Татар китабы тарихы

21.07.2017 03:31 | Асылыбызга кайтып барышлый Печать

Җәмгыятьтә “Китап укучылар сирәгәйде” дигән фикер киң таралуга карамастан, чынбарлыкта, бүген китаплар элекке чорларга караганда күбрәк нәшер ителә. Алай гына да түгел, җөмһүриятебезнең төрле почмакларында эшләп килүче типография-нәшриятларда сыйфаты, эчтәлеге, бизәлеше, мөһимлеге ягыннан төрле дәрәҗәдәге меңәрләгән китапларны, брошюра-буклетларны исәпкә алганда, аларның саны бер ел эчендә генә дә меңнән артып китә. Ә бит рәсми мәгълүматларга ышансак, әле күп дигәндә ике йөз ел элек кенә дә татар телендә китаплар гомумән нәшер ителмәгән!
Китап бастыра башлау тарихы буенча фикерләр күптөрле. Һәр тарихчы үзе фаразлаган датаны яки җирлекне күрсәтергә омтыла. Бездә, Идел һәм Чулман буе татарларында да, бу мәсьәләдә бертөрлелек юк.
 
Шунысы хак: китап басу һөнәре барлыкка килгәнче кулдан язылган китап­лар гамәлдә йөргән. Аларны күчереп тарату Болгар дәүләте чорында – Х йөздә үк нигезләнгән. Дөрес, гарәп әлифбасына күчкәнгә кадәрге Болгар әлифбасы безгә ачык билгеле түгел. IX йөздә һәм аннан элек Болгарда рун әлифбасы куллану ихтималын әйтүчеләр булган кебек, урхун әлифбасы йөргән дип уйлаучылар да бар.
 
Идел-Кама буйларында яшәгән Болгар, Сарай, Казан дәүләтләре чорында төркичә язылган һәм, күчермәләре буыннан-буынга, кулдан-кулга күчеп, бүгенгәчә сакланып калган әсәрләр бар. Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» кыйссасы (1212-1233 елларда язылган), «Шәһри Болгар газыйлары» һәм «Навруз әйтә без килдек» бәетләре, атаклы «Бәдәвам» һәм «Башлагале» (Кисекбаш) китаплары шундыйлардан санала.
 
Халкыбызның авыз иҗатында сакланып килгән әкият, җыр, бәет, мәкаль, табышмак, такмак, әйтемнәр, кабер ташы язулары (ташбилгеләр), ханнарның ярлык­лары – барысы да борынгыдан калган язма мирас.
 
Кулъязма китапларга 1342 елда Сарай шәһәрендә язылган Мәхмүт Гали улы Болгариның «Нәһҗел фәрадис» (“Оҗмахка юл күрсәткеч”) китабы күчермәләрен, шул ук XIV йөздә язылган Сәйф Сараи шигырьләрен, «Идегәй дастаны»н, 1513 елны Казанда төзелгән Коръән аңлатмасын, Казан шагыйре Мөхәммәдьяр Мәхмүт улының «Төхфә-и-мәрдән» (“Егетләр бүләге”) һәм «Нуры содур» (“Күңел нуры”) исемле шигырь җыентыкларын, Бәйрәм Булат улының «Гарәп-төрки лөгате»н (1581 елда төзелгән), 1670 еллардагы Мәүлә Колый язмаларын һәм башкаларны кертеп була. Шик юк, кулъязма әсәрләрнең бик азы гына безгә килеп ирешкән. Күпчелеге саксыз кулларга эләгеп, янгын һ.б. афәтләргә очрап юкка чыккан.
 
Тарихи язмалардан күренгәнчә, руслар­да китапларны кулдан күчереп тарату үзәге монастырьларда булган. Монахлар күчереп язган иске язмалар шунда сакланган. Идел-Чулман буе татарларында да китап күчереп тарату эше мәдрәсәләрдә алып барылган. Күчерү эшен шәкертләр үтәгән. Шәкертләрдән тыш, матур язуга сәләтле хәттатлар, ягъни каллиграфлар да китап күчерү белән шөгыльләнгән. Төпләү осталары да булган.
 
Язма китапларда күчерүченең исемен, күчергән елын һәм урынын күрсәтү гадәткә кергән. Архив документларыннан күренгәнчә, XVII һәм XVIII йөзләрдә Казанда һәм аның тирәсендәге Мәчкәрә, Мәңгәр, Курса, Ташкичү, Ашыт, Саба, Кышкар һәм Түнтәр авыллары, Тау ягында – Шырдан авылы, Уфа ягында – Стәрлебаш авылы, Оренбург ягында – Сәгыйть бистәсе китап күчереп тарату үзәге булган. Исемнәре билгеле булган хәттатлардан Оры авылыннан Иванай Арсай улы (XVII йөз азагы), Ташкичүдән Илми Үтәмеш улы (1700—1740 еллар), Ашыттан Сәйфелмөлек Зәйнетдин улы (XVIII йөз уртасы), Кыснадан Собхан Мәрҗанине телгә алыр­га була. Собханның үзе генә дә 60 томнан артык китап күчергәнлеге мәгълүм.
 
Хәттатларның берсе турында Каюм Насыйри: «Ул заманнар(да) китап баса торган басмаханәләр юк, халык кулында һәммәсе язган китап булган. Хөсәен баба (Зөя өязе Югары Шырдан авылында) язуга оста кеше булган. Риваять кылалар: Хөсәен баба Әлмөхәммәт улы үз гомерендә берничә йөз китап күчергән, диләр. Аның кулы белән язылган китап­лар бәгъзе кешеләр кулында хәзер дә күренә», – дип язган.
 
Димәк, һәр якның үзенең танылган хәттатлары булып, язма әсәрләр халыкка шулар аша таралган.
 
Күпчелек кулъязма китапларның дини дәреслекләр, пәйгамбәрләр тарихы кебек әсбаплар булганлыгы билгеле. Сирәк кенә булса да, арада тарих, тел, медицина китаплары, Иран шагыйре Сәгъди Ширазиның дөньякүләм танылган «Гөлстан» белән «Бөстан»ы, «Хөсрәү вә Ширин»ның фарсы тексты һәм төркичәгә тәрҗемәсе, суфизмчылык рухында язылган «Дивани хикмәт», «Сөбател-гаҗизин», «Бакырган китабы» кебек заманының әдәби әсәрләре дә бар.
 
Гадәттә, кулъязма китаплар­ның тышлыгы көнчыгыш нәкышләре белән бизәлгән. Әйтик, матур язу остасы Лотфи Өммәти күчергән һәм бизәгән «Диван Ризаи»дәге бит башы һәм текст, «Гашыйк Гариб» һәм «Таһир-Зөһрә» тышлыкларында да шул стиль сизелә.
 
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, китап күчерү эше типографияләр ачылганнан соң да тукталып калмаган. XIX йөздә Казанда һәм аның тирәсендә яшәгән Рәхмәт Әмирхан, Мостафа Әлдермеши, Гали Мәхмүдов, Лотфи Өммәти, М.Чутай оста куллы хәттатлардан саналган. Г.Мәхмүдов (1823-1891) Казан университетында каллиграфия дәресе укыта, Л. Өммәти таш басмаханәдә (литография) гравер булып эшли.
 
Вакытны күп ала һәм осталык таләп ителә торган хезмәт булганга, кулъязма китаплар шактый кыйммәт торган. Шуңа күрә аларны бары тик байлар, белемле, хәлле кешеләр генә сатып ала алган. Ярлы халыкның зур күпчелеге язма китапларны хәтта күрмәгән дә.
 
* * *
Татарча беренче басма китап чыккан XVIII йөздә әле Казанда басмаханә дә, китап басу эше белән таныш кешеләр дә булмаган. Гарәп хәрефләре белән китап басу, башта Мәскәү һәм Петербург типографияләрендә җайланганнан соң гына, Казанга килеп җиткән. 
 
