Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зооприют булдыручы, кранчы һәм стюардесса – Казанда яшәүче хатын-кызлар үзләрен нинди профессияләрдә тапкан?

Халыкара хатын-кызлар көнендә KZN.RU порталы төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре белән интервьюлар тезмәсен әзерләде.

Казанда төрле һөнәрләрдә һәм проектларда үзләрен тапкан хатын-кызлар яши һәм эшли. Алар волонтерлык, балаларны укыту һәм тәрбияләү белән шөгыльләнә, кешеләрнең һәм хайваннарның гомерен саклый, кошларны күзәтә, кран белән идарә итә, ишарәләр теленнән тәрҗемә итә һәм психологлар булып эшләгәндә рухи гармониягә ия булырга ярдәм итә. Халыкара хатын-кызлар көнендә KZN.RU порталы Татарстан башкаласының гүзәл затлары хөрмәтенә ел дәвамында бастырылган материаллар тезмәсен җыйды.

Дания Сабирова «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыятендә кран машинисты булып эшли. Ул һәркөнне компрессор җайланмаларын, агрегатларны һәм төрле технологик җиһазларны күчерү белән бәйле катлаулы эш башкара. KZN.RU порталы корреспондентына ул 22 метрлы биеклектә эшләү, 50 тонналы машиналарны күтәрү һәм завод эшчеләре гаилә династиясе турында сөйләде.

 

 

 Хайваннарга ярдәм итү Валерия Сабирҗанова һәм Елена Игнатьева өчен тормыш рәвешенә әйләнгән. 10 ел элек Татарстан башкаласында яшәүчеләр сукбай хайваннар өчен приют булдырганнар һәм аны Kazan Shelters дип атаганнар. Мәчеләр һәм этләр бергә яши торган йорт, приютта яшәүче җан ияләре һәм аларның хуҗалары көн саен нинди авырлыклар белән очрашуы турында – KZN.RU порталы материалында

Татарстанда ел саен хәбәрсез берничә йөз кеше югала. Татарстандагы «ЛизаАлерт» төбәк бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Адриана Раписная үзен аларны эзләүгә багышлаган. Активистка кешеләрне эзләүнең ничек баруы һәм хәрәкәткә ничек кушылу турында сөйләде.

Тагын бер интервью герое – «ЮВТ АЭРО» АҖ Татарстан авиакомпаниясенең бортпроводнигы, өч бала анасы, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» премиясендә «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясе номинанты Татьяна Найденова. KZN.RU порталына ул стюардесса һөнәренең романтикасы, күп бурычлылык һәм психологик тотрыклылык турында сөйләде

Тәрбияченең хезмәте – четерекле һәм җаваплы, ул күп мәхәббәт, түземлек, көч һәм фидакарьлек таләп итә. Моның шулай икәненә KZN.RU порталы корреспонденты Казанның Киров районындагы 134 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Исмәгыйлева үткәргән музыка дәресендә булып кайткач инанды.

 

 

Казанда ишетмәүче 3 меңләп кеше яши. Әлегә дөньяда бер генә саңгырау кеше калса да, тәрҗемәче кирәк булачак, дип саный Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы рус ишарәле теле укытучысы Татьяна Ильичева.  Саңгыраулар җәмгыятендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ни өчен ишетүе бозылган кешеләр калганнарга ышаныч белән карамый һәм ишарә теленә ничек тиз өйрәнергә булуы турында материалда укыгыз. 

Казан зооботаника бакчасында 500 дән артык хайван – имезүчеләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, балыклар яши. Көн саен ике ветеринар һәм бер фельдшер биредәге хайваннарның сәламәтлеге сагында, чөнки алар нәрсә һәм кайда авыртуын әйтә алмыйлар. Ветврач Елена Гнатенко бегемотның борынына ни сәбәпле томау төшкәнен һәм ни өчен килгән кешеләргә тояклыларны ашатырга ярамаганлыгын сөйләде

Менә инде 20 елдан артык йөрәк авырулары бөтен дөньяда үлемнең төп сәбәбе булып тора. Россиядә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән ир-атларның 32% ы һәм хатын-кызларның 23% ы интегә, Казанда гына да диспансер исәбендә 171 меңгә якын кеше тора. Бу орган авыруларын профилактикалау, кардиолог һөнәре һәм үзеңне ничек тонуста тотарга икәнлеге турында KZN.RU порталы корреспондентына Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең поликлиника бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Лия Горнаева сөйләде

Орнитолог, Россия кошларны саклау берлеге әгъзасы София Хохлачева гадәти булмаган хобби – кошларны күзәтү белән мавыга. Һәвәскәр орнитология хәрәкәтенең барлыкка килүе, кошларны дөрес күзәтү һәм Казанда беренче кош мәйданчыгы – KZN.RU материалында

 

 

«Дети Ау» инклюзив проекты җитәкчесе Альбина Нәфыйгова үсешендә үзенчәлекләр булган – аутистик спектры бозылган балалар белән эшли. Ул Казанның 1 нче номерлы мәктәбендә балаларга анимация серләрен төшендерә. Альбина Нәфыйгова KZN.RU порталына аутизмлы балаларның иҗатта ничек ачыла алулары, ни өчен аларга шәхси якын килү соралуы һәм ничек эш процессында команда рухын саклап калырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Борчылу һәм стресс – кеше көн саен диярлек очраша торган хисләр. Психология фәннәре кандидаты, клиник психолог Люция Ибәтуллина тискәре вакыйгаларга каршы тору, борчылуларны җиңү һәм эчке тынычлык булдыру серләре белән уртаклаша.

KZN.RU порталында спорт сөючеләр өчен скандинавия йөреше турында материал бастырылган. Анда бу спорт төренең нәрсә белән файдалы булуын һәм аның белән ничек дөрес шөгыльләнергә кирәклеген белергә мөмкин. ТР Төньяк йөреше федерациясе вице-президенты, инструктор Миләүшә Сагеева таяклар белән нәтиҗәле йөрү өчен 5 киңәш бирә.

2022 елда Казан ашыгыч ярдәм хезмәте хезмәткәрләре 413 меңнән артык чакыру үтәгән. «Эвакуатор» бүлеге хезмәткәрләре ни белән шөгыльләнә, кайсы бригадалар иң тиз һәм кайсы очракларда табибларга шалтыратырга кирәк – болар турында KZN.RU порталына Казанның ашыгыч ярдәм станциясе фельдшерлары Людмила Зайцева һәм Юлия Листкова сөйләделәр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев