Сүзләрдә дә – татар “каны”...

07.04.2016 11:42 | Теле барның иле бар Печать

М.Задорновның “Вещий Олег. Обретенная быль” дигән фильмын карарга туры килде. Ул анда элек славяннар “изба”ларда яшәгәннәр, ә бу сүз “истопленный”, ягъни, ягылган сүзеннән алынган дип раслый. Бу турыда инде 1978 елда ук педагогика институты галиме: “Кодекс куманикус”та   рус сүзе “изба”ны таптым, дөрес аны “ызба” дип язганнар”, – дип шәрран ярган иде. Автор искә алган хезмәт 1300 елларда язылып, безнеңчә “Куман мәҗмугасы”, икенче төрле әйтсәк, итальян – немец – кыпчак сүзлеге дип атала.
 
“Изба”ның рус сүзе булуы белән һич килешә алмыйбыз. Чөнки сүзлек язылган 1300 елларда Италиядә рус­лар­ның нинди биналарда яшәүләре генә түгел, аларның булу-булмаулары турында да хәбәрдар түгелләр дип фаразларга кирәк. Европалылар Россия турында беренче мәгълүматлар белән, инде “Кодекс” нәшер ителеп 200 елдан артык вакыт узганнан соң гына, 1517 һәм 1526 елларда монда С. Герберштейн булып киткәч кенә таныша башлый. Аның “Записки о Московских делах” исемле язмасы беренче тапкыр ул чорларда европалылар өчен тылсымлы һәм билгесез булган Рус дәүләтен ача.
 
М.Задорнов сүзен: “Славяннарны “урман” кабиләләре дип атаганнар. Чөнки алар урманнарны кисеп, яндырып чәчүлек өчен җирләр  әзерләгәннәр”, - дип дәвам итә. Билгеле, әгәр ул бераз гына татар теле белән таныш булса, фикерен бүтәнчәрәк дәвам итәр иде.
 
Кызганычка каршы, мондый авторлар һаман да бер калыпта калалар шул, чөнки үтә милләтчелек авыруы  бүтәнчә уйларга мөмкинлек бирми. Алар бер нәрсәне оныталар - юл ике юнәлештә булганда гына, дөньяда алгарыш мөмкин, чөнки ул бер яклы гына булса аның кайда алып чыгасы билгеле түгел, ә инде кире кайту турында сүз дә юк. 
 
Алда искә алган автор һәм аның фикердәшләре бары тик рус теле генә башка телләр өчен төпсез кое булып тора һәм алар күпләп үз телләрен рус сүзләре белән баета дип расларга тырышалар.
 
Билгеле, алар В.Даль, Н.А.Баскаков хезмәтләре белән беркүпме таныш булсалар, бүтәнчәрәк сөйләрләр иде. В. Дальнең “Толковый словарь живого великорусского языка”  сүзлегендә “а” хәрефенә генә дә төрки-татар тамырлы 40 тан артык сүз бар. Дөрес, кайбер очракта телнең аерым диалектларын да бераз белергә кирәк. Мәсәлән, В. Даль “абдал” сүзен фарсы телендә кулланылган “монах” сүзенә тиңли. Мишәр сөйләшендә “абдалцы” дигән сүз бар, бу сүзнең татар телендәге мәгънәсе – сөннәтче. Сөннәтчеләр, гадәттә, мөселман дин әһелләре булган, димәк, “монах” һәм “абдалцы” сүзләренең мәгънәләре тәңгәл килә булып чыга.
 
Биредә рус елъязмачысының күн итекләр турындагы хәбәрен дә искә аласы килә. 985 елда Киев кенәзе Владимир болгарларны җиңүгә ирешә. Аның гаскәрләре тарафыннан әсирлеккә алынган болгар сугышчыларының күн итектән булуларын күреп, славяннар гаҗәпкә кала. Шуннан Владимирның агасы Добрыня әсирләрне күздән кичерә дә: “Мондыйлар безгә ясак түләмәячәкләр, алар бар да күн итектән; киттек чабаталыларны эзләргә”, - ди.
 
Бу уңайдан күренекле рус тарихчысы С.М.Соловьев болай дип яза: “Рус кенәзләре моңарчы тормыш көнкүрешләре үтә нык гади булган, таркау урнашып, хәерче яшәгән (“чабаталылар”) славян һәм фин кабиләләрен генә буйсындырганнар; укымышлырак, ныклырак иҗтимагый җисем тәшкил иткән, сәнәгате бай булган халыклардан алар берәүне дә буйсындыра алмаганнар”. 
 
М.Задорнов А.С.Пушкинның “Песнь о вещем Олеге” исемле хезмәтенә дә кабат мөрәҗәгать итсен иде. Олегны елан чагып үтерә дип языла анда, ә әгәр кенәз күн итектән йөрсә, аңа бернинди елан да куркыныч булмас иде.
 
Н.А.Баскаков борынгы рус теленең Көнчыгыш Европадагы борынгы төрки кабиләләре белән үзара йогынты ясашуын өйрәнү өлкәсендә зур эш башкарган, аның нәтиҗәләре “Тюркская лексика в “Слово о полку Игореве” китабында басылган.
 
Н.А.Баскаков, “Слово”ның авторы төрки дөньяны яхшы белгән, дип яза. Ә кара бүрекләрнең (көньяк Рус далаларындагы төрки кабиләләрнең гомуми атамасы) һәм кыпчакларның телләрен белүе аның төркиләр һәм кыпчак­лар белән тыгыз, ә бәлки туганнарча аралашып яшәвен раслый, дип сүзен дәвам итә.
 
Шулай итеп, “XII гасырның ике телле укучылары” “Слово о полку Игореве”нең эчтәлеген яхшы аңлаганнар дип уйларга мөмкин. Бары тик соңыннан гына тәрҗемәчеләр, сүзләрнең асыл мәгъ­нәләрен белмәгәнгә күрә, кыен хәлдә калалар һәм ялгыш хаталар җибәрәләр. Мәсәлән, әсәрдә түбәндәге юллар бар: “А самъ в ночь влъкомъ из Кыева дорискаше до куръ Тьмутороканя...” Бу текст бүгенге көндә хәзерге рус теленә түбәндәгечә тәрҗемә ителгән: ”... а сам ночью волком рыскал: из Киева дорыскивал ранее (пения) петухов до Тьмутороканя”. Әмма тавык һәм әтәчләрнең биредә бернинди катнашы юк. “Кура” сүзе “стена”, “киртә” дип тәрҗемә ителергә тиеш. Татарстанның кайбер торак пункт­ларында хәзер дә авыллардагы урам башлары, терлекләр ашлыкны таптамасын өчен, кура капка белән ябыла. Мишәр сөйләшендә “кура” сүзе “колга”ны аңлата.
 
Инде мишәр сөйләшендә кулланылган “балакир” сүзенә дә тукталасыбыз килә, чөнки бу сүз мәшһүр композитор фамилиясенең нигезендә ята. В.И.Даль бу сүзне “балакарь” (болтун, говорун) белән бер синонимик рәткә куя. Дөрес, дәвам итеп “балакирь – кувшин, кринка, горшок для молока” – дип яза һәм бу сүзнең Түбән Новгородта, димәк мишәрләрдә, кулланылуын ассызыклый. Безнеңчә, бу сүз тамырында рус (кринка) һәм татар (бала) сүзләренең кушылуы ята. Әлеге сүзнең төп мәгънәсе кечкенә сөт чүлмәге (“сөт чүлмәгенең баласы”) булып чыга. 
 
Чүпрәле сөйләшендә без “шәл баласы” (кечкенә шәл) дигән атаманы очратабыз. Татар телендә шулай ук “бала итәкле күлмәк” (хатын-кыз күлмәгенең итәге тирәли матурлык өчен тотылган өстәмә, кечкенә итәк), “мәче баласы” дигән атамалар белән дә очрашабыз. Димәк, ике тел сүзләре кушылып өр-яңа сүз барлыкка килеп чыккан була бит.
 
Н.А.Баскаковның “Русские фамилии тюркского происхождения” исемле хезмәтенә дә тукталып үтәсебез килә. Галим: “Славян һәм төрки телләрнең үзара тәэсире әлеге халыкларның бөтен тарихы дәвамында шулкадәр озак һәм  файдалы булган, шуңа да әлеге телләр лексикасының бөтен өлкәләрендә,  аларның фразеологиясендә һәм өлешчә фонетика белән грамматикасында да тирән эзләр калдырган”, - дип ассызыклап үтә.
 
Ул сүзен дәвам итеп: “Рус тарихи фамилияләрендә төрки катламның шактый икәнлеген билгеләп үтүче Е.П. Карпович: “Татарлардан кенәзләр бездә шул кадәр күп булган һәм әле дә бар, шуңа хәзер дә гади халык һәрбер татарны кенәз дип атый”, - дип язуын искә ала.
 
Н.А.Баскаков әлеге фамилияләр турында Рәсәй кенәзләре һәм дворяннарының шәҗәрәләре бирелгән “Бәрхет китабыннан”, бүтән чыганаклардан файдаланып яза. Бу шәхесләрнең гербында һәрчак ятаган (төрек кылычы), ук савыты һәм ярымай төшерелгән була. 
 
Шактый фамилияләр ияләренә бирелгән кушаматлар нигезендә барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, туганлык бәйләнеше буенча: Адашев – адаш; Кочубей – кече кенәз; Кудашев – карындаш, бер ата балалары; Харамза(ин) – харам, тыелган; Кантемир – хан, тимер һ.б.  Һөнәр, шәхси исем буенча: Батраков – батыр; Беклемешев – бикле, саклаучы; Бахметов – бай Ахмет; Сабуров – сабыр һ.б.  Кешенең үзенчәлекләрен күрсәтүче кушаматлар: Булгаков – горур, җилбәзәк; Кутузов – тиз кызып китүче; Суворов – кырыс, кеше белән аралашмас;  Ушаков – тәбәнәк, яшь хезмәтче, паж; Салтыков – аксак; Шишкин, Шишков – шешек; Быков – бугай; Токмаков – тукмак; Колычев – кылыч һ.б. Ай исемнәре белән бәйләнешле фамилияләр: Шабанов – шабан, Ромадановский – рамазан, Раджабов – рәҗәб, Сафаров –сәфәр, Ашуров - гашура, Баратынский – бәраәт һ.б.   
 
Инде бер генә тапкыр искә алынмаган булса, кабат күп кенә күренекле рус галимнәренең, язучыларының, дәүләт эшлек­леләренең тамырларында татар каны агуын билгеләп үтәргә кирәк. Алар арасында - Державин, Тургенев, Кантемир, Тимирязев, Плеханов, Грибоедов, Салтыков-Щедрин, Бунин, Давыдов, Милюков, Аракчеев, Шереметев, Достоевский, Радищев, Циолковский, Куприн һ.б. 
 
Россия Президенты В.В.Путин 2007 елның 20 маенда “Россия” телеканалы буенча: “Әгәр яхшылап кыргычласаң, һәр рустан татар килеп чыгачак”, - дип юкка гына әйтмәгәндер.
 
Тагын бернәрсәгә тукталасыбыз килә. Ислам дине кабул ителгәнче үк, болгарларның төрки рун язуы була. Моны Казан, Новочеркасск, Венгрия һәм Болгария музейларында сакланган чыганаклар раслый.
 
Ислам дине кабул ителгәннән соң, рун язуы гарәп графикасына нигезләнгән язу белән алыштырыла, һәм ул Идел Болгарында киң тарала. Төрле эшләнмәләрдәге язулар югары катлауларның гына түгел, киң халык массаларының, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә укый-яза белүе турында сөйли. Мисалга Биләр шәһәрендә табылган оста Әбү Бәкер бине Әхмәд тарафыннан 1146 елда ясалган йозактагы язуны китерергә була.
 
Халык арасында язуның киң таралуы нык үскән мәгариф сис­темасына таяна. Ибне Дастә Х гасырда ук болгар авылларында башлангыч мәктәпләр эшләве турында язып калдыра. Болгарда урта һәм югары мөселман уку йортлары – мәдрәсәләр эшли, Югары мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында атаклы галим һәм табиб Әбел-Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари, XII йөзнең күренекле шагыйре Сөләйман бине Дауд Саксини (Сувари), тарихчы Йагкуб ибне Ногман әл-Болгари һ.б. бар. Сәяхәтче, галим Әбү Хәмид әл-Гарнатый (хәзерге Испания) үзенең өлкән улын Болгар шәһәре мәдрәсәсенә укырга бирә.
 
Әле 1221 елда ук бертуган табибләр Таҗетдин һәм Хәсән ибне әл-Болгарилар фармакология буенча “Агулануга каршы иң яхшы дарулар” дигән хезмәт язалар.
 
Икенче бер мәшһүр галим табиб һәм дин тәгълиматчысы Әхмәт Болгари XI гасырда яши. Ул Газнә шәһәрендә укый һәм зур хөрмәт белән шунда ук күмелә дә. Аның кабере өстендә минераль су чишмәсе бәреп чыга. Кешеләр аны “Хаҗи Болгари чишмәсе” дип йөртә башлыйлар. 1971 елда әфганнар Хаҗи Болгари кабере өстенә ак мәрмәр плитәләрдән төрбә коралар.
 
Идел Болгарында исеме көнчыгыш илләрдә дә яхшы билгеле шагыйрь Кол Гали яши һәм иҗат итә. 
 
Димәк моннан 800-900 еллар элек безнең исемнәре төрле төбәкләрдә билгеле булган галимнәр, язучылар, тарихчылар, шагыйрьләр булган. Бу исемнәрне махсус, тарихыбызны оныта башлаган яки бөтенләй белмәгәннәр өчен яздык. Шулай ук аларга соравыбыз да бар: “Ничек уйлыйсыз, шул чорларда славян-рус халыкларында шундый шәхесләр булдымы икән?” Миңа андый мәгълүматлар белән танышырга да, бу турыда ишетергә дә туры килмәде.
 
Язмабызны “юморист”лар һәм аларның фикердәшләре өчен берничә атаклы шәхеснең фикере белән тәмамларга булдык. Атаклы рус тарихчысы Н.М.Карамзин (Кара морза) болай дип яза (авторның фикерен укучыларга төгәл җиткерү өчен без аны тәрҗемәсез бирергә булдык): “... нашествие Батыево одно из величайших бедствий, однако не будь монголов, в результате княжеских междоусобиц погибло бы наше отечество: Литва, Польша, Венгрия, Швеция могли бы разделить его; тогда мы утратили бы и государственное бытие, и веру, которые спаслися Москвою: Москва же обязана своим величием ханам”.
 
Шул ук фикерне А.И. Герцен да ассызыклый: “Москва, а именно князь Иван Васильевич (Иван III) усилился и укрепился под сенью ханской власти”.
 
 Иршад ГАФАРОВ, 
тарих фәннәре кандидаты, профессор. 
 


Иршад Гафаров


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить