Татарлык телдә генә булмасын

06.04.2017 15:25 | Безгә кунак килде Печать

Милли бизәкләр төшереп тегелгән кием-салым, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары соңгы елларда сатуга чыкты. Бу юнәлештә сәүдә иткән интернет-кибетләр дә ачылды.
 
 “Ансат” ширкәте әнә шундый милли рухтагы оешмаларның берсе.  Төп җитештерү цехы Казанның Борисково бистәсендә урнашкан. “Ансат”ның җитәкчесе Рәшид Хәсәншин бик уңган ир-егет, әмма бик тыйнак, үз хезмәте, яулаган үрләре турында сөйләүне өнәп бетерми. Бу өлкәдәге эшмәкәрлекнең нечкәлекләре-үзенчәлекләре турында аның ярдәмчеләре – улы Айрат белән килене Альбина сөйләде. Алып сатуга түгел, җитештерүгә корылган гаилә бизнесының чәчәк атуы куанычлы. “Ансат” ширкәте төрле юнәлешне колачлый. Хәсәншиннар, нигездә, йомшак мебельләрнең тышлыгын алыштыру (перетяжка) белән шөгыльләнә, ләкин милли бизәкле кирәк-яракка да, бүләкләргә дә сорау зур.  Монда исә күн  һәм сарык йонына өстенлек  бирелә. Сарык йоныннан төрле башмаклар да тегәргә өлгерәләр. Алар да татар орнаменты белән бизәлә. Милли бизәкләр белән нәкышләнгән утыргычлар, сумка, рюкзак, намазлык, келәмнәрне өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә үз итә. “Ансат” җитештергән әйберләрне Казанда, Болгарда төрле сувенир кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Нигездә, хәзер интернет аша эш йөртәләр, чөнки бу ысул күпкә отышлырак.
 
– Әтиебез Рәшид 2012 елдан бирле йомшак мебельләрне яңарту эше белән шөгыльләнә, ягъни диван, кәнәфи кебек җиһазларның тышлыкларын яңага алыштыра. Әрәм китмәсен дип, калган тукыма, тире кисәкләреннән мендәрләр, уенчыклар ясый торган идек. Аннары иремдә милли орнаментлар белән бизәлгән сумкалар, рюкзаклар ясап карау теләге уянды. Шуннан эш киңәюгә барды. Хәзер сумкалар, рюкзаклар, клатчлар, бизәнү әйберләре сала торган нәни букчалар, паспорт тышлыклары, түбәтәйләр, жилет, башмак, читек, намазлыклар җитештерәбез. Болар барысы да күннән эшләнә. Заманча материал – экокүннән тегелгән рюкзаклар да тәкъдим итәбез. Тиреләрнең затлысын Италиядән кайтартабыз, – дип сөйләде Альбина.
 
Казанда туып-үскән Альбина белән Айрат дүрт яшьлек Данияр һәм бер яшьлек Әмир исемле улларын тәрбияли. Альбина әлеге ширкәтне рекламалау, төрле элемтәләр булдыру һәм үсеше өчен җаваплы. Айрат барлык җитештерү, әзер продукцияне клиентларга тапшыру эшләрен алып бара. Эшләр җайлы барсын дипме, ширкәткә шундый исемне дә Айрат кушкан. Бизәкләрне махсус технологлар ясый. Төп милли бизәкләр үзенең формасын һич югалтмый. 
 
– Яшьләр электән килгән милли бизәкләребезне, йолаларыбызны онытмасын иде. Безнең татар икәнлегебез әллә каян күренеп торсын. Татар булуыбыздан оялмыйк, – ди Айрат. 
 
Сумкаларның, намазлыкларның төсләреннән күзләр камаша. Шулар арасында да үзеңә ошаганын таба алмагансың икән, җаның теләгән төрле төстә эшләтергә мөмкин. Продукция чын күннән ясалгач, хаклары очсыз түгел, әйтик   түбәтәйләр – 1500, утыргычлар (пуфик) – 9000 сум тора.
 
Татар бизәкле йорт җиһазларына да кызыксыну барлыкка килә, Казандагы бер кафе алардан милли орнаментлар төшерелгән утыргычлар, матрасларны махсус эшләткән. 
 
 “Ансат” Казанда узган Халыкара теннис турнирының партнеры да булган. Җиңүчеләргә үзләре җитештергән йон башмаклар бүләк иткәннәр. Хәсәншиннарның продукциясе Сочи һәм Пермьгә дә озатылган. Әлеге брендны хәзер чит төбәкләрдә дә беләләр.
 
 
 
.Альбина һәм Айрат Хәсәншиннар.
 
 


Эльза Газизова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить