Последние новости - стр новостей
-
28 февраль 2021 - 06:00Пар аккошлар кебек...Зәйтүнә Насретдинованың тормышын өйрәнүчеләр артык тирәнгә кермичә, Уфада туган, дип кенә язган.
-
27 февраль 2021 - 06:30ТӘҮГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТЕНӘ 2230 ЕЛПаркерның китаплары безнең дәвергә чаклы булган вакыйгаларны үз эченә алган, Ижболдинның китабында Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары һәм урыс патшаларының татар чыгышлы булганнары турында язылган. Фән дөньясы шушы китаплар тирәсендә кайнарга тиеш иде кебек. Тукай әйтмешли, татар халкы үлгәнме, әллә йоклаганмы!
-
27 февраль 2021 - 06:00Айга кырын карама (27 февраль- 5 март)Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
-
26 февраль 2021 - 13:17Йорт кемнеке?Без дүрт туган үстек. Ике кыз, ике малай. Әтиебезне җирләгәндә иң кечкенә энебезгә – 4, миңа – олы кызга 15 яшь иде. Мәктәпне тәмамлап, авылда калдым. Клуб мөдире дә булып эшләргә туры килде, китапханәче дә... Кияүгә чыкканчы бөтен хезмәт хакымны әнигә биреп бардым. Шул акчага өйгә кухня кушып эшләттек, капка-койманы алыштырдык.
-
26 февраль 2021 - 12:33Туган телнең мөһимлеге нидә?Татарстанда Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык тәмамланып килә. Дөрес, быел республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы игълан ителгәнлектән, ана теленә, төрле милләт вәкилләренә багышланган проектлар күп булачак анысы. Мәдәни юнәлештә генә дә шундый 148 чара уздырырга планлаштырыла. Мәгариф өлкәсе дә читтә калмаячак.
-
26 февраль 2021 - 09:24Студентларны чүпне аерып җыярга өйрәтәчәкләрМоның өчен берничә уку йорты тулай тораклары арасында махсус бәйге игълан итеп, җиңүчегә коворкинг вәгъдә итәләр. Бәйгене “Мега” һәм “Леруа Мерлен” сәүдә үзәкләре Экология министрлыгы белән берлектә оештыра.
-
26 февраль 2021 - 09:03Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының илкүләм рейтингында кабат беренче булдыМәскәү мэры Сергей Собянин – икенче, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев өченче урында.
-
26 февраль 2021 - 08:52Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта аеруча актив районнарны атадыларАйлык дәвамында Татарстанда 360 чара үткәрелгән.
-
26 февраль 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 7 (2021)Йөрәкләрнең безнең ни уйлавын Әйтеп бирә гармун телләре...
-
25 февраль 2021 - 15:43Буран эчләрендә буранКышны бик яратам мин. Ябалак-ябалак яуган ап-ак карларын яратам... Әйтерсең лә бар җиһан акка төренгән... Безнең илаһи җаннарыбызны да пакьлек урап алган... Күңелдә рәхәт бер тойгы – аклык... Кышны рәхәт бер хисләр белән көтеп алам. Аның ишеп-ишеп яуган кары астында йөрергә яратам. Дуылдаган бураннары да үзенчә шомлы...
-
25 февраль 2021 - 15:37Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте!Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте! Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.
-
25 февраль 2021 - 12:40Әстерхан шәһәрендәге мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылдыТатарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тантанада катнашкан.
-
25 февраль 2021 - 12:35Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы Татарстанга 3 эшче төркем җибәрергә ниятлиРөстәм Миңнеханов IDEX 2021 халыкара күргәзмәсендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - ӘпипәЯңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!