Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир Абдуллин: Җырлап ачыла күңел

Җыр сәнгатенең түбәнгә тәгәри баруына, моңсыз көйләр, игезәк җырлар белән тулган эстрада сәхнәсенең әхлак югалтуына, телевидениедән яңгыраган зәвыксыз җырларыбызга битараф булсак, киләчәктә безне ниләр көтәсен күзаллау кыен түгел. "Тел бетсә, милләт бетә", дип сөйләнүчеләр күп ул мәгәр. Урыс малаена татар теле укытмаганга карап кына тел бетми. Совет заманында укытмадылар, телебез...

Җыр сәнгатенең түбәнгә тәгәри баруына, моңсыз көйләр, игезәк җырлар белән тулган эстрада сәхнәсенең әхлак югалтуына, телевидениедән яңгыраган зәвыксыз җырларыбызга битараф булсак, киләчәктә безне ниләр көтәсен күзаллау кыен түгел. "Тел бетсә, милләт бетә", дип сөйләнүчеләр күп ул мәгәр. Урыс малаена татар теле укытмаганга карап кына тел бетми. Совет заманында укытмадылар, телебез бетә, дип аһ-ваһ килеп йөрүчеләр дә булмады. Ә менә җырсыз, көйсез, моңсыз калсак, телне югалтуыбыз да бик ихтимал.
Моннан ике ел элек "Мәдәни җомга" газетасы редакциясе "Татар эстрадасы һәм телевидениесенең бүгенге хәле" дигән темага сөйләшү үткәрде. Анда татар милли сәнгатенең үткәнен һәм бүгенгесен "бишкә" белгән шәхесләр катнашты. Әмма аларның фикерләре, киңәш-тәкъдимнәре дә игътибарсыз калды.
Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, язучы Вахит Имамов:
- ... Безнең татар сәхнәсен күзәтә башласаң, утырып еларга кала. Милләттә югары сәнгать зәвыгы тәрбияләү турында авыз ачу да мөмкин түгел. Эстраданы ничек бу сазлыктан чыгарырга, башка милләтләргә күрсәтерлек хәлгә җиткерергә - моның юлларын бергәләп эзләү кирәк.
Профессор, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов:
- ... Шундый заман килде, булганны үстерү түгел, җимерү башланды. Профессорлар да, лауреатлар да күп, ә сәнгатебез бетүгә таба бара. Бу безнең милләт булып сакланып калуыбызга да куркыныч тудыра...
Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина:
- Радиолардан, сәхнәләрдән, телевидение тапшыруларыннан татар милләтенең зәвыгына туры килмәгән, түбән дәрәҗәдәге бер җыр бирелә һәм шундый фикер үткәрелә: "Җыры нинди, татар үзе дә шундый". Шуннан соң башка халыкларда безнең милли сәнгатебез, мәдәниятебез турында ялгыш фикер туа.
Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, педагог Клара Хәйретдинова:
- ТНВ каналына түбән зәвыклы җырларны чыгарырга ярамый. Элекке еллардагыча сәнгать советы кебек оешма булдырып, аның профессиональ сәхнәдә җыр­ларга, телевидениегә чыгарырга рөхсәт бирүе кирәктер...
Татарстанның халык артисты, хормейстер Венера Гәрәева:
- ... Хәзер бөтен шау-шу һәм күңел ачуны акчага көйләдек. Ә кәнәфидә утырган кешеләр милләтебезнең затлылыгы турында уйлап та карамый. Сәнгатебез, әдәбиятыбызның түбән төшә баруы аларны да борчырга тиештер бит! ... Хәзерге эстрада йөзен дә шушы түбән зәвык билгели.
Тукай исемендәге бүләк иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең "Татар дөньясы" газетасында басылып чыккан мәкаләсендә дә шушы тема яктыртыла. Ул соңгы елларда татар милли эстрадасында, җыр сәнгатендә зәвыксызлыкның чәчәк атуына борчылып яза. Хәзер кемнәр җыр­лый? Кем иренми, шул җыр­лый, ди автор. Тавышы бармы, юкмы, микрофонны кулга ала да, фонограммага җыр суза.
Күптән түгел "Мәдәни җомга" газетасында академик Индус Таһировның "Без - чигенмәс халык" дигән мәкаләсе чыкты. Ул җырчыларның җырлары "татар күңеле ниләр сизгәнен" әйтеп бирә алмавы, аларның җырлаулары халык күңелен уятырдай булмаганы өчен әрни. "Ни аяныч, - ди академик, - Мәдәният министрлыгы, консерватория, культура институты татар эстрадасында тамыр җәйгән "бер көнлек" җырлардан арындыруны үзләренең вазифалары итә алмады. Зур чыгымнар белән үткәрелгән "Үзгәреш җиле" дә, "Татар моңы" кебек фестивальләр дә татар сәхнәсен яңартуга ирешмәде, аларны уңышлы дип әйтү үтә авыр".
Хак сүзләр. Кайларга гына китеп югалды соң безнең моңлы көйләребез, Тукаебыз әйтмешли, "җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле", "халык күңеленең мәңге тутыкмас саф рәушан көзгесе" булган халык җырлары?! Юк, алар югалмады. Алар сәхнә түреннән, телевизор экраннарыннан төште.
Татарстан китап нәшрияты бер-бер артлы "Татар халык җырлары" (2014), "Татар җырлары" (2015) китапларын чыгарды. Аларда безнең милли моң хәзинәсе туп­ланган. Моңа кадәр чыкканнары да җитәрлек. Җырчы егет һәм кызларыбызның аларны кулларына алганы бармы икән? Бездәге кебек җыр байлыгы, мөгаен, бүтән бер халыкта да юктыр. Бүгенге тамашачы ул җырларны сәхнәләрдән, телевизор экраннарыннан ишетергә, тыңларга тилмереп яши. Бер-берсеннән аерып булмый торган, колакка ятышсыз, Индус Таһиров әйткәнчә, "буш сүз, мәгънәсез такмак, эт сөяккә чапкан көйдән", "тыпыр-тыпыр белән башкарыла торган җырлардан" котылырга вакыт.
Кайвакытта юньлерәк җыр, көй ишетеп булмасмы, дип телевидениенең "Мәйдан", "Татар җыры" каналларын кушабыз. Матур киемнәрдән, берсеннән-берсе чибәр егет һәм кызлар җыр суза. Тавыш­ларына да тел-теш тидерерлек түгел. Тик башкарган җырлары моңга сусаган күңел түренә үтеп керә алмый. Ник без җыр, көй сайлап алуга шулай җавапсыз карыйбыз? Ничек болай талымсыз җырлаучыларга әйләндек без? Ник элекке бай җыр хәзинәбездән йөз чөерәбез әле?
Җыр сәнгатебез һаман үги бала хәлендә калса, без Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров (шөкер, ул исән-сау әле), Әлфия Авзалова кебек мәшһүр җырчыларыбызны бик озак сагынып, юксынып яшәрбез. Безгә халык җырларын, композиторларыбызның моңлы көйләрен башкарып, татар тамашачысының күңел кылларын тибрәткән мәрхүм җырчыларыбызга - Галия Гафиятуллина, Нәфисә Василова, Таһир Якупов, Хәнәви Шәйдуллин, Хәния Фәрхи, исәннәреннән Гөлзада Сафиуллина, Флера Сөләйманова, Шамил Әхмәтҗанов кебек җырчыларыбызга алмаш булырмы, дип һаман уфтанып йөрергә туры килерме?
Татарстан телевидениесе хезмәткәрләре элек татар халык җырларын, композиторларыбыз­ның көйләрен үз тамашачысына җиткерү өчен актив эшли иде. Ярый, хәзер "Җырлыйк әле" тапшыруын карап, күңелебезне бераз юатабыз. Тик анда да рек­лама белән концертның тәмен-ямен җибәрәләр. Әлфия Авзалованы искә алуга багышланган "Сагыну" тапшыруы да реклама белән башланды, реклама белән тәмамланды. Җырчылар җырлый, замандашлары мәрхүмә җырчыбыз турында истәлекләр сөйли, шул вакыт экранның уң ягыннан "башын калкытып" рек­лама килеп чыга: "Требуются электромонтажники"... "Продаем мясо гуся для торжеств"... Экранда - Әлфия Авзалованың җыры язылган видеотасма...
Гомумән, концертлар барганда безнең Татарстан телевидение­се реклама чиреннән арына алыр­мы - юкмы, әйтүе дә кыен. Ләкин Мәскәү телевидениесеннән тапшырылган концерт программаларын карасалар, бәлки, бераз үзләренә сабак, гыйбрәт алырлар иде. "Яңа гасыр" каналының "Сиңа миннән сәлам", "Музыкаль каймак", "Болгар радиосы" программаларында да исә милли, моңлы көйләребез бөтенләй диярлек онытылып бара.
Алай гына түгел, без инде татар халык җырларыннан композитор язган көйләрне дә аера белми башладык. "Татар халык җырлары" дигән тапшыруларның берсендә алты җыр яңгырады. Алтысы да композиторлар язган көй булып чыкты. Җырларны буташтыру бездә гадәти бер уенга әйләнде.
Халык җырларын композитор көйләре белән бутау гына җитмәгән, композитор белән музыкантны да аера белмиләр. Кайберәүләр композиторны көйче дип атый. Беренчедән, композитор көй, җыр гына иҗат итми, ул симфония дә, опера да яза. Икенчедән, элек көйчеләр дип музыкантларны атаганнар. Аларның көй язуга катнашы юк. Ышанмасагыз, Нурихан Фәттахның "Итил суы ака торур" дигән романын укып карагыз: "Сорнай, думбра, курай, кубыз ише уен коралларын тотып, арткы ишектән көйчеләр килеп керде... Көйчеләр җиңелчә генә коралларына чиертеп алды, барысы да бердәм булып, йорт башын, аның кунакларын котлап, дәртле көй башлап җибәрде... Көйчеләр кырыс кешеләрнең каткан күңелләрен кузгатып алды да туктап калды. Җиңел көйләрдән соң көйчеләр тагын бер-ике озын көй уйнады".
Бүген Татарстанда 1000 гә якын җырчы бар, диләр. Безгә ул хәтле кирәкми, 100 е дә бик җиткән. Мин сугыштан соңгы елларда авылның салкын клуб­ларында микрофонсыз-нисез җырлап, халыкның күңелен күтәргән һәм бармак белән генә санарлык җырчыларыбызны, баянчыларыбызны, нәфис сүз осталарын сагынам.
"Җырлап ачыла күңел". Әгәр дә санаулы гомерләребез бүгенге кебек җыр урынына моңсыз, бер-берсенә охшаш көй-такмак­лар тыңлап узса, күңел мәңге ачылачак түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев