«Иске Казан түгәрәк уены”нда

19.05.2017 00:31 | Асылыбызга кайтып барышлый Печать

Биектау районының Шәпше авылында “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау концерты узды. Анда һәм республиканың 21 районыннан 52 фольклор коллективы,  барлыгы 400 ләп кеше катнашты. Чыгышларга Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Россия Фольклор Берләшмәсе, Халыкара Фольклорчылар Ассоциациясе,  ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе әгъзасы Эльмира Каюмова, Казан консерваториясе татар музыка сәнгате факультеты деканы, профессор Сәгыйть Хәбибуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Геннадий Макаров, Казан мәдәният һәм сәнгать институты деканы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Еникеева, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы белгече Лилия Җиһаншина составындагы дәрәҗәле жюри бәя бирде.


Гомер узган саен шуңа инанасың: һәр чорның үз матурлыгы, кабатланмас милли аһәңнәре, бизәкләре була. Әмма ни кызганыч, гасырлар дәвамында яшәгән милли сәнгатебез, мәдәниятебез, сәгадәтле гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, бәйрәмнәребез еллар агышы белән җуела, онытыла бара. “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестивале татар халкының үткән тормышындагы матур милли гореф-гадәтләребезне барлау, аларны саклау һәм  яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче башкаручыларны бергә туплап аралаштыру, методик ярдәм күрсәтү ниятеннән уздырыла.

Мәдәни җыен быел сигезенче тапкыр үтте. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре теге яки бу йоланың, яки милли гореф-гадәтнең үзгәртелмичә, аңа заманча төсмерләр кушмыйча, яшьләребезгә тапшыруның нәтиҗәлерәк юлларын эзләүне дәвам итә. Алар, музей экспозицияләрендәге ядкәрләр сыман, түгелми-чәчелми һәм заманча бизәкләр өстәлми генә киләчәк буыннарыбызга барып җитәргә тиеш. Билгеле ки, йолаларга яңа нәкышләр кертергә омтылу очраклары булгалаган. Әйтик, тамашада үткән заманнарда татарга хас булмаган баянга яки фонограммага җырлау, яисә композиторлар язган яки эшкәрткән  көйләрне куллану  кебек күренешләр хәзер әкренләп бетеп бара икән.

Әлбәттә, фестиваль елдан-ел яңадан-яңа төсмерләргә байый,  ниндидер үзгәрешләр дә кичерә.

Һава торышына бәйле рәвештә, фестивальне үткәрү мәйданчыгы да үзгәреп торган. Беренче елларда фестиваль Арча педагогика көллиятендә ике көн дәвамында узса, гала-концерты исә, кояшлы, җылы  көннәргә туры килгәндә, Иске Казан музей-тыюлыгында ачык һавада үткән, мәйдан көн дәвамында җыр-биюләр белән гөрләп торган була. Аннары җыенның бер өлешен Шәпше мәдәният йортында үткәреп, икенчесен Иске Казанда үткәрүне дә гадәт иткәннәр. Быел исә “Иске Казан түгәрәк уены” мәдәният йортында узды. Ул нигездә ике мәйданчыкта барды. Аның берсендә такмак әйтешсәләр, сәхнәдән исә төп чыгышларны тамаша кылдылар.  

Шәпшегә бик җитди сайлау турлары аша узган, чыгышлары фестиваль таләпләренә туры килә дип табылган коллективлар килгән иде.

“Иске Казан түгәрәк уены”н Биектау районының “Ак калфак” фольклор ансамбле “Бишек туе” тамашасы белән башлап җибәрде. Гаиләдәге бу шатлыклы вакыйга  гаҗәеп матур, күңелләрне кузгатырлык итеп күрсәтелде.  

“Садә” фольклор ансамбле  тәкъдим иткән тамаша  үзгәлеге, тормышчанлыгы һәм оста башкарылуы белән истә калды. Бу коллективның 40 ел дәвамында эшләп килүе мәгълүм. Бүген аңа Земфирә Мөхәммәтшина җитәкчелек итә. 15 хатын-кызны берләштергән бу ансамбль – районда үткән барлык бәйрәм-чараларның бизәге. Коллектив рес­публикакүләм фестивальләрне дә үз итә. Аларның “Иске Казан түгәрәк уены”нда  чыгышы узган ел беренче урын белән бәяләнгән. “Садә”  ул чакта “Бакырчы бакырлары” дигән сәхнәләштерелгән  күренеш алып килгән. Бу төбәктә Бакырчы авылы да бар. Апас ягы осталары кайчандыр бакыр эшләнмәләре, комган, бизәнү әйберләре ясап, базарларга алып чыга торган булган. Җитәкче тамашаның темасын бик эзләнеп тапкан, авылның өлкәннәре белән сөйләшеп киңәшкән, районның төбәкне өйрәнү музеена да кергән. Аның директоры Рәмис Ногманов исә бакырчы осталар турында тамаша әзерләргә тәкъдим иткән. “Садә” бу юлы Апас районында кайчандыр аеруча киң таралган, өмә итеп башкарыла торган  “Корама юрган бәхет китерсен” тамашасын тәкъдим итте. Йола кайбер авылларда әлегә кадәр сакланып килә икән. Апаслылар сәхнәдә җырлый-җырлый, матур теләкләр тели-тели кәҗә мамыгыннан корама юрган сырды.

Борынгылар бик күп ялыктыргыч хезмәтләрне өмә белән башкарып җиңеләйтә торган булган. Гадәттә бу көнне өстәлгә зур бәлеш чыгарылган. Каз, өй күтәрү өмәләре дә авылда бәйрәм төсен алган. Питрәч районы Шәле мәдәният йортының “Зөбәрҗәт” ансамбле шуларның берсен – өй юу өмәсен сәхнәләштереп алып килгән иде. Авылда бу гадәт әле дә яши, өйләрне күмәкләп юып алалар икән. Узган ел алар әзерләгән “Уракчылар” дигән тамаша беренче урынны алган. “Зөбәрҗәт” шулай ук бу якларда кайчандыр киң таралган “Кыз урлау”ны да әзерләгән булган. Ансамбльнең җитәкчесе  Зөлфия Гыйниятова авылдашларының ансамбльгә бик теләп йөрүләре турында сөйли. Чараларга әзерләнгәндә, көн саен очрашырга кирәк  чаклар еш була, әмма сыер саву кебек авыр хезмәт башкаручылар да репетицияләргә авырсынмый килә. Ансамбль һәр чыгышка, аеруча “Иске Казан түгәрәк уены”на бик җитди әзерләнә. Бергәләп борынгы йолаларны өйрәнәләр, сандыкларны актарып, үзләренә кирәк-ярак барлыйлар. “Зөбәрҗәт” ансамбле әгъзаларының күлмәкләре дә бик борынгы булуы белән җәлеп итә, аларны XIX гасырда яшәгән әби-әниләре киеп йөргән.

“Зиләйлүк” фольклор коллективы Саба районы Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килә. Җиде  ел элек оешкан ансамбль күп фестиваль-конкурсларда катнашып уңышка ирешкән, лауреат, дипломант исемнәренә лаек булган. “Иске Казан түгәрәк уены”нда беренче тапкыр чыгыш ясаулары булса да, фестивальгә алып килгән “Кәләш бирнәсен әзерләү” күренеше жюри тарафыннан да яратып кабул ителде. Әлбәттә, тамаша эзләнүләр аша туган, төп киңәшчеләре – авылда яшәүче өлкәннәр булган.

Быел Теләче районының Югары Мәтәскә авылы коллективы, фестиваль таләпләренә туры килгән “Фазыл чишмәсе” тамашасын тәкъдим итте. Җырларда җырланган Фазыл чишмәсе дә шушы авылда. Теләчеләр аны үзләренең чыгышына бик уңышлы керткән. Сәнгать коллективы  йоланы  гаҗәп табигый итеп күрсәтә алды.

Арча районыннан “Уракчы кыз” фольклор ансамбле тәкъдим иткән Угыз бәйрәме  соңгы елларда тормышыбызда аралашуларның кимүен искәртте сыман. Тамашада күрсәтелгәнчә, әүвәлге кешеләр шатлыкларын да, борчуларын да бүлешеп, үзара киңәшләшеп гомер иткән. Алар, сыерлары бозаулагач та, угыз сөтеннән коймак пешереп, мичкә бәлеш тыгып, күрше-күләнен кунакка дәшкән.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре татар милли сәнгатенең үзенчәлекле тагын бер йоласын казып чыгарган. Такмак әйтеш –  бик борынгы төрки бәйге. Әүвәлге заманнардан ук килә торган бу йола казахларда, кыргызларда, хакасларда, шул исәптән, татарларда да  булган. Тамаша, җырлап, бер-береңә җавап кайтару рәвешендә бара. Туйлар вакытында да кияү һәм кәләш ягы үзара такмак әйтешкән. Бер як җырның бер куплетын башкарса, икенчесе аңа җавап бирергә тиеш булган. Фестивальне оештыручылар йоланы яңартып җибәрүне кирәк тапкан. “Җыр белән җавап бирү бик күп такмаклар белүне, тапкыр булуны, җыр-моңга да осталыкны  сорый, ул киләчәктә дә дәвам итсен иде,” – ди алар. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре  киләчәктә “Әйтеш” дигән республика фестивален  дә үткәрергә ниятли. Такмак рус халкының “частушка”сына беркадәр охшаса да, ул эчтәлеге һәм кулланылышы белән бөтенләй башка  мәгънәгә ия. Аерым мәйданчыкта “Такмак әйтеш”тә дүрт коллектив үзара ярышты. Анда Кама Тамагы такмак әйтүчеләре төркеменә тиңнәр булмады.

Быелгы “Иске Казан түгәрәк уены” балалар фольклор коллективлары күп катнашуы милли мәдәниятебезнең  югалмавына ышанычны да ныгыта. Репертуарлары да нигездә бер-берсен кабатламый. Әмма фестивальдә коллективларның кием-салым мәсьәләсен әле уйлап җиткермәве дә сизенде. Өй тамашасы барганда, галош белән йөрүләр бер дә матур түгел. “Эрҗинкә”  татар халкында милли аяк киеме булмаган.

Фестиваль  тарихи табылдыкларга, иҗади табышларга мул булып истә калды. Биредә чыгыш ясаган коллективлар август аенда Казан Кремлендә үзачак Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашачак. Жюри рәисе Эльмира Каюмова искәрткәнчә, Урал, Себер, Самара якларында  бик матур гореф-гадәт, йолаларыбызны саклап калганнар. Татарстанлылар да алар янында югалып калмаска, милли үзенчәлекләргә бай тамашалар белән чыгыш ясарга тиеш.


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить