Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

VIII Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

27нче март көнне, VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III турының икенче көне узды. Иң элек егет-кызлар “Туган авылым” комплексында аш-су этабында осталыкларын күрсәтте.

Катнашучылар Г. Тукай әдәби музеенда булып, музей заллары, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышты. Бәйгенең хөкемдарлары белән әңгәмә дә биредә узды. Яшь катнашучыларның белем һәм фикерләү сәләтен ачып бирүче сораулар яңгырады, – дип хәбәр итә Татар конгрессы.

“Һәрдаим егет-кызлар белән аралаштык. Балалар үзләрен бик камил күрсәттеләр. Алар тыңлый да белә, кызыксынучан да. Катнашучыларны өчпочмак ясауда сынадык. Егетләр эчлеген әзерләсә, кызлар камыр басты. Шулай ук, егетләр чулпы эшләде, кызлар келәм чигү алымын өйрәнделәр. Бу этапта аларга Балтачтан һәм Арчадан килгән осталар ярдәм итте. Туган яклары тарихын, җиде буын шәҗәрәләрен белүне дә тикшердек”, – диде Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Раес кызы Идрисова.

Һәр катнашучыга шәхсән киңәшләрен биреп, хуплау сүзләре дә җиткерде Кадрия ханым. Бу исә, яшьләрне яңа җиңүләргә канатландырып, этәргеч булып тора.

Нәтиҗәдә, VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең җиңүчеләре булып түбәндәге катнашучылар табылды:

3нче урын:

Искәндәр Гобәйдуллин  (ТР, Буа районы)

Ильвина Камалиева (Оренбург өлкәсе)

2нче урын:

Идел Акмалов (Башкортстан)

Хәмидә Касыймова (Удмуртия)

1нче урын:

Ильяс Фәхретдинов (ТР, Балтач районы)

Адилә Гарипова (ТР, Яр Чаллы шәһәре)

Гран-при:

Ильзат Хуҗин (ТР, Саба районы)

Эльнара Халиуллина (ТР, Чистай районы)

Җиңүчеләр сәгать, көмеш алка, милли бизәкле сумка белән бүләкләнде. Бәйгенең дипломантларына Оренбург шәле, милли бизәкле баш киеме, диплом тапшырылды.

Афәрин, егет-кызларга алда да җиңүләр телибез! Тормышлары да үзләре кебек якты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев