Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: Бердәмлек Мәскәүдән башлана

Татар халкы бөтен дөньяга сибелгән. Аларның рухи бердәмлеккә, мәдәни, икътисади хезмәттәшлеккә, үзара аралашып яшәүгә омтылышлары да шуннан килә. Ил өчен татар факторы зур әһәмияткә ия, Татарстанда ул - дәүләтне төзүче халык. Татарстан Россиядә федеральләштерүнең һәм илнең социаль-икътисади үсешендәге алдынгы идеяләрнең инициаторы буларак бәяләнә. Статистика мәгълүматларына караганда, 6 миллион 650 мең...

Татар халкы бөтен дөньяга сибелгән. Аларның рухи бердәмлеккә, мәдәни, икътисади хезмәттәшлеккә, үзара аралашып яшәүгә омтылышлары да шуннан килә. Ил өчен татар факторы зур әһәмияткә ия, Татарстанда ул - дәүләтне төзүче халык. Татарстан Россиядә федеральләштерүнең һәм илнең социаль-икътисади үсешендәге алдынгы идеяләрнең инициаторы буларак бәяләнә. Статистика мәгълүматларына караганда, 6 миллион 650 мең татарның 5 миллион 522 меңе - Россиядә, шул исәптән 1 миллион 765 меңе - Татарстанда, калганнары чит илләрдә яши.
Татарлар хезмәт сөючәнлеге, белемгә омтылышы, башка халыкларга карата дустанә мөнәсәбәттә булулары белән хөрмәт казанды. Татар халкы төрле илләрдә һәм социаль шартларда яшәп тә, үзенең телен һәм күпгасырлык мәдәниятен саклап калды. Без бүген дә киләчәк турында кайгыртучы, яшь буынга гасырлар буена туплап мирасны тапшырырга омтылучы бердәм халык.
Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсендә болай диелә: "Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә". Бу - бик мөһим маддә. Кем генә һәм кайда гына яшәмәсен - халкыбыз бер, аны бүлеп булмый. Милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләре бөтен татар халкы өчен уртак. Татарстанда барлык татарларның 25 проценты гына яшәсә дә, ул - татар халкының үзәге. Шунлыктан ул бөтен татар халкы мәдәниятенең тулаем үсеше өчен җаваплы. Шунлыктан Конституциядә әлеге маддәнең барлыкка килүе бик табигый. Әлбәттә, чыгымнарның шактый өлешен республика каплый. Гәрчә ил төбәкләрендә яшәүче татарлар яки башка милләт вәкилләре үзләре яшәгән җирдә салым түли икән, аларның милли-мәдәни ихтыяҗлары турында федераль үзәк кайгыртырга, Европа конвенциясе буенча да азчылык милләтләр шуңа омтылырга тиеш.
Болай да Татарстан - Россиядәге донор төбәкләреннән берсе. Аны Мәскәү талый. Республикада җыелган салымнарның күпчелек өлеше федераль үзәккә китеп бара.
Билгеле, Татарстанның үзенә дә гуманитар өлкәдә һәм мәгълүмати тәэминат тармагында эшне җанландырасы, диаспора урнашкан төбәкләрдә үз товарларын, шул исәптән декоратив көнкүреш әйберләре сатуны киңәйтәсе бар. Татарстан башкарма хакимияте структурасында диаспоралар белән элемтә буенча махсус идарә төзегәндә, барлык мәсьәләләр буенча аңа вәкаләт биргәндә яхшы булыр иде. Бүген үк инде "Дөнья татарлары" халыкара фонды да кирәк.
Үткән гасыр ахырында милли хәрәкәттә, шул исәптән диаспораларда да нык җанланыш сизелде. Милли юнәлешле күпсанлы җәмәгать оешмалары төзелде. Интеллигенция вәкилләре, эш­куар­лар арасыннан сәләтле оештыручылар үсеп чыкты. Кызганыч, җанлану чоры озакка бармады. Күп җәмәгать оешмалары эзсез юкка чыкты, ә кәгазьдә генә калганнарының декоратив җитәкчеләре буш сүз белән мавыга, эшләре азая бара. Бу уңайдан диаспораларның үзләрендә дә канәгатьсезлек белдерәләр. "Безнең күңелне кайтарганы - татарларның өлкә милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге. Ул татарларны туп­лаучы үзәккә әйләнә алмады. Киресенчә, без беренче елларда туплаган бөтен интеллектуаль куәтне югалтып бетерде. Принципиаль мәсьәләләрне хәл итеп булмады. Татар мәдәниятен тергезү буенча максатчан программа юк. Икенче авырткан җиребез - оешмаларның таркаулыгы, җитәкчеләребезнең бер-берсен ашавы, эчке ызгышу, реаль эшләрне сафсата, буш сүз һәм амбиция белән алыштыру", - дип язды Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәре "Мирас" татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мөсәвир Хөсәенов.
Бу сүзләргә кайбер дин әһелләренең татарларны туплауга хезмәт итмәвен дә өстәргә кирәк. Үз амбицияләрен күздә тотып, алар кемнеңдер заказын үти, шикле юнәлешле параллель оешмалар әвәли. Нәтиҗәдә дингә ышанучылар тәмам буталып кала. Авылларда, шәһәрләрдә мәхәлләләр таркала. Халыкны туплауда бердәм караш җитми. Проблемаларны хәл итүгә төбәкләрдәге бөтен милли элитаны, галимнәрне, предприятие җитәкчеләрен, эшкуарларны, депутатларны, иҗат һәм техник интеллигенцияне, бигрәк тә юридик өлкәдә эшләүчеләрне җәлеп итәсе бар. Судларда Конституциядә каралган милли-мәдәни хокукларыбызны яклау өчен булган бөтен юридик базаны куллану зарур.
Ни кызганыч, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең хакимият системасындагы җаваплы урыннарда һәм депутатлар арасында милләттәшләребез бик аз. Билгеле, аларга барып, бу мәсьәләне Татарстан вәкилләре хәл итеп йөри алмый. Гамәлдәге законнарда да алай каралмаган. Димәк, милли-мәдәни берләшмәләр бу хакта күбрәк үзләре кайгыртырга тиеш. Россиядә сан ягыннан икенче урында торган милләтнең дәүләт инфраструктураларында лаеклы урын алырга тулы хокукы бар.
Россия чын федерациягә әйләнсә, бу милләтләр һәм рус халкы өчен дә, Россиянең үзе өчен дә һәм бөтен дөнья өчен дә отышлы булыр иде, дип саный Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов. Ләкин бүген Мәскәүдән "бербөтен, бүленмәс Россия" дигән шигарь ешрак ишетелә. Хәзер федерация мәсьәләсен күбрәк Татарстан гына кузгата. Шунлыктандыр, Россия-Татарстан шартнамәсен озайтуны Мәскәүнең кичектереп килүе инде гаҗәпләндерми башлады. XVI гасырдан бирле нигездә халыкларны басып алу белән шөгыльләнгән ил хакимияте федерализм урнаштыруга бөтенләй сәләтсездер.
Әгәр Россия хакимиятендә Милли палата булса, илдә тот­рык­лылык урнашуга уңай шартлар туар иде. Ә хәзер яңадан-яңа проблемалар калкып чыга. БДИнең милли мәгариф тамырына балта белән чабу икәнлеге дәлилләнсә дә, федераль үзәк әле һаман да аны бетерергә ашыкмый. Җитмәсә, узган елның икенче яртысында мәктәпләрдә туган телне укытуга киртә куелды. Татар теле дәресләре атнага ике сәгать кенә калды. Анысы да ирекле. Болай кимсетү телнең абруен югалтуга илтә.
220 дән артык милләт вәкилләре яшәгән, милли республикалары, округлары булган Россиянең гомумфедераль, анык милли сәясәте юк. Хәер, 1996 елда Россия халыклары ассамб­леясен оештыручы Сенеж форумы әзерләгән милли сәясәт концепциясе Россия Президентына җиткерелгән иде. Ләкин ул кабул ителмәде. "Бөек" түрәләр һаман да әле милли мәсьәләгә "тияргә ярамый", дип саный. 2001 елның көзендә Милли эшләр һәм федераль мөнәсәбәтләр минис­тр­­­лыгы бетерелгәч, бу гамәл күп сәясәтчеләрдә һәм җәмәгать эшлеклеләрендә тискәре мөнәсәбәт тудырды. Мәскәүдә Гражданлык форумында аның иң кайнар мәсьәләгә әверелүе оч­раклы хәл түгел иде.
Үзәктә төгәл линия юк икән, әлбәттә, Мәскәү күрсәтмәсе буенча яши торган төбәкләрдә милли мәсьәлә кебек катлаулы эштә концептуаль мөнәсәбәт туа алмый. Шуңа күрә милли җәмәгать оешмалары шәһәр һәм район түрәләре белән аралаша алмый, еш кына мескен ялынучыларга әйләнә. Җәмгыять белән хакимиятне бер-берсенә актив рәвештә якынайтмый, алар арасындагы зур упкынны бетерми торып, безнең дәүләтебез чәчәк атучы держава була алмаячак.
Үткән гасыр ахырында ук "Милли-мәдәни автономияләр турында" федераль закон кабул ителде. Бу - Россиядә гражданнарның милли мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә дәүләт белән җәмгыятьнең килешеп эш итүче өчен хокукый шартлар, мәдәният өлкәсендә тулы канлы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча яңа мөмкинлекләр тудыру дигән сүз иде. Әмма федераль хакимият ягыннан әле һаман, дәүләтнең милли сәясәтен уздыруда нәтиҗәле механизм буларак, милли-мәдәни автономияләргә җитди мөнәсәбәт булдырылмады. Хакимиятнең битарафлыгы милли берләшмәләрдә федераль үзәккә карата канәгатьсезлек, ә кайчакта агрессия хисе тудыра, еш кына чиктән тыш гамәлләргә этәрә..
Федераль үзәк һәм субъектларның "Россия этносларын тергезү, саклау һәм үстерү дәүләт концепциясе һәм программасы" кирәк. Аны бюджет белән тәэмин итү зарур. Милли сәясәт өлкәсендә конкрет милләткә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә дәүләт вазифаларын титул республикаларга тапшырмыйча булмый. Татарларның яшәешенә бәйле мәсьәләләр Мәскәүдә түгел, ә Казанда хәл ителсә, күпкә нәтиҗәлерәк. Төбәкләргә ярдәм күрсәтү өчен аларның этник проблемалары буенча Президент киңәшчесе булдырылса, һәр мәсьәлә оператив хәл ителәчәк. Милли-мәдәни мәнфәгатьләр өлкәсендә гражданнарның Конституциядә каралган хокукларын гамәлгә ашыруда дәүләт гарантияләре турында законның булмавы да үзен нык сиздерә.
Тарих сабакларын һәрдаим истә тотканда да зыян булмас иде. "Халыклар дуслыгы" дигән ялган фәлсәфи лозунгка таянган Советлар Союзы кебек гаять зур ил санаулы көннәрдә тарих төпкеленә китеп югалды бит. Халыкларга көчләп тагылган мораль кодекслар рухи яктан чирле җәмгыятьне коткарып кала алмады. Бүген шунысы көн кебек ачык: кешегә мәхәббәттән, аның күпсанлы мәнфәгатьләренә ихтирамнан башка, аның дәрәҗәсен санга сукмыйча, халыклар һәм милләтләр дуслыгы була алмый.
Россия - иксез-чиксез табигый байлыкларының төрлелеге җәһәтеннән гаҗәеп ил. Анда формасы белән кабатланмас мәдәниятләре, рухи менталитеты һәм гореф-гадәтләре булган 220 гә якын этнос меңләгән тамырлар белән бер-берсенә береккән. Әгәр һәркемгә уңайлы һәм ирекле тормыш тәэмин ителсә генә, бу конструкция тотрыклы булыр. Аларның барысы үзләрен бер гаилә әгъзалары итеп тойсын. Әгәр милли сәясәт өлкәсендә тук­ланып килгән тоткарлыклар алып ташланса, һәр милләткә, һәр мәдәнияткә һәм дингә ышанычлы, имин һәм лаеклы үсеш тәэмин ителсә, Россия дөньяда иң алга киткән, бердәм, күпмилләтле дәүләт булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев