Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Римзил Вәлиев: Үзебезне саклыйк!

2018 елның 25 июлендә Россия Дәүләт Думасы РФ мәгариф законына өстәмә кабул итте. Милли телләрне укыту турында. Дөресрәге, үгетләп-кыстап укытмау хакында. Соңгы 25 елда Татарстанда татар теле дәүләт теле дип расланып, мәктәптәге барлык укучыларга укытылды. Хәзер дә дәүләт теле дигән сүзе кала. РФ һәм ТР кануннары нигезендә шулай. Рәсми урыннарда русчага күчмичә, татарча да чыгыш ясарга ярый.

Теләсә нинди оешмага татарча кәгазь кертә аласың. Телне белгән кешене тапсаң, бигрәк тә җайлы. Тырышканда табып була андыйларны. Әмма хәзер телләрне мәктәптә өйрәнү мәҗбүрияте юк. Үзең теләсәң, ниятеңне язып бирсәң – рәхим ит. Теләмәсәң, авыр сүз әйтүче булмас.

Хәзер, шушы канунны Федерация Советында сенаторлар раслагач, Президент имзалагач, үзе теләмәгән кешене татарча укытып булмаячак. Хәер, 25 ел буе укытып та әллә ни майтара алмадык.

Ә бала-чага хәзер барыбер үзенә кирәгеннән башка берни дә эшләми. Җае чыкса, берни укымыйча, телевизор, компьютер белән юанып утырачак. Ничек инде ул болай да урысча гына сукалаган укучы бала Татарстанда татарча (Чабаксарда – чуашча, Уфада – башкортча) сабак алыр­га атлыгып торсын? Бердәм имтиханда кирәкле баллар җыеп, институтка керү турында уйласа, рус теле кирәк. Ә татарчаны беркайда сорамыйлар, имтиханда да искә алынмый ул. Шулай булгач, нигә укып маташырга? Кайберәүләр шулай фикер йөртә.

Гамьсезрәк, имансызрак бала да, әти-әнисе дә шулай уйлый. Берьюлы 2-3 тел белсә яки өйрәнсә, башы ачылып китәчәген белми. Янәсе, йә урысча сөйләшәсең, йә татарча гына. Икенең берсе. Шулай дип уйлаучылар очрый. Дөньясы да шундыйларга калып бара. Ә бит алдынгы илләрдә замана кешесе иң кимендә 3-4 телдә сөйләшә! Үз телен дә, дәүләте телен дә, халыкара инглиз телен дә, кунакка еш йөри торган күрше ил телен дә белү җайлы ич. Мәсәлән, Финляндия татарлары татарча да, финчә, шведча, инглизчә һәм кайберләре алманча да белә. Бер җирләре дә кителеп төшми!

Әлеге канун өстәмәсе башка милләтләрне республика теленә (гади әйткәндә, русларны татарча сөйләшергә) өйрәтергә мәҗбүр итәргә кушмый. Үзләре теләсә генә! Теләк турында язма гариза язса әле. Ә аның (руслашкан шәһәр баласының) болай да башы каткан. Татар баласының әнкәсе “балакаем рус телен яхшырак өйрәнсен, баллар җыйсын” дип, укыту теле русча булсын дип гариза язса, нишләргә соң? Хәзерге законда укыту телен сайлау хокукы әйтелгән. Үз телеңдә укытасың килсә, гариза бирәсең, бу телдә укучылар барлыгы 8 бала җыелса, шунда ук укуга төшәргә мөмкиннәр. Дәреслеген, укытучысын хәстәрлисе була, әлбәттә.

Иң мөһиме – нияте булган кеше баласын үз телендә укытырга мөмкин. Ул баланың туган теле – үзебезнең татар теле, дип язып кына бирәсең! Илнең теләсә нинди почмагында бит бу. Идел-Урал төбәгендә, Татарстанның үзендә татар телендә укыту яки туган тел буенча сабак алу кулдан килмәс эш түгел. Ләкин бер шарт белән: әгәр бала һәм аның әти-
әнисе теләсә, гариза язса. Язмаса, берни эшли алмыйсың! «Родной язык – русский» дип язып бирүләрен көтеп торучы мәктәпләр дә, директорлар да булырга мөмкин. Хәтта саф татар нәселеннән булган балаларга да шундый «родной язык» тагарга тырышучылар очрарга мөмкин. Әгәр аяк өсте йоклап йөрсәң…

Интернетта андый үгет-нәсихәт еш очрый. «Аллага шөкер, татар теле бетте!» дип куанучы ата-аналар төркеме «Вконтакте» челтәрендә гөжләп тора. Милли телләрдә укытмасыннар өчен шикаять язып, имза җыеп йөрүчеләр аз булмады бит!

Эш хәтта шуңа барып җитте, рус телен ике төрле савытка салып кертә башладылар. Дәүләт теле буларак рус теле. Һәм рус баласына туган тел буларак өстәмә иң кимендә 2 сәгать «родной» рус теле керә. Шул бер үк рус теле бит инде ул, хет дәүләт теле, хет туган тел дип аталса да! Күбрәк укыгач, ныграк сеңә дә БДИ имтиханын җиңелрәк бирә, дип уйлыйлар. Шулай булгач, татар кешесе дә үз баласын «родной русский» исемлегенә кертсен өчен әзерләнгән капкан бу. Татар милли оешмалары шуны аңлата алырмы икән?

Әмма, әгәр балаң укуга хирыс булмаса яисә аның башы бик үк җитез эшләмәсә, туган теле рус дип саналса да, ялкау яки надан кеше әллә ни ерак китә алмый. Үзе рус ата-анадан туып яисә катнаш гаиләдә үсеп тә, мәктәптә атнасына 6-12 сәгать буе рус теле һәм әдәбияты укып, башка фәннәрнең 90 процентын рус телендә сайрап торучы бик ямьле һәм сәләтле берничә укытучыдан сабак алса да, класстан тыш чаралар, мәдәни кичәләр, телевидение, радио, интернет, матбугат шул ук телне төрле яклап өйрәтсәләр дә, әдәби рус телен юньләп белмәгән кешеләр каян килә икән ул? Сүзлек запасында 20 сүз булган һәм 3-4 җөмлә конструкциясен кабатлаучы, ярты җөмләсе сүгенүдән (Пушкин телендә!) торган агай-эне урамда бик еш очрап тора.

Һәм киресенчә, авылда үсеп, мәктәптә татарча укыган, үз телендә китап-журналлар укучы, матур итеп русча да чыгыш ясаучы һәм акыллы текстлар язучы кардәшләр азмыни? Татардан чыккан генераллар, математика, физика академиклары, атаклы инженерлар, хәтта зур сәясәтчеләр һәм атаклы язучылар, журналистлар туган татар телләреннән ваз кичми. Рөстәм Кутуй, Диас Вәлиев, Равил Бохараев, Айдар Сәхипзадинов кебек киң танылган рус язучыларын гына искә төшерик. Татарстанда, татар гаиләсендә яки катнаш гаиләдә үскән рус әдипләренең үсешенә бернәрсә аяк чалмаган. Мәктәптә милли телләрне чикләүче сәер кануннар алар үскәндә бөтенләй булмаган...

Бу көннәрдә милләттәшләребез каршылыклы хисләр кичерә. Татарстанның үзендә татар телендә уку таләп ителмәгәч, милли мәгърифәт үзагымга куелгач, татар телен сөймәүчеләргә ирек куелгач, ничек яшәргә соң? Мәктәпләрдә татарча укучылар, туган телен татар теле дип танучылар саны кимесә, тагын бик күп укытучылар эшсез кала. Туган теленнән, милли гореф-гадәтеннән баш тарткан кеше белән очрашу, кара-каршы утыру, берәр гамәл кылу авыр тәэсир итә.

Соңгы 10 ел буе Татарстанның дәүләт теленә каршы көрәшүчеләр, имза җыючылар, интернетта шикаять таратучылар бүген «җиңүгә» шатлана, киләчәктә тагын да мәкерле каршылык чаралар оештыру планнары кора. Киләчәктә милли республикаларны юкка чыгару турында хыялланучылар бар. Авызыңны ачып, дөресрәге, ябып утырсаң…

Моңа кадәр тату яшәгән, бер үк табыннарда утырган, бергәләшеп татарча концерт-спектакльләр караган, сөйләшүебезне аңлый башлаган руслар һәм башка милләт вәкилләре бит әле! Империячел рух һәм шовинизм белән агуланган затлар да һәрвакыт булган. Татарларга, башкортларга, Идел-Урал төбәгендә яшәгән башка милләтләргә хәзерге шартларда яшәү, хәрәкәт итү тәртибен табасы иде. Нинди форсатларны ычкындырдык, тагын нинди мөмкинлекләр бар? Кемгә иярергә? Ничек итеп канун нигезендә милләтне сакларга? Мондый сорауларга җавапны белүче кардәшләребез бардыр бит?..

«Бетте татар теле!», «Милләт таркалды!» дип уфтанучыларга игътибар итәсе юк. Төрле сәбәпләр аркасында туган телен өйрәнә алмаган, ләкин милли рухлы, демократик фикерле милләттәшләребезне читтә калдырырга ярамый. Телне белү мөһим булса да, милли үзаң тагын да тирәнрәк. Туган телебезне, әдәбиятны кайчандыр өйрәнеп, җылы урыннарда утырып та, милләтебезне, телебезне саткан татарлар күп.

Бөтендөнья күләмендә хәрәкәт итүче яһүдләрнең күбесе телләрен оныткан иде. Теләсә нинди илдә, төрле телдә сөйләшеп, алар яһүдлеккә таянды, бер-берсенә ярдәм итеп, көч туплады. Талантлы, көчле, бай шәхесләрне күтәрделәр. Израилне дә ныгыттылар, үз кардәшләрен дә алга сөрделәр.

Дөресен әйтик, үзебездә дә оешканлык җитмәде. Телебез өчен йөрәге сызлаган ата-аналарның, укытучыларның күбесе моңа кадәр милләтне яклаудан читтә торды. Кайберәүләре куркып-посып, үзләренең йомшаклыгын бәяләп, ташламалар ясарлар дип өметләнде. 

Безгә каршы виртуаль иҗтимагый хәрәкәт куәтлерәк җәелгәндә, татарлар интернетка күмәкләп кереп китмәде. Мәдәниятне, мәгърифәтне яклаучы милли хәрәкәтнең куәте соңгы елларда сүрелә башлады. Рәсми теркәлгән, Казан белән даими элемтәдә торган милли оешмалар йөзләгән. Теркәлмичә эшләүче фидакяр төркемнәр дә җитәрлек...

Мәгариф министрлыгы, мәктәп мөдирләре, укытучылар хәзерге шартларда нәрсә әйтерләр? Үзебез өчен җавап бирик әле. Ата-аналар, укучылар, иҗат кешеләре, милләтпәрвәрләр, сез кайда? Россиядә, Татарстанда татар телен тыйган кеше юк бит! Читтәге төбәкләрдә яшәүчеләрнең дә хокуклары кимемәде. Хәтта аларның хәле ныгый төште. Тиешле җиргә барырга, гаризасын язарга кем комачаулый? Бер генә түгел, берничә телне белүчеләр үзебез, татарлар түгелмени? Телләр белгән тырыш милләт буларак, без көндәшләрне узып китә алабыз. Милли мәктәпләр ачуда мөмкинлекләр кулланылмаган әле. Элитаның зур өлеше милләттән, телдән читләшеп килде. Милләтнең каймагы булырлык затлар туган телдә дә, башка фәннәрдә дә, иҗат һәм кәсептә дә үрнәк була ала бит!

Яхшы мәктәп, иманлы директор, булдыклы класс җитәкчеләре тирәсендә тупланып, менә дигән кануни мәгариф учаклары оештырып була. Үрнәк татар сыйныфлары, Казанның Шамил Усманов урамындагы гимназия-лицейлар кебек мәктәпләр күктән төшмәгән ич! Билингваль укуны, ике-өч теллелекне мәктәп дәресе генә түгел, тирәлек, мохит гамәлгә куя. Укуга, тел үзләштерүгә теләк булса, телне өйрәнү җиңел. Гаиләдә, яшәү, эш урынында милләттәшләр хасил итә ул мохитне. Милли фаҗига кайдан башлана дисәгез, җавап шул: ике-өч татар кешесе өйдә, урамда, хезмәт урынында русча аралашса, шуннан башлана ул инкыйраз!

Россиядә татарлар 5,5 миллион саналса да, чын саннар зуррак, диләр. Гомуми санның яртысы гына татарча белсә дә, кайберәүләр белмәсә дә, безнең милли дәүләтебез – милләт бар. Булган татар телеканалын, интернетын карап, радиосын тыңлап, газета-журналын, китабын укып, татарча барган теләсә нинди чарада катнашып, телебезне гамәлгә куярга сәләтлеләр ничә миллион?

Шуларны саный һәм сынала торган чак җитте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X