Рус дәүләте башында Петр I торган чакта үткәрелгән күптөрле реформаларның берсе – Мәскәү белән Петербург типографияләрендә кулланылган кириллица (чиркәү әлифбасы) урынына 1708 елда яңа рус әлифбасы куллана башлау. Бу үзгәреш, бердән, Россиядә китап басу эшен чиркәү карамагыннан чыгарса, икенчедән, рус телендә дөньяви китаплар, фәнни әсәрләр басып таратуда алга таба адым була. Шуның белән бергә, бу реформа илебездә китап басу эшенең җәелүе һәм башка телләрдә, шул исәптән татар телендә дә типографияләр ачуга һәм китап басуга таба башлангыч адым булып тора.
 
Хөкүмәт даирәләрендә татар теле белән кызыксыну; көн тәртибендәге мәсьәләләр рәтендә йөрүнең сәбәбе бар. Pус дәүләте белән Көнчыгыш илләре арасында дипломатик элемтә һәм сәүдә бәйләнеше урнаштыруда шул чорның татар эшлеклеләре һәм сәүдә кешеләре шактый өлеш керткән. Татар эшлеклеләре, Көнчыгыш илләре белән электән, Болгар дәүләте чорыннан алып бәйләнеш тотып килгәнгә, аның юлларын һәм базарларын белгән, җирдә һәм суда кәрваннар йөрткән, андагы тел, гореф-гадәт һәм йолаларны төшенгәнгә күрә, бу эштә рус дәүләте өчен уңайлы, әзерлекле ярдәмче булып килгән. Төрки-татар теле тирә-юньдәге дала халык­лары, татар ханнары, нугай олыслары, казакъ йорты, Урта Азия илләре белән бәйләнеш тотуда дипломатик язышу теле булып килгән. Петр I чорында исә дәүләт хезмәтендәге кайбер кешеләргә бу телне өйрәнү мәҗбүри дә булган. Петр I тәкъдиме белән, татар укымышлылары катнашында, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр, тел өйрәткечләре төзелгән.
 
Гарәп хәрефләрен басмада куллана башлау да Петр I белән бәйле. Аның кушуы белән Германиядән гарәп хәрефе матрицалары һәм пунсоннар китерелгән. Петербургта «Ведомости» газетасы каршында гарәп хәрефе кою эше җайга салынган. 1711 елны типографиядә дәүләтнең кайбер рәсми кәгазьләре татар телендә басып таратылган. Россия Фәннәр академиясенең 1866 елны чыккан бюллетенендә академик Б.Дорн мәкаләсе басылган. Анда Петр I нең кайбер указлары татар теленә күчерелеп, 1711 елны басылуы әйтелә. Гарәп имлясы белән татарча басылган рәсми документлар китап рәвешендә 1716, 1722 елларда да чыккан.
 
Петр I нең татар теле һәм язуыннан файдалануы дәүләт кирәгеннән чыгып эшләгән чара гына булса һәм җирле халыкларның мәнфәгатен яклаудан килеп тумаса да, алга таба этәреш биргәндер дип бәяләргә урын бар.
 
Елизавета патшалык иткән чорда Оренбург белән Уфа янындагы башкортлар һәм типтәрләр арасында чуалыш килеп чыгу сәбәпле, җирле халыклар белән аның үз телендә аңлашу кирәк була. Хөкүмәтнең кайбер рәсми кәгазьләре җирле телгә күчереп басыла. Шундыйлардан берсе турында «Шура» журналының 1910 елгы 10 санында болай диелгән:
 
«1755 сәнә 20 сентябрьдә императрица тарафыннан 530 нөсхә манифест кәгазе татар теленә тәрҗемә ителеп, Батырша Алиев җитәкчелегендәге баш күтәргән башкорт вә типтәрләр арасына нәшер улынды».
 
Елизаветадан соң тәхеткә килгән Екатерина II заманында татарчага күчереп басылган рәсми һәм ярымрәсми нәшерләр, аерым указ белән казна исәбенә басылган гарәпчә һәм татарча китаплар да чыккалаган.
 
Тарихчы Н. П. Лихачев Екатерина кушуы белән басылган бер китап турында болай дип яза: «Императрица Екатерина Икенченең Казанга килүе (1767) истәлеге итеп русча, татарча, чуаш һәм мари телләрендә бер китап чыккан. «Духовная церемония...» дип исемләнгән бу җыентык зур күләмле журнал форматында 1769 елны Петербургта Фәннәр академиясе типографиясендә басылган» («Книгопечатание в Казани», 69 стр., Петербург, 
1895 г).” – дип яза Исмәгыйль Рәми үзенең “Татарча басма сүз” дигән мәкаләсендә.
 
Екатерина үзенең указ һәм законнарын татарчага тәрҗемә иттереп, әледән-әле бастырып тарата торган булган. Шундыйлардан берсе «Екатерина Сания хәзрәтләренең канун җәдиде». Хәзергечә әйтсәк, Екатерина II хәзрәтләренең яңа законы. Губерналарда административ идарәне ныгыту, хакимлекне үзәкләштерү һәм дворян катламының халык өстеннән җитәкчелек итү ролен тагын да көчәйтүне күздә тотып чыгарылган. Китап журнал форматында, 250 бит. Тәрҗемәчесе күрсәтелмәгән. «Мәскәү шәһәрендә Сенат мәхкәмәсе хозурында басма улынмышдыр, 1775 елда», диелгән.
 
Рәсми һәм ярымрәсми әйберләр чык­калап торса да, Сәгыйть Хәлфиннең «Татар теле әлифбасы» татарча басылган беренче китап булып исәпләнә. Бу әлифба каталог­ларда «Азбука татарского языка с российским переводом и с обстоятельным описанием букв и складов» дип теркәлгән. Тышлыгында «Сочиненная Казанских гимназий учителем Сагитом Хальфиным и татарских в Казани слобод муллами в оных гимназиях рассмотренная и одобренная» дип язылган. 52 битле бу китап 1774 елны Мәскәүдә, Университет типографиясендә басылган.
 
Беренче әлифбаның язмышы патша указы белән чикләнгән һәм, казна нәшере булганлыктан, аның бер нөсхәсе дә халык кулына төшмәгән, дәүләт мәктәп­ләрендә (Казандагы татар теле дәресләре кергән урыннарда, ике гимназиядә) дәреслек булып йөргән.
 
Сүз дә юк, Екатерина II законнарны татар телендә китап итеп бастыру белән генә чикләнми, мөселманнарның изге китабы – Коръәнне бастыру чарасын да күрә. Моның өчен «Азия типографиясе» дип аталучы махсус басмаханә ачыла. «1785 елны Петербургта гарәп, татар һәм чуаш телләрендә китап басу өчен дүрт станоклы типография корылды. Анда, һәр басмасы 1200 тираж белән, өч тапкыр «Әл Коръән» басылды», – диелгән Брокгауз һәм Ефрон сүзлегендә. Тарихи мәгълүматлар Екатерина II указы белән чыккан беренче Коръәннең 1787 елда басылуын күрсәтә.
 
“Татар халкы өчен һава белән су дәрәҗәсендә кирәкле китаплар барысы да башлангыч белем бирердәй китаплар булгандыр, әлбәттә. Ләкин патшабикә Анна Иоанновнаның 1735 елда чыгарган указында: «Кара халыкны кара эштән аермас өчен, аларны укый-язарга өйрәтү һич тә кирәк түгел», диюе дә хак. Әле рус крестьянына карата шундый караш яшәгән чагында, татар, башкорт, чуаш хезмәт ияләренә белем бирү турында нинди сүз булырга мөмкин?” – ди И.Рәми.
 
* * *
Чынбарлыкта, Казанда татарча типография булдыру, татар телендә басма китаплар тарату мөмкинлеге XVIII гасыр ахырында гына туа.
 
«XVIII йөз азагында хөкүмәтнең югары урыннарына Казан һәм Оренбург татарларыннан үзләрен кирәк чаклы Коръән, догалык һәм шуның ише дини китаплар белән тәэмин итүне, басмаханә ачуны сорап үтенеч кергән. Мондый китапларга мохтаҗлыкларын, кулдан күчерелгән китапларны кыйммәт бәядән сатып алырга мәҗбүр булганлыкларын белдергәннәр» («История Казанского университета», 1903 г.).
 
Петербург белән Мәскәүдән тыш шәһәрләрдә типографияләр ачу мәсьәләсе Екатерина II чорында күтәрелә. «Сенатның 1783 ел, 15 гыйнвар указы белән Россиянең барлык калаларында типография ачарга, җирле благочиния идарәсе карамагында дин һәм дөнья законнарына каршы булмаган китаплар басарга һәм шул типографияләр янында көнчыгыш телләрендә китаплар басу өчен гарәп хәрефләре булдырырга рөхсәт ителде», – дип яза Ф. Булгаков («История книгопечатания», 1889).
 
Ләкин бу эш Павел I хөкүмәте чорында тоткарлана. Аннан соң тәхеткә килгән Александр I башта шактый либераль эш итә. Татарча типография ачу мәсьәләсе дә уңай хәл ителә. XIX гасыр башы Казанга ике зур яңалык китерә. Беренчедән, кала университетлы шәһәргә әверелә. Казанда типография ачылу – икенче яңалык була.
 
Тарихчылар үз язмаларында Казан типографиясенә җиһазлар юнәтү һәм аның эшкә керешүе нисбәтендә төрле даталарны күрсәткән. Татарча китап басу эшенә керешү елын берәүләре 1799 дип, икенчеләре 1800, 1801 һәм 1802 елларда дип күрсәткән. Архив материалларыннан күренгәнчә, Казан губернаторы Миханов Сенатның генераль прокурорыннан алынган указны 1800 елның 25 маенда Казан гимназиясе директорына тапшыра. Ул кәгазьдә: «Санкт-Петербургтагы «Азиатская типография»дән ике станны Казанга күчерергә һәм гимназия идарәсенә тапшырырга», – дигән боерык бирелә. Булачак типографиянең җиһазларын кайтаруны запастагы прапорщик Габделгазиз Бурашевка тапшыралар. Җиһазлар (стан һәм хәрефләр) шул елның көзендә Казанга кайтарыла. 1800 елның сентябрендә Сенат мондый күрсәтмә бирә: «Казан гимназиясе карамагына бирелгән типографияне, казнага файдалы шартларда, прапорщик Бурашевка арендага бирергә. Ике арада төзелгән контракт күчермәсен Сенатка җибәрергә».
 
Казанда ачылган беренче типографияне, Петербургтагы «Азиатская типогра­фия»гә нигезләнеп, «Азия басмаханәсе» дип атыйлар. Типография шул елның декабрендә эш башлый. Казанда басылган беренче китап 1801 ел датасы белән чыга.
 
* * *
 
«Азия басмаханәсе» ике катлы цензура астында эшкә керешә. Басарга билгеләнгән әсәрләрнең дөнья законнарына каршы булмавын күзәтү өчен хөкүмәт цензурасы вазифасын Казан гимназиясе укытучысы Ибраһим Хәлфин үти. Русчадан тәрҗемә ителгән әсәрләрдән башка материал Оренбург собраниесе башында торган мөфти һәм казыйлар карап ризалык биргәннән соң гына басылырга тиеш була.
 
Дин кешеләре кулына бирелгәнгә күрә, китап басу башлыча дини китаплар басып таратудан гыйбарәт була. Бөтен Европада шул хәл күзәтелә. Тарихтан билгеле булганча, Көнбатыш Европада беренче типография Гуттенберг тарафыннан 1450 елны Германиядә Майнц шәһәрендә төзелә. Беренче эше итеп, анда Библия бастырып тарата. Россиядә исә беренче типография Иван Федоров тарафыннан 1553 елны Мәскәүдә ачылып, иң беренче «Апостол» исемле дини китап нәшер ителә. Билгеле инде, дин әһелләре карамагына тапшырылган «Азия басмаханәсе» дә бу кагыйдәдән читтә кала алмый, иң башта (1801 елны), җиде мең тираж белән, «Һәфтияк» басып тарата. Бу китап әлифбадан соң укыла торган дәреслек исәпләнгән, шуңа күрә кат-кат басылып килгән. Шул ук елны «Әттәһәҗ-җи» исемле кечкенә күләмле тагын бер китап басылган. Мәгънәсе буенча фикер йөрткәндә, авазлар, әлифба дигән сүз.
 
Ачылган елны типография әнә шул ике китапны басып тарата. 1802 елны биш исемдә китап чыга. Шулардан беренчесе «Әлифба иман шартлары берлән». Күләме ярты басма табак. 11 мең данә басыла. Тора-бара аның «Әлифба» сүзен төшереп «Шәраятел иман», аннан «Иман шартлары» дип үзгәртәләр. Халык телендә ул элеккечә «Әлеппи» (Әлифба) аталып килә. Халык өчен дип чыгарылган беренче әлифба була ул.
 
Икенче китапның «Сөбателгаҗизин» (“Суфыйлык карашында нык тору”) дип аталуы мәгълүм. Әйтүләренчә, заманында остабикәләрдән белем алган хатын-кызлар өчен дәреслек китабы булып килгән.
 
1803 елда Казанда Коръән басу эшенә керешәләр. Техник яктан шактый ярлы типография өчен мондый күләмле эш зур йөк була. Шулай да бу китап олы форматлы 36 басма табак булып, 2 мең данә басыла. Ул елны башка әйбер чыкмый. Ел азагында, дини идарә белән нашир арасында күтәрелгән бер җәнҗал сәбәпле, типография шактый вакыт эштән туктап тора.
 
«Фәүзелнәҗат» китабының оригиналы дини идарә тарафыннан каралып, басарга кул куелганнан соң, Бурашев белән Габдрәзаков (дини идарәнең Казандагы вәкиле) китапка өстәмә кертәләр. Китапны Кавказ һәм Иранда күбрәк таратуны күздә тотып, шигыйлар карашын мактап язылган өч битлек текст өстәп басалар. Гимназия советы 1803 елның 20 сентябрендәге утырышында бу эшне тикшереп, карар кабул ителә: «Бурашев белән Габдрәзаковны изге әйбергә хыянәт итүдә гаепле дип санарга, һәр икесен урыннарыннан алып, эшне суд каравына тапшырырга. Дини китаплар буенча даими цензор итеп билгеләү өчен күздә тоткан кеше булмау сәбәпле, бу эшне дә, вакытлы рәвештә, Хәлфингә йөкләргә. Бу турыда кулына ордер бирергә. Хезмәте өчен аңа басмаханә табышыннан, мөмкин булган күләмдә, айлык хезмәт хакы билгеләргә. Моңарчы басылган әйберләрне яңабаштан карап чыгарга һәм тикшерү беткәнче китап басуны туктатып торырга» (Загоскин Н. «История Казанского университета», Казань, 1903).
 
Суд әһелләре, Бурашевны гаеп­ле дип танып, рөхсәтсез басылган битләрне китаптан ертып алып, суд түрәләре һәм Казан муллалары алдында яндыра. Бурашевның китапчылык өлкәсендәге эшчәнлеге шуның белән төгәлләнә. Тарихчы, профессор Карл Фукс: «Азия басмаханәсе» Бурашев чорында барысы 31 меңнән артык гарәпчә, татарча китап басып чыгарды», – дип күрсәтә. («Казанские татары» китабы, 1844 ел). Югарыда исемнәре саналган китапларның тиражы шул санга туры килә.
 
 
«Азия басмаханәсе» 1806-1814 елларда сәүдәгәр Гали Йосыф улы Апанай карамагында, 1814 елның июненнән 1829 ел азагынача Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юныс карамагында эшли.
 
1809 елны университет каршында тагын бер типография ачыла һәм «Университет типографиясе» дип атала. Анда университет бастырган һәм аерым кешеләр заказы белән басылган китаплар чыга. Шундыйлардан: «Шаһиншаһның Казан гимназиясендә лисан төрки вә хатт гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечекчә нәхү сарфысыдыр». Русча исеме дә бирелгән: «Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения, преподаваемая в Императорской гимназии». Шул гимназиядә татар теле укытучы Ибраһим Хәлфинның 5 табаклы әсәре 1200 данә басылган. Ул типографиядә 1809 елда беренче булып басылган китап.
 
«Әхвәл Чингыз вә Аксак-Тимер» китабы дәүләт мәктәп­ләрендә укучылар өчен татар теле хрестоматиясе хезмәтен үтәгән. Күләме 4,5 табак. Беренче кат 1819 елда, икенче тапкыр 1822 елда университет типографиясендә басылган.
 
Халык сәламәтлеге темасына язылган кечкенә күләмле китаплар да чыккалаган. Алар халыкка тарату максаты белән басылган беренче фәнни-популяр китап булулары белән аерым урын тота. Шундыйлардан: «Чәчәк салу турысында» исемле китаптагы сүз башыннан күренгәнчә, аны Казан акушеры, баш табиб Федор Волков дигән кеше үз хисабына бастырып тараткан. Бу китап 1811 елда «Азия басмаханәсе»ндә басылган. Китап кечкенә форматта, 72 бит. Русчадан тәрҗемәчесе Ибраһим Хәлфин. Чәчәк авыруының стадияләрен күрсәткән таблицасы төрле буяулар белән пөхтә итеп кулдан эшләнгән. Монысы үзе генә дә ничаклы хезмәт! Халык мәнфәгате һәм сәламәтлеге турында татарча беренче китап дип шушы басманы әйтергә мөмкин. Сәүдәгәр китап басучылар мондый дөньяви китапларны басарга алынмасалар да, рус прогрессив интеллигенциясенең бер вәкиле булган врач Федор Волков һәрьяклап артта калган татар халкының күпчелегенә, үзе әйт­кәнчә, «гыйшканә» (мәхәббәт йөзеннән) үз тырышлыгы белән үз хисабына татарча фәнни-популяр китап бастырып тараткан.
 
Архивларда 1812 елны Ватан сугышы көннәрендә татарча басылган рәсми кәгазьләр дә күренә. Ул чорда манифест һәм дәүләтнең рәсми белдерүләре, лашманнар турында положение, «Мәкәрҗә ярминкәсе» кебек рәсми тәрҗемәләр дә чыккалаган.
 
«Азия басмаханәсе» университет типографиясе карамагына күчкәнчегә чаклы булган дәверне (1801-1829 елларны) Казанда китап басу эшенең башлангыч чоры дисәк, дөрес булыр. Казанда татарча типография ачылу факты, университеттагы рус галимнәре катнашында басылган әсәрләр, Ибраһим Хәлфин язган дәреслекләр яки халык сәламәтлеге мәсьәләләренә карата тәүге брошюралар заманасы өчен прогрессив, җылы сүз белән искә алырга лаек хезмәт булып тора.
 
Амур ФӘЛӘХ. 
 
Язманы әзерләгәндә архив материаллары, С.Либрович, И.Рәми, Ф.Булгаков, И.Хәлфин, К.Фуксның фәнни-тарихи хезмәтләре файдаланылды.
 
 
 
.Нәкышләп язылган әдәп китабы, ХХ гасыр башы.
 
.Мөхәммәдия китабы, 1900 елда Казанда басылган.
 
.Милләт типографиясе урнашкан бина.
 
.Милләт типографиясендә 1911 елда басылган Каләм шәрхе.
 
.Г.Тукайның "Мияубикә" китабы. "Сабах" нәшрияты, 1911 ел.
 
.Иске китаплар тупланмасыннан.
 
 


Амур Фәләх


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить