Милли гаилә хакына

09.02.2017 14:53 | Сүз һәм гамәл Печать

Ниһаять, мәчетләр дингә, иманга бәйле сораулар белән генә чикләнмичә,гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлады. Казанның Азино бистәсендә урнашкан “Гаилә” мәчетендә һәр атна гаилә иминлеге дәресләре  бара. Аларны мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрә. Күптән түгел мәчеттә галимнәр, дин белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе булды. Әңгәмәне социология фәннәре докторы, Гаилә һәм демография үзәге директоры Флера Илдарханова башлады. 
 
“Хәзерге гаиләләр ир кешегә мохтаҗлык кичерә.  Статистикага караганда, гаиләләрнең яртысы  таркала. Ә 43 процент гаиләдә бер генә бала үсә. Бер балалы гаилә – ныклы оя түгел. Безнең җәмгыятькә сәламәт, тулы гаилә образын үрнәк итеп куярга кирәк. Югыйсә, без ялгызы бала үстерүче, тормыш авырлык­ларын берүзе ерып баручы аналарны, мәхәббәт кочагына ташланган аталарны телевизордан, кинолардан карап “сокланабыз”. Бу дөрес үрнәк түгел. Без өлкән сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәргән идек. Алар мәктәптә “Гаилә тормышы һәм хуҗалык алып бару” дигән дәресләр керсә, теләп өйрәнер идек, дип җавап бирде. Ислам дине буенча яшәү гаиләнең иминлеген тәэмин итә. Халык дин нигезләрен өйрәнеп, дин кушканча яшәүгә дә каршы түгел. Мәсәлән, Татарстанда без сораштырганнарның 54 проценты исламны өйрәнергә һәм аның таләпләрен үтәп яшәргә тели. Хәтта мәктәп балалары да динне белергә омтыла. Кыскасы, безнең җәмгыять уңай үрнәккә сусаган”, – дип сөйләде ул. Чыннан да, безнең берәр дошманы булмаган гаиләне күргәнебез дә юк, ахрысы. Һәрбер фильм­да гаиләнең “левый” кешеләре бар, хәтта Камал театры сәхнәсендә дә сөяркәле спектакльләр куела.
 
Ата-аналарның үз проблемалары белән генә берөзлексез мәшгуль булуы, ике арада килеп чыккан низагларның еллар буена сузылуы балаларның өлкәннәр игътибарыннан читтә калуына китерә. Нәтиҗәдә алар сукбайлыкта йөри башлый. Совет районы Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Гөлнара Әхмәтова да сөйләшүдә үз фикерләрен җиткерде: “Совет районында 83 социаль куркыныч гаилә теркәлгән. Узган ел 14 очракта әти-әни хокукыннан мәхрүм ителде.  Ике очракта, хәтта балаларга кул күтәрү сәбәпле, җинаять эше дә кузгатылды. Бер укучы наркотиклар кулланып, исәптә тора. 71 нче закон нигезендә мәктәп яшендәге балаларга кичке 10 нан иртәнге 6 га кадәр урамда ялгыз йөрү тыела. Әмма бу законны да санга сукмыйлар. Күңел ачу урыннарында да тотып алып, әти-әниләренә хәбәр иткән очракларыбыз күп. Кыскасы, ата-аналар акча эшләү белән артык мавыгып, балаларын игътибарсыз калдырмасын иде”.
 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин гаилә тормышына җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең тәэсире турында сүз алып барды. “Дөнья­да кызу темплар белән глобальләшү бара. Ә бу милли үзенчәлекләрне юкка чыгарачак. Гаиләдәге төп бурычларның берсе – әнә шул милли хасиятне саклап калу. Халык көннән-көн шәһәрләшә бара. Шуның белән бергә гореф-гадәтләрнең бер өлеше халык хәтереннән сөртелә. Әйтик, туган нигездә калуга хәзер әһәмият бирмиләр. Йорт нигезләре таркала. Икенче зур кимчелек – туганлык җепләре өзелә бара. Булганы да элеккеге кебек нык түгел. Бер нәселнең оныклары бер-берсен белми, аралашмаска мөмкин. Бу нәселне, милләтне көчсезләндерә. Аның каравы, балалар чит милләт, чит дин балалары белән аралашып, әүмәкләшеп үсә. Монысы исә  бер-берсенең гадәтен сеңдерү, уртак карашлар туу дигән сүз. Глобализациянең бер чагылышы инде бу. Дөрес, кешенең үзеннән дә тора. Мәсәлән, шәхсән мин  һәм дусларым балаларыбызның саф татар мохитендә үсүен телибез. Җыелышып, шәхси балалар бакчасы ачып җибәрдек.  Балаларга туган телдә тәрбия бирәбез, чит телләр өйрәтәбез. Без берләштек тә бер төркем хасил иттек. Башкалар үз төркемен төзи. Иң мөһиме бу төркемнәр җәмгыятькә уңай тәэсир итәрлек көчкә әверелергә тиеш”, – дип сөйләде ул. 
 
Сөйләшүдә Казан мәктәпләренең берсендә әтиләр оешмасын җитәкләүче  Нияз Шакиров та чыгыш ясады. “Бүген бала тәрбияләүдә  аларны интернет йогынтысыннан йолып калу җитди проблема булып тора. Мин җанлы аралашу яклы. Моның өчен аларны, безнең балачактагы кебек,  командалы уеннарга тартырга кирәк. Моны, әлбәттә, ата-аналарга оештырып җибәрергә туры килә. Үз күзәтүләремә таянып, мин шундый фикергә килдем: миңа үз баламны тәрбияләү генә аз. Яхшы, таза җәмгыять төзү өчен, ата кеше буларак, миңа улым аралашкан төркемне, аның дусларын, яшьтәшләрен дә тәрбияләргә кирәк булачак. Балаларның бер-берсенә тәэсире зур булуын да онытмыйк. Беркөн балалар бакчасында шундый хәл булды. Бер малай идәнгә төшкән алманы тибеп җибәрде. Моны күреп торган кыз: “Тебя бог накажет”, - диде. Малай сагаеп калды, бер минут уйланып торды һәм шкаф астына кереп киткән алманы  алып, өстәлгә илтеп куйды. Мин малайны ачуланырга уйлаган идем, әмма мин сөйлисе сүзләрне кыз бер җөмлә белән әйтеп бирде һәм тыңлатты. Менә хикмәт нәрсәдә!”
 
Татарстанның башкала төбәге казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов хәзерге гаиләләрнең төп кыенлыкларын аңлау өчен илнең тарихына күз ташларга чакырды. “Россия халкы ике зур тетрәнү чорында килеп туган авырлыклардан  арына алмый әле. Октябрь инкыйлабы һәм Бөек Ватан сугышы ирләрнең бик күпкә кимүенә китергән. Моннан соңгы совет идеологиясе ирләр һәм хатын-кызларның җәмгыятьтәге, гаиләдәге ролен үзгәртте. Нәтиҗәдә, безнең җәмгыять­тә төп тәрбияче хатын-кыз гына булып калды. Шул сәбәпле малайлар хатын-кыз сыйфатларына ия булып үсте. Ә бу җаваплылыктан качу, кушканны гына башкару кебек гамәлләрдә чагылды. Безгә эләккән заманда гаилә, тормышта беренче урында булудан туктап, акча мәсьәләсе өскә күтәрелде. Хәзер акчасы булса кешегә хөрмәт бар, юк икән, ата булуына да карамастан, аңа ихтирам бетә. Мондый мөнәсәбәт күп гаиләләрне тарката. Җәмгыятьне төзәтү өчен, ирләргә үз вазифаларын үтәргә, хатын-кызларга үз рольләренә кайтырга кирәк. Коръән аятендә әйтелгәнчә, үзебез үзгәрмәсәк, Аллаһы Тәгалә безнең хәлебезне үзгәртмәс”. 
 
Бөтенроссия татар гаиләсе фонды рәисе урынбасары Миләүшә ханым Гайфуллинаның сүзләре сөйләшүгә йомгаклау булып яңгырады. “Балагызны нинди генә яхшы бакчаларга йөртеп, затлы мәктәпләрдә укытсагыз да, әгәр аның әйләнә-тирәсендәгеләрне дә тәрбияләмәсәгез, ул тәрбияле, бәхетле була алмас. Кулыгызда әллә ничә диплом булса да, гаиләгездә татулык юк икән, үзегез дә бәхетле була алмассыз. Бөтен көчегезне, күңел җылыгызны гаиләгә бирегез”, - диде ул.
 
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА. 
 
 
.Флера Илдарханова.
 
.“Гаилә” мәчете.
 


Нәзирә Рәхмәтуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить