Кәрим ОТАРОВ: ЧАКЫРДЫЛАР БЕЗНЕ ТАУЛАРЫБЫЗ...

19.05.2017 00:14 | Күкрәгемдә шигырь утым саумы? Печать

Узган гасырның күренекле шагыйрьләре арасында Кавказ халыкларының талантлы улларыннан берсе, Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйре Кәрим Отаров исеме аерым бер урын алып тора. Балкарлар бу бөек улларын аеруча ярата һәм хөрмәт итә. 1955 елда ул Кырым татарлары, чеченнәр, карачайлар, ингушлар белән беррәттән туган җирләреннән сөрелгән балкар халкын кире илләренә кайтаруны сорап КПСС Үзәк Комитетына хат язган. Аның шигырьләре туган җиренә, сөекле халкына тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Кәрим Отаров бу халыклар әдипләре арасында туган халкының олы фаҗигасен тирән кичергән, әле шул елларда ук бу хакта курыкмыйча, ачыктан-ачык язган шагыйрьләрнең берседер, мөгаен.

Өн белән төш гүя буталдылар,
Ышанырга мөмкинме моңа –
Оланнары читтә кан койганда,
Үз иленнән халык куыла.

Шигырьләрендә ул үз балкарларының гына түгел, сөрелгән башка милләт кешеләренең ачы хәсрәтен дә чагылдыра.

Чечен кызын очраттым мин базарда,
Сүнгән күмер кебек, тынык күзләре.
Тау кызының сындырылган язмышы,
Ачлык, кайгы, сагыш баскан йөзләрен.

Кәрим Отаров Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк үз теләге белән фронтка китә. 1942 елда каты яралана. Бер ел буена госпитальдә дәваланганнан соң, инде сугышка яраклы түгел дип, тылга озатыла. Ул фронтта, авыр сугыш барган шартларда да, тылга җибәрелгәч тә, сугыштан соң да, совет солдатларының тиңдәшсез батыр­лыклары хакында, сугыш китергән авыр фаҗигаләр турында иң күп язган шагыйрьләрнең берсе булгандыр.  Шигырьләрендә шагыйрь туган җиренә, гүзәл Кавказның табигатенә, мәгърур тауларына, аның тарлавыкларына, үткелләренә, тау чишмәләренә, шарлавыкларына, кыяларына, лачын-бөркетләренә һәм  сөекле балкар халкына йөрәгенең түреннән чыккан хисләрен җырлый.

Шагыйрь тау иле халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын шигырьләренә кертеп мәңгеләштерүе белән дә үз халкының абруен казанган әдип.

Тыңлаган да моны бер укучы,
Әйткән имеш аңа: “Әгәр дә,
Әйбәт булсын дисәң, шигыреңнән
Икмәк исе килеп торсын, – дип. –
Кирәк чакта хәтта сүзләреңдә
Кылыч җитезлеге булсын”, – дип.

Без моңа кадәр Кавказ халыклары әдәбиятын күбесенчә рус теленә тәрҗемәләр аркылы белә килдек. Соңгы еллардагы тау иленең күп шагыйрьләре белән якыннан белешергә, үзара хезмәттәшлек итәргә насыйп булды. Шуның натиҗәсе булып, Татарстан китап нәшриятында “Дуслар җыры” дигән тәрҗемәләр китабым басылып чыкты. Анда 22 шагыйрьнең әсәрләре татар телендә дөнья күрде. Кәрим Отаровның тәрҗемәләре  аерым китап булып басылды. Бу китап шагыйрьнең быел май аенда үткәрелә торган 105 еллык юбилеена бер бүләгебез булыр дип уйлыйм.

Рафис КОРБАН.


 

Васыять

Эссе-Күл ярында җан бирер алдыннан
Бер таулы янына улларын чакырган.
– Мин китәм, – дигән ул. – Әле бик яшьләр сез.
Бәхетле көннәргә җиткәнче яшәрсез.

Сез туган җирләргә әйләнеп кайтырсыз.
Шул чакта яныма килеп баш исәгез,
Бәхетле булырмын: “Без инде китәбез,
Хуш әткәй, гүреңдә тыныч ят!” – дисәгез.
                                                        1947

Йөрәктәге моңлы җырым син

Кышкы төннәр озын булсалар да,
Төн артыннан барыбер таң ата.
Йөрәгемдә минем сагыш тулы
Җырларым бар сиңа карата.

Өметләрем тәмам өзелгәндә
Бәхетемне синдә күрдем мин.
Тәнемдәге яраларым шаһит –
Синең өчен утка кердем мин.

Янган утка кабат керә алам
Синең өчен кирәк чакларда.
Көт син мине! Мин яңадан сиңа
Киләм чия чәчәк атканда.

Мин ышанам, җирем, юклыгына
Синсез яшәү миңа дөньяда.
Тетрәнүен җирнең сизми дә һич,
Тыныч йоклый бөркет ояда.

Туган җирем! Кышкы озын төндә
Сине уйлыйм, синнән еракта.
Җырлап туймас моңлы бер җыр булып
Син яшисең минем йөрәктә.
                                                        1952

Каспий буйлары

Ул көннәрдә күргән авырлыклар
Инде күпме төшкә керделәр.
Үзебезнең совет солдатлары
Туган җирдән безне сөрделәр.

Ул солдатлар безнең бу кайгыда
Гаепле күк сизде үзләрен.
Тырыштылар туры карамаска,
Яшерергә бездән күзләрен.

Тик күрергә безнең күз яшьләрен
Теләмиләр иде алар да.
Ә шулай да безгә авыр иде
Аерылу газиз таулардан.

Аңласак та бер гаебе югын
Солдатларның безнең афәттә,
Белми идек безне ни көткәнен
Каһәр суккан шушы сәгатьтә.

Тынып калды бар да, хатыннарның
Басты иңен авыр уйлары.
Аналарның хәсрәтеннән гүя
Кара көйде Каспий буйлары.

Кайгы-хәсрәт, сагыш, күз-яшь төяп,
Эшелоннар авыр кузгалды.
Туган җирнең азатлыгын яклап
Ул сугышка гүя юл алды.
                                                        1950

              * * *
Кыргыз җире! Бәхет түгел, сиңа
Бәхетсезлек безне китерде.
“Гаебебез булса, кичер!” – диеп,
Аллаһыдан гафу үтендек.

Гаебебез булмаса да безне
Гаделсезлек шактый тукмады.
Җанварлар кебек кыйналсак та,
Ышыклады хаклык, сукмады...

Чакырдылар безне тауларыбыз,
Халкым кабат ирек алачак!
Җиребезгә кайта сауларыбыз,
Тик әрвахлар монда калачак.

Аларны үз сабыйлары кебек,
Кыргыз җире, алдың куйныңа.
Алар синдә үксез калмас диеп,
Без әманәт итәбез сиңа.

Алар мәңге ятып кала синдә,
Алар синдә бәхет күрмәде.
Мамык булсын баскан туфраклары,
Якты булсын яткан гүрләре.
                                                        1956

Өмет белән үлем

Үлем Өметкә әйткән, ди, көлеп:
– Син кешеләрне һаман алдыйсың.
Ә үзең мине җиңәр әмәлне
Бервакытта да таба алмыйсың.

Сүзем хак, шуңа кайда җавабың? –
Дигән ди Үлем Өметкә шулай.
Ә Өмет, исе китмичә генә,
Үлемгә җавап биргән, ди болай:

– Син әзер, - дигән, - мин күреп торам,
Бөтен дөньяны таптап үтәргә.
Ә мин кешегә ышаныч бирәм
Синнән курыкмый гомер итәргә.
                                                        1965

Сабый елавы

Мин олыларның елавын күреп,
Һәрчак кызганып карыйм аларга.
Хәлемнән килсә, юатыр идем,
Тик мөмкин түгел керү арага.

Мин түзә алмыйм, ишетсәм әгәр,
Ярсыта мине сабый елавы...
Шул чакта минем төшә исемә
Еракта калган сугыш еллары.

Сабый елаган тавыш ишетеп,
Төтен эченә мин барып кердем.
Курчак кебек бер кызчыкның читән
Башында елап торганын күрдем.

Шинельгә төреп мин аны уттан
Коткардым шулай, көйсә дә чәчем.
Мин әле һаман шушы сабыйның,
Онта алмыйча елавын, яшим.

Аннан соң инде күп еллар узды.
Ишетсәм ләкин бала елавын,
Йөрәкне бозып җанымда минем
Иске яралар кузгала тагын.

Төнлә күршедә сабый еласа,
Күз дә йоммыйча мин чыгам таңга.
Сабый елавы сугышта алган
Яра шикелле тоела миңа.
                                                        1965

Таулы әйткән

“Җиренә күрә – еланы!” –
Диеп әйткәннәр бездә.
Бар бездә : “Юлына күрә –
Җырлары!” – дигән сүз дә.

“Кыясына күрә – ташы!” –
Дигәннәр, ташны зурлап.
“Атасына күрә – улы!” –
Дигәннәр, эштә сынап.

“Анасына күрә – кызы!” –
Дигәннәр, сайлап кызын.
“Атлавына күрә – эзе!” –
Дигәннәр, сынап эзен.

“Беләгенә күрә – җиңе!”
“Тунга карап – якасы!”
“Ирлегенә карап – тиңе!” –
Бичәнең шул бәһасе.

Тапкыр сүзне әле тагын
Әйтергә мөмкин йөзне.
Һәрнәрсәгә карата бар
Халыкның тапкыр сүзе.

Тапкыр сүзнең искесе юк,
Тапкыр сүз һәрчак яңа.
Халык – зирәк, кирәк булса
Яңасын уйлап таба.
                                                        1966


 


Рафис КОРБАН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить