ҺӘР НАМАЗ – ИХЛАСЛЫКТА!

17.06.2016 04:24 | Сүз һәм гамәл Печать

– Ильяс хәзрәт, бүген иртән үз-үзегезгә нәрсә вәгъдә иттегез? 
 
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Һәрчак ниятем бар: авыру кешеләр килүгә, ярдәм итәргә тиешмен. Әгәр дә үз максатларымны үтәп чыга алсам, димәк, көнем уңышлы узды дип саныйм. 
 
– Сез күп еллар буе өшкереп дәвалыйсыз. Сезгә нинди үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр? 
 
– Аерым дәвалагач, киңәшләрне дә аерым бирергә туры килә. Мәсәлән, әле генә: “Эшебез алга бармый, бәлкем, күз тидергәннәрдер?” – дип килделәр. Уңарга теләүче бу эшмәкәрләр үзләре аракы да эчә, намаз да укымый. Аларга Аллаһы Тәгалә әйткәннәрне үтәмичә генә бәрәкәт килмәячәген аңлатырга туры килде. 
 
– Нинди максаттан чыгып, кешедән үз киләчәген алдан белү яшерелгән? 
 
– Мөселманнарга: “Әгәр дә язмышны алдан белеп булса”, – дип сөйләргә ярамый, гомумән, адәм баласына “Әгәр дә” дигән сүзләрне кушып сөйләү тыела. Чөнки бу сүзләр – шайтаннан. Шуңа да карамастан, кеше үз язмышын алдан белеп, аны үзгәртү өчен төрле экстрасенсларга мөрәҗәгать итә икән, шушы гамәле белән гөнаһ эшли. Ул болай да ялгышлыкта, ә бу адәмнәр аны тагын да зуррак ялгышлыкка кертә. 
 
– Дәвачылар – адым саен. Дә­валау сәләте намаз укый башлаганнан соң ачылган дәва­чылар гына – нәкъ менә чын дәвачылар булып саналамы? 
 
– Беренчедән, ул намазны ничек укый бит әле?! Аны шулкадәр ихласлык белән укучылар да, бар күңелен салмыйча укучылар да бар. Һәркемнең намазы аның күңелендәге ихласлык дәрәҗәсе буенча аерыла. Намазың нинди, тормышың шундый – бу гыйбарәне мин бик күпләргә аңлатам. Икенчедән, хәтта намаз укучыга да параллель дөньяның күзгә күренмәүче тереклек ияләре мөрәҗәгать итә. Алар дәвачыга үзләрен йә “без – мөселман җеннәре”, йә “ без – фәрештә” дип таныштыра. Аны төрле өстәмә мөмкинлекләр белән кызыксындыралар. Һәм кайбер дәвачылар шушы күзгә күренми торган тереклек ияләре белән хезмәттәшлек итә. Әйе, бу дәвачы – намазда, әмма аның гыйлеме сай, дөрес шәригать белеме юк. 
 
– Сезгә үзләрендәге фобияләре аркасында җәфа чигүчеләр киләме? 
 
– Фобияләр тормышта кичерелгән стресс, ягъни кеше үзенә килгән сынауларга дөрес реакциядә булмаган очракта барлыкка килә. Мәсәлән, берәү сынауны күңеленә бик якын алып, үзен психологик стресс халәтенә керткән. Аңа: “Сезгә җен кагылган”, – дип ялган диагноз куйганнар. Акча бәрабәренә: “Минем янга ун мәртәбә килеп дәваланырга кирәк”, – дип күңеленә тәэсир иткәннәр. Ни өчен дәвачы бу бәндәгә алдан ук ун сеанс санап куярга тиеш? Аңлашыла булыр – нәфес. Ә бит соңгы Пәйгамбәребез: «Безнең алдыбызда кыямәткәчә дәвам итәчәк зур җиһад бар, ул да булса нәфескә каршы җиһад», – дип әйтеп калдырган. Тиз әсәрләнүчәнлеге аркасында ышанган... Соңрак минем янга да килеп җитте, аның эчендә шайтан юклыгын әйтеп, тынычландырдым. Гомумән, унбиш ел практикам дәверендә бәндәләрнең эченә шайтан керүен бик сирәк очратам. Ә инде бу авыр халәт кешедә булса, моннан коткару өчен Коръәннән билгеле берничә аятьне укыйм. Кайвакыт савыгу өчен бер тапкыр “Азан” яисә бер тапкыр “Әлхәм” догасын укып өшкерү дә җитә. 
 
– Төнлә йокы аралаш үз -үзен белештермичә торып йөрүчеләр чирен дәвалау авыр­мы? Безнең илдә 150 000 лунатик яши! Аның сәбәпләре нәрсәдә? 
 
– Андыйлар, чыннан да, бик күп. Ай авыруын берничә сәбәп тудыра. Беренчедән, ул бәндәнең аңы һәм аң асты арасындагы чикнең сөртелүе аркасында барлыкка килә. Ул Ай тулганда, аның иң актив фазасында көчәя. Андый төннәрдә Айның бәндәләргә карата булган йогынтысы арта һәм лунатиклар өчен көн белән төн аермасы юкка чыккандай була. Икенчедән, әгәр дә кеше күзсенсә, йокысы бозылып, саташып, күзләре ачык килеш үз-үзен белештермичә торып йөри башлый. Лунатизмнан коткару һич авыр түгел. Күп вакыт алар бер мәртәбә өшкереп дәвалагач та терелә. 
 
– Ильяс хәзрәт, нәзер әйтү чиргә сәбәп була аламы? 
 
– Әгәр дә кеше ниндидер берәр эшне башкарыр алдыннан Аллаһы Тәгаләнең Үзенә вәгъдә биреп, шул вәгъ­­дәсен үтәргә онытса, аның нәзере барлыкка килә. Мәсәлән, әгәр дә кеше укырга керә алсам яисә әгәр дә улым туса, корбан чалыр идем, дип вәгъдә бирә дә оныта, аннан соң мәшәкать артыннан мәшәкать килә, сынау артыннан сынау туа, чир артыннан чир ега. Әйтеп оныткан очракта, үтәлмәгән нәзер өчен нәзер корбаны чалу һәм аны нәзер корбаны таләпләре буенча тарату – дәвалану өчен кирәк шарт. 
 
– “Мин – синең көдрә чәчләреңнең корбаны,  Мин – бер тоткын, карусыз кол.  Ничек мин ардым.  Мин – синең юлларыңның тузаны булып калдым”, – дип язган урта гасыр шагыйре Дәһләви. Бу – җавапсыз мәхәббәттән газап чигүче халәте. Андыйларга нәрсә киңәш итә аласыз? 
 
– Ул ир-ат турында уйлаудан туктарга кирәк. 
 
– Әйтергә җиңел! Чит илдә андыйларга мәхәббәт авыруы очрагы дип – F 63.9 халыкара шифрын язып хастаханә белешмәсе дә бирәләр. 
 
– Әле ярый андый белешмә безнең илдә бирелми. Югыйсә, табибләр шуны язып арыр иде. Бәлкем, әлеге ир-ат аны бары тик үз чибәрлеге белән генә җәлеп иткәндер? Әгәр дә шулай икән: бар да вакытлыча. Без бүген чибәр, ә иртәгә – юк. Гаилә корганда кешене иман матурлыгы буенча сайларга кирәк. Аллаһы Тәгалә Илчесенең бер хәдисендә: “Хатын-кызга, гадәттә, дүрт нәрсә өчен өйләнәләр: малы, дәрәҗәсе, матурлыгы һәм дине өчен. Син исә, дине өчен өйлән”, – диелгән. 
 
– Кайбер китапларда: “Баг­ланудан котылу өчен бер савыт су өстенә җомга сәгатьләрендә аерым бер доганы укып, шул су белән коенырга кирәк. Бу доганы янда язып йөртү дә фарыз”, – дип язылган. 
 
– Юк. Доганы янда язып йөртү – ширек. Фарыз – ул намаз, зәкят, ураза тоту, хаҗ кылу… Доганы күчереп язып, күлмәк кесәсенә салып йөртеп кенә багланудан котылып булмый. Гомумән, изге Коръәндә дә һәм Сөннәттә дә күчереп язылган аятьләрне кеше үзенә беркетеп, тагып йөрергә тиеш, дигән раслау юк. Әйтик, берәр вокзалда бәдрәфкә кергәндә ул аларны кая куйсын?! Кеше догаларны ихласлык белән ятларга яисә укырга тиеш. 
 
– Бүген “нәркис” комп­лекслы хатын-кызлар һәм үз-үзләренең тышкы кыяфәтләренә чиктән тыш игътибарлы ир-атлар күбәйде. Кайберләре пластик операцияләр сайлый, яше кырык биштән узган хатын-кызлар аркаларына инә белән тишеп, тропик күбәләкләр ясата. 
 
– Күзләрен көзгедән ала алмаучы хатын-кызлар ялгыш фикердә булса да, үз-үзләрен карап, пөхтә киенеп йөрергә күнеккән ир-атларның һәм хатын-кызларның бу гадәтен начар дип әйтмәс идем. Ә инде туганда бирелгән йөз-кыяфәттән риза булмыйча, һич кирәкмәгән очракта да плас­тик операциягә яту, тәнне инә белән чокып рәсем ясату – гөнаһ. 
 
– Язмышны үзгәртеп буламы? 
 
– Әйе. Язмыш үзгәрә. Әйтик, бер эчкече илле яше тулгач, Кадер кичәсендә елый-елый догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән үз язмышының үзгәрүен сорый икән, аның язмышы яхшы якка үзгәрә алачак. Чөнки Аллаһы Тәгалә аның нәкъ менә илле яшендә, нәкъ менә Кадер кичәсендә елый-елый теләгән теләкләре булачагын алдан белә һәм сораганына җавап бирә. Аның күркәм исемнәренең берсе – “әс-Сәмигъ” – “Ишетүче”! 
 
– Мөселманнар арасында туган көнне бәйрәм итмәү гадәте тарала бара. 
 
– Адәм баласына туган көнен бары тик гыйбадәттә үткәрү яхшырак. Бу көнне ул үзен шушы якты дөньяга яраткан Бөек Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга, газиз әтисенә һәм әнисенә үзенең ихтирамын белгертергә тиеш. Ул үзенә аң һәм бу дөньядагы файдалы гыйлемне биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булыр­га һәм бу белемнең кешеләргә файда буларак кабул ителүен теләргә тиеш. Туган көн – шатлык, билгеле. Кешеләр бу көнне үзләренең тагын бер елга олыгаюларын тоя, әмма күбесе үз тормышларының бер елга кыскаруын һәм үзләренең ахирәт тормышына якынрак килүләрен аңламый. Шуңа күрә югалтулардан торучы бу фани дөньяда мәңгелек һәм даими дөнья өчен ризык җыярга кирәк! 
 
– Теләк теләүнең шарты? 
 
– Теләк намаздан соң булырга тиеш. Намаз – Аллаһы Тәгаләгә теләк белән мөрәҗәгать итүебезнең ачкычы. Те­ләк­ләрне тәгаенләп тә яисә го­муми­ләштереп тә теләп була. Мәсәлән, Муса пәйгамбәребезнең: “Йа Раббым, хактыр ки, иңдерелгән һәр нигъмәтеңә мохтаҗмын”, – дип теләгән теләге күпләрнең күңеленә хуш килә. 
 
– Ильяс хәзрәт, “Менә дога укый-укый теләк телим, әмма Аллаһы Тәгалә мине ишетә микән?” – дип уйлаудан туктамыйм”, – ди кайберәүләр. 
 
– Аларга Коръәндәге һәрбер сүзнең һәрбер иҗегенә инану җитми. “Әл-Бәкара” сүрәсендә дә аңлатылган: “Әгәр бәндәләрем синнән Минем турында сораса, Мин, хакыйкатьтә, якын бит, Миңа дога кылып үтенүченең догасына җавап бирермен”. Ә “Каф” сүрәсенең 16нчы аятендә әйтелгән: «...Һәм Без аңа – бугаз кан тамырына караганда да – якынрактыр”. 
 
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 
 
 
.Ильяс хәзрәт Мәхмүд.
 
Елена СӨНГАТОВА фотосы. 
 


Зилә Нигъмәтуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить