Люция Хәмитова: Иң зурысы – тормыштагы ролем

21.07.2017 04:05 | Сәхнә Печать

Актерларның гомере, гап-гади адәми затларныкы сыман яшәгән еллар белән түгел, башкарган рольләр белән санала. Матур гомер бәйрәме уңаеннан Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова белән, үткәннәргә кайтып, рольләрен саныйбыз.
Гомер дигәне бик тиз уза шул. Люциянең, тегәргә, чигәргә өйрәнәм дип, әтисе Миңнәхмәт абыйны алдап, беренче тапкыр бию түгәрәгенә чыгып киткән көннән күпме сулар аккан! Миңнәхмәт абый да, хатыны Сания апа да гади хезмәт ияләре, кызлары Люция һәм Эльмира да тегүче йә пешекче,  укытучы йә табиб булыр дип хыяллангандыр.  Сания апа театрга гашыйк. Олы кызы белән бергәләп, Горький урамында урнашкан Академия театрында ничаклы спектакль караганнарын хәзер инде хәтерләп тә бетермидер. «Шәһәрдә җәй көннәре», «Алмазбулат», «Болан-патша», «Туй алдыннан», «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», «Асылъяр», «Зифа» һ.б. Ул вакытта геройларны әле театр училищесында гына белем алучы Фәрит Бикчәнтәев башкара. Бөтен кызлар, шул исәптән Люция дә  аңа гашыйк булып йөри. 
 
Мәдәният һәм сәнгать институтына бию бүлегенә барыйммы яисә театр училищесына укырга керимме, дип  Люциянең икеләнгән чаклары байтак булгандыр. Ә сәхнәгә гашыйк кыз театр училищесын сайлый. Люция М. Сәлимҗанов курсына укырга кергән елны аның кумиры Фәрит Бикчәнтәев Марсель Хәкимович курсын тәмамлап чыга. Укуы бетсә дә, иртә дими, кич дими һаман училищега укытучылары янына кереп йөри. Алар Люция белән күп тапкыр­лар очрашачак. Әмма егетнең күңелендә Люцияне беренче күргән мизгел уелып калган. Ул аны, күп еллар үткәч, искә алып сөйлиячәк. «Биючеләрнеке кебек төз адымнар белән, башыңны югары чөеп,  коридор буйлап бара идең. Кем икән бу, дип сине күз карашым белән озатып калдым», диячәк. ГИТИСка укырга керсә  дә, кызның әле генә бию станы яныннан киткәндәй төз буй-сынын, горур итеп баш чөюләрен онытмаган, күрәсең. Алар байтак вакыт хат язышып тора. 
 
Өйләнешүләре ничектер үзеннән-үзе була. Әле кайчан гына сәхнәдә бөтерелеп биегән Миңнәхмәт абыйның кызы Люция - хәзер артистка гына түгел,   кыска гомерле булса да, татар театры тарихында тирән эз калдырып өлгергән режиссер Рәфкать Бикчәнтәев һәм халык мәхәббәтен яулаган күренекле актриса Наилә Гәрәеваның улы, үзе дә режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең хатыны! Туйны да син, мин, Мөхәммәтәминнәрнең төшенә дә кермәгәнчә бәйрәм итәләр. ЗАГСтан кайтуларына Фәритнең Мәдәният һәм сәнгать университетындагы иң беренче шәкертләре Искәндәр Хәйрулин, Рамил Вәҗиев, Радик Бариевлар театрда бүләк әзерләгән. Кече сәхнәдә таган элгәннәр. Фәнис Җиһанша туган ягы Әтнә районы Күәм авылыннан каз мамыгы тутырылган зуп-зур, йоп-йомшак мендәр алып килгән. Шул мендәргә утыр­тып, Люцияне  таганда атындыралар. Таган тирәли  актрисаның сәхнә геройлары костюмнарын тезгәннәр. Төкле аягың белән, бәхетең, тәүфыйгың белән сәхнәгә мен, Люция! Борыннар шампан шәрабы куыкларыннан, яшь күңелләр беренче кавышу сәгатен көтеп кытыклана. Җиһанша мендәрендә, Әтнә казларына рәхмәт укып, ир белән хатын бик күп бәхетле төннәрен уздырачак әле. Ә туй көнне театрга килү традициясе камалларда бүген дә саклана. 
 
Ширбәт айлары Кара диңгез буендагы Мисхор курортында уза. Ап-ак ком гүя зәп-зәңгәр күк йөзе белән тоташкан. Тынлыкка ара-тирә  акчарлаклар авазы гына кушыла. Ап-ак акчарлаклар яшь ир белән хатынның  сап-саф хисләре кебек. «Безнең балабыз була», дип Люция рәхәт тынлыкны бозарга курыккандай, әкертен генә Фәритнең колагына пышылдый. «Аның исеме Йосыф булачак», дип Люциянең пышылдавын гына көткәндәй күкнең зәңгәрлегеннән күзен дә алмаенча зирәк аксакал сыман тыныч кына җавап кайтара Фәрит. «Нишләп Йосыф? Ә бәлки ул кыз-бала булыр?», - дип үртәлгән бала кебек үпкәләбрәк сорап куя яшь хатын. Ир  күз карашын талгын гына кулындагы китабына күчерә. Томас Манн, «Иосиф и его братья». Алман язучысының романнарында тасвирланган Йосыф пәйгамбәр белән  тәэсирләнгән чагы икән. Ә озакламый дөньяга Йосыф аваз салачак.
 
Сигез айлык көмән белән Люция гыйнварда «Бичура», «Казан егетләре» спектакльләрендә уйнап йөри. Мартта улын кулларына алып күкрәгенә кыса. Ә сентябрьдә ул инде кабат сәхнәдә. Башта әнисе Сания апа ярдәмгә килә. Бераздан аңа сеңлесе Эльмира да кушыла. Эльмираның Казан мәдәният һәм сәнгать университетында китапханәчегә укыган еллары. Имтиханнарга Йосыфны күтәреп бара. Әллә үз балаңмы, дип укытучылар, сорау­лар белән әлләни интектермичә, тиз генә билге куеп кайтара икән. Шулай «бергәләп» китапханәчегә укып чыгалар.
 
Җиңел рольләр булмый торгандыр. Актриса Люция Хәмитованың рольләре дә берсеннән-берсе катлаулы. Иҗат юлын ул училищеның өченче курсында укыганда ук  татар әдәбияты классигы Ф.Әмир­хан әсәре буенча остазларының берсе Наил Дунаев куйган телевизион спектакльдә Хәяттән  башлый. Камал теат­рына эшкә килгәч, озак та үтми, Джульеттаны уйный. «Ай тотылган төндә», «Идегәй», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Хуҗа Насретдин», «Беренче театр», «Зәңгәр шәл», «Кыю кызлар», «Илгизәр плюс Вера»  һәм татар классикларының әсәрләре буенча куелган бүтән спектакльләрдә төрле характердагы рольләр башкара.
 
М.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Казан егетләре» спектаклен театр сөючеләребез бик яратып карый торган иде. Анда катнашкан актерлар, шул исәптән Хәбибә булып уйнаган Люция Хәмитова да халык теленә керде. «Гөлҗамал» спектаклендә беренче профессиональ артисткабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны гәүдәләндерү, театр сәнгатебезнең нигез ташларын салганда байтак киртәләргә юлыккан шәхесләрнең күңел халәтләрен тасвирлау да җиңелләрдән түгел. 
 
Г.Хугаев әсәре буенча куелган «Кара чикмән» спектакле татар дөньясында истә калырлык вакыйга булды. Чөнки анда кинаяләр ярдәмендә җәмгыятьне, адәм баласын хурлыклы бер хәлгә төшергән коллык, күндәмлек, басынкылык  фаш ителә. Иманым камил, һәр артист «Кара чикмән» спектаклендәге идеяне тамашачыларга ирештерү өчен  һичьюгы сәхнәгә чыгып кына кергән сарык бәтиен генә булса да уйнарга хыяллангандыр.  Люция Хәмитова исә Түзәр этне үзенә гашыйк итеп, туры юлдан яздыручы  бүре кызы Чобра ролендә искиткеч мут, елгыр, гүзәл булып истә калган. «Ричард III» спектаклендә Елизавета патшабикә, «Дон Жуан»да Эльвира. Һәм, ниһаять, «Алтын битлек» театраль премиянең номинанты Норвегия драматургы Й.Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә Хатын роле. Камал театрының чебен очканы да ишетелгән кече залында сәгать ярым дәвамында тамашачы белән күзгә-күз калып сөйләшү... 
 
Әмма иң катлаулысы, шуңа күрә иң мәртәбәлесе – Люция Хәмитованың тормыштагы роле. Чөнки артистмы, түгелме, һәрбер адәм баласы бу тормышта үзенә билгеләнгән ниндидер бер роль башкара. Мең газаплар белән улы Фәритне ялгызы үстергән күренекле актриса Наилә Гәрәеваның ышанычын яулау Елизавета патшабикә ролен җиңүгә караганда мең мәртәбә авыррак булгандыр. Бер роль башкаруга караганда, башында меңнәрчә рольләр йөрткән режиссерга тормышта терәк-таяныч булу күпкә җавап­лырактыр. Һәм актриса Люция Хәмитовага язмыш тагын бер мәртәбәле роль әзерләргә тора – режиссер анасы булу. Йосыф әле яңа гына Казан федераль университетының шәрык факультетын тәмамлады, халык әйтеменә колак салып, Кытайларга кадәр барып белем­нәр алды. Инде хәзер режиссер булыр­га хыяллана. Люция ханымга бу рольне дә уңышлы башкарырга язсын. 
 
 
 
 
.Люция Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев, Наилә Гәрәева.
 
.1994 елда уллары Йосыф белән төшкән фото.
 
.Пекинга баргач.
 


Миләүшә Галиуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить