Нурбәк БАТУЛЛА: «Европача бию театрлары кирәк”

19.05.2017 00:02 | Укы да уйла! Печать

Казан бию мәктәбе укытучысы Нурбәк Батулла фикеренчә, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында милли әсәрләр аз куела дип уфтану гына аз, татарга рус балет сәнгате белән дә ярышырга ярамый (аларның үз йөзе, үз менталитеты, үз мәктәбе), ә Европадан өйрәнеп һәм үз бию юнәлешләрен нигезләп, авангард театрлар ачып җибәрү кирәк.


Казан бию мәктәбендә (хореография училищесы) укучылар, чыгарылыш имтиханнары якынайган саен, безне кайсы театр үзенә эшкә чакырыр икән дигән хәвефкә чума башлый. Җәлил театры исә Бразилиядә бию мәктәбен тәмамлаган Каролина Заборне һәм Вагнер Карвальены, май аенда килешү имзалап, балет труппасына кушарга җыена. Ихтыярсыз рәвештә: “Биючеләрне океан аръягыннан китергәнче, Казанда укыганнар гына ярамый микәнни соң?” - дигән сорау да туа.

- Беләсезме, Бразилияле егет-кызлар бик әйбәтләр. Аларны труппа үз итте, үзләре дә ияләнде. Алар безнең театрның бию төркеменә яңа бизәк өстәде, - ди Казан бию мәктәбе җитәкчесе Татьяна Шахнина.

Быел Казан бию мәктәбенең классик биюләр бүлеген 12 һәм халык биюләре бүлеген 7 яшүсмер тәмамлый. Аларның барысы да - татарстанлылар. Укучылар дәүләт имтиханын тапшырганда, Владивосток, Ростов-на-Дону, Әстерхан театрлары вәкилләре дә Казанга килә һәм алар үзләренә биючеләр сайлаячак. Шахнина сүзләренчә, быел мәктәпне тәмамлаган бер кызның Әстерханга китәчәге тәгаенләнгән инде. Әлеге калада Казан мәктәбен бетергән 12 биюче эшли.

«Мин Казан мәктәбен бетергәннәр Җәлил театрында гына биергә тиеш дигән фикерне хупламыйм. Лаеклар бии анда. Мин алар сәхнә артына сөялеп тормыйлар микән дип тә күзәтәм. Талантлары һәм теләкләре булганнар күп балетларда бии», - ди Шахнина.

Бүген Җәлил театрының балет труппасында барлыгы 80 биюче эшли, кырыклабы - Казан мәктәбен бетерүчеләр. Җәлил театрының сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев: «Труппабыз тулган инде, шулай да Казан мәктәбен тәмамлаучылар янына карарга барачакмын, бәлки, иң күп дигәндә икене алырбыз», - дип ниятләп тора.

Бүген Җәлил театры труппасында Бразилиядән - дүрт, Япониядән ике, Британиядән бер артист бии. Труппада Алматы, Минск һәм Россиянең башка бию мәктәпләрен бетерүчеләр дә бар. Яковлев фикеренчә, талантлары булганнарга Җәлил театры сәхнәсенә киртәләр юк.

«Бразилиядән килеп Казанда биюче Аманда Гомес узган җәй Варна шәһәрендә узган халыкара бәйгедә алтын медаль яулап кайтты. Хәзер ул - төп рольләрне башкаручы биючеләребезнең берсе. Красноярскиның бию мәктәбен тәмамлаган Кристина Андрееваны алсак, ул - безнең прима-балерина, күпләгән халыкара бәйгеләр лауреаты. Минскилы Олег Ивенко да халыкара бәйгеләрдә җиңү яулады», - дип санап китте Яковлев читтән килгәннәрне.

Бразилиядән Каролина Заборне һәм Вагнер Карвальеның талантлы булуларын, видеоязмалардан күреп, Җәлил театрына эшләргә чакырган ул. «Бразилиядә Зур театрның мәктәбе бар, анда Россиядән киткән укытучылар эшли», - ди Яковлев.

Казан хореография училищесының халык биюләре бүлегендә актерлык осталыгы укытучысы Нурбәк Батулла да Бразилия артистларының Казанда биюен яхшы күренеш дип бәяли: «Труппаның интернациональ булуы узган гасырның 60-70 нче елларында ук француз биючесе Морис Бежардан башлана. Ул төрле илләргә барып, аннан биючеләр ияртеп кайта торган булган. Хезмәттәшләрем арасында башка милләт кешеләре, башка мәдәният вәкилләре булса, безнең сәнгатьне баета гына. Чит ил кешеләренә өстенлек бирелә дип үпкәләргә мөмкин, шул ук вакытта, бәлки, алар чыннан да остарак биидер?»

Нурбәк фикеренчә, әгәр биюче чын талантлы булса, Казан сәхнәсендә дә киртә куелмаган. Шул ук вакытта читтән килүчеләр татар балетларын, мисал өчен, «Шүрәле»не милли рухта башкара алырмы, дигән сорау да туа.

«Беренчедән, татар рухлы шул «Шүрәле» балеты гына калды бит инде. Икенче яктан, шәһәрдә үскән татар егетләренә “Без татар рухын дөрес чагылдырабыз микән?” дигән сорау тынгы бирми. Үзем балетта эшли башлаганчы, түбәтәйне артчүмечкә генә киеп, биючеләрнең алда озын чәчләре күренеп торуы гайрәтемне чигерә иде. Аннары үзем бии башлагач аңладым. Бүген «Аккош күле»н, иртәгә «Шүрәле»не биисе бар, димәк, фәкать татар әсәре өчен генә дип, рухына һәм чынбарлыкка туры китерим дип кенә, чәчеңне дә кырдыра алмыйсың. Башка яшьтәшләрем чәчкә аерым рәвештә игътибар да итеп маташмыйдыр, ә минем өчен татар балетта да кыска чәчле булырга тиеш төсле… Миллилекне эзләү бик бәхәсле нәрсә. Бразилиядән килгән кешегә татар рухына кереп китү, бәлки, икеләтә авырдыр. Үзебезнең биючеләргә дә шулай ук. Мин эшләгәндә, «Шүрәле» Җәлил театры сәхнәсендә «для галочки» гына бара иде», - ди Н.Батулла.

Нурбәк фикеренчә, рус балет сәнгате белән ярышырга да, Җәлил театрына гына таянырга да ярамый. Татар бию сәнгатенә, дөньякүләм аренага чыгу өчен, Европаның бию сәнгатендәге юнәлешләрен өйрәнеп, үз йөзен ача торган авангард театрлар булдырырга кирәк. «Израильдә иң алдынгы модерн, анда 4-5 ләп супертеатр бар һәм һәрберсе шәхси стиленә, үз йөзе һәм фәлсәфәсенә ия. Классик балетны милли итүгә караганда үз юнәлешеңне эзләү кыйм­мәтрәк», - дип дәгъвалый Батулла...

«Дөнья сәхнәсенә чыгу өчен чиксез талантлы булу – сәләт тә, техник яктан камиллек, тырышлык, акыл – барысы да кирәк. Казан бию мәктәбендә интернат ачылды, бәлки, вәзгыять үзгәрер. Аңа Саба һәм башка районнардан оста биюче татар малайлары килде. Әле алар кечкенә, 11-12 яшьлек кенә. Дөнья сәхнәсенә чыгардай талантлар, бәлки, әнә шул дулкында пәйда булыр. Күңел шуны көтә», - дип хыялга бирелә Нурбәк.

Бию яраткан балалар, дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Казан бию мәктәбенә килеп укый ала. Менә ике ел инде училищеда интернат эшли. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Петербург, Волгоград, Әстерхан, Екатеринбург һәм Себердән дә торып укучылар бар. Барлыгы 45 бала интернатта яшәп укый. Бу бина Татарстан акчасына төзелде һәм бию мәктәбен дә республика тота.

«Үзебезнекеләрне укыту – минем төп максатым. Интернатны төзетү гаять авыр булды. Татарстанлылар арасыннан Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов кебек балет йолдызлары үсеп чыгуын бик телим мин», - дип Нурбәк хыялына училище директоры Т.Шахнина да кушыла.

Наил АЛАН.

“Азатлык” радиосы.

 


Наил АЛАН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить