Рәсемле шәмаил остасы

15.06.2017 20:57 | Музейханә Печать

Кол Шәриф мәчетендә  Чулпан Шәрифуллинаның шәмаилләр күргәзмәсе оештырылды.


 
Чулпанның шәмаилләрен әллә кайдан җиңел танып була. Алардан якты рух, нур бөркелә. Рәссам Коръән аятьләрен татар милли орнаментлары белән генә бизәп чикләнми, эчтәлекне рәсем аша ачарга омтыла. Чөнки Ч.Шәрифуллина шәмаилгә рәсем сәнгате аша килгән. Иң элек ул Чаллы дәүләт педагогика институтының графика бүлеген тәмамлаган, алган  белем-күнекмәләрен мәктәп балаларына, институтта яшьләргә өйрәткән. Аннан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә алган гыйлем, бигрәк тә хөснелхат дәресе аңа шәмаилләр ясый башларга этәргеч булган. 

Иң элек Чулпан да Коръәндәге изге сүзләрне милли орнаментлар белән генә бизи. Моннан биш-алты ел элек хәтта каллиграфия бәйгесендә «милли колорит» төрендә  лауреат исеменә лаек була. Әмма иҗат күәсе артканнан-арта барып, шәмаилләрне картиналар дәрәҗәсенә  җиткерә.

Мәсәлән, «Кәүсәр» шәмаилендә зәңгәр, яшел, шәмәхә төс-төсмерләр белән сурәтләнгән чишмәне күрәбез. Чишмә буйлап  гарәп хәрефләре - «Кәүсәр» сүрәсе «ага». Чыннан да, кәүсәр сүзе җәннәттәге мәңгелек чишмәне аңлата. «Кәүсәр» сүрәсе исә  байлык, муллык сүрәсе буларак билгеле. Шуңа күрә рәссам шәмаилдәге чишмәнең ике ягында зиннәтле савыт-сабалар тезеп,  мул сый-нигъмәтләр сурәтләгән.

Намазлык рәвешендәге шәмаилдә «Фатиха» сүрәсе язылган. «Фатиха» изге китабыбыз Коръәнне ачып җибәрә. Бер генә намаз да «Фатиха» сүрәсеннән башка кылынмый. «Игелекле эшемне, изге догамны, ялваруымны мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһның исеме белән башлыймын», дигән сүзләрдән башланып китә ул.  «Бары тик синнән генә өмет итәбез», -  дип дәвам итә. Адәм баласы гадәттә намаз вакытында ярдәм өмет итеп Аллаһка ялвара. Шуңа күрә «Фатиха» сүрәсенең намазлык «эчендә» язылуы табигый.

Тагын бер шәмаилдә лалә, роза чәчкәләреннән тезелгән бик матур бәйләм күрәбез. Әмма гадәти генә чәчәк бәйләме түгел ул. Һәр чәчәктә Аллаһның гүзәл исемнәре язылган.

Рәссам Ч.Шәрифуллинаның татар милли гамәли бизәү сәнгатенә мәхәббәте «Аш догасы» шәмаилендә чагылыш тапкан. Чигеш­ле эскәтер өстендәге орнаментлар һәм гарәп хәрефләре бер-берсе белән шундый ярашкан ки, әйтерсең бер-берсен дәвам итә. Ризыкланганнан соң, биргән сый-нигъ­мәтләре өчен Аллаһка рәхмәт әйтү дә табигый һәм  тиеш гадәт бит.

Һәр рәссам иҗатында ана образы бар. Чулпан да аналарны сурәтләргә омтыла. Әмма ислам динендә күп гасырлар дәвамында кешеләрне, хайваннарны сурәтләү тыелган була. Чулпан четерекле мәсьәләдән чыгу юлын әлеге дә баягы татар милли гамәли бизәү сәнгатендә таба. Аның «Оҗмах аналарның аяк астында» шәмаилендә уртада язылган хәдис тирәли чулпылар сурәтләнгән. Бу – хатын-кыз, ана образы. Һәрберсендә анабыз – Хаувадан башлап Ислам динендә иң хөрмәтле саналган сигез хатын-кызның исеме язылган.

Чулпан Шәрифуллина иҗатында ислам һәм рәсем сәнгате шулай бергә үрелгән. Сурәтләр, символлар аркылы аятьләрнең эчтәлеге әйбәтрәк аңлашыла.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


.Кәүсәр.

.Әҗем мәчете.

.Намазлык (Фатиха сүрәсе).

.Аш догасы.

 


Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить