Мәдәни җомга

ШОУ-БИЗНЕС

  • 17 ноябрь 2017 - 20:36
    Илдар Насыйров: “Продюсер мине алдады” (ВИДЕО)
    Бу көннәрдә яшь җырчы Илдар Насыйровның яңа клибы дөнья күрде. Бу һәм башка яңалыклары белән ул үзе уртаклашты. - Илдар, узган елны Ульяновскида укытучы эшеңне ташлап, Казанга күченеп килдең. Бер продюсерлык үзәге белән килешү төзегән идең. Әмма кире Ульяновскига күченеп киттең. Ни өчен? - Әйе, узган елның декабрь аеннан мартка...
    80
    0
    0
  • 31 октябрь 2017 - 13:47
    Раяз Фасиховның Казанда узачак концерт көненә рус җырчысыныкы билгеләнгән булган
    Хәтерләсәгез, узган ел җырчы Раяз Фасихов 10 нчы юбилей концертын Казанда 24 ноябрь көнне уздырган иде. Быел да шушы датага туры килә ул. Әмма башта бу көнгә рус эстрадасы артистының концерты куелган булган. - Рус җырчысы белән 24 ноябрь көнен ничек бүлештегез? - Быел әзрәк буталчык килеп чыкты шул. "Пирамида"...
    63
    0
    0
  • 27 октябрь 2017 - 12:59
    Илмир Юсупов: “Инстаграм”да татар телен пропагандалап була”
    Илмир Нәҗип улы Юсупов Башкортстанның 500 кешелек Волостновка авылында туып үсә. Бүгенге көндә ул "Инстаграм" социаль челтәрендә кешеләрне, бизнесларны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Шуның белән аена 200 мең сум акча эшли. Аның клиентлары арасында танылган йолдызлар да, гади кешеләр дә бар. Ул аларга күпмедер вакыт аралыгында "Инстаграм"дагы аккаунтларын популярлаштырып бирә. Бик...
    55
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 17:47
    Альбина Кармышева кеше гомерен 100 сүз белән ачып биргән (Видео)
    Яшь җырчы Альбина Кармышева тумышы белән Мордовиянең Саранск шәһәреннән. Бик үзенчәлекле гаиләдә туып үскән. Әтисе Асым - татар, ә әнисе Галина - рус милләтеннән. Альбина Казанга укырга килгән. Хәзерге Казан федераль университетының музыка факультетында Миңгол Галиев классында белем ала. Татар телендә камил аралаша. Туган телендә җырлар иҗат итә алуына сөенә...
    69
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 17:49
    Әнвәр Нургалиевның Казандагы беренче концертында аншлаг. “Тагын киләм”, ди (ВИДЕО)
    Узган атнада Казанда Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның беренче сольный концерты булды. Залда аншлаг, билетлар алдан ук сатылып беткән. Концерт алдыннан күрештек. - Дулкынлану бармы, Әнвәр абый? - Казан - татарның мәккәсе. Бөтен артистлар шунда кайный. Дулкынландыра, әлбәттә. Сәхнәдә 2000 елдан бирле мин. Күбрәк Башкортстан, Себер якларында концертлар белән йөрдем. Әле...
    106
    0
    0
  • 1 июнь 2017 - 10:37
    ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ ФАНАТЛАРЫ НИЛӘР СӨЙЛИ? (ВИДЕО)
    30 май көнне Казанның Филармония концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи туган көн концертын билгеләп узды. Аңа 57 яшь тулды. Махсус аның концертында чыгыш ясарга Германиядән Муса Маликов кайтты. Бирегә бик күп танылган шәхесләр, җырчылар, туганнары, әлбәттә, яраткан тамашачылары җыелды. https://www.youtube.com/watch?v=VAcuVTFeh3g
    110
    0
    0
  • 19 май 2017 - 08:50
    "МӘДӘНИ ҖОМГА" ГАЗЕТАСЫ КОЛЛЕКТИВЫ МАТБУГАТ КӨНЕН БӘЙРӘМ ИТТЕ (ВИДЕО)
    Бүген хезмәттәшләребез белән табигать кочагына чыгып, матбугат көнен билгеләп кайттык. Бик күңелле булды. Әлеге уңайдан барлык коллегаларыбызны матбугат көне белән тәбрик итәбез! https://www.youtube.com/watch?v=w3xb8Sr6hA0
    68
    0
    0
  • 16 май 2017 - 08:50
    АШ-СУ ОСТАСЫ РЕЗЕДА ХӨСӘЕНОВАНЫҢ СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА (ВИДЕО)
    Узган атнада танылган пешекче, аш-су остасы, "Тәмле булсын" рестораннар челтәре хуҗасы Резеда Хөсәенованың студиясендә кунакта булдык. Бик тәмле ризык пешердек. Нәрсә пешергәнебезне һәм нәрсәләр турында сөйләшкәнебезне әлеге репортаждан карый аласыз. https://www.youtube.com/watch?v=8vtWRsovfOE
    74
    0
    0
  • 10 май 2017 - 10:50
    ИЛНАЗ МИНВӘЛИЕВНЕҢ ТУГАН АВЫЛЫНДА КУНАКТА (ВИДЕО)
    Узган атнада җырчы Илназ Минвәлиевнең туган ягы - Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылына кайттык. Җырчы бик тырышып әнисенең юбилеена әзерләнеп йөри. Разия апага 14 майда 65 яшь тула. Кыскасы, журналист Эльза Газизова әзерләгән репортажны карап китегез. Ссылкасы: https://www.youtube.com/watch?v=_5LtVNcAtYk
    67
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 12:28
    ВӘСИЛӘ ФӘТТАХОВАНЫ КАЗАНДА ЗУРЛАП ИСКӘ АЛДЫЛАР (ВИДЕО)
    19 апрельдә Казанның УНИКС концертлар залында күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованы искә алу концерты булып узды. Биредә 20дән артык җырчы чыгыш ясады. "Мәдәни җомга" газетасы укучыларына сәхнә артыннан репортаж әзерләдек. Ссылка буенча карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=jb0dj6VB-0o
    63
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 02:49
    “Сәяхәт кылу – бәхет”
    25 яшьлек эшмәкәр, smm-менеджер Айдар Шәфигуллин инде 21 илгә сәяхәт кылырга өлгергән. Иң беренче сәяхәте 8 яшендә Төркиягә булган. Аның яшәү девизы болайрак: "Шәп итеп акча эшләргә дә, аны яңа кичерешләргә туздырырга". Элек әти-әниләре белән чит илләргә йөргән, хәзер күбрәк үзе генә юлга чыга. Туристлык агентлыклары хезмәтеннән баш тартып, сәяхәтләрне,...
    105
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 11:37
    ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ ГРИМ БҮЛМӘСЕНӘ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ КЕРТМӘДЕЛӘР (ВИДЕО)
    15 апрельдә Казанның "Пирамида" күңел ачу залында Икенче телевизион музыкаль ТМТV Премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Чарада татар эстрадасының иң текә, танылган җырчылары, шулай ук Татарстанның мәртәбәле шәхесләре чыгыш ясады. Йолдызлар арасыннан иң-иңнәрен ТМТV Премиясе белән бүләкләделәр. Ә мин һәрвакыттагыча сәхнә артында папарацци эшләп йөрдем. https://www.youtube.com/watch?v=_8_sm71InLA
    62
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 11:23
    "Тамада-шоу 2017" җиңүчеләргә 12 сын тапшырды (ВИДЕО)
    12 апрельдә Казанда өченче тапкыр «Тамада-шоу» фестивале булып узды. Сәхнә артында бик күп артистлар, аларның балалары әлеге тамашага җыелган иде. Бу тамашаны без дә күз уңыннан ычкындырмадык. Сәхнә артыннан сезгә "тәмле" репортаж әзерләдек. Репортажны әлеге ссылка буенча карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=Qj1f1HQ2rhw&t=59s
    112
    0
    0
  • 13 апрель 2017 - 12:29
    ӘБРИ ХӘБРИЕВ ПАРОДИЯНЕ КАЙСЫ АРТИСТКА ЯРАТЫП КУЯ? (ВИДЕО)
    11 апрельдә Казанның Филармония концертлар залында «Рәвешләр» юмор театрының концерты булып узды. Төркемдә бары егетләр. Алар - Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев, Айдар Галиәскаров, Раушан Ситдыйков. Кич буе кызыклы миниатюралары, популяр җырчыларга пародияләре белән тамашачыларның күңелләрен күрделәр. Ә без, үз чиратыбызда, сәхнә артында йөрдек. Видеоны карап китегез: https://www.youtube.com/watch?v=n8F6P5P1sF8&t=659s
    55
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 07:55
    ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА АВЫРУЫНА КАРАМАСТАН КОНЦЕРТЫН КУЙДЫ (ВИДЕО)
    8 апрель көнне Казанда узган җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның сольный концертыннан репортаж әзерләдек. Ул берничә көн элек хастаханәдә ятып чыккан иде. Салкын тидергән булган. Шулай да бар көчен җыеп, тамашачыга менә дигән концерт куйды ул. Видеоның ссылкасы: https://www.youtube.com/watch?v=0FVkkGTaVfg&t=210s
    67
    0
    0
Реклама