Ураза аена аяк басабыз

25.05.2017 16:47 | Сүз һәм гамәл Печать

Иртәгә бөтен мөселман дөньясы Рамазан – изге Ураза аена аяк басачак. Шул уңайдан ислам дине, Коръәни Кәримгә кагылышлы ачыклыйсы, бүгенге чорда дин тотучы кардәшләребезне дулкынландырган сорауларга җавап эзләп, якташыбыз Казан шәһәренең “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы, хаҗи Алмаз Сафин ибн Габдрахманга мөрәҗәгать итүне мәгъкуль санадык.
– Алмаз хаҗи, Коръәндә җәмгыять, милләт һәм тарих турында телгә алынамы?
 
– Коръән – ул Аллаһ Тәгаләнең Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аркылы иңдергән сүзе. Ул Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан уйлап язылмады, чөнки ул гомер буе укый-яза белмәде. Моның шулай булуын Коръәннең эчтәлеге һәм тарихи фактлар раслый. Коръәннең эчтәлегенә күз салсак, ул өч теманы үз эченә ала: 1.Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатларын һәм гамәлләрен; 2.Шәригать кануннарын – хөкемнәрне; 3.Пәйгамбәрләр һәм элек яшәгән халыкларның кыйссаларын. Шуннан чыгып,җәмгыять, милләт һәм тарих Коръәннең өчтән бер өлешен тәшкил итә дип әйтергә була. Милләт турында Аллаһ Тәгалә “Хуҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсенең 13 нче аятендә әйтә: “Әй кешеләр! Дөреслектә, Без сезне ир белән хатын-кыз затыннан барлыкка китердек һәм бер-берегезне танып белү өчен сезне милләтләр вә кабиләләр итеп кылдык. Дөреслектә, сезнең Аллаһ каршында иң хөрмәтлегез – иң тәкъва булганыгыз. Дөрес­лектә, Аллаһ бөтен нәрсәләр турында белүче”.
 
Аллаһ Тәгалә без кешеләрне Адәм белән Хавадан яралтты, ә аннан соң төрле милләтләр итте. Моның төп сәбәбе кешеләр бер-берсе белән аралашып, танышып, хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, татулыкта яшәсеннәр өчен булды. Шуңа күрә бер милләтнең үзен икенче милләттән өстен дип уйлавы һәм аны кимсетүе ялгышлыктыр. Аллаһ Тәгалә каршында кешенең нинди милләттән булуы мөһим түгел, ә динле, иманлы булуы һәм изге гамәл кылып яшәве мөһим. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Әй кешеләр! Дөреслектә, сезнең Раббыгыз бер. Атагыз бер. Шуңа күрә гарәпнең башка милләттән, башка милләтнең гарәптән, кызыл тәнле кешенең кара тәнле кешедән, кара тәнле кешенең кызыл тәнле кешедән бер өстенлеге дә юк. Иллә дә мәгәр, тәкъвалык белән генә өстенлеге була ала. Мин сезгә Ислам динен җиткердемме?” Алар: “Аллаһның илчесе җиткерде”, – диделәр (Әхмәд хәдисләр җыентыгы). 
 
Алдагы аятьтә кешеләрнең төрле милләтләргә һәм кабиләләргә бүленүе әйтелде. Бу һәр милләт үзенең телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиешлекне дә аңлата.
 
Коръәндә шулай ук безгә хәтле яшәгән халыклар турында, аларның мәдәнияте, көнкүреше хакында сөйләнелә. Мәсәлән, Нух пәйгамбәр, Муса пәйгамбәр кавеме, Гад, Сәмүд, Лут кавемнәре тарихы бик күп сүрәләрдә килә. Коръәндә сөйләнгән ул кавемнәр Аллаһка һәм пәйгамбәрләргә иман китермәде, бик зур гөнаһлар, бозык гамәлләр кылды. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә аларны газап җибәреп, җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарды. Хәзерге вакытта археологлар аларның яшәгән шәһәрләрен таба һәм нинди һөнәр белән шөгыльләнгәннәрен һәм нинди газап белән юкка чыкканнарын фәнни яктан дәлилли. Аллаһ Тәгалә безгә ул халык­ларның язмышыннан гыйбрәт алырга куша.
 
– Күп укучыларыбызның Коръән чыгу тәртипләре хакындагы анык мәгълүматка ия буласы килә...
 
– Үзен мөселман дип санаган һәр кеше Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән гарәпчә укыр­га өйрәнергә тиеш. Коръәнне гарәпчә уку – ул намаз укыган кебек гыйбадәт санала. Ягъни Аллаһның рәхмәтенә, ризалыгына якынайта торган гамәл. Кеше бу гамәле белән Аллаһны зурлый, мактый һәм Аңа буйсынуын күрсәтә. Коръән укучы кешене Аллаһ Тәгалә ярата, рәхимлеген күрсәтеп, бәла-казалардан саклый һәм аның эшенә вә гаиләсенә бәрәкәт иңдерә. Коръәннең һәрбер хәрефен укыган өчен ун савап языла. Кыямәт көнендә Коръәнне даими укыган кешене яклап, укыган һәм ятлаган сүрәләре Аллаһ Тәгаләдән җәһәннәмгә кертмәвен һәм гөнаһларын кичерүен сораячак. Шулай ук кешенең җәннәттәге урын да Коръән аятьләрен яттан белүенә карап билгеләнә.
 
Коръән чыгу тәртибенә тукталсак, ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле гарәпчә укып чыгуны аңлата. Коръәнне китаптан укыган вакытта кеше тәһарәтле булырга тиеш. Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсен генә уку Коръән уку булып саналмый. Коръәнне укып чыкканнан соң, кеше аның әҗер-савабын вафат булган әти-әнисе, әби-бабасы һәм туганнары рухына багышлый ала. Ул кулын күтәреп, Аллаһ Тәгаләгә дога кыла һәм “Йә Аллаһ! Укыган Коръәннең әҗер-савапларын фәлән кешеләрнең рухларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу ит, кабер газабыннан азат ит һәм рәхим-шәфкатьлелегең белән аларны Фирдәвес җәннәтеңә керт” дип сорый. Кайбер кешеләр Коръән чыккан өчен бәя билгели һәм шуны һөнәр итеп алып, акча эшли. Бу кешенең укыган Коръәне кабул булмый. Чөнки ул бу гамәлне ихластан – Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп кылмый, ә Коръән уку юлы белән кәсеп кыла, байлык туп­лый. Изге гамәлләребез Аллаһ каршында кабул булсын дисәк, без аларны кешедән бернәрсә дә өмет итмичә, бушка эшләргә тиешбез. Менә шундый гамәлләр генә ихластан кылына.
 
– Рамазан уразасы кабул булсын өчен дисәк, гамәлләребез нинди булырга тиеш?
 
– Рамазан аенда ураза тоту – ул Ислам диненең биш баганасының берсе. Шуңа күрә ул – биш вакыт намаз кебек фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле яшәгән халык­ларга ураза тоту фарыз булган кебек сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез ураза тотып тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)» (“Бәкара” сүрәсе – 183 нче аять).
 
Гарәп телендә ураза «сыйәм» дип атала. Бу сүз гарәпчәдән “нәрсәдән дә булса тыелып торуны” аңлата. Коръән иңә башлагач, бу сүз билгеле бер гыйбадәтне аңлата башлады. Ураза – ул Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, таң атканнан алып кояш баеганчыга хәтле ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм начар сүзләрдән вә гамәлләрдән тыелу. Кайбер кешеләр ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар уразаны ашау-эчүдән генә тыелу дип уйлый. Ә чынлыкта, ураза ул тәнгә ләззәт бирүче бөтен хәләл нәрсәләрдән һәм бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең ашказаны гына түгел, ә бөтен әгъзалары ураза тотарга тиеш. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Менә шул вакытта гына аның тоткан уразасы кабул була. Әгәр дә кеше уразада ашау-эчүдән тыелып, гайбәттән, ялган сөйләүдән, сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән һәм әрләшүдән тыелмаса, көне буе ач торучы гына булып кала. Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Чөнки ул ураза тотып яхшы якка үзгәрмәде һәм әхлагын яхшыртмады булып чыга. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтте: «Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел» (Бохари хәдисләр җыентыгы).
 
Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйтте: «Әгәр дә сезнең берегез ураза тотса, хатыны белән якынлык кылмасын һәм кычкырышмасын. Әгәр дә аны берәрсе орышса яки аның белән сугышырга теләсә, ул: «Дөреслектә, мин – ураза тотучы кеше», – дип әйтсен» (Бохари хәдисләр җыентыгы).
 
– Изгелек кылу, мәрхәмәтле булу кебек төшенчәләр дә кызыксындыра безне.
 
– Ислам дине мәрхәмәтлелек һәм тынычлык дине. Ислам сүзенең тамырында “иминлек”, “тынычлык” мәгънәсе ята. Шулай ук мөселман сүзе дә “ислам” сүзеннән барлыкка килгән. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә мөселман сүзенә шундый аңлатма бирә: “Мөселман – ул башка кешеләргә кулы һәм теле белән зыян китермәүче кеше” (Бохари хәдисләр җыентыгы). 
 
Изгелек кылу, дөньядагы бөтен җан иясенә мәрхәмәтле булу Ислам динендә иман китергәннән соң икенче урында тора. Аллаһ Тәгалә Коръәннең бик күп аятьләрендә “иман”(ышану) сүзеннән соң изге гамәлне искә ала. Шуның белән Ул аларның бер-берсе белән нык бәйләнгәнен аерылгысыз ике төшенчә булуын күрсәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Дөреслектә, иман китергән һәм изге гамәлләр кылган кешеләргә Фирдәвес бакчалары яшәү урыны булачак. Алар анда мәңге калачак, аннан күчеп китәргә теләмәячәк” (“Кәһф” сүрәсе, 107-108 нче аятьләр). 
 
Дөреслектә, кешене изгелек кылырга Аллаһка, пәйгамбәрләргә, Коръәнгә, Кыямәт көненә иман китерү этәрә. Әгәр дә кеше изгелек кылмаса һәм мәрхәмәтле булмаса, бу аның иман бик зәгыйфьлеген күрсәтә. Андый кеше иман китерүнең мәгънәсен дөрес аңламаган була. Иман белән изге гамәл әйбернең эчке ягы белән тышкы ягы шикелле, аерылгысыз, ягъни алар берсе икенчесеннән башка була алмый.
 
Изгелек кылу үз эченә шулай ук мәрхәмәтле булуны да ала. Аллаһ Тәгалә Үзе мәрхәмәтле Зат һәм ул мөселманнарга да башка җан ияләренә карата мәрхәмәтле булырга кушты. Һәркөнне әйтә торган “Бисмилләһир-рахмәнир-Рахим” сүзендә генә Аллаһның рәхимлелек белән бәйле ике исеме телгә алына: “әр-Рахмән” һәм “әр-Рахим”. Бу исемнәрнең беренчесе, Аллаһның дөньядагы бөтен җан иясенә рәхимле булуын белдерә, ә икенчесе, Кыямәт көнендә Аллаһның мөэминнәргә рәхимле булуын күрсәтә. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә шәфкатьлелек турында шулай диде: “Кем дә кем рәхим-шәфкатьле булмаса, аңа да рәхим-шәфкатьле булмаячаклар” (Бохари хәдисләр җыентыгы).
 
– Телне, динне, тарихны белмичә ерак китеп булмый. Форсаттан файдаланып, якташларыбызга шул хактагы фикерләрегезне җиткерсәгез иде.
 
– Һәр милләт үз телен белергә һәм шул телдә милләттәшләре белән аралашырга тиеш. Шуның белән ул үзенең шәхес булуын күрсәтә. Мәшһүр дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани телнең мөһимлеге турында шулай дип әйтеп калдырган: "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – гореф-гадәт". Тарихны белү дә мөселман кешесе өчен бик мөһим. Чөнки тарихны белеп, кеше дөньядагы төрле вәзгыятьләргә, вакыйгаларга һәм үзгәрешләргә дөрес бәя бирә ала һәм дөньяның кая таба баруын чамалый. Ягъни тарихны белү киләчәкне дөрес корырга ярдәм итә.
 
– “Фикер хөррияте” дигән төшенчәне ничек аңлатыр идегез?
 
– “Хөррият” сүзе гарәп сүзе. Ул “ирекле булу” дигән мәгънәне аңлата. Минем аңлавымча,“фикер хөррияте” – ул һәрбер вәзгыятькә, вакыйгага һәм дөньядагы хәлләргә үзеңнең фикереңне ачыктан-ачык белдерү. Шуңа да карамастан, “фикер хөррияте” билгеле бер кысалардан чыгарга тиеш түгел. Әгәр дә кеше үз фикерен белдереп, ниндидер милләтне, гореф-гадәтләрне, динне түбәнсетсә, алардан көлсә яки җәмгыятьтә низаг чыгарса, бу начар мәгънәдәге “фикер хөррияте” була. Андый “фикер хөррияте” кешеләр арасында татулыкны боза һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудыра. Шуңа күрә кеше үз фикерләрен башкаларга җиткергәндә алтын урталыкны сакларга тиеш.
 
Әңгәмәдәш – Рамазан КӘБИРОВ.
 


Рамазан Кәбиров


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить