Татар мөһаҗирләренең язма мирасы

21.04.2017 05:57 | Теле барның иле бар Печать

Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә төп фондтан тыш коллекцияләр дә бар. Кайчандыр Әбрар Кәримуллин, Р.Үтәбай-Кәрими, Әдһәм Тенишев, Фәридә Гаффарова кебек галимнәребезнеке булган бу тупланмалар бүлек фондларын тагын да баета, кызыклырак итә. 2010 елда Милли китапханәдә шундый тупланмаларның тагын берсе – Татар мөһаҗирләре коллекциясенә нигез салына. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин шушы 300 берәмлектән торган тупланма турында аеруча яратып бәян итте.  

 

 

Гомер-гомергә шулай килгән: татарлар, утрак халык булса да,  табигатьтән бирелгән тынгысызлыкларына, тырышлыкларына күрә, тормышларын җайларга, акча эшләп алырга ниятләп, ил-шәһәрләр гизгән, бигрәк тә сәүдә эше белән төрле мәмләкәтләргә чыгып киткән. Алар Донбасста күмер чапкан, Ерак Көнчыгышта, Кытай чикләрендә тимер юллар салган.  Башта татарлар эшче буларак хезмәт куйса, тора-бара баеп китүчеләре дә табылган. Соңрак  бу якларга сәүдәгәрләр дә юл алган. Татар кәрваннары Ефәк юлы белән дә дөнья әйләнгән. Әйтик, Чыңгыз Айтматовның бабасы, әнисе Нәгыймәнең әтисе Хәмзә -кәрванга ияреп, Кыргызстан якларына чыгып киткән ир-егетләрнең берсе. Ул анда тора-бара эре сәүдәгәргә әверелә.  

Татарлар төрле илләр белән яхшы мөнәсәбәттә булган, шуңа күрә сату эшләре яхшырак барган урынга бик җиңел күченгән. Әйтик, бүген Финляндиядә гомер кичерүче татарлар үз заманында Түбән Новгород якларыннан сәүдә эшләре белән киткән булган. Октябрь инкыйлабыннан соң аеруча укымышлы нәселдән булган милләттәшләребез, эзәрлекләнүләрдән куркып, илдән чыгып китүне мәгъкуль күргән, чит илләргә барып төпләнгән. Затлы, зыялы шәхесләребез Кытайның Мукден, Шанхай, Харбин шәһәрләренә, Төркия дәүләтенә күпләп юл алган. 

Бүген татар халкы дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яши, үзара укмашып гомер итә. Татарлар Төркиядә, Финляндия, АКШ, Кытай, Япониядә, Австралиядә аеруча күп.

Милләттәшләребез кайсы кыйт­галарга гына юл тотмасын, иң кадерле әйбер итеп, китабын биштәренә салган,  язма мирасын саклаган. Татарлар, төпләнеп яши башлагач, мәктәпләр төзегән, мәчет салган, җәмгыятьләрен булдырган, басмаханәләр дә ачып җибәргән.  Билгеле, аның язучысы да, укучысы да кирәк булган. Бүгенге көндә китапханәдәге татар мөһаҗирләре коллекциясе безнең читтәге татарлар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр, газета-журналлар, фоторәсемнәр, кулъязма документлар, басма китапларны саклый.

Коллекция Милли китапханәгә АКШта гомер иткән, инде вафат Равил ага Салиәхмәтнең үз архивыннан мәгълүматка  шактый бай документлар, ядкәрләр тапшыруыннан башлана. Алар   арасында Кытайның  Мукден шәһәрендә нәшер ителгән “Милли байрак” газетасының аерым саннары, ул газеталарның микрофильм­га төшергән нөсхәсе дә була. Тупланмадагы Шанхай татар мәдәни җәмгыятенең архив документлары да, Кытайда татарлар тарафыннан бастырылган почта карточкалары да китапханәчеләр өчен бик кадерле ядкәр буларак кабул ителә. Аларда мәчет ачылышына багышланган тантана, яисә татар мәктәбенең сурәте төшерелгән. Моннан тыш бу архивта Гаяз Исхакыйның юбилее уңаеннан чыгарылган почта открыткасы, үзләренең шәхси архивыннан гаилә фотосурәтләре дә була.

Шактый еллар Япониядә белем алып, докторлык диссертациясен яклап, шул илдә инглиз телендә “Ерак Көнчыгыштагы  татар диас­порасы” дигән монография бас­тырып чыгаручы Лариса Рафаэль кызы Усманова Милли китапханә белән дустанә мөнәсәбәттә, тыгыз элемтәдә яши. Ул китапханәгә үзе белән алып кайткан китапларны да бүләк итә. Алар арасында татарлар тормышына, нашир, публицист, сәясәтче һәм дин әһеле Габдерәшит Ибраһимовка багышланган һәм Япониядә дөнья күргән кайбер китаплар бар. Шушы уңайдан 2010 елда Милли китапханәдә мөһаҗирләр коллекциясен тәкъдим итү кичәсе булды, анда Лариса Усманова да катнашты. 

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге үзендә “Милли байрак” газетасының 84 санының төп нөсхәсе саклануы, моннан тыш электрон нөсхәләре дә (алар белән 151 сан)  булуы белән аеруча горурлана. Бүгенге көндә башка дәүләт китапханәләрендә андый тупланмага ия булучы юк.

“Милли байрак” 1935-1945 елларда Кытайның Мукден шәһәрендә дөнья күрә. Ул  Гаяз Исхакый тәкъдиме белән чыгарыла. Аның редакторы - Ибраһим Дәүләткилде, күп кенә мәкаләләрнең авторы, газетаның сәркатибе Рокыя Мөхәммәдиш була. Алар - бүгенге көндә Төркиядә яшәүче Надир Дәүләтнең әти-әнисе. Басманың нашире – Сәлмән Аити. Газета совет гаскәрләре Кытайга кергәнче чыгып килә. “Милли байрак”ның  400 гә якын саны дөнья күргән. 

Рокыя Мөхәммәдишнең һәм Ибраһим Дәүләткилденең язмышлары бик аянычлы. Алар, Сталин лагерьларына эләгеп, шактый гомерләрен ГУЛАГта үткәрә. Аннары Рокыя ханым Казахстанда яшәп, Казанга күченеп кайта, монда вафат була. Рокыя Мөхәммәдиш белән Ибраһим Дәүләткилденең кызлары Фәридә ханым Казанда гомер итә. Аңа әнисе “Милли байрак” газетасының һәрбер санын Бөекбритания китапханәсенә җибәреп барулары турында әйтә торган булган. Милли китапханә хезмәткәрләренең ул газеталарның  фотокүчермәсен алдырту нияте дә бар.

 

Шулай ук 1920-1922 елларда Харбинда татар диаспорасы тарафыннан “Ерак Шәрекъ” журналы чыгарыла. Китапханәгә аның бер нөсхәсе 2010 елда Казаннан килеп керә. Равил Вәлитов атлы кеше үзенең гаиләсендә сакланган гарәби язулы китапларны тапшыра. Шулар арасыннан Харбинда 1921 елда басылган журналның бер саны да табыла. Журналга Казанның почта мөһере сугылган. Хәзер Милли китапханәдә “Ерак Шәрекъ”нең 1921 елда нәшер ителгән 14 саны саклана. Журналның редакторлары - Г.Әхмәди, Р.Рәхмәти  атлы кешеләр. Шул исемнәр арасында язучы Хөсәен Габдүш исеме яхшы мәгълүм. Аның турында галим Хатип Миңнегулов язып чыкты. Хөсәен Габдүшнең “Ерак Шәрекъ”тә һәм “Милли байрак”та күп кенә фель­етоннары, мәкаләләре, пьесалары басыла. Аның әсәрләре 1931 елда Токиода аерым китап булып та дөнья күрә. “Ерак Шәрекъ”нең бер еллык тулы нөсхәсе Америкадан килгән. Халидә Дәүш  “Милли байрак” газетасы саннарын, “Азат ватан”, Германиядә чыккан “Милли байрак” журналының, “Төркестан яшьләре” дигән журналның нөсхәләрен тапшыра.
 
Кытайга Казан татарлары белән бергә Мордовия  һәм Пенза якларында гомер иткән милләттәшләребез дә барып  урнашкан. Бергәләп кулъязма газеталар да чыгарганнар. Әйтик, Шанхай  шәһәренең төрек-татар җәмгыяте әгъзаларының “Берлек” дигән газетасы – шундыйлардан. Китапханә фондында аның да 1935 елның 15 октябрендә чыгарылган ике саны бар. Аларның берсен Равил ага Салиәхмәт тапшырган. Икенчесен АКШтан 2010 елда тарихчы галимә Гайшә Азаде Рорлих алып килә. Ул басма сүз сөючеләргә “Идел буе татарлары” дигән инглиз телендә дөнья күргән китабы аша да мәгълүм.

Китапханә коллекциясендә Гаяз Исхакый тарафыннан  Берлинда 1928 елдан башлап чыгарылган  “Милли юл”, соңрак “Яңа милли юл” дип үзгәртелгән  журнал белән дә танышырга мөмкин. Ул 11 ел дәвамында дөнья күргән. Аның барлыгы 136 га якын саны чыккан. Бүлектә бу басманың 74 саны бар. Гаяз Исхакыйның Берлинда бастырып чыгарылган “Җан Баевич”, “Өйгә таба”, “Көз” дигән әсәрләре дә -  китапханә өчен кадерле басмалар. Алар гарәп имлясында, татар телендә нәшер ителгән.

Төркиядә яшәүче татарлар да үзләренең вакытлы матбугат органын булдырган.  Төркиядә 1940 еллар ахырында “Идел-Урал” дигән журнал нәшер ителә. Китап­ханәдә аның бер саны саклана. Бу мәмләкәттә 1970-1980 елларда “Казан” журналы да чыгарылган. Бүлектә барлыгы аның 44 саны бар.

Кытайда төпләнгән татарлар әкренләп Япониягә, Кореяга күченә башлый. Әмма алар Кореяда озакка калмый. Япониядә өлкән буын татарлар бүген дә яши әле. Алар да  1920 еллар ахырында Токиода мәчетләр салган, шулай ук газета-журналлар, китаплар бас­тырган, үзләренең төрле милли, сәяси, иҗтимагый оешмаларын булдырган. Татарлар Токиода “Матбагаи Исламия” дигән нәшриятны да оештыра. Бүгенге көндә Мөһаҗирләр коллекциясендә “Матбагаи Исламия”дә басылган китаплар да саклана. Әйтик, Япониядә яшәгән Габдерәшит Ибраһимов тарафыннан язылган дини әсәрләр бар. Әхмәтһади Максудиның элегрәк Казанда басылган китапларын да кабат нәшер иткәннәр. Шулай ук алар 1938 елда Г.Тукайның “Мәҗмугаи әсәре”н  биш томда әзерләп бастырган.

Япониядә гомер кичерүче татарлар, китаплардан тыш, бик матур альбом чыгарган. Ул “Мәктәби Исламия”гә - Токиодагы  татар мәктәбенә багышланган. Аңа теләкләр дә язылган. Япониядә яшәүче татарлар почта карточкаларын да бастырып тараткан. Аның берсе -“Мәктәби Исламия”  юбилеена, икенчесе Г.Тукайга багышланган.

Япониянең Симане университетында бик кызыклы архив булуы мәгълүм. Сиро Хаттори дигән япон галиме узган гасырның 30-40 елларында Маньчжуриядә эшләгән. Ул шунда, татар гаиләсе белән танышып, аларның кызы Маһирәгә өйләнә. Бу гаиләнең балалары да бар. Шул профессорның татарларга кагылышлы архивы Симане университетында саклана. Анда “Милли байрак” газетасының шактый гына нөсхәләре дә кергән. Ш.Мәрҗани исемендәге  тарих институты хезмәткәрләре Япониягә барып, ул архивны өйрәнеп, газеталарны электрон вариантка күчереп, дискны алып кайткан. Симане университетындагы архивны Япониядә укучы кыз Ләйсән Гыйбадуллина да өйрәнә икән.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң чит илләрдә хәрби әсирлеккә эләгеп калган кешеләр арасында татарлар да күп. Аларның берише Германиядә төпләнгән, 1952-1953 елларда Мюнхенда “Азат ватан” дигән журнал чыгарган. Аның мөхәррирләре Г.Фәйзуллин, М.Кәрими. Гаяз Исхакый исә басманың даими авторы булган. Коллекциядә бу журналның өч саны бар. Аннары Германиядә 1930 еллар ахырында “Милли байрак” журналы да нәшер ителә.

Мөһаҗирләр коллекциясен АКШта яшәүче Рокыя һәм Даян Сафалар тапшырган архив документлары да шактый баеткан. Алар арасында татарлар тарафыннан оештырылган җәмгыятьнең утырыш стенограммалары, оешмага дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар тарафыннан язылган хатлар, Әхәт Гәрәй дигән милләттәшебезнең инглиз телендә дә дөнья күргән шигырьләре, инглиз шагыйрьләренең аның тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күргән тезмә әсәрләре бар.

Берничә ел элек кенә китапханәгә зур төпләм документлар килеп керә. Аларны Төркиянең Анкара шәһәрендә яшәүче Әхмәт Кушат Языҗы углы тапшырган. Аның әнисе Сүрәя ханымның Ваһаплар нәселеннән булуы мәгълүм.  Чыгышы белән Әгерҗе  ягыннан булган  әтисе Хәтмулла Ваһап  үз заманында Токио татар җәмгыятенең җитәкчесе дә булып тора.

Сүрәя ханым шулай ук улы Әхмәт белән Токиода “Матбагаи Исламия”дә басылган кайбер китап­ларны, гаилә архивында сакланган фотосурәтләрне һәм кулъязма көндәлекләр дә тапшырган.

Финляндиядә яшәүче татарлар да актив иҗтимагый-сәяси тормыш алып бара, аларның  бик көчле җәмгыятьләре дә бар. 1960-1970 елларда алар “Шималь очкыннары” дигән журнал нәшер иткән, китаплар да бастырган. Китапханәдә алар тарафыннан чыгарылган шигырь китаплары белән дә танышырга мөмкин.

Тарих сәхифәләреннән мәгълүм булганча, XIX гасыр ахырында татарлар Төркиягә күпләп мөһаҗирлек кыла. Авыл-авыл булып китәләр. Алар  Төркиянең төрле төбәкләрендә яши. Әйтик, Иске шәһәр янында Госмания авылы бар. Алар үзләре белән Казан басмаларын да алып киткән,  бүгенге көнгә кадәр саклаган. Тукәл атлы кеше бу басмаларны Милли китапханәгә тапшырган. Күптән түгел вафат булган Равил Агиш, Анкарадагы Казан җәмгыятенең җитәкчесе Фоат ага Тениш, бүлекнең якын дусты, Алматы шәһәрендә яшәүче Мөнир ага Ердин шактый кызыклы, мәгълүматлы документлар ирештергән. Финляндиядә яшәүче татарлар “Яңа мәхәллә хәбәрләре” дигән журнал да чыгарып килә. Китап­ханәдә аның да  электрон варианттагы нөсхәләре бар. Хәзер Германиядә гомер кичерүче Алия ханым Тайсина шулай ук нәшрият ача, үзе дә “Бертуган” дигән журнал нәшер итә. Ул Мөһаҗирләр коллекциясен туплау турында хәбәр алуга ук басмаларны җибәргән. Алар арасында Тукайның алман теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә була.

Коллекциядәге ядкәрләрнең һәрберсе каталогка кертелгән. Укучыларыбыз аларны китапханәгә килеп тә  карый ала. “Милли байрак” газетасының гына, кәгазе бик таушалган булганлык­тан, сыйфаты начар хәлдә. Аны укучы кулына бирмәскә тырышалар. “Милли байрак”ның ике нөсхәсен Санкт-Петербургтагы федераль консервация үзәгендә реставрацияләтеп алганнар. Алга таба басманы реставрацияләргә  һәм газетаны электрон вариантка күчерергә  ниятлиләр.

Әмма аны өйрәнүчеләр бик аз. Шуларның берсе - Лариса Усманова, ул коллекция материалларын кулланып  монография, аерым мәкаләләр язган. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге хезмәткәрләре, Гаяз Исхакый томнарын әзерләгәндә, “Милли байрак” газетасын килеп өйрәнгән. Җәмәгать эшлеклесе, журналист Дамир Гыйсметдинов та коллекциядәге кайбер газета-журналларны файдаланып, мәкаләләр язган. Галим Раиф Мәрданов тырышлыгы белән Шанхайдагы төрек-татар җәмгыятенең беркетмәләре аерым китап булып дөнья күргән. Гомумән, коллекция һәрвакыт куллануда.

Кызганыч ки, газета–журналларны туплап баручыларның исән булганнары да бик өлкән яшьтә инде. Алар кулындагы архивлар Милли китапханәгә тапшырылса, галимнәргә генә түгел, гади укучыларга да кызыклы булыр иде. Газета-журналларның хәтта  күчермәләре дә, аларга бик кадерле. Милләттәшләребез китап­ханәгә архив материалларының күчермәләрен дә бирә ала.

Сөембикә КАШАПОВА.


. "Милли байрак" журналы.

. Финляндиядә басылган Хәсән Хәмидулла шигырьләре җыентыгы.

. Әхмәтһади Максудиның 1940-1941 елларда  Мукденда дөнья күргән  "Гыйбате Исламия" китаплары.

.1943-1945 елларда Мукденда нәшер ителгән "Милли байрак" газетасы.

.Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан чыгарылган "Яңа милли юл" журналы (1938 ел, 4 сан).

. Финляндиядә 1970 елда басылган Гәүһәр Туганайның шигырьләр җыентыгы.


Фоторәсемнәр Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондыннан алынды.


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить