ГАГАУЗ МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ

24.03.2016 09:49 | Безгә кунак килде Печать

15-17 мартларда Татарстанда гагауз мәдәнияте көннәре булып узды. Шактый еракта һәм сәяси тормышы үтә дә катлаулы, тотрыксыз барган Молдова дәүләтендә гомер итүче кардәш милләт вәкилләренең гаять зур делегация белән республикабызга килеп төшүе көтелмәгән бер хәл, әмма бик тә сөенечле бер вакыйга булды. 
 
Гагаузларны без төрки халыклар дөньясының бер кавеме итеп белсәк тә, алар безнең татар милләте өчен бик үк таныш түгел. Гагауз­лар үз атамаларының килеп чыгышын төгәл, анык кына аңлатып бирә алмый. Бер төркем галимнәр “гагауз” атамасын “угыз” сүзеннән төрләнгән дип күрсәтсә, икенчеләр “күк угыз” сүзеннән кыскарган дип саный. Тарихта “күк төрек” атамасы мәгъ­лүм, шуңа күрә икенче төркем галимнәр фаразын инкяр итү дә авыр. Шулай ук, гагаузларның бер өлешен ногай татарларыннан хасил булган кавем дип тәкрарлаучы төркем дә бар. Делегация составында килгән Игнат Казмалы атлы тарихчы моны “Авдарма” дигән махсус китап чыгарып та исбатлаган. Дәлилләре саллы.
 
Бөек Алтын Урда тарихыннан Ногай атлы мирзаны искә төшерегез. 1280 еллар чамасында ул дәүләт мәркәзе булган Алтын Сарай каласыннан еракка китеп, бүгенге Кырым ярымутравы, шулай ук хәзерге Украина, Молдова, Болгария, Румыния илләренең көньяк өлешен тәшкил итүче далаларда үз олысын төзеп куйган һәм, Сарайдагы Мүнкә, Бәркә шикелле каһаннарга буйсынудан туктап, үзен мөстәкыйль хан шикелле тоткан, хәтта үз исеменнән акчалар да суккан. Игнат Казмалы җитәкчелегендәге эзтабарлар һәм археологлар Будҗак дип аталган төбәктә Ногай мирза исеменнән сугылган бик күп акча хәзинәләре дә, хәтта калаларны су белән тәэмин итү өчен балчыкны яндырып ясалган су торбаларын да тапкан.
 
Ә Игнат Казмалы шәхсән үзе туып-үскән Авдарма авылын 1563 елда ногай татарлары нигезләгән булуы һич бәхәссез. Авдарма атамасы үзе “Ау тирмәсе” дигән сүзләрдән үзгәртелгән. Авылны нигезләүче бабайлар 1560 еллар башында Ногай Урдасында бертуган Йосыф (Сөембикә ханбикәнең әтисе) белән Исмәгыйль арасында туган низагтан, аеруча Исмәгыйль үз абыйсын суеп үтергәннән соң, күченеп-качып китәргә мәҗбүр булган. Заманында Ногай мирза нигезләгән олыс җирләре алар өчен чит-ят төбәк түгел, шуңа күрә һич тә курыкмыйча Буд­җак-Бәҗәнәк даласына килеп утырганнар. Игнат Казмалы җитәкчелегендәге эзтабарлар 2014 елда Авдарма авылында борынгы бабалары казып булдырган тәүге чишмә урынын да тапкан, аның нигезендә заманча, матур чишмә-һәйкәл төзегәннәр, ул һәйкәл авыл туграсына куелган, моны Молдова дәүләтенең Академиясе дә раслаган.
 
Молдова – унитар дәүләт. Төркиядә – көрд милләтен, Россиядә – татар, башкорт, чуаш, мари, ханты, мансиларны – һәммәсен бер милләт, россиянин итеп бетерергә маташкан кебек, Молдова хакимияте дә, әлбәттә, гагаузларга мөстәкыйльлек бирергә дә, гагауз телен дәүләт теле дип танырга да ашыкмый. Шуңадыр, Молдова галимнәре гагаузлар яки аларның ерак бабалары кушкан исемнәрне молдаван атамасы итеп исбатларга тырыша. Ләкин Садаклы, Җимешле, Чишмәле, Каракорт, Балчык, Бишалма, Бавырчы, Диңгезле, Карагач дигән атамаларны төрки-татар телләреннән һичничек талап алып, сытып бетереп булмый. Хәер, ун ел буена Молдова Фәннәр академиясен җитәкләгән дөньякүләм күренекле галим Давыт-оглының да гагауз милләтеннән булуын әйтми йөргәннәр бит.
 
Галимнәр аңлатуынча, гагаузлар 14 гасырда угызлар империясеннән аерылып чыккан һәм 16 гасырда Добруджа төбәгендә (хәзер Болгария составында, үзәген Варна каласы дип санарга була, анда бүген дә 21 меңгә якын гагауз яши) бергә тупланып, аерым олыс булып яши башлаган. Бу – Истанбулда бөек Сөләйман солтан идарә иткән еллар. Ә Сөләйман 7 тапкыр хәрби поход ясап, бер Добруджаны гына түгел, хәтта барча Балкан ярымутравын һәм хәзерге Румыния, Болгария, Венгрия, Молдова, Украина, Югославия, Сербия, Хорватияләрне үз империясенә буйсындырып бетергән. Әлеге чорда ниндидер мөстәкыйльлек турында хыяллану мөмкин эш түгел, гагаузлар да 19 гасырга чаклы Госманлы төрекләрнең солтаннарына буйсынып яшәгәннәр. 1918 елдан соң алар Румыния составында гомер иткән. 1940 елда Молотов-Риббентроп пакты буенча, Бессарабияне “бөек” Сталин Румыния кулыннан тартып алган һәм Молдова Республикасы төзеп куйган. Шуңадыр, Молдова хакимияте бүген молдаван халкын һәм молдаван телен аерым милләт яки тел дип исбатларга маташса да, дөнья җәмәгатьчелеге моны танымый. Чөнки молдаван теле – шул ук румын теле ул.     
 
Аңлашыладыр, гагауз халкына унитар дәүләт эчендә гомер итүләре һич тә җиңел түгел. Өстәвенә, телләре буенча гагауз­лар төрки кавемендә булса, диннәре – православие. Аларның бабаларын 11 гасырда ук көчләп чукындырып бетергәннәр. Гагауз халкының басма әдәбият үрнәкләре 19 гасырда гына пәйда булган. Анда да әле гагаузларның беренче әсәрләрен йә Грециянең башкаласы  Афинада, йә Германиядә нәшер иткәннәр. Фәкать 1957 елда гына гагаузлар латин графикасы нигезендә төзелгән үз алфавитын булдырган. Һәм фәкать 1990 елда гына гагаузлар Молдова составында үзләренең автоном республикаларын игълан иткән.
 
Бүген Җир шарында 250 меңгә якын гагауз гомер итә. Шуның 160 меңгә якыны Будҗак төбәгенең 3 районына тупланган. 26 “чиста” гагауз авылы бар. Комрат – Гагауз Республикасының башкаласы дип санала. Гагаузлар тагын Украинаның Одесса өлкәсендә 35 мең, Россиядә – 15 мең, Төркиядә – 5 мең, Греция­дә 3 мең булып чәчелеп яши. Аларның хәтта Канада белән Аргентинада да милли-мәдәни автономияләре бар. Нәкъ татар шикелле үк бөтен дөнья буйлап чәчелгән вәкилләрен барлап тору өчен 10 ел элек Бөтендөнья гагауз конгрессы да төзеп куйганнар. Һич сер түгел, Гагауз Республикасының җитәкчеләре үзләренең Конституцияләрен, тел-мәдәният-мәгариф турындагы законнарын, конгресс нигезләмәсен төзегән чакта безнең Татарстан кануннарын үрнәк итеп алган.
 
Гагаузларның Николай Грес, Петр Чеботарь, Николай Бабог­лу, Дмитрий Карачобан кебек бик танылган шагыйрьләре, әдип­ләре булган. Бүген респуб­лика җитәкчелеге гагауз телен саклап калу өчен кайнар көрәш алып бара, моңа яшьләр дә кушылган. “Гагауз яшь язу­чылар берлеген” төзеп куюлары да – шуның ачык мисалы.
 
Республика башканының (илбашының) урынбасары Олеся Танасогло җитәкчелегендәге гагауз делегациясе Татарстан Дәүләт Советында да, Министрлар Кабинетында да очрашулар үткәрде. Рес­публиканың Милли китапханә залында узган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә гаять җанлы барды. Очрашуда О.Танасогло үзе дә, гагауз делегациясендә килгән мәдәният буенча департамент башлыгы В.Петрович, яшь язучылар берлеге рәисе Биүк Алла, тарихчы Игнат Казмалы, Татарстан ягыннан Дәүләт Советының комитет рәисе Р.Вәлиев, мәдәният министры урынбасары Г.Шәрипова, Милли китапханә директоры С.Җиһаншина, халык әдипләре Р.Миңнуллин, Р.Батулла, Г.Рәхим чыгыш ясады, язучылардан Р.Галиуллин белән В.Имамов та үз фикерләрен җиткерде.
 
Гагауз милләтенең мөстә­кыйль, фәкать туган телләрендә генә белем бирә торган бер генә мәктәбе дә юк, милләтпәрвәр туганнарыбыз хәзер үз мәгарифләрен җайга салу өчен көрәш алып бара. Гагаузлар күмәк яшәгән һәр авыл мәктәбендә гагауз теле керә, аңа милләтнең 97 процент баласы йөри (татар өчен үрнәк!). Республикаларында 10 милли музей, 116 милли-мәдәни ансамбль эшли, 3 театрлары бар. “Ана сүзе” дигән исем белән бер генә газета чыгарыла. Аңлашыладыр, әлеге оешмаларның күпчелеге Молдова казнасыннан тәэмин ителми, аларны гагауз эшмәкәрләре үз хисабына тота. Әмма гагауз халкында булган мөстәкыйльлеккә омтылыш хисе, туган телләренә бирелгәнлек чиксез сокландыра. Алар өчен без – татарлар үрнәк. Терәк эзләп, шуңа безгә килгәннәр дә. Татарстан җитәкчелеге менә шуны искә алсын һәм берүк ярдәм кулын суза белсен иде.
 
Качалов исемендәге театр бинасында гагауз делегациясе зур эчтәлекле концерт та күрсәтте. Шунысы зур сөенеч – Милли китапханә җитәкчеләре 1895 елда ук Казанда нәшер ителгән “Төрек телендә гагауз шивәсе” китабының күчермә нөсхәсен бүләк итте. Гагаузлар моннан бер гасыр элек үк бездә сыеныч тапкан дигән сүз бит бу. Шулай булып калсын.
 
И.ВАХИТОВ.
 
 


И.ВАХИТОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить