Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Үлемсез полк» быел онлайн режимда узачак

Мондый карар куркынычсызлык таләпләрен үтәү йөзеннән кабул ителгән.

Быел Россиядә «Үлемсез полк» йөреше онлайн форматта узачак. Мондый карар иминлекне тәэмин итү заруриятенә бәйле рәвештә кабул ителде, дип хәбәр иткән хәрәкәтнең Үзәк штабы рәистәше, Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаева.

«Үлемсез полк»ның Үзәк штабы 2024 елда йөрешне турыдан-туры катнашу форматында үткәрмәскә карар итте», – дип китерә ТАСС аның сүзләрен.

Узган ел акция кысаларында Казанда 40 билбордта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотолары урнаштырылды. Аларда Советлар Союзы Геройлары Борис Кузнецовны, Федор Баталовны, Максим Дмитриевны, Николай Столяровны һәм башкаларны күрергә мөмкин иде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев