Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Туган Батыр» Россиянең «Безнекеләрне бел» брендлары конкурсында җиңүче булды

29 февральдә Мәскәүдә Россиянең «Безнекеләрне бел» («Знай наших») брендлары конкурсына йомгак ясалды.

Анда 12 мең эшмәкәр катнашты — бөтен илдән 2 меңнән артык бренд, алар киләчәктә зур оешмалардан ярдәм алачак. «Туган Батыр» халыкара проекты «Креатив» номинациясендә җиңүче булды. Проект — Татарстаннан бердәнбер катнашучы.

 

 

Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Дәүләт үсеш корпорациясе (ВЭБ) ярдәме белән Росконгресс фонды оештыра. Россиядән төп номинацияләрдә 15 бренд җиңде, ә тагын 70е партнерлардан махсус призлар алды. Конкурсның спонсорлары сыйфатында 60ка якын дәүләт һәм коммерция структуралары, шулай ук илнең барлык әйдәп баручы сәүдә челтәрләре булды. Конкурс данлы традициягә әверелә һәм инде икенче тапкыр үткәрелә, быел анда узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк эшмәкәр катнашты.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев