Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Түбән Кама шәһәренең 28нче мәктәбендә Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Түбән Кама шәһәренең 28 нче мәктәбендә татар әдәбияты күгендә балкып янучы язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Абдулла. Алиш, Илдар Юзеев исемендәге премияләре лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Мөслим районының һәм Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чарада 26 нчы, 27 нче, 28 нче, 34 нче мәктәп укучылары катнашты, – дип яза Татарстан Язучылар берлеге. – Факил Сафин укучыларны тормыш юлы белән таныштырды, ялкынлы шигырьләрен укыды. Чара  матур биюләр, җырлар, шигырьләр, курай моңнары белән үрелеп барды. Алып баручылар сораулар ярдәмендә укучыларның белемнәрен дә тикшереп алдылар. Әдәби кичә барысының да күңеленә хуш килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев