Палагайда үскән безнең Айгөл

14.07.2017 04:08 | Сәхнә Печать

Нәсел-нәсәбеңне барларга омтылыш, гадәттә, кешегә олыгая башлагач килә. Айгөл Абашева бик яшь кенә әле, әмма әби-бабасы белән үскәнгәме, нәселенең кайдан башлануы хакында кызыксынып яши. Ул – төрле якларга сибелеп гомер кичерсә дә, татарлыгын җуймаган нәсел баласы.
 
...Герценның “Былое и думы” китабын кабаттан укыганда, язучының Вятка сөргененә кагылышлы язмалары кызыксыну уятты. 1835 елда Вятка губернасында Дәүләт-Килдеев атлы бер татар, мөселманлыгыннан баш тартмаган килеш чирмешләрне чукындырып дан казана, моның өчен патша хәзрәтләре аны "Владимир тәресе" дигән орден белән бүләкли. Бу бичара татар шул тәресен тагып Рамазан аенда мәчеткә килә... 
 
Бу тарихи вакыйгалар Айгөл Абашева белән аның нәсел җеп­ләрен барлап утырганда искә төште. Нигәме? Бәлки, моңа Палагай авылы гаепледер.
 
Удмурт иле урманнары арасында Палагай исемле авыл барлыгын моңа кадәр ишеткән юк иде. Югыйсә, татарлар яшәгән авыл һәм төбәкләр белән кызыксынып торам. Палагай да – данлыклы авыл икән, югыйсә.
 
Айгөлнең Пензада туып-үскәнен белгәч, татар сәнгатенә Кәрим Тинчурин кебек шәхесләрне биргән мишәрләр турында сүз башлаган идем, тик ул аларны бөтенләй дә белми, татарларны Казанда гына күргән икән.
 
– Исмәгыйль бабам һәм Флюра әбиемнең туган ягы – Палагай авылына ике ел элек гаиләбез белән кунакка кайткан идек. Авыл зиратына кергәч, курка калдым. Кая карама, кабер ташларында: Абашев, Абашев, Абашев... – дип шомлана Айгөл.
 
Палагай авылының тарихы бик гыйбрәтле. Әлеге һәм якын-тирәдәге башка авылларга “бисермән” атлы мәҗүси халык нигез салган дип санала. Татар һәм удмурт галимнәренең һәркайсы бу серле кавемне үз ягына тарткалый. Мәгәр мәҗүси бисермәннәрне һәм ар-удмуртны 1730 елларда көчләп чукындыру башлангач, чукынган бисермәннәр – удмурт телендә, ә бу афәттән котылып калганнары – татар телендә сөйләшә торган булган. Татар дип санаганнар, әлбәттә, мәчет корган. Киров архивындагы документлар раславынча, Палагай авылында да 1797 елда ук мәчет булган инде. 
 
Палагай авылына бисермән Бикбулат улы Җанбулат нигез салган, диләр. Күптән түгел генә вафат булган һәвәскәр тарихчы Азат Галиев шулай яза. Азат абый исә – Айгөлнең Исмәгыйль бабасының дусты, Флюра әбинең классташы. Ул язган китапларның берсендә Айгөлнең әтисе ягыннан шәҗәрәсе дә бар.
 
Әлеге дә баягы Җанбулатның уллары арасында Абаш исемлесе булган. Бүгенге Палагай халкының күпчелеге Абашев фамилиясен йөртә, димәк, бер токымдыр. Айгөлнең әбисе бабасына кияүгә чыкканда да фамилиясен алыштырып тормаган, чөнки икесе дә Палагайдан, икесе дә – Абашев.
 
Исмәгыйль бабай төрле җирләрдә хезмәт итә, соңгы эш урыны Пенза була. Пенсиягә чыккач, шунда төпләнеп калалар. Бердәнбер уллары Муса – Айгөлнең әтисе дә бу аның туган каласы дип саный. Мусага исем герой-шагыйребез Җәлил хөрмәтенә бирелгән.
 
Айгөлнең әнисе Әлфиянең әти-әнисе Кукмараның үзенә якын гына урнашкан Люга авылында туып-үскән. Галиулла белән Әлфинур яхшырак тормыш эзләп, заманында Пермь якларындагы Кизел шәһәренә барып төпләнгән. Бу шәһәрдә татарлар һәрвакыт күп булган. Авыр эш кайда – татар шунда бит инде. Галиулла бабай шахтага эшкә урнашкан, гаиләдә бер-бер артлы балалар туган. ГУЛАГ вакытларында тоткыннар хезмәте белән гомер иткән шәһәр, бушлай эшләүчеләр әзәйгәч, бетүгә йөз тота (1959 елда Кизелда 60 мең кеше яшәгән, хәзер 16-17 мең). Нәтиҗәдә, гаилә туган якларына, Кукмарага әйләнеп кайта. Үсеп җиткән кызлары Әлфия ипи пешерү заводында эшли башлый һәм бервакыт Пензада армиядә хезмәт итүче энесе белән күрешеп кайтырга дип юлга чыгып китә...
 
Айгөлнең әти-әнисе гаилә кору тарихын роман итеп язарлык. Пензада Әлфияне “татар егете” дип, Муса Абашев белән таныштыралар. Күрәсең, бер-берсен ошатканнардыр... Кыз Кукмарага кайтып китә, шактый вакыт яшьләр хат алыша. Әмма көтмәгәндә Әлфия юл һәлакәтенә очрый һәм унөч кабыргасы сынган хәлдә үлем түшәгендә ята. Мусага хәбәр итәргә булалар. Хастаханәдә кызның исән калачагына өмет булмагач, егеткә “кыз үлде” дип хәбәр бирәләр. Кайгыга баткан егет Кукмарага килгәч кенә хәбәрнең дөрес түгеллеген белеп ала. Ходайның рәхмәте белән, Әлфия үлем тырнагыннан ычкына. Бу сынау яшьләрне бер-берсенә бәйләп куя кебек – алар өйләнешә. Әлфия Пензадагы каенанасы һәм каенатасы өенә килен булып төшә, шунда өч дистә ел буе тату гына гомер итәләр.
 
Табибләрнең каршы килүенә карамастан, Әлфия бала таба. Дөньяга Айгөл аваз сала.
 
Бердәнбер кадерле бала
Бер фатирда биш кеше, өйдә татулык. Курчак кебек баланы төрле түгәрәкләргә йөртәләр, бераз гына зыян килерлек хәвеф туса, ул шөгыльдән шундук аералар. Бабасы ягыннан барча туганнары аккордеонда уйный, кечкенә Айгөл дә музыка мәктәбендә аккордеон тартырга өйрәнә, думбра чиертә, җырлый. Тик гаиләдә сәнгатьне һөнәр иткән кеше юк, әтисе гомере буе заводта эшли, әнисе – сатучы.
 
Мәктәптә исә хәлләр башкачарак. Бердәнбер татар кызы, өстәвенә сипкелле, җирән чәчле, эре бәдәнле. Бала-чагага үртәргә сәбәпләр чиктән ашкан. Еларга җитешкән кызыйны дусты Саша якларга тырыша: “Ул җирән түгел, ул – алтынчәч”, – ди.
 
– Саша – әле һаман дустым. Шунысы кызык: безнең әниләребез дә инде 27 ел дус булып яши. Бу дуслыкның башланып китүе дә сәер. Ишег­алдында бала арбасы тәгәрәтеп йөргәндә, минем әнием Сашаның әнисенә: “Сезгә бу итәк килешми, менә миңа килешер иде”, – дип куя. Тегесе өенә кереп итәген алыштыра да, әнигә бүләк итә... – дип искә ала Айгөл.
 
Музыка мәктәбе театрга да беренче сукмакны салырга ярдәм итә. Бервакыт укытучысы Айгөлгә: “Сиңа артистка булырга кирәктер”, – ди һәм театр студия­сенә керергә киңәш итә. Иптәш кызы белән барып язылалар. Аннары икенче театр студиясенә күчәләр. Ниһаять, 15 яшьлек Айгөл балалар музыка театрының ачык дәресенә эләгә. Җитәкчесе Орешкина фамилиясе белән аталып йөртелгән бу коллектив аңа канат куя.
 
Бары тик артистка!
 
Мәктәпне тәмамлаганда Айгөл кем булырга теләвен яхшы белә инде.
 
– Минем урыным – театр, дип яши башладым. Әни безнең өйдә "командир" иде, мине бу уемнан биздерергә тырышып карады, җиңә алмады. Үзең сайлаганыңны онытма, елап йөрерлек булма, дип кенә кисәтте, – ди ул.
 
Шулай да, әни кеше бердәнбер нарасыен берүзен чыгарып җибәрергә җөрьәт итми. Айгөл Пензадагы сәнгать көллиятенең балалар театры режиссер-педагогы белгечлегенә укырга керә. Староста итеп сайлыйлар, аниматор булып эшли. Ләкин артистка буласы килә бит! Кызый көллиятне тәмамлауга Сарытау консерваториясенә, актерлык курсына юл тота. Кыз – супер: чәчен җирәнгә буяган – өсте аксыл сары, эче кара. Аңа документлар тапшырган чагында ук игътибар итәләр. Тик сайлап алу комиссиясе ни сәбәпледер аны төшереп калдыра.
 
– Элеп куелган исемлектә фамилиямне тапмагач, күз яшьләремә буылып чыгып чаптым. Башымда бер генә уй: киләсе елда да керә алмасам, артисткага уку юлы ябылачак, чөнки миңа 21 яшь тула... – дип хатирәләрен яңарта Айгөл.
 
Нишләмәк кирәк, яңадан Пенза. Әти-әни җилкәсендә утыру оят, Айгөл эшкә урнаша һәм читтән торып журналистика факультетына укырга керә.
 
Тырышкан табар...
 
Тынгысыз холык Айгөлне тик тотмый. Читтән торып укый, эшли, әнисенә сату итәргә дә булыша, ләкин күңелен театр тарта. Нинди эшкә генә барып тотынса да, булдыра, мактала, үзе исә һич канәгать түгел. Аның артистка буласы килә!
 
Казанга бару уе ничек туганын Айгөл үзе төгәл генә әйтә дә алмый. Ерактан белешә ул. Казан мәдәният институтында биш елга бер мәртәбә рус телле актерлык курсы җыела икән, киләсе елда шуларга имтихан ди! Айгөл тәвәккәлли. Журналистика факультетында моңа ышанырга да теләмиләр: менә дигән укып йөрүче студент ни рәвешле ташлап китсен инде? Академик ял алам, дип гариза яздыралар...
 
Инде Казан. Мәдәният институты. Булачак сабакташларыннан ул өч-дүрт яшькә өлкән. Өстәвенә, элек ишетелмәгән БДИны да тапшырырга кирәк. Әти-әнисенең акча түләп укытырлык мөмкинлеге юк бит, димәк, бюджет урынын дәгъваламый булмый... Казанда бәхет елмая, Айгөл хыялына ирешә! Әнисе белән балавыз сыгып алалар да, кыз Казанга, артистлыкка укырга китеп бара. Сагыну хисен Кукмарага, әбисе янына кайтыштырып баса...
 
Елена һәм Михаил Галицкийлар курсына 24 кеше кабул ителә, боларның да староста – һаман да шул Айгөл. “Курсташларымны – әниең укуыңа акча түләп тора, ә син дәресләргә йөрмисең, дип тирги идем!” – дип искә ала үзе, бүген көлә-көлә.
 
Бәхетле һәм мавыктыргыч уку еллары бик тиз тәмамлана. Айгөл инана гына бара: ул үз юлын дөрес сайлаган! Шөгыленнән тәм-ләззәт таба, өстәвенә тамашачылар дә гел-гел рәхмәт укый.
 
Лобозеров әсәре буенча куелган диплом спектаклендә Айгөл урыс хатыны ролен башкара. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев зур игътибар бирә, театрга алырга теләге барлыгын белдерә. Айгөлне бу хәл куандыра, хәтта куркыта да. Чөнки татарча чиста сөйләме бик чамалы. Аңа ана телендәге әңгәмәләр Кукмарага кайткач, әбисе янында кунак булган чак­ларында гына эләккәли. Шуннан Айгөл инде ватык-сынык татарчасы белән Камал театрына килергә батырчылык итми, ул Пензага кайта.
 
Тик андагы театрларның дәрәҗәсе дә яшь артистканы канәгатьләндерми.
 
– Һәммәсенә төкереп, әни янәшәсендә ипи сатуга кердем. Көннәр уза тора... Беркөн әни түзми: болай булмый, бар, Казанга кит! – ди. Киттем. Эш урыны юк, торыр җирем юк, – дип хискә бирелә Айгөл.
 
Казанда иптәш кызы өенә сыенып, аның белән бергәләп эш эзләргә керешәләр. Институттагы укытучысы Михаил Галицкий Айгөлне беренче курс студентлары белән эшләр өчен ярдәмгә чакыра. Сүз уңаеннан Фәрит Бикчәнтәевнең тәкъдимен дә искә төшерәләр. Айгөл тәвәккәлли һәм Камал театрына юнәлә. Татар телен камил үзләштерү шарты белән эшкә алалар. Айгөл тел өйрәнә. Җор телле Хәлим Җәләлев аңа “шефлык” итә. Ә телнең йөгереклеге зарур. “Зәңгәр шәл”дәге (Кәрим Тинчурин) һәм “Хуҗа Насретдин”дәге (Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус) күмәк сәхнәләрдә катнашудан соң Фәрит Бикчәнтәев Айгөлгә үтә җитди Шарлотта ролен (Жан-Батист Мольер, «Дон Жуан») тапшыра...
 
Спектакльнең куелышы, актерлар әйбәт. Ачыш исә – Айгөл Абашева. Ул ямьсез, сөйкемсез, холыксыз булып күренергә курыкмый. Алмаз Сабирҗанов белән дуэтлары бик килешкән – классик әсәр булуына карамастан, йотылып карыйсың. Айгөл турында хезмәттәшләре тырыш, үҗәт, талантлы, дигән тәүге бәяне нәкъ шул көнне бирде. 
 
Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”е дә – бик катлаулы әсәр. Айгөл Абашеваның Рокыясе дә бер калыпка гына салып сурәтләнә торганнардан түгел. Аның уй-кичерешләре үтә үзенчәлекле, уйнавы да авыр. Айгөл шул уңайдан хатирә сөйләп алды:
 
– Бервакыт иптәш кызым белән Кабан күле буенда эскәмиягә утырдык. Яныбызга бер бөкре кеше килде дә безне куа башлады. Ни өчен куа, һични аңламадык. Аның турында Рокыя роленә әзерләнгәндә нык уйландым. Гариплегеннән үзен рәнҗетелгән дип санаган кеше, бәлки, башкаларны рәнҗетеп үчен аладыр? Ләкин ул чынлык­та начар кеше түгел. Минем Рокыя дә начар, явыз түгел... Гомумән, һәрбер репетиция саен персонаж төрләнә, катлаулана бара...
 
Айгөлнең рольләре әлегә күп түгел, ләкин һәркайсы – истә кала торган. “Кәҗә, сарык һ.б.” (Илгиз Зәйниев) спектаклендәге Күк сыер – нәни тамашачыларның яраткан персонажы. Артистка үзе дә балалар аудиториясен күбрәк ярата төшә. Чөнки балалар шундук җавап реакциясен бирә, аларны һич алдалап булмый. Монда аниматорлык эш тәҗрибәсе дә ярдәм итәдер.
 
Эпизодик рольләргә дә Айгөл җаваплы карый. “Минем өчен кечкенә рольләр юк, бөтенесенә дә ныклап әзерләнәм”, – ди ул. Кыска вакыт эчендә холыкны күрсәтеп өлгерергә кирәк бит. “Галиябану”дагы (Мирхәйдәр Фәйзи) Гөлми шуңа күрә онытылмый да. 
 
“Агыла да болыт агыла”(Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклендә Айгөл миңа берсүзсез ошады, дип әйтә алмыйм. Бәлки, әле ролен шомартып бетермәгәндер. Тик, кем әйтмешли: ул бит акча түгел, гел яратып кына тормаулары мөмкин. Әмма артист кызның дуслыкка карата мөнәсәбәте күңелгә нык уелды: “Дустың өчен шатлана белү мөһим”. Мин Айгөл Абашева өчен шатланырга әзер.
 
Әлфия МИҢНУЛЛИНА.
 
 
."Дон Жуан", "Җилкәнсез­ләр", "Кәҗә, сарык һ.б." спектакльләреннән күренешләр.
 
Ф.ГАРИФУЛЛИН фотолары.
 


Әлфия Миңнуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить