УРЫНСЫЗ ТАНТАНА

15.06.2017 21:09 | Асылыбызга кайтып барышлый Печать

“Нәүрүз” фестивале


Милли театрларның XIII “Нәүрүз” фестивале узып китте. Вакыт юклыктан, Казанга килгән кунаклар арасыннан Әлмәт драма театры тамашасын гына карый алдым. Дөрес, Чаллы театры Мостай Кәрим әсәре буенча куйган “Ай тотылган төндә” спектакленең премьерасында кунак булу бәхете тигән иде. Аны Казанга да алып килделәр, барып тормадым, ә шулай да ике театр тамашачысы булуга ирештем, дип сөенергә дә мөмкин. Әмма...

Әлмәт театры Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар” комедиясен “бүләккә” алып килгән. Башта ук гафу кылып кую хәерлерәк. Нәкый ага – татар халык иҗаты буенча, һичшиксез, искиткеч академик! Ләкин, ни үкенеч, драматургия өлкәсендә Нәкый аганың “Хуҗа Насретдин” комедиясеннән кала үлемсез саналырдай сәхнә әсәре юк шул. Власть (патшаныкы, ак йә кызылларныкымы – аермасы һич юк) тарафыннан үзләренең туган илләрен, кендек каны тамган нигезләрен, туган-тумачасын ташлап китәргә, һиҗрәткә мәҗбүр ителгән качаклар темасы – һичбер милләт өчен дә комедия була алмый!

Аңлыйм инде, аңлыйм: һәрбер адәм баласына – язучымы ул, гап-гади көтүчеме – хакимият ияләренә ярашырга кирәк. Тарихтан бик беләбез: Нәкый аганы да, әле “җидегәнчелек”тә, әле “солтангалиевчелек”тә гаепләп, утызынчы еллар башында ук шактый талкыганнар. 1940 елда “Идегәй” дастанын матбугатта бастырып чыгарган өчен дә нык эләккән аңа. Ләкин, ни галәмәт, баш түбәсенә аяусыз тукмаклар эләккәнче, әле 1923 елда ук, “Качаклар” комедиясен язып, җете кызыл танылмакчы булып хата кылган. Большевиклар “бүләк иткән” совет властеннан юньле кешеләр качмаган, хезмәт иясе аны сөенеп каршылаган, менә, карагыз да юаныгыз инде, янәмәсе...

Әсәрнең сюжетын аңлатмый да булмас. 1919 елгы вакыйгалар бара. Колчак гаскәрен әле генә куып җибәргәннәр. Большевиклар атлы алласызлар афәте якынлаша. “Күрше авылда кызыллар Хәсән мулланы ат койрыгына тагып газаплаган”, дигән хәбәрне ишетүгә, аны “үтергәннәр” дигән дәрәҗәгә үстереп, Гайнетдин мулла өч хатынын, хезмәтчесен алып һәм, билгеле ки, мал-мөлкәтен җыйнап, Себер тарафына качып китә. Кешенең чын йөзе ут-су кичкәндә ачыла, дигән гыйбарәдә хаклык бар бит. Инде моңа кадәр үк ике ир алыштырырга өлгергән һәм Гайнетдин муллага яшь хатын булып килгән Сәрби бикә, кайсыдыр бер калада яңа иренең барча алтын-көмешләрен урлап, элек Колчак штабында “полковник” саналган һәм Япониягә качарга җыенган юньсез Ишмурзин ятагына күченә. Әле кичә генә абыстай булып йөргән елгыр хатын шундук тәмәкесен дә тарта башлый, Серафимага да әверелеп куя. Гайнетдин мулланың “карт” хатыннарының берсе – элек “земский управада” писарь булып эшләгән һәм шул сәбәп­ле (!) Ана телен дә оныта башлаган Абдуличка, икенчесе кабак тотучы һәм анысы да туган телен җуйган (ә, бәлки, татар теле кабак теле була алмаганга күрә шулайдыр) татар иренә “ябышып” чыга. Хәтта аның “тәрбия күрми калган” кызы Зөһрә дә бу калада спектакль-концертлар куймыйча гына акча сугып йөрүче “артист” Качкинскийның “синнән йолдыз ясыйм” дигән вәгъ­дәләренә ышанып һәм шундук “даһи” мәҗбүриләгән аракыны авыз итә башлап, “тюфяклардан-тюфяк” әтисен ташлап кача.Тик Качкинскийның спектакльләр күрсәтмичә генә акча талап яшәве ачыклангач, шул ук “бөек” артист “син үзеңнең происхождениең белән минем фамилиямне пычратасың”, дип аны хезмәтче роленә төшереп тә куя. Бәла ялгыз йөрми. “Мин сиңа яшь хатының Сәрбине кайтарып алырга ярдәм итәм”, дип, Гайнетдин мулланың инде кесә төбендә калган акчаларын да исереккә сабышып беткән Баһави хәйлә белән талый һәм бушка кергән табыш сөенеченнән әллә кайдан килгән татар фахишәләрен җыеп “шабаш” оештыра (сәхнәгә куелышы В.Шукшинның “Калина красная” фильмындагы “шабаш”ны хәтерләтә). Хатыннарын дини канун буенча кире кайтаруда ярдәм эзләп мөфти вә казый хәзрәтләренә кадәр барып җитү дә тулысынча нәтиҗәсез көе тәмамлана. Мөфти кадәр мөфти, “бөек” киңәшләре өчен, аны өстендәге кат-кат күлмәкләрен салып түләгәнче талый. Ялгыз калудан коты алынган Гайнетдин мулланы сәрхуш Баһави үзенең “шабашында” күңел ачкан Майшәкәр атлы бик талымлы хатын белән кавыштырып “әҗәт” кайтара. “Яшь”, “бичара” Сәрби дә – утта янмас, суда батмас хатын, анысы үзенә әле шәкерт чагында ук гыйшык шигырьләре багышлап йөргән “шагыйрь” кисәгенә “кияүгә чыгып” куя...

Ахырда башларын кая куярга белмәгән бичара качаклар, һәммәсе җыелышып, соңгы өмет, соңгы “пристань”га – авылда ташлап калдырылган, алты бүлмәле йортка кайтып төшә. Ә аңа дәгъва итүче ярлы-ябагай вә ач-әрвахлар – авылның үзендә дә дистәләгән. Һәммәсе дә алты бүлмәле йорттан калҗа каптыр­макчы. Әмма йорт түбәсенә менеп оялаган “властьтан”, югарыдан фәрман: мулла йорты клубка әверелә! Нәкый аганың резюмесы шулдыр: совет властен кабул итмәгәннәр ярык тагарак алдында утырып калачак һәм вәссәлам!..

Игътибар иттегезме: бу әсәрдә сыңар гына уңай герой да юк. “Тюфяк” Гайнетдин мулла, барча авыл халкын талый-талый, хәтта хатыны да урлап качарлык һәм “морза-полковник” Ишмурзинның да күзен кыздырырлык байлык җыйган икән. Хатыннарында – иргә, кызы Зөһрәдә әтисенә карата һичбер хөрмәт тә юк. Аларның һәммәсенә, усал итеп әйткәндә, ябышып чыгардай ир һәм ятак кына кирәк. Юлда очраган ирләрне патша хакимияте эчкечегә һәм аферистларга әверелдереп бетергән, шагыйренә кадәр юньле бәндә түгел, анысының да акылы керәле-чыгалырак. (Нәкый ага Тукай, Ш.Бабич, Дәрдемәнд кебек үрнәкләре булган шагыйрьләр дөньясын һәм тәүге театрлары белән Россиядәге барча мөселманның күзен ачкан татар артистларын нишләп шушы тикле түбәнсетте икән? – шунысы аңлашылмый). Болар арасында кызганырдай, хәлләренә кереп миһербанлык күрсәтердәй бер генә “элемент” та калмаган бит. Эт көтүе өстергәндәй, фас боларны, фас!..

Үзәгемә иң үткәне – мөфти хәзрәтләре белән аның казыйларын мыскыл итү булды. Мөфти үзе тере кеше булып та күзгә күренми бит, аның урынына җансыз курчак аламасы, карачкы гына чыгарып күрсәтәләр. Иң яманы – мөфтие дә, аның янындагы казый һәм хәтта боларга тауар ташып торучы “эшмәкәрләр” – һәммәсе дә карак, бозык, икейөзле, ахыр чиктә, валлаһи, алласызлар! Мөфти белән казый, урлап китерелгән тауарларны ярты хакына гына алып, “изге” булып кыйланып ята. Ә үзләре инде капчык-капчык акча җыеп куйган. Ул гына җитмәгән, болар кытай әфьюне һәм япун тәмәкесе белән дә шаяра икән бит, “каһәр суккырлары”!..

Әсәрдә тагын әле качак муллага мөрәҗәгать итеп, әле мөфти янына барып һәм кул суза-суза акча теләнүче татар халкының Милли Идарә әгъзасы Таймыши дигән өстәмә герой да бар. Ул – милләт өчен янып-көеп йөрүче, ул Парижда үтәчәк Тынычлык конференциясенә барып җитәргә тиеш, милләт хакына акчагызны кызганмагыз, давай! Ә асылда ул чит илгә чыгып таю өчен генә шулай яна, имеш. Коточкыч хәл, коточкыч геройлар, нинди түбәнчелек!

Ә хәзер газиз тарих битләренә әйләнеп кайтыйк та геройларның битлекләрен ачып ташлыйк әле. 1919 елдагы безнең мөфти – газиз Тукаебызны меңнәрчә зыялы мөселманны җыеп, җеназа догалары укый-укый, соңгы юлга озатуны оештырган һәм патша фәрманы буенча түгел, ә Россия тарихында беренче мәртәбә халык депутатлары тарафыннан 1917 елның май аенда гына сайлап куелган Галимҗан Баруди ул! Безнең Баруди шулай талап акча җыйганмы да, кытай әфьюне татып ятканмыни? Хурлык, гарьлек, әлеге әсәр һәм аны сәхнәгә куючылар өчен мең ачыну!..

Ә 1920 елда Париждагы халык­ара Тынычлык конференциясенә кемнәр барган дисез? Нибары өч шәхес. 1919 елда Россиядән чыгып качу бәхетенә ирешкән һәм 17 нче елның 22 июлендә үк Милли Идарә, шул ук елның ноябрь аенда инде Милли Мәҗлес рәисе дә булып сайланган, шул сәбәпле 10 миллионлы татар халкы исеменнән ирек дауларга хокуклы Садри Максуди. Һәм Парижга Россиядә калган Милли Идарә исеменнән элеккеге Дума депутаты Ибниәмин Әхтәмов кул куеп биргән таныклыкны тотып, анда да әле чех вә словак әсирләренә ияреп кенә Россиядән чыгып кача алган Гаяз Исхакый белән Фуат Туктаров. Йә, әйтегез, асылдагы беренче Президентыбыз Садри Максудины, бөек Исхакыйны яки Фуат Туктаровны шулай кимсетергә кемнең хокукы бар? Ярар, Нәкый агага большевик комиссарлар дәһшәтеннән котылып калу һәм җете кызыл төстә ялтырау өчен шулай мәгъкуль булган. Ә бүген, милләт түшәмендә балта эленеп торган чакта, бу әсәрне ни максаттан сәхнәләргә кире кайтарыр­га? Болай да туган телебез зиратка карап баскан, әдәбиятта, эстрадада, хәтта шул ук театр дөньясында да җитди әсәргә кытлык. Хәзер инде үзен-үзе сөннәткә утыртучы мәхлукларга охшап калыйкмыни?..

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссерның Илгиз Зәйниев икәнен белгәч, чәчем мең агарды. Әле биш ел элек кенә милли символларыбызның берсе булган Мөхлиса Бубый турындагы җитдиләрдән-җитди, аянычлыдан-аянычлырак трагедияне сәхнәгә куйган Илгиз бүген нишләп безнең газиз милләтебезне һәм аның бөекләрдән-бөек шәхесләрен бу рәвешле түбәнәйтә алган? “Комедия” генә түгел, әллә нәрсә дип ата, ләкин бу әсәрнең газиз милләткә пародия икәнен бер генә төрле чаршау яки битлек тә каплый алмас!..

Артистларга бәйләнәсем килми. Камил Вәлиев, Мәдинә Гайнуллина, Рамил Минханов, Рәфыйк Таһиров кебек дәрәҗәле артистларның уйнавын элек тә күргәнем бар, алар бу юлы да сынатмады, үзләренә җиткерелгән бурычны ерып чыгарга тырышты. Шагыйрь ролендәге Динар Хөснетдинов белән “артист” Илшат Агиев уены да җанга бик хуш ята. Әлмәт театры, валлаһидыр, күңелемә тулысынча якын.

Ләкин теләсә кайсы артистка, һәрбер коллективка әле уенга алынганчы һәм сәхнәгә менгәнче мең кат үлчәү лазем. Урыска, бәлки, “бер кат кискәнче җиде кат үлчә” аршины да ярап торадыр, аларны тел һәм милләт бетү хәвефе бугаздан алмаган бит. Ә безгә салкын суны да өреп кабу зарурлыгын онытмаска кирәк. Тамаша залының яртысыннан артыгы – яшь буын. Алар, ни үкенеч, Баруди яки Исхакыйлар белән бөтенләй “таныш” түгел. Алар безгә – туксанынчы елларда мөстәкыйльлек яклап мәйданга чыгучылар өчен генә кадерле. Безнең артта – әнә шул чик, ул безнең әҗер дә. Мондый “Качаклар” милләтеңә мәхәббәт тәрбияли алмый. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” исемле драмасындагы качаклар күпкә үтемлерәк. Аннары Мәхмүт Галәүнең бөек “Мөһаҗирләр” романы бар, Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” романы, Ибраһим Сәләховның “Колыма хикәяләре” бик гыйбрәтле. Яшь буынны хакыйкатьтән читкә этәрмәгез. Без – аяныч вә фаҗигале тарихка ия халык. Яшьләр дөреслекне ал күзлекләр кимичә генә белеп үссен. Канатлар очканда ныгый. Шауга төрелгән пародия безгә киләчәккә юл ачачак күк йөзе дә, маяк та була алмый.

“2-3 яки 5-6 ел буе бер үк спектакльне куеп кына тамашачыны залга тартып булмый, сәхнәне яңартабыз”, дигән сылтау белән бер гасыр элеккеге сандыктан инде көя кискәләп ташлаган әсәрләрне бер үлчәүсез-нисез сөйрәп чыгару үзен һич акламый. “Пәри – башка, җен – башка” дигән шикелле, комиссарлар кубызына биеп язылган йөзәрләгән әсәрләр кабат капитализм сазлыгына чумып яши башлаган җәмгыятькә дә, сәхнәгә дә яраксыз. Хәтта әдәбият-сәнгать фәне белән генә шөгыльләнгән галимнәребезгә дә барча әдәби мирасны бүгенге җәмгыять иләгенә салып җилгәрергә вакыт. Кичә генә татлы булган һәм күңелләргә биһуш килгән ризык-сый да иртәнгә ачып чыга, кием-салым да утыра, ертыла, яраксызга әйләнә, нәкъ шулай ук җәмгыятьтәге идеалларыбыз да тиз искерә. Безне биш гасыр буе динебез һәм телебезнең сафлыгы, тез чүгүне белмәс милли мәгариф, гаилә сафлыгы, югары әхлак һәм дәүләтчелекне кайтару идеаллары саклаган. Бүген дә әдәбият, театр, сәхнә, бөтен җәмәгатьчелек тормышында шундый таләпләрне сакласак кына киләчәктә өмет көтүе бар.

Вахит ИМАМОВ.

12 июнь, 2017.


 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить