“Суворовчы”

02.06.2017 09:47 | Бөек Җиңү яктысы Печать

Мондый исемдәге газета Икенче Балтыйк буе фронтында 1944 елның февраленнән 1945 елның маена кадәр чыга. Аның сугышчан юлы Великие Лукидан Ригага кадәр сузыла. Газета җаваплы мөхәррир – Н.Бубнов, мөхәррир урынбасары – журналист Мөхәммәт Шәймәрдәнов, хәрби корреспондентлар – Рим Баһау (Баһаветдинев), Б.Мәҗитев, И.Гурьев, корректор булып Ләлә Хәлфиева эшли. Рус редакциясендә язучы Тихон Кононович Журавлёв хәрби корреспондент була.
 
Рим Баһау, редакция тарафыннан куелган бурычны үтәгән чакта, батырларча һәлак була. Аның кыр сумкасыннан редакциягә озатып өлгермәгән мәкаләсе табыла, анда ул ялкынлы патриот, кызылармеецларның булдыклы оештыручысы – рота парторгы Батыр Басанов турында яза. 
 
Хәрби корреспондент Рим Баһау сугыштагы каһарманлык­лары өчен, вафатыннан соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
 
Бу газета битләрендә М.Максудның «Батыр турында җыр» (1944, 2 май) дигән очеркы басыла.
1944 ел, 10 июнь. Беренче биттә «Армия комсомолының төп бурычы» исемле баш мәкалә, СССР Верховный Советы Президиумының «Кызыл Армиянең офицерлар, сержантлар һәм рядовойлар составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында» Указы (Москва, Кремль, 4 июнь 1944 ел), үз хәбәрчебездән «Комсомол активы җыелышы», кече сержант В.Загайновның «Элемтәчеләрнең үрнәкле эшләре», «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән кече сержант Н.Тюлькинның «Ватанның ышанычын һәм бүләген аклармын» һәм үз хәбәрчебездән «Алар 600 немецны үтерделәр» исемле язмалар басыла. Соңгысыннан бер өзек: 
 
«Коммунист Михаил Ивасин безнең фронтта ике елдан бирле немецларга каршы сугыша. Төз ату остасы иптәш Ивасин уннарча яшь снайперлар тәрбияләде. Ул берүзе 300 немецны үтерде, ә үзенең шәкертләре белән бергә барлыгы 600 гә якын немецны дөмектерде. Яшь снайперлар өлкән сержант Безинов 34 немецны, Жуков – 26 немецны үтерде. 
 
Сугыш елларында иптәш Ивасин рядовой сугышчыдан өлкән лейтенантка кадәр үсте. Сугышчан хезмәтләре өчен командование аны Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән, шулай ук «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде». 
 
Шул ук биттә В.Савранскийның фотосы бирелә. Фотода: «Дан ордены кавалерлары сержант Е.Г.Языков һәм өлкән сержант А.Ф.Кондратьев. Алар 18 тапкыр атакага барды һәм 200 дән артык немецны үтерде». 
 
Икенче биттә «Батыр һәм кыю разведчикларыбызга дан!» дигән сүзләр астында материаллар урын ала: өлкән лейтенант Тихон Журавлёвның «Капитан Сергеев разведчикларының гүзәл уңышы» (Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән гвардия капитаны Аким Сергеев турында. Аның җитәкчелегендә разведчиклар группасы 12 немецны пленга алды һәм 3 кыр радиостанциясе, кул пулемёты, 2 гранатомёт, 15 автомат, 10 карабин һәм 10 пистолет кулга төшерде) дигән очергы һәм «Бер «тел» алырга бардык, уникене алып кайттык» дигән сүзләр астында гвардия старшинасы Сергей Озерецковский, сержант Сәйфетдин Фәйзиев, кызылармеецлардан Евгений Жидков һәм Иван Матюшкин язмалары. Шул ук биттә бу батыр разведчикларның фотолары һәм лейтенант Рим Баһаветдиневнең «Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин» исемле очеркы басыла. 
 
Сержант укчы Газинур Гафиятуллин Псков өлкәсе Овсище авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә – дошман дзоты амбразурасын гәүдәсе белән каплап, һәлак була. Татар халкының данлыклы улы – сержант Гафиятуллин рядовой Александр Матросов кылган геройлыкны кабатлый. Өченче биттә старшина Абдул Вильдановның «Сталинчыл җиңү фәне» («Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында» иптәш Сталин китабына карата агитатор уйлары), капитан Б.Мәҗитевнең «Агитаторлар семинары», Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән гвардия лейтенанты И.Жихаревның «Кызылармеецларның сугышчан дусы» («Сугышчан листок» турында), лейтенант И.Крюковның «Офицерлар белән иптәшләрчә беседа», гвардия кызылармеецы Ю.Кацубаның «Ял йорты» дигән хәбәрләр урын ала. Соңгысыннан бер өзек: «Безнең частьта ял йорты оештырылды. Бик яхшы итеп ике блиндаж һәм палатка эшләнде. Аларга бер үк вакыт 
8 кеше – ике офицер, ике сержант һәм дүрт кызылармеец ял итә ала... Ял йортында 170 сугышчы һәм командир булды инде». 
 
Шул ук биттә В.Савранскийның фотосы бирелә. Фотода: «Миномёт батареясы парторгы лейтенант Г.А.Двоеглазов иптәш Сталинның 70 номерлы приказы буенча агитатор өлкән сержант К.Шатаев белән беседа үткәрә».
 
Дүртенче биттә «Совет Информбюросыннан» оператив сводкалар, «Союзникларның Төньяк Франциядәге хәрәкәтләре», «Төньяк Франциядәге операциянең барышы турында генерал Эйзенхауэрның белдерүе» дигән материаллар һәм «Штык» исеме астында солдат юморы басыла: 
 
Вакытлар үзгәрә
 
Фриц Парижда вакытта аракылык ала иде. Ә бездә туры наводка алды. 
 
Трофей мәсьәләләре турында
 
Беренче немец: – Безнең пушкалар төз ата башлаган дип сөйлиләр.
 
Икенче немец: – Нилектән?
 
Беренче немец: – Чөнки ул пушкалардан Кызыл Армия ата.
 
Геббельс тәмугта
 
Геббельс күккә менде һәм түбәндә шәп-шәрә кызлар белән тулган ямь –яшел зур болын күрде. Ул моның тәмуг икәнен белде һәм Микаилга үзенең шунда барасы килүен белдерде. Геббельсның теләге кабул ителде. Ул тәмугка барды. Шунда ук аны шайтан балалары чәнечкеләр белән кадый башлады, пәриләр энәләр белән кытыклый. Геббельс бу хәлгә аптырап калды:
 
– Гүзәл кызлар белән тулган матур болын кая китте? – дип сорады ул.
 
Шайтан балалары һәм пәриләр шаркылдап көлеп җавап бирде:
 
– Әһә, син дә кармакка эләктен, бу бит – немецлар үрнәгендә оештырылган безнең пропаганда ротасы. 
 
Зур аерма
 
– Будильник сәгате белән немец генералы арасында нинди аерма бар, – дип сорады бер немец икенчесеннән.
 
– Будильник тәк-тик, тәк-тик итеп йөри һәм алга бара, ә немец генералы так-тика ясый һәм артка чигенә.
 
Фриц отпускада
 
Фрау Хлюппен: – Нигә качасың, Фрицхен? Бу бит майдагы гади яшен яшенләве генә.
 
Герр Хлюппен: – Каһәр суккан гадәт! Мин тагын русларның артиллерия хәзерлеге башланды дип торам. 
 
Дини темаларга
 
– Әйт әле, Фридрих, руслар ни өчен безне шулкадәр каты кыйный?
 
– Ой, Клемпель, син ишетмәдеңмени әле? Алар ягында ниндидер яңа артиллерия алласы бар диләр.
 
– Нишләп ишетмәскә ди, Фридрих, минем бит күп солдатларым шул аллага җаннарын бирде.
 
1944 ел, 1 ноябрь. Мөхәммәт Шәйми – Хәсән Хәйригә: «Суворовчы» газетасы барып тора икән, бик яхшы. Газета үзенең оформлениесе ягыннан артык мактанырлык булмаса да, Ватан сугышы матбугаты архивында бер истәлек булып калыр. Ә инде үзебез тыныч хезмәткә күчкәч, үткәндәге давыллы көннәрне искә төшерү өчен сирәк-сирәк булса да актаргалап карарбыз. Газетаны җыеп баруның шул яктан да әһәмияте бар... 
 
Рим Баһау минем бердәнбер карап торган әдәби эшчем иде. Менә хәзер бер Казахстан егетен тәрҗемәче итеп алган булдым. Ләкин ул татар да, казах та булып чыкмады. Аннан соң корректор булып, элек Татгосиздатта эшләгән Хәлфиева эшли. Монысы әдәби эшкә катнаша алмый, әлбәттә. Шулардан кала мин үзем. Всё!.. 
 
Менә шулай, Хәйри иптәш, тырышып-тырышып газета чыгарып ятабыз. Дошманның төньяк группасын юк итү өчен каты көрәш бара, шул көрәшкә без каләм көче белән катнашабыз».
 
1944 ел, 20 ноябрь. Беренче биттә «Верховный Баш Командующий № 225 Приказы. 19 ноябрь, 1944 ел», ТАССның «Москва данлыклы совет артиллеристларына салют бирде» дигән хәбәре, «Совет Информбюросыннан» оператив сводкалар һәм «Пехотачыларның мактавы – бөек дан» рубрика астында «Суворовец» газетасының хәрби корреспонденты Тихон Журавлёвның фотосы дөнья күрә.
 
Икенче биттә «Кләщәгә эләккән немецны – тукмакла, кызганма көчне!» дигән сүзләр астында III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән сержант Нәби Бердебаевның «Немецларны әнә шулай тукмыйбыз» (Станоклы пулемётның атаклы наводчигы Рәхмәтулла Халитов турында), капитан Б.Чуйконың «Бөек хөрмәт», Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән сержант 
Р.Акимбитовның «Бөек Сталин безнең йөрәгебездә» дигән язмалар, Т. Журавлёв, Л.Хәлфиеваның «Якташлар» (Татарстан Респуб­ликасыннан капитан Ефим Егоров һәм кызылармеец Хаҗи Вәлиевләр турында. Иптәш Егоров Ватан өчен сугышларда биш тапкыр яралана. Командование аны Александр Невский һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкли. Х.Вәлиевне командование «Батырлык өчен» медале белән бүләкли) исемле очергы, П.Семёновның ике һәм В.Савранскийның бер фотосы дөнья күрә. Фотоларда: 
 
1. «Атаклы наводчик Рәхмәтулла Халитов. Ул сугышларда батыр һәм оста хәрәкәт итүе өчен III дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән». 
 
2. «Батыр сугышчы Сәли иптәш Юманов. Ул сугышларда оста хәрәкәт итүе өчен III дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән». 
 
3. «Замковый, гвардия кызыл­армеецы Г.Закиров. Аның расчётындагы сугышчылар Балтыйк буендагы немецларны бик оста тукмый». 
 
Өченче биттә майор Г.Бурлаковның «Тукумс һәм Либава арасында кләщәгә кысылган немецларны тукмап бетерик» исемле мәкалә, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән гвардия старшинасы И.Ефремовның «Юлбашчы докладын һәм приказын өйрәнәләр», комсомол оештыручысы Мирсәет Зариповның «Тагын да ныграк тукмарбыз» дигән язмалар һәм Л.Стариковның «Парторг Харитонов беседа үткәрә» исемле фотосы урнаша. 
 
Дүртенче биттә «Совет Ватаны өчен СССРның барлык халыклары сугыша» дигән мәкалә, «Татарстанда», «Финляндия сугыш вакытында совет территориясеннән алып киткән җиһазларны кире кайтара», «Чит илләрдә»ге хәбәрләр һәм В.Тереховның фотосы басыла. Фотода: «Балалар йорты мөдире Мөкәрәмхон Инамова Ларочка һәм Толя Медвецкийларга фронттагы әтисеннән килгән хатны укый». 
 
Матбугатка  Әлфия ШАМОВА әзерләде.
 
 
Язучы Тихон ЖУРАВЛЁВ фотолары.
    
 


Әлфия Шамова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить