“АЗАТЛЫК” әйдәманы

23.10.2015 13:45 | Безгә кунак килде Печать

Үзен татар дип санаган  һәркемгә Ирек Гарипов исеме таныштыр, дип беләм.  Чөнки милли күтәрелеш елларында телевидение, радиодан да һәм халык телендә дә аның исеме күп яңгырады. Ул – заманында милли хәрәкәттә лидер булган кеше.  90 нчы еллар башында татар яшьләрен ул уятты, азатлык  хәрәкәтенә тартты. Әмма Ирек мәйданында шау-шу тынарга да өлгермәде,  Ирек әфәнде чит  илгә – Австралиягә китеп барды.  Көз башында Казанда  XXV тапкыр, кайчандыр язмабыз герое башлап җибәргән Татар яшьләре көннәре шаулап үтте. Кунак итеп, океан артыннан аны да чакырганнар.  Ерак араларны якын итеп кайткан.  Форсаттан файдаланып, ерактагы якын милләттәшебез белән  гәпләшеп калыр­га ашыктык.


Көрәшче рухы - әнидән

Мин үземне авыл кешесе дип саныйм.  Тууын Казанда тусам да, балачагым әнинең туган авылы Саба төбәге Күкчә авылында үтте.  Әни Казанның сабын заводында сабын кайнатучы булып эшләде.  Бер караңгыдан икенчесенә кадәр эштә булды.   

Казанда яшәгән барагыбыз бик иске иде.  Әни мине 9 хатын-кыз арасына 10 нчы кеше итеп алып кайткан.  Марҗа, чуаш түтәйләре белән аралашып, өч телдә иркен сөйләшергә өйрәнеп үстем.  Ленин районындагы 112 мәктәпкә укырга кердем.  Укытучылар безнең әниләрне  җыеп сүгә иде.  Өегездә русча гына сөйләшегез, юкса балаларыгыз аңгыра  кала, диләр иде.  Мине татар теленнән язучы Шамил Рәкыйповның хатыны Мөршидә апа Рәкыйпова укытты.  6 нчы факультатив дәресне укыр өчен кабинет эзләп йөри идек.  Мөршидә апа: “Мин татар теле укытмаган ике генә җир калды: бәдрәф һәм спортзал”, - дия иде.  Рухым әнинеке, дидем, чөнки ул да көрәшче рухлы кеше.  70 нче еллар ахырында, ишелә башлаган баракны төзәтүне сорап, минем әни Мәскәүгә, Косыгинга хат язды.  Шуннан соң күршеләргә фатир бирә башладылар.  Иң соңгы булып без күчендек.  Бөтен барак халкы әнигә рәхмәт укыды.
 

Тормыштан  татарлык эзләү

Солдат хезмәтен мин Карелиядә үттем.  Полкта ике татар малае идек.  Каптеркада кич буе икәүләп “Азатлык” радиосын тыңлыйбыз.  Кареллар белән аралашам.  Мескен халык.  Бетә баралар.  Үз җирләрендә 30 процентка калганнар.  Ә алар белән янәшәдәге финнар чәчәк ата.  Мәктәпләрендә үз телләрендә укыталар, телевидение, матбугат театрлар фин телендә сөйләп тора. Фин  телен белмәсәң, кешегә дә санамыйлар.  Фин белән карел арасы – башкорт белән татар кебек кенә бит.  Хикмәт нидә? Хикмәт милләтнең үзаңында икән ләбаса.  Армиядән мин милләтче һәм сәясәтчегә әйләнеп кайттым. 

Җәй ахыры, вузга керү имтиханнары беткән.  Рабфакка керсәң генә.  Быелга укып торыйм дип КДУ рабфагының биология бүлегенә документларны тапшырдым. Җәмгыять белеме дәресеннән Бәдретдинова фамилияле рус хатыны керә.  “Советская Татария” газетасында   бер фән докторының хаты басылган.  “Татарларның әдәбиятын да, культурасын да русча укытып була, татар теле кирәк түгел”, - дигән.  Бәхәс китте.  Укытучы миңа туп-туры карап: “Сез болай да тупой халык, по-татарски укысагыз, совсем отупеете”, - диде.  Мин шартларга җитеп үземнекен исбатладым. Шуннан укытучы белән безнең арада яшерен дошманлык урнашты.  Керү имтиханнары вакытында, әлбәттә, ул мине имтиханнан бер гаепсезгә куып чыгару җаен тапты.  “Бу шовинистик уку йортын Ленин да, Горький да ташлап киткән, дөрес эшләгәннәр икән”, - дип, мин дә кулымны селтәдем.   

Барып кердем ветеринария институтына.  Имтиханнар уңышлы.  Укый башладым.  Ул чакта армиядән кайткан кеше комсомол оешмасында теркәлергә тиеш иде.  Комсомол комитетын бер казах җитәкли.  Мин аңа “Исәнмесез!” – дип сәлам бирәм.  Сәламемне алмый: “Надо говорить на общепринятом языке”, - ди.  Ну, шушыларның оясын пыркытмасам, исемем Ирек булмасын, дим.  Тиздән мине группаның комсомол секретаре итеп сайладылар.  Татарча газета чыгара башладым, татарча дискотекалар башлап җибәрдек. 

Һәрбер уку йортында татар яшьләре оеша башлады.  КХТИ да Венерулла Якупов, КДУда Рим Гыйлфанов яшьләрне туплады.  “Азатлык” яшьләр партиясен оештырдык.  Ачлык мәйданына кушылдык.  Казан кайный.  Без мөстәкыйль татар дәүләте төзү уе белән  янабыз. 

Ризык читкә тарта

1990 елны 1 нче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре көннәрен үткәрдек.  Төркиядән, ул чактагы СССР төбәкләреннән  бик күп яшьләр килде.  Шул көннәрдә “Ватан” җәмгыятенең дә утырышы булды. Шул утырышта булачак хәләл җефетемне очраттым.   Мөшәррәф Кытайда туып-үскән, 16 яшендә Австралиягә күченгәннәр. 

Хатынымның әнисе Фатыйманың әби-бабайлары - төп чыгышы белән Кукмара районы Арпаяз авылыннан.  1860 елларда Фатыйманың әнисенең абзасы патша армиясенә 25 еллык хезмәткә алына.  Төркмәнстан тирә­ләрендә хезмәт иткәндә бер төнне гарнизоннан кача һәм бер төркмәннең атына атланып Кытайга чыга.  Яңадан армиягә алмасыннар  өчен фамилиясен  Габделҗаббаровтан  Җылкыбаевка үзгәртә.  Кытайда сәүдә итә башлый.  1861 елда Россия белән Кытай арасында сәүдә турында килешү төзелә.  Әхмәт Казан белән Кытай арасында сәүдә юлын сала, эне-сеңелләрен чакырып китерә.  Шул елларда Кытайда татар авылларына нигез салына.  Милләттәшләр арта барган саен мәктәп-мәдрәсәләр калка.  Балтач төбәге Пыжмара авылыннан бик гыйлемле Кәшфеләсрар хәзрәтне алып киләләр.  Ул имам булып тора, балаларны укыта.  Тора-бара Кытайда татар байлары арта. Таҗетдиновларның нәселе бик зур була.  Чанышевлар нәселенең  8 тонна алтыны булган дип сөйлиләр.  Мөһаҗир булып киткән татарлар алтын  байларына әверелә.

Революция елларында, аклар-кызыллар бәрелеше вакытында да Кытайга бик күп татарлар килә.  1949 елда Кытай патшасы Мао Цзедун белән Сталин арасында Япония белән сугышта үлгән солдатлар өчен контрибуция килешүе төзелә. Шул чорда Кытай татарларының бер өлеше Казахстан, Үзбәкстанга күченә, бер өлеше Австралиягә китә, арадан Миркасыйм Госмановның гына Казанга килеп төпләнүен беләбез.  

Минем хатынымның әти- әнисе  әле 1980 елны гына күченеп килгән.  Биредә тимер юл салырга, шикәр плантациясендә эшләргә килгән татар гаиләләре  дә булган.  Аларны җирле халык “ак мөселманнар” дип йөрткән. 

Австралия татарлары тормышы

Мин килгәндә Аделаида шәһәрендә Татар җәмгыяте оешмасы эшли иде.  Иң беренче эш итеп, Казаннан 6 тартмалы посылка салдым.  Китаплар.  Шул дәреслекләр белән 1992-98 елларда якшәмбе мәктәбендә балаларны татар теленә өйрәттем.  Мин укыткан балалар үсеп, инде үзләре милли татар гаиләләре корды. 2005 елда Австралиядә Казан шәһәренең 1000 еллык шәһәр булуын тану тантанасы булды.  Без, татар җәмгыяте вәкилләре, Камил Исхаковны каршы алдык.    Мин, үзем тырышып, Миграция музеенда Казанга багышлап күргәзмә оештырган идем.  Аны Аделаида шәһәре мэры да карады, җирле халык та яратып йөрде.  Күргәзмә 4 ай эшләде. 

Яши торгач, мин шәһәребездә татар сүзләреннән төзелгән урам, бистә исемнәрен тупладым.  Мәсәлән, “Балыклава” бистәсе, Инкирмән урамы һ.б.  Өйрәнә торгач, аларның саны 200 гә тулды.  Мин шуларны туплап, тәрҗемәләр ясап, 2009 елда тагын бер күргәзмә оештырдым.  “Австралиядә татар исемнәре” дип аталды ул.  Бу юлы да кеше күп йөрде, фән белгечләре дә кызыксынды.   Күргәзмә   9 ай торды.  Мин татарлар җәмгыятен җитәкләүдән тыш,  төрки яшьләрнең “Туран” җәмгыятен дә җитәклим.  2011 елда фарсы язучы Җәләлетдин Руминың “Мәүләнә” әсәренә нигезләнеп “Җәләлетдин  Руминың төрки һәм татар әдәбиятына тәэсире” дигән темага татарча лекция укыдым.  

Өченче күргәзмә Мәхмүт Кашгарыйның 800 еллыгына багышланды. Ул 6 ай торды. Күр­­гәз­мәләрдән тыш Аделаидада ике урында Казанга, татар халкына багышланган истәлек ташлары куелды.  Берсе – 1000 еллыкка, икенчесе татарларның Австралия җиренә тәүге аяк басуларына багышлана. Бу һәйкәлләр тулысынча җирле хакимият акчасына башкарылды.  Социаль проектларда актив катнашуым өчен өлкә губернаторы миңа Мактау грамотасы да тапшырды.

Төп эшем – Аделаиданың социаль-тәэминат үзәгендә төрки телләрдән инглиз теленә тәрҗемәче.  Австралия җиренә килгән кардәшләргә тормышларын җайларга булышабыз.  Хәләл җефетем белән өч кыз бала үстердек.  Олысы Иделбикә, Аделаида дәүләт университетын тәмамлап, журналистикада эшли.  Сөембикәсе Көньяк Австралия университетында укый, мөгаллимә булачак, кечесе Хафизә – әлегә мәктәптә, медицина юнәлешен сайлаячак. 

Милләт гаме – йөрәктә

Казанга бу кайтуымда кешеләр белән күп аралашырга туры килде.  Кибеттә, җәмәгать урыннарында татарча гына сөйләшәм.  Ни гаҗәп, мондый тәртип хезмәткәрләрнең кәефен җибәрә.  “Магнит” кибетендә сатучыдан дегет сабыны сораган идем: “Мин татарча аңламыйм”, - диде.  Татар кызы үзе.  Оялтырга туры килде.  Беркөнне экскурсиягә Иннополис шәһәрчегенә  алып бардылар.  Карап йөрим.  Бөтен җирдә элмә такталар рус телендә.  Экскурсия үткәрүче Динә ханымнан сорыйм:  “Биредә аралашу, эш нинди телдә барачак соң?” - дим. 

“Әлбәттә, дәүләт телләрендә”, - дип җавап бирде.  Очрашу тәмамлангач  аның янына килдем һәм, татарчалап, фотога төшерүен үтендем.  Ә ул: “Я не понимаю этот язык”, - димәсенме.  “Это мой выбор!” – дип тә өстәде.  Бу бик сәер күренеш.  Дәүләт эшендәге хезмәткәрләрнең сайлау иреге юк.  Алар дәүләт телләрен белергә тиеш.  Австралиядә инглиз телен белмәсәң, хәерчелеккә төшәсең.  Тел белмәгән чакларда мин ипи пешерүче булып кына эшли алдым. Кешечә яшисең килсә, үзең өйрәнәсең. Татарстанда да таләп шундый булырга тиеш.  Кайвакыт үзебезнең милләт вәкилләре дә каршы тора.  Бу бөтенләй коточкыч. Татар мәктәпләре ябыла, диләр. Аның каравы, мәчетләр ачылып тора.  Мәчет тә тәрбия, укыту урыны бит. 

Бер елны Австралиядә яшәүче таныш табиб Казанда булып китте.  “Мин татар халкының  рус­лар­дан нык аерылып торуын, бай  мәдәниятле булуын күрдем”, диде.  Без дөньяга татар булуыбыз белән кадерле.  Үзебезне танытыйк дисәк, урам исемнәре, элмә такталар татарча язылырга тиеш.  Татар ханнарының исемнәре кушылса, нинди яхшы булыр иде. 

Дөнья буйлап сибелгән татар яшьләре белән дә элемтәләрне тыгызларга кирәк.  Аларны, һөнәренә карап, секцияләргә бүләргә була. Бер айны фән белән шөгыльләнүчеләр очрашсын,  икенчесендә мәдәният, өченчесендә бизнес белән шөгыльләнүчеләр.  Шулай нәтиҗә булачак.  Мин татарлар арасында бик зур фән эшлеклеләрен беләм.  Әмма аларның милләткә файдалары - тик исемнәре татарныкы булуда гына.  Җисемең дә үз милләтеңә хезмәт итсә генә, чын кеше булып буладыр. 

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

 


Нәзирә Рәхмәтуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить