеген җиңелрәк төшенерсең.
 
Хаҗи биш-алты кибетне әйләнеп чыккан иде, тәмам аптырады. Син боларның кибетенә кереп бер әйбер алмыйсың-нитмисең, ә хуҗаларының һәркайсы сине ишек төбенә чаклы килеп, рәхмәт әйтә-әйтә озата. Арурак кибетләрдә бушка чәй тәкъдим итү гадәте дә бар икән. Гаҗәп: бигрәк итагатьле, кунакчыл, олы җанлы, алчак икән бит бу японнар.
 
Нәҗметдин берочтан “Рейнгольд”, “Фледермаус” дип аталган немец кибетләренә дә сугылып чыкты. Соңгысының исеме катлаулы түгел, “Ярканат” дигәнне генә аңлата ди. Вәт әкәмәт, һәр милләттә өйрәнерлек, гыйбрәт алырлык хикмәтләр бар. Менә, әлеге кибетләргә дә гел аксыл чәчле, озын буйлы, нечкә билле, таза ботлы, мул күкрәкле яшь кызларны гына җыйганнар. Байтагының Корея йә Сингапур, Малайзия кызлары булганлыгы әллә каян кычкырып тора инде, мәгәр юк бит, һәммәсе дә фәкать немец телендә генә чәчрәтеп сөйләшә. Кисмәк, бүкән ише әйберләргә охшатып ясалган өстәл-урындыкларны да, сыра мичкәләрен дә Германиянең үзеннән үк китертелгән, диләр. Хактыр, валлаһи. Официант кызларның алъяпкычларына чаклы немецча бизәлгән бит. 
 
Өйгә кайткач Разияга әмер кыска булды.
 
– Татар байбичәләре шикелле ыспай итеп киен. Күкрәгеңә хәситә, чәчеңә тәңкәләр ас. Өчпочмаклар, вак бәлешләр, кыстыбыйлар пешер. Самавырың һәрчак кайнап торсын. Бушка сыйлап японнарның ушларын алабыз. “Вәт булдыра татар абыстае”, дип үзеңә карап соклансыннар әле.
 
Ни галәмәт, шушы эшләрне җайга салганнан соң японнар Нәҗметдин кибетенә язгы ерганаклар кебек агыла башлады. Татар ризыгын бушлай гына авыз итәргә яхшысынмыйлар, күрәсең. Кирәкме ул, түгелме – кергән бере йә Нәҗметдин белән Касыйм кулдан ясаган кашыкларны, җамаякларны ала, йә Разия абыстай бәйләгән-чиккән яулыкларны, пәрдәләрне рәхмәт укый-укый җыеп чыгып китә.
 
Тора-бара Нәҗметдин белән Разия кибетенә татарлар үзләре дә йөри башлады. Кайбер кичтә унбиш-егермешәр качак җыела. Туган илкәй онытылмый икән, күз төпләрен яулык читләре белән сөртә-сөртә үзләре чыгарган өр-яңа җырларны сузалар.
 
Монда ят ил, монда илне
Каплаган тау-таш җире,
Бу түгел минем илем.
Монда илнең уллары юк,
Чиртмиләр саз кылларын,
Көйләми монда берәү дә
Без татарның җырларын.
 
Аеруча хатын-кызларда кайгы-хәсрәт чиксез. Алар бигрәк тә балаларының япон булып үсүенә кайгырыша. 
 
– Әйдә, татар мәктәбе оештырабыз, – дип бер кичтә Разия чәчрәп чыкты.
 
– Ничек? Җитәрлек сандагы балаларны каян табабыз? – дип һәммәсе аптырашты.
 
– Урам буйлап төрлебез төрле якка чыгып китәбез дә, кайда төрки-татар сөйләме ишетәбез, шуларны бер өйгә җыябыз.
 
Ике-өч көн буе эзләнеп йөргәннән соң да чама белән бер үк сыйныф тирәсендә укыган биш бала табылды. Шул атнада ук Санай урамындагы мәчеткә терәлеп торган кирпеч йортның беренче катында Разия абыстай аларга сабак бирә башлады. Өч-дүрт айдан соң балалар саны утыз шәкерткә җитте. Мөһаҗирләр күңеленә тәүге тапкыр шатлык-бәхет хисе сеңгән сыман булды...
 
2000 ел.
 
 
. Кобэ каласында 1945 елгы коточкыч җир тетрәү вакытында да исән калган татар мәчете.
 
 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить