ӘЛИФБАГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕРЛӘР

17.06.2016 04:12 | Теле барның иле бар Печать

“Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килде: берсе – Чишмә, икенчесе – Әлифба”. Гариф Ахуновның бу сүзләре Арча педагогика көллиятендәге “Әлифба” музеенда булганда кылт итеп искә төште. Белмим, мондый фикер Гариф абыйның башына кайчан килгәндер. Хәер,  һәрнәрсәгә бик игътибарлы, күзәтүчән кеше иде ул. Чыннан да саф сулы  чишмәләргә бай иде язу­чының туган авылы Кече Өчиле.  Менә безне күрегез, кирәк кадәр файдаланыгыз дигәндәй, бер-берсен уздырып җир куеныннан бәреп чыгалар иде. Сокланып туймаслык могҗиза! Бүген авыл юк инде – таркалып юкка чыккан. Ә чишмәләр һаман суларын җир өстенә чыгара. Шундый татлы суны ничек ташлап китә алдыгыз дип авылдашларына үпкәли сыман алар. 
 
Гариф абый әлифбаның могҗиза булуына, белемнең нәкъ менә әлифбадан башлануына бик иртә төшенә.  Мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга өйрәнгән була. Арча педагогика көллиятендә укыган елларында да аңа әлифбаны еш кулына алыр­га туры килә, чөнки аны башлангыч мәктәп укытучысы итеп әзерлиләр. Диплом алып чыккач та үзенә белем нигезләрен өйрәнергә ярдәм иткән уку йорты белән даими элемтәдә тора Г.Ахунов. Билгеле инде, дөньяда бердәнбер булган әлифба музеен да читләтеп үтми, экспонатлар белән таныша, китапларын бүләк итә. 
 
"Әлифба" музее 1999 елда оеша, ә 2001 елның гыйнварыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы музее буларак эшли башлый. Музей үзенең фәнни эчтәлеге һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. "Әлифба" музееның бөтен дөнья халыклары язу системасы барлыкка килү һәм аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгәчә үсешен күрсәткән бай фонды бар. Музейның экспонатлар саны хәзер 1500 гә якынлашып килә. 
 
Безнең чорга кадәр килеп җиткән беренче әлифбалар “Иман шарты” дип йөртелгән.  Ул озак гасырлар буе үзгәрешсез кулланылган.  Музейда аның башлангыч чорда ук кулланышта йөргән нөсхәсе урын алган. Дөньядагы күптөрле алфавитлар турында гаять кызыклы материаллар тупланган биредә. Аваз системасына корылган беренче алфавит-финикция алфавиты һәм аңа нигезләнеп гарәп,  грек, латин һәм башка төрле алфавитлар безнең эрага кадәр унынчы гасырда ук барлыкка килә. Дөньядагы бик күп халыклар  аларны үзләренең милли алфавитларын төзүдә нигез итеп алалар.
 
Хәзер музейда төрле илләрдән алынган 265 әлифба бар. Алар арасында Әзәрбайҗан халыклары – курд, Тамин, сахир милләтләре; угро-фин халыклары – коми,  мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами, уди милләтләре; Мисыр, Таиланд, япон һәм  башка халыкларның әлифбалары.
 
"Әлифба" музееның төп нигезен ирле-хатынлы Сәләй  Гатат улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитованың педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Алар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен булган әлифба авторлары. Моннан тыш алар тарафыннан 43 исемдәге дәреслек һәм методик кулланма да язылган. Миңа С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитова белән берничә тапкыр очрашырга, өйләрендә дә булырга, әңгәмә корып утырырга туры килгәне бар. Гаҗәеп тыйнак, һәркемгә хөрмәт белән караучы, ярдәмчел кешеләр иде алар. Гомерләрен әлифбага багышлаган бу шәхесләр гаять авыр тормыш юлы үткәннәр.
 
Язмыштан узмыш юк диләр бит. 1908 елда Самара өлкәсе Камышлы районының Байтуган авылында туып, әле ярты яшь кенә тулган малайның әтисен, башка кеше белән бутап, базарда кыйнап үтерәләр. Бу кайгыдан коелып төшкән әнисе Гайниҗамал улын алып читкә китәргә җыена. Әмма әтисенең әнисе Шәмсехәят апа: “Улымның бердәнбер улы шәригать буенча миңа калырга тиеш”, - дип малайны әнисенә бирми. Бичара хатынның ниләр кичергәнен Аллаһы Тәгалә, мөгаен,  ул чакта үзе генә белгәндер. Тик малай гына урамда очраткан кара шәл бөркәнгән хатынның үзен күкрәгенә кысып ни өчен елаганын аңлый алмый. 
 
Тиздән Шәмсехәят апаның да бала карарлык көче калмый. Ул оныгын асрамага бирә. Балалары булмаган Гататдин һәм Гайшә Вагыйзовлар малайны алып аңа яңа исем кушалар һәм үз фамилияләрен бирәләр. Шул рәвешле Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вагыйзовка әйләнә. Малайны Вагыйзовлар бик яраталар. Кечкенәдән нечкә күңелле Сәләй хикәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның язмалары бүген Арча музеенда саклана. 
 
С.Вагыйзов коммунистик яшьләр мәктәбендә укый, стена газетасы мөхәррире буларак мәкаләләр яза, аның шигырьләре “Урта Идел” газетасында басылып тора. Шигырьләр җыентыгы да дөнья күрә. Аларда туган ягына, авылына чиксез мәхәббәте чагыла. Менә аның “Шаула, арыш!” шигыреннән юллар:
 
Мин кайтамын сөйгән колхозыма,
Күм син мине, арыш!
Күмсен дулкыннар!
Һәр атлаган саен
Яшь йөрәккә,
Көч тә, дәрт тә бирсен бу кырлар.
 
Мәктәпне тәмамлагач егет Богырыслан педагогика училищесына кереп укый башлый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закиров шигъри җанлы укучыны тиз күреп ала һәм аңа Оренбург татар-башкорт агропедагогика институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына керергә киңәш итә. Әмма егет Казан педагогика институтының филология факультетын сайлый. Биредә уку еллары тормышының иң бәхетле чоры була аның. Биредә Сәләй гомерлек юлдашы Рәмзияне очрата. Арада кайнар мәхәббәт кабына. Яшьләр өйләнешәләр һәм институтны тәмамлагач,  Арчага барып төпләнәләр.
 
Кызлары Римма белән уллары Камил тупырдашып үсеп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Гаилә башлыгын сугышка алалар. Ул Харьков янындагы сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Ә сугыш тәмамланып, тоткынлыктан азат ителгәч, аны әсирлеккә бирелгән өчен инде безнекеләр сөргенгә озата. Рәмзияне, ире янына барып йөргәне өчен,  эштән чыгаралар. Менә шулай авыр башлана аларның тормышы.
 
... Музейда Әхмәтһади Максуди (1867-1941) иҗаты зур урын алып тора. Ул – татар имлясын камилләштерүгә зур өлеш керткән шәхес. Биредә аның үз кулы белән язылган “Татарстан әлифбасы” – “Мөгаллим әүвәл” урнаштырылган. Бу кулъязма Ә.Максудиның үз кулы белән төзелеп, тел галиме Хәлиф Курбатов тарафыннан “Бөек зат Һади Максудиның бу кулъязмасы бүгеннән Рәмзия ханым белән Сәләй туган милкенә күчә. Хәлиф Курбатов. Казан. 1997 ел, 12 март” дип язылып татар әлифбасын төзүчеләр Р.Вәлитова һәм С.Вагыйзовка тапшырыла. Шулай итеп, бу кыйммәтле кулъязма музей экспонатына әверелә. Әхмәтһади Максуди әлифбаларының 50 дән артык басмасы бар. Әлеге экспонат кына түгел, музейның үзе дә уникаль. Шуңа күрә аның тиз арада Татарстан дәүләт музее филиалына әверелүе гаҗәп түгел.
 
"Әлифба" музеенда экскурсиянең татар халкына мең елдан артык хезмәт иткән гарәп әлифбасыннан башлануы табигый хәл. Гарәп грамматикасы озак еллар буе үзгәрешсез калган. Коръән нигезендә тере затларны сурәтләү, аларның рәсемнәрен ясау тыелганлыктан, галимнәргә барлык талантларын хәреф бизәүгә юнәлтергә туры килгән. Шунлыктан гарәп әлифбасында хәрефләр саны 250 дән артып киткән. Шунысы да бар, гарәп әлифбасы нигезендә белем алучыларның күбесе гарәп телен аңламый. Нәтиҗәдә белем алу ятлау­га корылган була. Вакытында мәдрәсәдә белем алганлыктан, мондый хәлне яхшы аңлаган галимнәр үзләре әлифба төзергә алыналар. Шундыйларның берсе Сәгыйть Хәлфин була. 1778 елда ул Петербургта рус телендә “Азбука татарского языка” дигән китап чыгара.
 
Татар теленең эчке закончалыкларын тоеп, әлифбаны үзгәртү мәсьәләсен беренче булып Каюм Насыйри күтәреп чыга. 1895 елда басылган “Әнмүзәҗ” дигән татар грамматикасы китабында ул бездә ун сузык аваз барлыгын күрсәтә, аларны белдерү өчен өстәмә хәрефләр тәкъдим итә.
 
ХХ гасыр башында гарәп язуы нигезендә башка әлифбалар да дөнья күрә. Мәсәлән, М.Корбангалиев, Х.Зәбири, Г.Нугайбәк,   Г.Әхмәров,  Г.Алпаров, Н.Думави, Г.Ибраһимов әлифбалары. Бу исемлек алга таба дәвам иткән булыр иде, әмма 1928 елда татар әлифбасы ясалма рәвештә туктатыла. Ничәмә гасыр буена тупланган рухи хәзинә онытылуга дучар ителә. 
 
Музейга яңалиф чорында Гыймад Нугайбәк һәм Мөхетдин Корбангалиевләр төзегән төрле исемдәге әлифбалар куелган. Ул елларда балалар, өлкәннәр,  эшчеләр, крестьяннар өчен аерым-аерым әлифбалар эшләнә. 1939 елда татар язуын кириллицага күчергәч, беренче татар әлифбасын Мөхетдин Корбангалиев һәм Габбас Сәйфуллин төзи. Бу әлифба 1964 елга кадәр хезмәт итә.
 
1962 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы әлифбаларга конкурс үткәрә. Мөхтәрәм жюри Арча педагогика училищесы укытучылары Р.Вәлитова белән С.Вагыйзов төзегән әлифбаны яхшы дип таба һәм 1965 елдан татар балалары шушы әлифбадан гыйлем юлына атлый. Өстәмәләр, төзәтмәләр белән китап ел саен басылып килә.
 
Үзләре исән булмасалар да, бүген музейның һәр почмагыннан Рәмзия апа һәм Сәләй ага рухы бөркелә кебек. Биредә аларның эш бүлмәсен күзаллау мөмкинлеге дә бирелә. С.Вагыйзов – Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, татарлар арасында беренче булып К.Ушинский медаленә лаек булган кеше. Р.Вәлитова да Татарстанның атказанган укытучысы. Әлифба кебек белем бакчасын булдырган бу шәхесләргә Ходай гомерне кызганмыйча биргән. Рәмзия ханым 88 яшьтә, Сәләй ага 96 да вафат булды. 
 
"Әлифба" музеенда булган кеше кайсы телдә ничә  хәреф барлыгын да белеп китә. Латин графикасында 26, грек­ларда 28, ә Индонезиядә яшәүче бер кабиләгә 12 хәреф тә җитә икән. Кытайларның исә 25 меңнән артык иероглифы бар, әмма урта мәктәпләрдә аларның 300 ләбе генә өйрәнелә. Бу җәһәттән рус әлифбасына күз салыйк. Ул 1574 елда Иван Федоров тарафыннан төзелгән, башта 46 хәреф булган. Әлеге азбуканың бердәнбер данәсе Гарвард университетында саклана икән. Руслар алфавитларын беркайчан алыштыр­маган, бары тик әледән-әле төзәтмәләр кертеп, сыйфатын гына яхшырталар. Бүген ул дөньяда иң яхшылардан санала. Рус “Букваре” тотрыклы. “Продаже не подлежит, обеспечивается государством” диелгән. Бу җәһәттән алардан үрнәк алырга гына кала.
 
Музейда Төркия, Финляндия, Германия, Һиндстан, Америка Кушма Штатлары, Швейцария, Англия, Белоруссиядән килгән туристлар да булып киткән. Күрәсең, дөньяда бердәнбер булганлыктан ул шундый зур кызыксыну уятадыр. Арча педагогика көллияте ишегалдында әлифбага һәйкәл дә куелды.
 
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ. 
 
. Сәләй Вагыйзов.
 
. Рәмзия Вәлитова.
 
. Әлифбага һәйкәл.
 
. Музейга куелган әлифбалар.
 


Әгъзам Фәйзрахманов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить