50 елга сузылган хезмәт

30.06.2017 05:43 | Шәхесләребез Печать

 Ул “ЖЗЛ”га лаек
 
Былтыр «Казан утлары» журналында Филүсә Арсланованың җырчы Рафаэль Ильясов белән әңгәмәсен укыгач, мин аңа Рафаэльнең татар-башкорт дуслыгына керткән өлешен дә өстәп куяр идем. Аның Уфадагы зур залларда үткән концертлары татарга да, башкортка да зур бәйрәм, ике халыкның бердәмлеккә омтылуын раслаучы күркәм күренеш була иде. Ни үкенеч, Татарстан белән Башкортстан арасында  мәдәният өлкәсендә хәзер салкынлык урын алды, иҗат кешеләре арасында бәйләнешү кимеде.
 
Тагын өстим: Рафаэль – ул Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен нур учагы, туган яклар белән бәйли торган күренмәгән җеп кебек. Себердә, БАМ юлы үткән өлкәләрдә яшәгән татар-башкортлар белән аралашканда миңа мондый мисалларны бик күп сөйләделәр. 
 
Теләгем дә бар: Рафаэльнең тормыш һәм иҗат юлына багыш­ланган  телевизион тапшыру әзерләнсә, бик сөенер идек.  Бу җөмләне Рафаэль белән генә дә чикләмәс идем. Татар дөньясы олы шәхесләргә шактый бай. Шушындый кешеләрне тарихта калдыру максаты белән Казан телевидениесендә ЖЗЛ (Жизнь замечательных людей) сериясен ачып, махсус фонд җыелса, бик әһәмиятле эш килеп чыгар иде. Андый язмалар, минемчә, беркайчан да картаймаячак, киресенчә, елдан-елга дәрәҗәләре үсәчәк. 
 
Наил ГАЛӘВЕТДИНОВ,
 
74 яшьлек хезмәт ветераны. Уфа шәһәре.
 
 
50 елга сузылган хезмәт
 
1965 ел, 5  сентябрь. Бу - Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясенә өлкән редактор булып эшкә чыккан беренче көнем иде. Комитет рәисе Ф.Л.Надыйров мине радио коллективы белән  таныштырды. Ә музыкаль тапшырулар редакциясендәге әдәби хезмәткәр Ленар Җамалетдинов белән баш редактор Юныс Әминов булачак хезмәт нечкәлекләрен аңлатты.
 
Коллектив башта ук үз кешедәй кабул итте сыман. Чөнки консерваториядә укыган елларда ук, атна саен диярлек, турыдан-туры микрофон алдында мин гобойда халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен башкара, ә радио концертмейстеры пианистка Екатерина Соколова ярдәм итә иде. 
 
Ул вакытларда радио эфирга көн саен 4 сәгать 30 минутлык тапшырулар белән чыга,  шул вакытның яртысы музыкаль тапшырулар редакциясе тарафыннан әзерләнә һәм бу  зур тырышлык таләп итә иде.
 
Музыкаль тапшырулар редакциясе көндәлек программаларны әзерләүдән тыш, татар музыкасын пропагандалауның байтак ысулларын кулланды. Бөтенсоюз радиосы «Татарстан» радиосы әзерләгән тапшыруларны 1нче программада һәр ай саен ике мәртәбә 45 әр минут, «Маяк» программасында 29 минут бирә иде. Бөтенсоюз радиосы җитәкчелеге Татарстан радиотапшыруларына союздаш республикалар тапшырулары белән бер дәрәҗәдә вакыт биреп барды. Безнең программалардагы музыкаль әсәрләрнең профессиональ югарылыкта булуы, башкаручы җырчыларыбызның, музыкантларыбызның осталыгы хәтта союздаш республикалар радиотапшырулары өчен үрнәк булып торды.
 
Моннан тыш, Мәскәүнең тавыш язу студиясе коллективы да,  Казанга килеп, безнең оркестрларның уенын яздыра һәм ул гадәттә, 25-30 сәгатьлек (!)  була иде. Шул уңышлы хезмәт нәтиҗәсендә «Татарстан» радиосы фондына симфоник әсәрләр, опера, хор әсәрләре, инструменталь музыка, халык көйләре гел өстәлеп торды.
 
Без башка республика радиолары белән дә тыгыз элемтәдә эшләдек. Башкортстан радиосы өчен генә дә ел дәвамында 6-7 махсус тапшыру әзерли һәм анда татар музыкасының иң уңышлы үрнәкләрен куллана идек. Татарстан радиосының тагын бер уңышлы ягы бар: композиторларыбызның яңа әсәрләре тавыш язу студиясендә көн саен сәнгать осталарыбыз башкаруында магнитофон тасмасына язып алына, фондка кабул ителәләр иде. Музыкаль тапшырулар редакциясе каршында 12-15 кешедән торган сәнгать советы эшләде, анда  күренекле композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр һәм музыкантлар катнашты.  «Татарстан» радиосы фонотекасына атна саен 15-20 яңа әсәр, яңа язмалар өстәлеп торды. Нәтиҗәдә, радио фондында 50 мең язма урын алды. 
 
«Татарстан» радиосы коллективы кыйб­ласыннан тайпылмый, үз максатына тугрылыклы хезмәт итте. Коллектив зур түгел, әмма башкарган эшләре бүген дә күпләр өчен үрнәк иде. «Татарстан» радиосы тапшыруларын яратып тыңлыйлар, редакциягә килгән рәхмәт хатлары гел шул хакта сөйләп торды. Радиода ул вакытларда редакторлар Галия апа Гаязова, Александр Малов, Тәүфыйк Сәгыйтов, Ленар Җамалетдинов, Рим Шириязданов, Карл Фәизов, Фәләх Насыйров, Эльза Гобәйдуллина, Наил Гыйззәтуллин һ.б. тырышлык куйды.
 
Радиода Гомәр ага Бәширов, Рөстәм Яхин, күренекле җырчылар һәм музыкантлар бик еш кунак булды. Ә инде Сара апа Садыйкова радиога килсә, бөтен тирә-күрше бүлмәдә эшләүчеләр аның «концертын» тыңламыйча калмый иде. Сара апаның радиога алып килгән яңа җыр текстын редактор Рафис Корбанов төзәтә. Аның белән Сара апа һич тә ризалашмый. Байтак тарткалаша торгач, Р.Корбанов,  Сара апа тәкъдимен кабул иткән булып, Сара апаны тынычландырып озата. Җырын редакцияләп, магнитофон тасмасына яздырып, кичке тапшыруда эфирга бирү алдыннан, Сара апага шалтырата: «Тыңлагыз, теге бәхәсләшкән җырны тапшырабыз». Җыр эфирда яңгырагач, ниһаять, телефон шалтырый һәм Сара апаның «И, болай да матур икән шул», - дигән сөенечле тавышы ишетелә...
 
Рөстәм абый Яхин белән булган иҗади бәхәсләрне әдәплелек үрнәге буларак кабул итеп бардык. Ул әкрен генә, тыныч кына бу әсәрнең кыйммәте нидән торганын уйнап та, җырлап та тыңлаткач, хәтта күрше бүлмәләрдән кергән коллегалар мөнәсәбәтләрен белдергәч, без, редакторлар да автор фикерләре белән ризалаша идек.
 
Яшереп торасы юк. Радиода эшләү җиңел түгел, гаҗәп катлаулы һәм җәнҗаллы чаклары да була иде.
 
Минем таләпчәнлегемә үпкә белдереп, радиокомитет җитәкчеләренә генә түгел, “күктәгеләрдән” дә мине акылга утыртуда ярдәм сорадылар. Әйтик, бер композитор КПСС Өлкә комитеты мәдәният бүлегенә шикаять юллады. Аны, редакциянең җитешсезлекләрен өйрәнү өчен, профессор М.Нигъмәтҗановка төшерделәр. Бер айдан соң Өлкә комитетының шул мәдәният бүлегенә минем өстән ризасызлык белдергән композиторларны да, безнең редакция хезмәткәрләрен дә чакырдылар. Дан-дәрәҗәгә сусаган композиторлар ни әйтергә дә белмичә, аптырашып калды. М.Нигъмәтҗановның өлкә комитеты кушуы буенча эшләнгән «хезмәтен» китап итеп бастырып була дигән фикер әйтелде. М.Нигъмәтҗанов композиторларга, бигрәк тә радиодан канәгать булмаганнарга җитди, профессиональ киңәшләрендә гайбәт белән шөгыльләнгәнче, профессиональ үсеш турында ныграк уйланырга киңәш бирде.
 
Теге “бөек” тынмый, ул Композиторлар берлеге рәисе Н.Җиһановка да “Р.Ильясовны эшеннән алырга” дигән тәкъдим белән хат яза.
 
Билгеле инде, Н.Җиһанов мине үзенә чакыртты. “Мондый хатны талантлы кеше язмый. Игътибар итмә, эшләвеңне бел.  Әллә мине якын, дус итүчеләр бик күп дип уйлыйсыңмы? Минем 100 дустым бар. Шуларның берсе генә минем өчен шатлана - ул мин үзем» дип, көлә-көлә озатып калды...
 
Әмма радио-телевидение рәисе, ни сәбәптәндер, мине эштән азат итеп, филармониягә күчәргә тәкъдим итә. Гаҗәеп бит бу дөнья, нәкъ шул көннәрдә КПССның Өлкә комитеты секретаре мәрхүм Р.К.Беляев радио-телевидение хуҗасын чакыртып ала да, радиода озак еллар һәм уңышлы эшләүче Р.Ильясовка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә дигән документлар әзерләргә куша. Бер атнада иҗатташ дуслар мактаулы исемең белән котлыйбыз дип шалтырата иде инде... 
 
«Татарстан» радиосының 90 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә коллективка уңышлар, сәламәтлек телим. 
 
Рафаэль ИЛЬЯСОВ, Татарстанның халык артисты.
 


Рафаэль ИЛЬЯСОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить