Кадерле ядкәрләр

11.05.2017 16:24 | Музейханә Печать

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Россия татарлары. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотосурәтләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 400 дән артык фоторәсем – Кырым татары Низами Ибраһимов тупланмасыннан. Иң элек ул кипарислар илендә гомер кичерүче милләттәшләребезнең фотосурәтләрен җыя башлый. 1990 еллар ахырында Болгарга килгәч, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер һ.б. татарларның берлеген, милләтебезнең байлыгын аңлый. Бу сәяхәт тупланманы киңәйтүгә сәбәп була. 
 
XIX-XX гасырлар чиге – татар тарихының «алтын» чоры. 1776 елда татарлар Россиядә сәүдә, эшмәкәрлек итү хокукына ия булгач, милләттәшләребез арасында да эре сәнәгатьчеләр, фабрикантлар барлыкка килә. XIX гасыр ахыры, XX гасыр башында, мәсәлән, Акчурин, Дебердеев, Рәмиев, Яушев, Хөсәенев, Алиев, Сәйдәшев, Арсланов, Үтәмешевлар бу өлкәдә мәйдан тота. Алар, бүгенге байлар кебек, яңадан-яңа машиналар алмаштырып, берсеннән-берсе биегрәк коттеджлар төзеп кенә яшәми, үз акчаларына мәчетләр салдыра, мәдрәсәләр ача, газета-журналлар бастыра, китаплар нәшер итә, мохтаҗ мөселман кардәшләргә һәртөрле ярдәм күрсәтә. 
 
Сәүдә элемтәләре киңрәк җәелгән саен, милләтебез үз эченә генә бикләнеп яшәүдән туктап, күбрәк аралаша башлый. Нәтиҗәдә, зур тизлек белән шәһәрләр үсә. Татарлар театр, кинога, җәмәгать бакчаларына, төрледән-төрле иҗат кичәләренә йөри һәм фотога төшә. Дөрес, милли чикләнгәнлек тиз арада гына бетми. 1882 елда, мәсәлән, Исмәгыйль Гаспралы Казанда әдәбият кичәсе үткәрергә ниятләп, кунакханә залын арендага алгач, нибары өч кеше килү сәбәпле, кичәне бүтән вакытка күчерергә мәҗбүр була. Ә Фатыйх Әмирхан 1908 елда үзенең бер хатында Исмәгыйль атлы Казан кешесенең «Шәрык клубы»на барганы өчен улын өйдән куып чыгаруы, бөтен Казанның шушы вакыйганы «чәйнәп» гөж килүе турында язган. Шулай да татар тормышына рус, Европа мәдәнияте үтеп керү нәтиҗәсендә, акрынлап яңа төр мәдәният пәйда була. Бу үзгәрешләр бөтен этник төркемнәрне берләштергән татар милләтен барлыкка китерә. 
 
Фотосурәтләрдә кискен борылышлар ап-ачык күренә. Татарлар Европача киенгән, чылбырлы сәгатьләргә, күзлекләргә, кул таяк­ларына, зонтикларга күз төшә. Әмма Европага йөз белән борылсалар да, калфак, түбәтәйне башларыннан төшермәгәннәр. Хәллерәкләре миллилекне искәрткән бу кадерле ядкәрләрне энҗе, мәрҗән, бриллиант ташлар белән бизи торган булган. Кайбер калфакларның бәясе ике мең сумга кадәр җиткән. Аларны күчемсез милек белән беррәттән иминиятләштерә торган булганнар. Оренбург сәүдәгәре миллионер М.Хөсәенев, бриллиант ташлар белән бизәлгән кәләпүшен урларлар дип куркып, Казан урамнарында җан сакчылары белән генә йөргән. Европача киенсә дә, татарлар милли киемнәрне салып ташларга да ашыкмаган. 1911 елда Казан сәүдәгәре Г.Юнысовның оныгы Берлинга баргач, алманнар, алтын белән чигелгән затлы киемнәренә таң калып, аның артыннан өер булыр ияреп йөргән, имеш. 
 
Фотоларда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чистай, Әстерхан, Түбән Новгород, Уфа, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан татарларын күрәбез. Төрле шәһәрләргә сибелеп яшәсә дә, алар бердәм милләт булган дигән уй килә. Гасырлар аша безгә затлы, матур, горур кешеләрнең карашлары төбәлгән. 
 
Фотосурәтләрнең артларындагы язуларны текстолог галимебез, каллиграф Нәҗип Нәккаш гарәп имлясыннан кириллицага күчергән. Аның сүзләренә караганда, күп язулар хатын-кыз кулы белән язылган. Бу – XIX-XX гасырлар чигендә нәфис затларыбызның укый, яза белүен искәртә. Багыш­лауларның матур әдәби телдә язылган булуы да ул елларда газета-журнал, китаплар басу киң җәелгәнен, милләттәшләребезнең югары аң-белемен дәлилли. Татарлар бер-берсенә «җәнап», «җәнабе гали», «галиҗәнаплары» дип хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән. Арада шигъри юллар белән язылган истәлек язулары да очрый. Менә шуларның берсе: «Бу дөньяда һичберәүнең мәңге калмас гәүдәсе. Калса, калыр бер кәгазьгә төшерелгән шәүләсе...».
 
Зур тизлек белән үзгәрүчән бүгенге заманда тамырсыз дүңгәләкләр, дөя чәнечкеләре сыман, җил кая очырса шунда китмәс өчен, адәм баласына кыйб­ла, таяныр нокта кирәк. Милләтебезнең яшь, көчле чагын тотып алган фотосурәтләр шуларның берсе. 
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотосурәтләр.
 


Миләүшә Галиуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить