«ТӨРКИ МӘДӘНИЯТ МУЗЕЕ КИРӘК!”

30.06.2017 05:50 | Музейханә Печать

Альберт Тимиршинны Татарстанга караганда Россиянең башка төбәкләрендә күбрәк беләләр. Шуңа күрә үзенә дә: “Иҗатыгыз турында бик аз мәгълүм”, – дим. Ул тыйнак кына елмая. Остаханә диварларына эленгән, соңгы айларда сурәт төшерелгән киндерләрендә гел шаман халкы гына булса да, әңгәмә барышында Альберт Ильяс улының чын татар җанлы зыялы икәне ачыкланды. Альберт Тимиршин 1970 елны Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1975 елны әти-әнисе КамАЗ төзергә киткән. “Мин – яңа Чаллының яшьтәше, ул минем күз алдымда төзелде. Тракторлар, субайлар, төзелеш мәйданчыкларындагы балачак уеннары... Ләкин күңелем белән һәрчак Яшел Үзәндә булдым. Дәү әтием белән урманга гөмбә җыярга барган чаклар, туган як табигатен өзелеп яратуым соңрак пейзажлар жанрында эшләргә этәрде”, – ди Альберт. 
Булачак рәссам сынлы сәнгать мәктәбен, Чаллы сәнгать училищесын тәмамлаган, курсның унҗиде студенты арасыннан хәзерге көндә – берүзе рәссам. “Укып банкир булырга мөмкин, әмма рәсем ясау сәләтең тумыштан булмаса, үзеңне башкалар тарафыннан таныту бик авыр. Еллар узган саен, социум үзгәрә, син социализм өчен үсәсең, ә илеңә башка чор килә, – дип аңлата ул. – Бу чор авыр, шуңа күрә кайбер рәссамнар аннан үзләренең әсәрләре эченә качырга тырыша”. 
 
Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Альберт Тимиршин һәр әсәрен җиренә җиткереп, төгәл итеп яза. Укып бетергәч тә, Санкт-Петербург һәм Мәскәү калаларына юл алган, сату өчен язган ул. Соңгы елларда Красноярск, Чиләбе, Новосибирск, Түбән Вартада узган күргәзмәләрдә актив катнашкан, тиздән Калининградка барырга җыена. Әлеге шәһәрләрдә сынлы сәнгать әсәрләрен сатып алучылар табыла, ә Казанда? Рәссам шәһәрнең бу юнәлештәге нибары дүрт салонын һәм ике-өч кибетен искә төшерде. Екатеринбургта мондый салоннарның саны – утыз. 
 
 Биредә барысы да картинаның бик матур булуын һәм арзан торуын тели. Шуңа күрә Татарстан рәссамнары үз иҗатларын башка төбәкләрдә күрсәтергә мәҗбүр. Иң кызыгы шул – анда аларның әсәрләрен татарлар сатып ала. “Ләкин андагы татарлар – башка, – ди Альберт. – Биредәгеләр: “Бу нәрсә?! Нигә әле акча әрәм итим”, – дип фикер йөртә, ә андагы татарлар – фирма директорлары, эшмәкәрләр безгә һәрчак булыша, эшләребезне күчерү өчен транспорт бирә, юл бәясен дә түләп чакыра, үзләре үк сатып алып, шәхси коллекцияләр дә туплый, шәһәр халкын кызыклы күргәзмәләр белән, яңа исемнәр белән таныштыра. Ә Татарстандагы дәүләт структурасы команда бирмәсә, монда синең әсәреңне сатып алмаячаклар. Мәдәният һәм сынлы сәнгать үсешенә иганәче булыйм әле, дигән уй Казан байларының төшенә дә керми. Минем тагын бер үпкәм шул: рәссамнарны зурлап, хәйран күләмдәге акчалата премияләр тапшырырлык бәйгеләр, бездә сирәк. Бу нисбәттән Әлмәт шәһәре хакимиятен, “Татнефть”не һәм Әлмәт шәһәр картиналар галереясы коллективын гына мактап үтә алам. Алар оештырган бәйгеләргә инде башка төбәк рәссамнары да катнаша башлады. 2015 елны Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан конкурс үткәрделәр, мин анда үземнең “Билгесез” картинам белән беренче урынны яуладым һәм премия белән дә бик канәгать калдым”. 
 
Альберт бу әсәрнең сюжетын унбиш ел буена күңелендә йөрткән, ә бары тик шушы конкурс аша гына тормышка ашыр­ган. Премия яңа кысалар, яңа киндерләр, буяулар алырга да бик ярагандыр. Матди ярдәм – һәрчак урынлы. Өстәвенә, А. Тимиршин сәяхәт итәргә дә бик ярата. Гел тузанлы остаханәдә утырып кына булмый, дөнья матурлыгын да күреп кайту мөһим. Иҗади хезмәттән соң ул берәр илгә җыена башлый. Таллинда, Ригада булган. Алтайга, Тывага, Хакасиягә һәм Ямал-Ненец автономия округына барган. Монголия, Кытай, Италия белән танышкан. Билгеле инде, бер илдә дә иренчәк тюлень булып ятмаган. Күпләр күзаллаган пляж, курорт ялы – аның өчен чиксез күңелсез күренеш, ә начар һәм катлаулы юллар узып күргән хозурлык – күпкә ямьле. 
 
“Кытайлар рәссамнарны аеруча ярата, хөрмәт күрсәтә торган халык, остаз-укытучыларны бигрәк тә. Кытайда моның өчен сине күтәреп йөртергә дә әзерләр. Бу илдә дөгедән ясалган кәгазьгә сурәт төшерергә яраталар. Пекинның антиквар әйберләр сатыла торган урамындагы бер галереяда вакытта мин дә шундый кәгазьгә атлар, агачлар ясый башладым. Шулчак галерея директоры килеп чыкты да аларны үтенә-үтенә сорап алды. Кытайларда сынлы сәнгатьтәге академик белемгә ия зат иң олуг ихтирамга лаек дип санала”, – ди иҗатчы.
 
– Шаманнар темасына багышланган эшләрегез күп. Себернең сәер вәкилләре сезне кайсы яклары белән шулай кызыксындыра? – дим рәссамга. 
 
– Минем шаман дустым бар. Шаманлык – ул аерым бер культура, ул куркыныч мис­тика белән генә бәйле түгел, шаманнар дәвалый да, алар табигать белән бербөтен тәңгәллектә, һәр агачны җанлы итеп күрә белә. Ә безнең яшьләрнең күбесе өчен табигать – ул ниндидер агрессив бер тирәлек. Андыйлар табигать кочагына чыкса, стресс халәтенә керә. Әйтерсең күп­ләренең максаты – Җир өстен пычрату, аны чүп-чарга күмү... 
 
Байтак еллар элек картина галереяларына иң әүвәл Тимиршинның чәчәк бәйләмнәре сурәтләнгән әсәрләре куелды. Алар ниндидер бер томанлы көн яктылыгында язылганга охшаган иде, купшы һәм шул ук вакытта тыйнак булулары белән дә күңелләрне җәлеп итте. Тик менә соңгы вакытларда мондый “ картина–букетлар” бик сирәк күренә. Хәер, оста аларны хәзер дә яза икән. “Чәчәкләр – күңел юанычым”, – ди ул. 
 
Татарларның борынгы тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы темага әйләнеп кайтабыз. Альберт Ильяс улының бу юнәлештә иҗат ителгән картиналары башка рәссамнарныкыннан аерыла. Татар эпосын күрүчеләр күп, ә ул бу теманы үзенчә яктырта. Аның “Тынлык” картинасына гына күз салыйк: елга янында туган як табигатенә сокланып утыручы зат. Бу – бернинди патетикасыз камералы чишелеш. 
 
Альберт Тимиршин үзенең бер хезмәтен “Болгар календаре” дип атаган. Аны инде Болгар шәһәре музеена да, “Бакчасарай” хан сараена да бүләк итәргә өлгергән. Әлеге борынгы календарь – Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителгәнче кулланышта йөргән ел исәбе циклы буенча образлы реконструкция. Ул югары зәвыкка туры китереп, бизәкле асмалар формасында әзерләнгән. Аны ясау өчен рәссам Гамирҗан Дәүләтшинның 1990 елда чыккан “Волжская Булгария: духовная культура” китабын өйрәнгән. “Дәүләттән бирелгән грант акчасына сыннарны Екатеринбургта бронзадан койдырдым. Унике төрле җанвар: Тычкан, Кабан, Эт, Тавык, Керпе, Куян, Барыс, Куй, Сыер, Аждаһа, Елан һәм Тулпар килешле килеп чыкты, ләкин аларны кабатлап коярга инде бер мөмкинлегем дә юк. Казанның металл белән эшләү осталары зур акчалар сорый. Меценатлар табылмый. Махсус ясалган стендны кызыксынучыларга күрсәтәм. Бу теманы хәзер дә пропагандалыйм, борынгы татар тарихын бик күпләр белми, бу өлкәне өйрәтү-танытуга үз өлешемне кертүем белән горурланам”.
 
Альберт Ильяс улы – шәп шәхес ул! Менә кемнәр җитми безнең дәүләт хакимиятенә! Бер ниятенә генә игътибар итегез: “Мин чит төбәкләрдә еш булам. Без күп: Кырым татарлары, Себер, Урал татарлары... Алар да, башка төрки халык­лар да казанлыларга татар милләтенең иң прогрессив өлеше дип карый. Тик без аларга өмет бирмибез. “Без булдырабыз!” дибез. Яңа стадионнардан, яңа спорт корылмаларыннан кала, мәдәни казанышларыбызны, декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать әсәрләребезне, тарихыбызны күрсәтеп бирерлек объект­лар төзү һәм аларны яңарту турында да уйланырга вакыт. Менә инде ике ел буе бер идея белән яшим. Казанда төрки мәдәният музеен ачасым килә. Биредә мондый музей булырга тиеш дип саныйм. Россия киңлекләрендә дә, башка илләрдә дә иҗатташ дусларым байтак. Алар бик югары иҗади потенциалга ия. Себердә – сөяктән, Тывада таштан иң шәп әйберләр ясыйлар, казахлар арасында – металлдан яхшы сын-сурәтләрне коялар, үзбәкләрдә – керәч сәнгате югары дәрәҗәдә... Әлеге сәләт ияләренең әсәрләрен бергә туплап, өр-яңа музей – “Төрки мәдәният музее”н ачарга мөмкин һәм музей эшчәнлегенең җитди программасын төзеп, бу музейның директоры да була алам!”
 
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 
 
."Җир"
 
."Әбиләр чуагы".
 
."Ачык шәмәхә томан".
 
."Билгесез".
 
."Бишек".
 


Зилә Нигъмәтуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить