Ризаэддин хәзрәт, яки Кичүчатта мөфти эзләре

07.07.2017 02:54 | Асылыбызга кайтып барышлый Печать

Әлмәттән көньякта, ике инеш кушылып, Кичү елгасы башлангыч алган җирләрдә  урнашкан Кичүчат авылын 1742-1752 елларда  күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең алтынчы буын бабасы Юлдаш Ишкәев нигезләгән. Ул бирегә хәзерге Яшел Үзән районының Шырдан авылыннан, көчләп чукындырудан куркып килгән. Бүген галим туып-үскән нигездә  Ризаэддин Фәхреддиннең тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктыртучы мемориаль музей эшләп тора.
 
Музей  1995 елның 25 маенда Татарстанның ул чактагы  Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачыла. Хәтер мәгарәсен бар итүгә “Татнефть” җитәкчелеге хәерхаһлы була. “Елховнефть” бинаны яңарту, экспозицияләр кору, ядкәрләр сатып алу һәм башка чыгымнарны күтәрә.
 
 Музей урнашкан бина – татар авылларындагы гадәти бүрәнәләрдән салынган йорттан гыйбарәт. Аның ямь-яшел чирәм белән капланган  ишек алдында Ризаэддин хәзрәтнең әти-әниләре утырткан йөзьяшәр наратлар исә бу нигезнең генә түгел, татар халкының ачы язмышы турында сөйли сыман. 
 
Мирасханәнең оештыручысы һәм беренче директоры - Сәмдун Фәрхетдинов. Ул 1960 елдан бирле, Ризаэддин Фәхреддин исеме тыелган булуга карамастан, галимгә кагылышлы ядкәрләрне туплый башлый, Ризаэддин хәзрәт  яшәгән Оренбургка, Уфага бара, Ташкентта була, галимнең балалары, туганнары белән аралашып яши. Нәтиҗәдә фоторәсемнәрдән, документлардан, китаплардан, галимнең һәм аның гаиләсенең шәхси әйберләреннән торган бай тупланма барлыкка килә. Сәмдун ага “Елховой” нефть һәм газ чыгару идарәсенә дә Р.Фәхреддин музеен ачу турында мәрәҗәгать итә. Беренче экспозицияләр Сәмдун Фәрхетдинов коллекция­сендәге ядкәрләрдән корыла. 
 
Әлбәттә, эзләнүләр дәвам итә, яңадан-яңа экспонатлар өстәлә тора. Соңрак, 1999 елда, музейга янкорма төзеп, бинаны тагын да киңәйтәләр, яңа экспозицияләр барлыкка килә, мирасханәнең эчтәлеге тирәнәя төшә. Хәзерге вакытта музейның директоры булган филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова Сәмдун аганың эшен дәвам итә: Ризаэддин хәзрәтнең туганнарын барлауда, яңадан-яңа ядкәрләр туплауда зур хезмәт куя. 
 
Хәзер музейда биш залда куелган экспонатлар Ризаэддин хәзрәтнең гомер сәхифәләрен,  ул яшәгән мохитне һәм иҗади эшчәнлекне шактый тулы күзалларга мөмкинлек бирә. Музейның беренче залына Ризаэддин Фәхреддиннең рәссам М.Шәйдуллин ясаган портреты куелган. Ул – галимнең тууына 140 ел тулу уңаеннан Президент Минтимер Шәймиев бүләге. 
 
Ризаэддин хәзрәтнең бу авылда балачак, үсмерлек  еллары үтә,  егет булып җитешә. Галимнең әтисе Фәхреддин хәзрәт Сәйфетдин улы Кичүчат авылының имамы булган. Кече яшьтән үк зиһенле, кызыксынучанлыгы белән башкалардан аерылып торган Ризаэддин беренче сабак­ларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган.
 
1867 елны әтисе Фәхреддин хәзрәт Ризаэддинне, җизнәсе Гыйлман ахун Кәримигә ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә озата. Малай, анда бер кыш укыганнан соң, Чистай шәһәре белән  Кичүчат арасын ераксынып, белем алуын Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда Ризаэддин Фәхреддин 1889 елга кадәр белем ала. 
 
Сәләтле, тырыш, кечкенәдән вакытын бушка үткәрүне белмәгән Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында һәм аннан соң да китаплар күчереп язарга гадәтләнә. Аның  бу шөгыле булачак бөек галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенә нигез сала. Егет беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Ул китап­лар күчерүдән җирлек туп­лап, әкренләп үзе фәнни хезмәтләр яза башлый.  
 
Р.Фәхреддинне, Түбән Чыр­шылы мәдрәсәсен тәмамлап, мулла дәрәҗәсен алганнан соң,  Илбәк авылына имам итеп билгелиләр. Ул анда ике ел эшли һәм бер үк вакытта мәдрәсәдә балалар да укыта. Шушы еллардан башлап, дини-тарихи һәм тәрбияви әсәрләрен яза башлый.
 
Бу вакытта инде Ризаэддин Фәхреддин, мөгаллим буларак, шактый танылып өлгерә һәм язучы-галимлек хезмәтен дә башлап җибәрә. Аны ул вакыттагы татар мәдрәсәләрендәге уку-укыту эшенең оештырылуы һәм торышы канәгатьләндерми. Бу уңайдан ул 1887-1889 елларда, мәдрәсәләрдә укыту өчен, бер-бер артлы “Китабет-тасрыйф”, “Китабел-игътибар”, “Китабе мөкаддимә”, “Тәрбияле бала” дигән дүрт китап язып бастыра. Шулай ук, татар мәктәп-мәдрәсәләре системасына яңарышлар кертүне үзе күзаллаганча тасвирлап һәм фикерен күпсанлы дәлилләр белән раслап, 152 биттән торган хезмәт тә яза. Ризаэддин хәзрәт шушы материалны, китап итеп бастырып таратуга рөхсәт сорап, Санкт-Петербургка җибәрә. Ләкин аның нияте тормышка ашмый. Кулъязма патша цензурасы кулына керә һәм ул, басылмыйча, башкача әйтсәк, китап итеп таратуга каршы имзаланып, архивка озатыла. Ул  хәзерге вакытта Мәскәүдә саклана. 
 
Революциягә кадәрге татар мәдәнияте учакларының берсе булып саналган Уфа шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин, 1891 елдан башлап, казый  вазифасын башкара. Ул бу чорда Диния нәзарәте архивында тупланган Россия мөселманнары турында тарихи материалларны җыеп, күчермәләрен үзендә булдыра, чыганакларны өйрәнә, аерым  туплап бара. Бу фәнни җыелма алга таба  “Асар” томлыкларының нигезен тәшкил итә. Аларда Идел буе һәм Урал яны төбәгендәге 1000 нән артык күренек­ле шәхеснең, галим, мәдәният эшлеклеләренең тәрҗемәи мәгълүматлары тупланган. Музейны караучылар экспозициядә хезмәтнең төрле елларда бастырылган  өч җөзъәсен күрә ала. Соңгы елларда “Татнефть” акцио­нерлык җәмгыяте химаясендә “Асар” китабының  барлык томнары да, яңартып бас­тырылып, халыкка җиткерелде.
 
Музейда шул елларның урта хәлле крестьян өенең эчке күрешен күрсәткән экспозиция залы да бар. Анда куелган көнкүреш әйберләре, кул эше кораллары, йорт җиһазлары яшьләребез өчен аеруча кызыклы. Әйтик, күмер үтүге, тәмле камыр ризыклары пешерү өчен куллана торган вафилә табасы, башак эшкәртә торган чабагач, кул тегермәне кебек эш кораллары егет-кызларыбызга инде бөтенләй таныш түгел. Кечкенә Ризаэддин  исә нәкъ менә шундый ямьле, сәгадәтле  авыл өендә туып-үскән. Сәке кырыенда татар хатын-кызлары кигән киемнәр эленгән. Ул Р.Фәхреддиннең 1885 елда никахлашкан бердәнбер җәмәгате Нурҗамал абыстайның күлмәкләренә охшатып тегелгән.
 
Музейның бер бүлмәсе Ризаэддин Фәхреддиннең Оренбург чорына багышланган. Бу галим  тормышындагы иң нәтиҗәле еллар. Ул бу якларга  бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча килә һәм, 1906 елда  алар чыгарган “Вакыт” газетасында эшли башлый. Рәмиевләр соңрак императордан “Шура” журналы бастырырга рөхсәт ала. Баш мөхәррир итеп Р.Фәхреддинне билгелиләр. Шул ук вакытта галим атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә уку-укыту эшләре буенча мөдир булып эшли. Шулай итеп, ул Оренбургта журналистлык һәм педагоглык хезмәтләренә бөтенләе белән кереп китә, яңадан-яңа хезмәтләр яза.
 
Музейда Ризаэддин Фәхреддиннең шушы еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсе булган 1910 елгы “Әхмәд бай Хөсәенов” дип исемләнгән тарихи энциклопедик хезмәте, ун ел дәвамында аена ике тапкыр чыккан  “Шура” журналы төпләнмәләре куелган. Басмада Р.Фәхреддин каләме белән язылган җиде йөзгә якын мәкалә һәм язмалар дөнья күргән. Журнал мөселман халыклары арасында бик тиз танылып өлгерә. Эш өстәле һәм язу әсбаплары галимнең Оренбургта яшәгән вакыттагы чорын күз алдына китереп бастыра. Көндәлек хезмәте шактый тыгыз булуына карамастан, иҗатының Оренбург чорында ул берничә дистә китап чыгара: “Тәрбияле хатын”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Сәлимә, яки Гыйффәт”, “Әсма, яки Гамәл вә җәза”, “Әхмәд бай”. Китапларын нәшер итүдә аңа туганнары Кәримиләр гаиләсе ярдәмгә килә. Оренбург шәһәрендә яшәгән вакытта аның иң якын фикердәше һәм хезмәттәше Ризаэддин Фәхреддиннең апасы Мәгъсүмә абыстайның улы Фатыйх Кәрими була. Кечкенә Ризаны беренче тапкыр Чистай мәдрәсәсенә укырга алып барган җизнәсе Гыйлман ахун Кәрими, гаиләсе белән Оренбургка күчеп, аңа ярдәм кулы суза. Алар биредә Кәримовлар басмаханәсен булдыра. 
 
Әмма Оренбург чоры Ризаэддин Фәхреддиннең тормышында хезмәт белән тулы еллар булса да, гел шатлык, куанычлардан гына тормый. Ул “Дин вә мәгыйшәт” журналы битләрендә бирелеп барган тәнкыйть мәкаләләренә борчыла. Шул ук вакытта хәзрәткә полиция дә бик тынычлык бирми. 1911 елда, галим яшәгән йортта тентү ясала, китап итеп бастыру өчен хәстәрләп куелган кулъязмаларны, “Асар” хезмәте өчен тупланган материалларны, хатларны алып чыгып китә. Галимнең еллар дәвамында әзерләгән язмалары эзсез югала. Әмма хәзрәт үз халкына хезмәт итүдән тәм табып яшәвен дәвам итә.
 
1917 елда ил күләмендә зур үзгәрешләр булганнан соң ул, 1918 елда “Шура” журналы бастырылудан туктагач, гаиләсе белән Уфа шәһәренә күченеп китә. Аны кабат казый итеп сайлыйлар. Тагын берничә елдан хәзрәтне мөфти итеп билгелиләр.  Ризаэддин Фәхреддин 1926 елда Беренче Бөтендөнья  мөселманнар конгрессында катнаша. Күрәсең, Согыд Гарәбстаны әмиренең Мәккәдә Бөтендөнья мөселманнар конгрессы вице-президенты итеп сайланган Ризаэддин хәзрәткә ихтирамы зур булган. Бу корольнең  бүләкләрендә дә чагыла. Хәзер поднос һәм хуш ис кувшины - бүген музейның  иң кадерле ядкәрләреннән. Мирасханәдә шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең Мәккәдә хаҗ киеменнән төшкән фотосы урнаштырылган. Галим белән сәфәрләрдә бергә йөргән кечкенә “Коръән” китабы да игътибарга лаек. Экспозиция­дә Ризаэддин Фәхреддиннең шәхсән үзенең визит карточкасын да күрергә мөмкин. Мөфти хәзрәтләре Мәккәдән җәмәгате Нурҗамал абыстайга бүләк итеп ашъяулык алып кайта. Абыстай, балаларына кием җитешмәгәндә, иренең затлы бүләгеннән кечкенә кызы Асмага күлмәк тегә, аңардан калган кисәкне истәлек итеп саклый. Ул хәзер музей залында урын алган. Нурҗамал абыстайның олы ярдәмчесе – тегү машинасы да – бүген мирасханәнең ядкәре.
 
Музейда галимнең үзе исән чакта дөнья күргән китаплары, язма әсәрләрне саклый торган сандыгы, фоторәсемнәре, гаилә архивыннан документлар, кулъязмалары, Согыд Гарәбстаны әмиренең бүләкләре – иң кадерле ядкәрләрдән.  
 
Ризаэддин Фәхреддин үзе исән вакытта 138 китабын бастыра. Аның “Гаилә”, “Нәсыйхәт” кебек тәрбияви әсәрләренә сорау аеруча зур була. Алар 13-14 тапкыр бас­тырып таратыла. Музейда галимнең бу китапларының төп нөсхәсе белән дә танышырга мөмкин.
 
Бүген музей экспозицияләрендә дин галименең күпсанлы хезмәтләренең төп нөсхәләренең кайберләрен - милләтебезнең хатын-кызлары эшләрен бәяләп язган “Мәшһүр хатыннар”, дини хезмәтләре “Моталлага”, “Тәнзыймат”, “Мөхәммәт галләйхиссәләм”, “Коръән вә тәбагать”, тәрбияви әсәрләреннән берсе “Тәрбияле хатын” кебек басмаларны күрергә мөмкин. 
 
Мөселманнар өчен махсус язылган изге “Коръән” китабыннан хәдисләр аңлатмасы җыентыгы “Җәвәмигуль кәлим шәрехе”, күпсанлы сәяхәтнәмәләрнең берсе  - “Ибне Батутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте” һәм башка китаплар, галимнең якын туганнарының гаилә архивында сакланып, соңрак музей фондларына тапшырылган. 
 
Килүчеләрдә, билгеле ки, Фәхретдиновларның агач рәвешендә эшләнгән, төп залның уртасында урнаштырылган шәҗәрәсе аеруча кызыксыну уята. Аның тамырлары Таңсар бабайдан башлана. Нәсел агачында 765 кешенең исеме язылган яфрак бар. Ризаэддин хәзрәт Сәйфетдин бабасының тамырларын үзе барлаган. Ә шәҗәрәне 1976 елда Ризаэддин Фәхреддиннең туганы Нәҗип Фәхреддинов төзи башлаган. Соңрак Сәмдун Фәрхетдинов, музей хезмәткәре буларак, туганнарның нәсел шәҗәрәсенә дә бик күп өстәмә исемнәр керткән. Филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыйм­ранова да, галимнең бик күп туганнарын ачык­лап, шәҗәрәне тагын да тулыландырган. 
 
Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Башкортстанда бу дөньядан үтә. Аны Уфаның татар зиратында җирлиләр. Ризаэддин Фәхреддиннең җәмәгате Нурҗамал абыстай алты баласы белән ятим кала. Тиздән 1936 елда аларның олы улын, Ризаэддин Фәхреддиннең ярдәмчесе булган Габдрахманны кулга алалар, 1937 елда ул репрессия корбаны булып,  төрмәдә бакыйлыкка күчә. Соңрак, 1938 елда, икенче улы, агроном белеме алган Габделәхәтне дә зинданга ябалар һәм җанын мылтыктан атып кыялар. 1944 елда дүртенче уллары, озак еллар инженер булып эшләгән Сәгыйд үпкә авыруыннан вафат була. Казанда кызлары тәрбиясендә яшәгән Нурҗамал абыстай да 1946 елда дөнья белән хушлаша. 1953 елда һөнәре буенча математика укытучысы, бик күп дәреслекләр авторы Габдерәшит Фәхреддинов та бакыйлыкка күчә, аны туганнары Уфаның мөселманнар зиратына әтисе янына җирли. Р.Фәхреддиннең ике кызы Зәйнәп белән Асма озак еллар Казанда яши, табиб булып эшли. Ризаэддин Фәхреддиннең кечкенә кызы Асма, 1923 елда Галимҗан Шәрәфкә кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерә. Тик аның кызлары гомерле булмый, Йолдыз 19 яшендә, кечесе 4 яшендә авырып гүр иясе була. Асманың ире күренекле тел белгече Галимҗан Шәрәф репрессия корбаны булып, озак еллар гомерен төрмәдә уздыра, соңрак үпкә авыруыннан гомере киселә. Асма апасы Зәйнәп белән бергәләп кечкенә улы Арсланны тәрбияли. Асма Шәрәф, 1985 елда Зәйнәпнең вафатыннан соң, Ризаэддин Фәхреддин турында истәлекләр яза башлый, 1992 елда Кичүчат мәчетен ачкан вакытта әтисенең туган авылына кайта, аңа шул чакта музей булдырылачагын да әйтәләр. Әмма ул  аның ачылганын күрә алмый, 1993 елда бу дөнья белән хушлаша. 
 
Ризаэддин Фәхреддиннең озак еллар дәвамында истәлек итеп саклаган  фотоларын һәм шәхси әйберләрен оныгы Арслан Шәрәф соңрак музей фондларына тапшыра. Мирасханәдәге Р.Фәхреддиннең юл сандыгы  – шул ядкәрләрнең берсе. Ризаэддин Фәхреддин җәмәгате Нурҗамал белән төшкән фотолары, гаиләнең ипи савыты, Нурҗамал абыстайның ашъяулыгы, Ризаэддин Фәхреддиннең 50 яше тулган көнгә кызы Зәйнәп чигеп бүләк иткән намазлык, кызның үз кулы белән чиккән сөлгесе, китапханәдә сакланган басмалар, балаларның уйнап үскән уенчыклары, Оренбург чорында ук алынган аш сервизы, тарелкалары – болар барысы да Фәхреддиновларның гаилә җиһазлары.
 
 Берничә ел элек музейда "Мизгел" татар фотосалоны да эшли башлады. Биредә фоторәсемгә төшү сәнгате турында мәгълүмат та бирелә. Үткәндәге зыялыларыбыз аны яхшы белгән. Моннан тыш "Мизгел"дә  милли киемнән фотога төшәргә мөмкин.
 
Музей киңкырлы эшчәнлек алып бара, биредә һәрвакыт җанлылык. Ризаэддин Фәхреддингә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрне үткәрү,  галимнең туганнарын җыеп күрештерү, балалар өчен дәресләр уздыру кебек чаралар бер-берсен алыштырып кына тора. Әмма мирасханәдә очрашулар, кичәләр үткәрү өчен аерым бүлмә яки зал булмау, әлбәттә, кыенлыклар тудыра.
 
Шушы көннәрдә генә Кичүчат авылындагы Р.Фәхреддин музеенда күңелле вакыйга булды. Татарстан  Мәдәният министрлыгы мирасханәне "Авыл җирендәге иң яхшы музей", ә аның директоры Диләрә Гыймранованы "Авыл җирендәге иң яхшы музей хезмәткәре" дигән исемнәр белән зурлады. Бу уңышта хезмәткәрләр Фәридә Котбиева һәм Эльвира Харрасованың да өлеше зур.
 
Ризаэддин Фәхреддиннең  исемен халыкка кайтаруда  галимнәребез зур хезмәт куюын беләбез. Тарихчы галимнәр  Булат Солтанбәков, Равил Әмирхан, Миркасыйм Госманов, әдәбиятчы Мөхәммәт Гайнуллин, Әнвәр Хәйри, Марсель Әхмәтҗанов, Дамир Гарифуллин һ.б. бу изге эшкә саллы өлеш кертте.
 
Бүген республикада, Кичүчат һәм Әлмәттә галимнең исемен мәңгеләштерү максатында әһәмиятле эшләр алып барыла. Авылда аның исемендәге мәчет тирә-якны ямьли.  Кичүчатның тау астыннан “Ризаэддин Фәхреддин” чишмәсе агып чыга,  Әлмәт шәһәрендә дә мәчет, гимназия (анда да Р.Фәхреддин музее бар), үзәк урамнарның берсе галим исемен йөртә. Ә иң мөһиме - “Татнефть” җәмгыяте каршындагы “Рухият” фонды  Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен бастырып халыкка җиткерүне дәвам итә.
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 
 
. Ризаэддин Фәхреддиннең рәссам М.Шәйдуллин ясаган рәсеме. 
 
. Кичүчаттагы Р.Фәхреддин музееның тышкы күренеше.
 
. Музейның Уфа залы.
 
. Р.Фәхреддингә кызы Зәйнәп чигеп бүләк иткән намазлык.
 
 
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить