Татар тарихын саклаган китапханә

08.12.2016 19:01 | Теле барның иле бар Печать

Оренбургта Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе эшләп килә. Россиянең Татарстаннан тыш төбәкләрендә бердәнбер булган мондый китап йортының нигезләнүенә быел 110 ел тулды. Шушы вакыт эчендә ул тормышның төрле зилзиләләрен дә чагыштырмача тыныч уздырган, Октябрь инкыйлабы елларында да эшләп торган. Китап­ханә бүген дә үз укучыларына хезмәт итә. 
 
1906 елның көзендә Оренбург мөселман хәйрия җәмгыяте җыены шәһәрдә бушлай китапханә ачу турындагы мәсьәләне кузгата һәм эш алып бару өчен комиссия дә сайлап куя. Алар исә губернаторга хат белән мөрәҗәгать итә. Рөхсәт фәрманы булгач, татар зыялылары халыктан китап, акча җыя, Оренбургның хәзерге Свободин тыкрыгындагы шәхси бинаны арендалый. Китапханәне аякка бастыруда, басмалар туплауда танылган җәмәгать эшлеклеләре Риза Фәхретдинов, агалы-энеле Хөсәеневләр, Рәмиевләр,  Фатыйх Кәрими, Хәлил Ширинский  аеруча зур өлеш кертә. 
 
Китап йортын тантаналы төстә ачып җибәрәләр һәм ул кыска вакыт эчендә Оренбург  төбәге татарларының мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әверелә. 1910 елгы мәгълүматлар буенча, китапханәдә ул чакта 1510 басма булып, укучылар саны 9700 кешегә җиткән. Беренче елларда уку залына татар телендә - 17, русча нәшер ителә торган  6 газета һәм журнал килә. Тора-бара җәмәгатьчелек акчасына көндәлек матбугатка язылу да арта. Китап укучылар үзләре үк басмаларны тәртипкә китерә, бинаны җыештыра. 
 
Хәйриячелек оешмасы 1908 елның август аенда китапханә өчен 25 мең сумга шәһәрнең Соляной тыкрыгында ике катлы йорт сатып ала. Китапханәдә татар, башкорт, казах милләтләре арасында мәдәни-агарту эше алып бару өчен дә мөмкинлекләр арта. Биредә танылган кешеләр белән очрашулар үтә, лекцияләр укыла, укучылар конференция­ләре уздырыла башлый. Китап йортында шулай ук тегү-чигү, музыка-драма түгәрәкләре оештырыла.  Язучы Шакир Мөхәммәдов, Закир Рәмиев, Шамун Фидаи, Фатыйх Кәрими, булачак халык артистлары Фатыйма Камалова, Мәҗит Илдар, Вәли Фатыйхов һәм «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре китап­ханәнең актив укучыларына әверелә. 
 
Мөселман җәмгыяте дүрт елдан китапханәне “Хөсәения” мәдрәсәсе биләмәсендәге бинага - хәзерге Бурзянцев урамына күчерергә карар итә. Бу йорт мөселман җәмгыяте милкендә була.
 
XX гасыр башында Оренбургта нәшрият эшчәнлеге алга китә, басмаханәләр ачыла. Алар арасында “Белек”, “Хезмәт”, “Файда” кебек типографияләр, “Кәримов, Хөсәенев һәм  Кo” китап басу ширкәте эшләп тора. Аларда татар, рус, башкорт, казах, гарәп телләрендәге әдәбият нәшер ителә.   
 
 Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Оренбургта да икътисади хәл  мөшкелләнә, шәһәрдәге күп китапханәләр ябыла, әмма Мөселман җәмгыя­те карамагындагысы яшәвен дәвам итә. Ул 1914 елдан башлап җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы исеме белән атап йөртелә башлый. Китапханә бу елларда “Вакыт”, “Тормыш”, “Кояш” кебек газеталар, “Шура”, “Аң”, “Сөембикә”, “Дин вә Мәгыйшәт” (дини-әхлакый басма), “Ак юл” (балалар өчен) кебек журналлар алдыра.   
 
Октябрь инкыйлабыннан соң китапханәнең эшчәнлек мәсләге үзгәрә, ул сәяси-агарту юнәлешен ала. 1918 елда анда күренекле татар язучысы Шәриф Камал эшли башлый. Бу елларда китапханә яңа басмаларга тагын да байый. Язучының укучыларга да йогынтысы көчле була. Нәкъ менә шушы елларда Муса Җәлил китапханәнең иң актив укучыларының берсе була. Ул мәктәптән кайтышлый, гадәттә, китапханәгә керә, Тукай, Пушкин, Лермонтов иҗаты белән таныша, китапханә директоры белән укыган әсәрләре турында  әңгәмә корып утыра. Шулай итеп, Шәриф Камал булачак шагыйрьнең  остазына әверелә. Моннан тыш, язучы Оренбург өлкәсендәге Түбән Чебенле дигән татар  авылында “Дала утлары” дип аталган беренче авыл хуҗалыгы коммунасын төзүдә актив катнашкан һәм 1920 – 1922 елларда аның җитәкчесе булган. Нәкъ менә шушы авылда яшәгәндә һәм эшләгәндә Шәриф Камал заманында урта һәм өлкәнрәк буын укучылар яратып укыган “Матур туганда” романын да язган. Әсәр бүген дә китапханә укучыларының иң күп укый торган басмаларының берсе икән.
 
Язучы китапханәдә эшләгән елларда биредә Оренбургта укучы мөселманнар җәмгыяте оештырыла. Төрле уку йортларында белем алучы яшьләр “Урал” кунакханәсенең беренче катында урнашкан татар китап­ханәсе залына җыела. Аларны оештыруда “Хөсәения”дә укучы булачак яшь язучылар Ярлы Кәрим, Абдулла Амантай, Сәгыйт Агиш, Муса Җәлил башлап йөри. Бу кичәләрдә ул вакытта Оренбургта эшләүче Фатыйх Кәрими, Төхвәт Ченәкәй, Шәриф Камал, Афзал Таһиров кебек язу­чылар да катнаша. Алар җыенда шигырьләр, хикәяләр сөйли, иҗат планнары белән бүлешә, бер-берсенә киңәшләрен бирә. Җәмгыять әгъзалары биредә шулай ук драма һәм музыка түгәрәкләре  дә оештырып җибәрә.
 
Россиядә коточкыч авыр ачлык башлану китапханә эшчәнлегенә дә кырын суга. Бинаны җылытырга утын булмый, кичләрен залны яктырту өчен керосин да җитми. Эш көне нык кыскара, хезмәткәрләр басмаларны өйгә бирү белән генә шөгыльләнә. Әмма башка китапханәләр ябылганда да, аларның икесенә - рус һәм мөселман китапханәләренә кагылмыйлар.       
 
1928 елдан китапханәгә танылган җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Ямашев исеме бирелә. Бу чорда татар мәдәнияте, шул исәптән татар китабына да шактый авыр­лыклар аша узарга туры килә. Алфавит ике тапкыр үзгәртелә. Гарәп графикасын алыштырган  латин хәрефләре дә гомерле булмый. Унбер елдан Кирилл хәрефләренә күчәләр. Шушы вакытка кадәр нәшер ителгән китаплар кулланыштан алына, алар озак еллар буе кабат басылмый. Бу елларда китапханәдә эшләгән Җиһан Шәрипова истәлекләреннән күренгәнчә, китапханә фондларыннан меңнәрчә китап яндырыла. Борынгы басма мирасыбызның бер өлеше бөтенләйгә юкка чыга. Калган бик аз данәдәгеләрен дә укый алучылар нык азая. Китаплар да бик күпкә кими: 1929-1937 елларда аларның исәбе 9143 данә булуы теркәлгән. 
 
1937-1947 елларда китапханә шунда эшләүчеләр көче белән генә тотыла. Алар  Урал елгасыннан бүрәнәләр тотып алып кайта, шуларны кисеп утын хәстәрли. 
 
Бөек Ватан сугышы елларында иң кадерле мәгълүмат яу кырыннан килгән хәбәрләр була. Бу көннәрдә китапханә залында кычкырып уку бик популярлашып китә. Шулай ук уку залында китап күргәзмәләре дә  оештырыла, тематик плакатлар ясау да китапханәчеләргә йөкләнә. Шулай да басмаларның фонды беркадәр арта төшә – 12849 га җитә.
 
Китапханә XIX гасырда гарәп имлясында һәм XX йөзнең 20-30 елларында латин графикасында нәшер ителгән сирәк басмалары белән горурлана. Биредә кайчандыр укучылары булган шәхесләрнең култамгалары салынган китаплар саклана. Алар арасында Мәдинә Рәхимкулова, Ирек Үзбәков, Ибраһим Сәйфуллин кебек танылган кешеләрнең архивлары да бар. Биредә Мәхмүт Галәү, Бибинур Гайнетдинова, Наилә Гарипова, Лия Рафикова, Наҗия Мөксимова кебек хезмәткәрләрнең исемнәре китапханә тарихына мәңгелеккә кереп калган. Үз чорында Риза хәзрәт Фәхретдин, Шакир Мөхәммәдев, Фатыйма Ильская, Мәдинә Рәхимкулова, Шакир Мәҗитов, Хәдичә Җәлилова, Вәли Фатыйхов, Фатих Солтанов, Сәгыйт Таҗетдинов, Гөлсем Хәсәнова, Шәүкәт Буркеев, Мидхәт Подмарев, Тәлгат Әбдрәшитов, Ирек Үзбәков, Рамил Зәбиров   кебек танылган әдәбият һәм мәдәният әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре китапханәнең актив укучылары булган. 
 
Китапханәне XX гасыр ахырында һәм XXI йөз башында 40 ел дәвамында Наҗия ханым Мөксимова җитәкли. “Базар икътисадына күчеш чорында китапханәне саклап калганбыз икән, бу Наҗия апаның  тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе”, - ди китап йортының  инде сигез ел дәвамында директоры булып эшләгән Светлана Әхмәтҗанова. 
 
Китапханә бүген Оренбургның Ленин урамындагы биш катлы йортның беренче катында 500 квадрат метр мәйданны били. Ул хәзер дә төбәкнең милли мәдәниятебезне һәм әдәбиятыбызны, бу якларда яшәгән халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен пропагандалау һәм саклау белән бергә, шәһәрнең заманча мәдәни-агарту үзәге дә. Биредә түгәрәк өстәлләр, танылган шәхесләр белән очрашулар үтә, яңа китаплар тәкъдим ителә. Аралашу татар, башкорт, казах, рус телләрендә алып барыла. Моннан тыш китапханәдә дүрт клуб эшләп тора. “Замандаш” дигәнендә кызыклы кешеләр белән очрашулар, шигърият кичәләре, әдәби-музыкаль кунакханәләр узса, “Мирас”та матди-рухи мәдәниятебез, йолаларыбыз, фольклорыбыз, сәнгати һөнәрчелегебез, борынгы көйләребез искә төшерелә, туган телебезне саклау буенча дәресләр үтә. “ОКО” клубы үз тирәсенә өлкән яшьтәгеләрне туплаган. “Болгар”да исә заманыбызның истәлекле мизгелләрен фотосурәтләрдә киләчәккә калдырыр­га теләгән кешеләр очрашып аралаша, альбомнар ясый. 
 
Китапханәдә тагын бер хатирәләргә бәйле бүлмә бар. Анда 2009 елда әдәбият-мәдәният музеен ачып җибәргәннәр. Әлбәттә, экспозиция бүләк булып килгән ядкәрләрдән тупланган. Алар арасында музыка уен кораллары, бу якларда яшәгән милләтләрнең көнкүреш әйберләре, Оренбург төбәгендә үсеш алган һөнәрчелек үрнәкләре, милли киемнәр, борынгы китаплар, истәлекле фоторәсемнәр бар. 
 
Хәзерге вакытта Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә Оренбургның китапханә-мәгълүмат системасының бер өлеше булып тора. Биредә татар, башкорт, рус телләрендәге документлар сакланып калган. Гомуми фонд 50000 данә тәшкил итә. Китапханә хезмәтеннән бүген дә 9110 кеше файдалана.  Татарстан Милли китапханәсе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты  белән даими элемтәдә яшәү татар телендәге фондларның тагын да баюына китерә. 
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 
(Язма Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә  материаллары нигезендә әзерләнде).
 
Казан – Оренбург – Казан.
 
 
.Светлана Әхмәтҗанова.
 
.Хөсәен Ямашев.
 
 
   
 


Сөембикә Кашапова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить