Солтанатлы Әләзән

27.07.2017 09:02 | Асылыбызга кайтып барышлый Печать

22 июльдә Пенза өлкәсендәге Городище районының Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе булып узды.

Әләзән авылы турында горурланып сөйләүләрен йөз мәртәбә ишеткән бар иде. Мәгәр Пенза якларына гомергә дә барып эләккән юк бит, шуңа Сабан туеннан бигрәк Әләзәнне күрү өчен ашыгып юлга чыктык. Ләкин ара якын түгел, Ульян өлкәсе, Сызрань юллары аша урап бара-бара, 600 чакрым чамасы юл үтәсе икән. Бу төбәкне мукшы-мордва халкы күршесендә дип атасаң да була, аларның авыллары тирә-юньдә байтак.
 
Пенза ягы татар халкын күренекле Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Гафур Коләхмәтов, Шәриф Камал, Шамил Усманов, Габдрахман Әпсәләмов, безнең әдәбияттагы тәүге “Хисаметдин мелла” романының авторы Муса Акъегет кебек язучылар, Петербург каласындагы мәчет ахуны Муса Бигиев, берсе – генерал-полковник, икенчесе атаклы хирург булып дан алган бертуган Рәсим һәм Ринат Акчуриннар нәселе белән баеткан бит. Аннары бүген “ул безнеке” дип урыс халкы күкрәк сугып искә ала торган Александр Куприн нәселе дә шушы төбәктәге татарлардан чыккан. Аның әнисе – морза Колынчаков, ә әтисе морза Кугушевлар нәселеннән. Бихан атлы морза үз заманында Саракылыч (хәзер Саров, әле аны халык Арзамас-16 дип тә белә) каласының әмире булып торган. Куп­риннар нәселе Петр патшаның 1713 елгы, “крестияннарыгызны һәм байлыгыгызны тартып алабыз” дип янаган указыннан соң гына, “чабаталы морза” булып каласы килмәгәнлектән чукынырга мәҗбүр булган. Мәгәр әдип Куприн берчакта да түбәтәй киеп йөрү гадәтен ташламаган. Менә шундый истәлекле як бу...
 
Ниһаять, менә ул – дистә еллар буе даны телгә менгән Урта Әләзән. Әйләнә-тирәсендә биек таулар яки олы елгалар да юк, кечкенәрәк бер инеш һәм дүрт-биш күл янәшәсендә җәелеп урнашкан. Әүвәл ул мукшы авылы булган, анда аерым урам ясап, әүвәл сигез генә татар гаиләсе нигез корган. Ләкин өч йөз ел чамасы элек сигез гаилә килеп сыенган Әләзән тиз арада татар авылына әверелгән. Бүген мондагы 2500 гә якын хуҗалыкта 11 мең чамасы халык яши. Балалары, кияү-киленнәре, оныклары ял итәргә кайткач, җәй көннәрендә халык саны хәтта 20 мең тирәсенә җитә, диләр. Шуңа күрә Урта Әләзәнне Россиядәге иң зур татар авылы, дип искә алалар да инде.
 
Асылда да, әлеге авыл – аерым бер солтанат шикеллерәк. Әләзәндә 11 мәчет “гөрләп” эшләп тора. Халык кулында 5500 чамасы “Камаз” бар, җиңел машиналар саны да 7-8 меңгә җитә, диләр. Мондагы “Камаз” хуҗалары Кытай чигеннән башлап Украинага чаклы йөк ташый, әгәр заказы шулай туры килсә, хәтта бүген кан коеп яткан Донецк, Луганск җирләре аша узарга да “тишек” таба икән. Аеруча язгы чәчү яки урып-җыю вакытларында аларга ихтыяҗ бигрәк тә нык зурая, егетләр борын төбендәге Пенза яки Мордовия генә түгел, ерак Ставрополь, Краснодар, Татарстан кырларында да эшләп кайта, диләр. Ирләр хәтта әле совет елларында да колхоздагы “труд-день таягы” өчен бил бөгеп интекмәгән, ул заманда ук читкә китеп “озын берлек” артыннан кууны отышлы санаганнар. Болар – бөгелсә дә сынмый торган нәселдән. Совет елларында да мәчетләрен яптырмыйча һәм манараларына дошман кулын тидертмичә яшәүләре шуны раслый.
 
Безнең кебек читтән килеп чыккан сәфәрчеләр өчен бераз сәеррәк тә: болар – тәкъва халык. Өлкән кешеләрнең һәммәсе дә диярлек түбәтәй йә яулык ябып йөри. Әле борын асты кибеп өлгермәгән кыз балалар гына “иркенлеккә” хуҗа асабалар икән, ә инде күз төшәрлек җиләк кебек үсеп җиттеләрме, һәрбересе диярлек чәченә яулык каплый. Әләзәндә үзе сәер дә шикелле, әмма бер үк вакытта үрнәк тә булырлык йола яши: мондагы егетләр чит җирләргә чыгып килен эзләми, яшьләр бер-берсен үз авылында табып кавыша. Хәтта Саратов, Сызрань, Мәскәү кебек “чит” калаларга чыгып китсәләр дә, егетләр барыбер киленнәрне Әләзәнгә кайтып таба, диләр. Кычкырып әйтергә ярамастай хәлләр дә булып ала: кайсыбер елгыррак ирләр аерым йортларда яшәгән икешәр хатын белән дә гомер итә икән...
 
Яшьләрнең байтагы кышкы айларда якын-тирәдәге шәһәрләрдә гомер сөргәнгәдер, Урта Әләзәннең үзендә мең ярым чамасы гына бала яши. Менә, өлкә хөкүмәте 250 млн сум акча бүлеп биргән дә, авыл уртасында быел 200 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасын һәм 150 урынлы башлангыч мәктәпне берләштергән шаккаткыч яңа бина төзеп куйганнар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә губернаторы Иван Белозерцев та Сабантуй иртәсен менә шул мәктәп-бакчаны ачу тантанасыннан башлады.
 
Бөтен тирә-юнен урыс яки мукшы салалары уратып алган төбәктә аерым солтанат-утрау булып һәм динен дә, телен дә искитмәле итеп саклый белгән әләзәнлеләргә шаккатарлык. Һәммәсе дә – хезмәт, сәүдә, бизнес кешеләре. Бер авылда гына да – өч йөз ширкәт! Күрше халыкны да үз булдыклылыкларына күнектереп бетергәннәр бугай: тегеләр дә малны сугым өчен Әләзәнгә китереп җиткерә, ди. Ә монда әллә ничәшәр сугым йортлары, колбаса һәм казылык ясау цехлары гөрләп эшли. Шәипов дигән эшмәкәр хуҗалыгы бер үзе генә дә 500 чамасы ат асрый, сокланмаслыкмыни!..
 
Халык, әлбәттә, искиткеч тә үҗәт. Барча “вак” милләт балаларыннан “өлкән агай” вәкиле тәрбияләүне максат иткән чиркәү әһелләре белән алар кубызына бии башлаган Мәгариф ми­нистрлыгы мөселман кызларының мәктәпләргә яулык ябып килүенә каршы чыккач, Пенза өлкәсендәге Әләзән белән Мордовия җирлегендәге Әзүрки авылы халкы бердәм күтәрелгән. Нәтиҗәсен күрдек: болар бармак янаганда яки камчы күрсәткәндә тез чүгәргә ашыга торган җебегән халык түгел!..
 
Ә инде Сабантуй турында берничә сүз әйтсәк – ул да шаккатар­лык. Без Татарстандагы район үзәкләрендә дә чабышларда коммунхоз, райтоп, райпо, сөт заводларыннан куып китерелгән малкайларның чаба да алмаслык хәлгә килгән эш атлары булуын күреп тилмерәбез. Дистәгә якын районда ат чабышы дигән бәйгеләрне үткәреп “вакланмыйлар”. Ә Урта Әләзәндәге Сабантуйда өч дистәгә якын юртакларны гына күреп тә хәйран калдык.
 
Тагын да бер көнләшерлек мисал. Безнең авылларда ун-унбишләп кирпеч йорт күрсәң дә, сокланып сөенәсең. Ә Әләзәндә, әнә, халыкның туксан проценты таш пулатта яши. Әләзән көнләштерә. Алардагы тырышлык, үҗәтлек, диндарлык, татарлык безгә йогармы икән?..
 
И.ВАХИТОВ.
 
 
 
. Җәмигъ мәчете.
 
. Әләзәннең чибәр кызлары.
 
. Түбәтәйле Куприн.
 
Автор фотолары.
 


И.Вахитов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить