Мәдәни җомга

Татарстанда кайда ял итеп була?

Татарстан матур һәм кызыклы урыннарга бай. Алар арасында инде туристлар арасында шактый танылганнары да, әлегә әзрәк дәрәҗәдә популяр булган, әмма шулай ук үзенчәлекләре белән аерылып торган, халыкны җәлеп иткән урыннар да бар. Без сезне шуларның кайберләре белән таныштырып үтәргә булдык.

Спас районында урнашкан Болгар музей-тыюлыгы. Биредә Бөек Болгар ханлыгы заманнарыннан калган һәм реконструкцияләнгән таш пулатлар, манаралар, иң зур Коръән китабы урнашкан музей һәм Ак мәчетне күреп була. Шулай ук Болгарда, әлеге тарихи корылмалардан кала, һәр кешене гүзәл табигать каршы ала.

 

 

 

Алексеевский районындагы Биләр музей-тыюлыгы. Тыюлык үз эченә берничә шәһәрчекне һәм музейларны кертә. Биредә кешеләрне җәлеп иткән иң популяр урыннар — Изге чишмә һәм Хуҗалар тавы. Изге чишмә суының сихәте турында күп төрле сүзләр йөри, аның суын эчүчеләр төрле авырулардан арына дип тә әйтәләр. Ә Хуҗалар тавына кешеләр теләк теләр өчен менә, бу да риваятьләр белән бәйле. Ислам дине кабул иткәнче, халык бу тауга Тәңрегә табыныр өчен менә торган булган. Хәзер бу урынга мөселманнар да, христианнар да, мәҗүсиләр дә еш килә, һәрберсенең Биләр җиренә бәйле үз риваятьләре һәм ышанулары бар. Монда тарихыбызны белер өчен генә түгел, аны тояр өчен килергә кирәктер.

 

 

Свияжский утравы. Әлеге утрауга Явыз Иван тарафыннан крепость буларак нигез салынган. Чиркәүләре белән дан тоткан Зөя утравына төрле дин вәкилләре килә. Зөядә шул заман вакыйгалары, төрле экспонатлар һәм биналар, ак ташлы монастырьлар белән танышып була. Идел, Зөя, Чуртан елгалары кушылган җирдә утрауның табигать күренешләре бигрәк тә матур.

 

 

 

Азнакай районындагы Чатыр-Тау — Биләрдәге Хуҗалар тавына охшаш тагын бер урын. Икенче төрле аны Изгеләр тавы, диләр. Риваятьләр буенча, тау битендә изге дип санаган кешеләрне күмә торган булганнар. Бу тауга бәйле төрле риваятьләр күп, мәсәлән, Емельян Пугачев сугыш коралларын тау мәгарәсендә яшереп калдырган, диләр. Шулай ук Чатыр-тауга менеп теләк теләсәң, ул чынга ашачак дигән ышану бар. Еш кына монда килеп, парапланда очалар.

 

 

 

Татарстанның үзәк аэроклубы — экстрим яратучылар өчен тагын бер кызыклы урын. Әлеге аэроклуб ике өлештән тора — Балтач һәм Коркачык аэродромнары. Монда килеп, планерда очып, парашют белән сикереп яки авиатренажерларда шөгыльләнеп, үзеңне пилот итеп хис итәргә мөмкин. Парашют белән сикерү мөмкинлеге Коркачык аэродромында булдырылган. Анда үзең генә дә, инструктор белән бергә дә сикереп була. Бу урын хыял канатларында гына түгел, ә чын-чынлап очып карыйсы килгән, бу халәтне тоярга теләгән батыр йөрәкле кешеләр өчен.

 

 

Югары Ослан районы Печище авылы янындагы Печище геологик киселеше. Әлеге киселешнең һәр катламы аерым чорга карый һәм барысы бергә миллионлаган еллар тарихын тасвирлый. Бу урын геологлар өчен зур ачыш. Геологиядән ерак булган кешеләргә дә монда кызык. Элек әлеге урыннан известь ташы алына торган булган һәм ул тирәлектә мичләр җитештерелгән, авыл исеме дә моңа дәлил. Печище геологик киселеше янында элек җитештерелгән зур мич тә тора, шуны күрер өчен генә булса да килеп китәргә мөмкин.

Кама Тамагы районының табигате бик күпләрне җәлеп итә. Аеруча Каманың Идел елгасына кушылган урынына җыелучылар шактый. Биек тауга менеп, диңездәй аккан елгага карап торырга яратучылар өчен бик яхшы урын, тик сак булырга кирәк. Тау кырыйларына киртәләр, коймалар куелмаган.

 

 

 

Тауга менмичә, су янына гына да килеп була, монысы инде балыкчыларның яраткан урыны. Шулай ук Кама елгасы буендагы тау куышлыклары арасында Юрьев мәгарәсе урнашкан. Ул Татарстанда кешеләргә кереп йөрер өчен рөхсәт ителгән бердәнбер мәгарә. Монда инде аерым әзерлек белән, башка фонарьлы каскалар һәм өскә пычратырга, ертырга жәл булмаган кемнәр киеп килергә кирәк. Якын-тирәдәге кыяларда тау эченә кереп китә торган мәгарә сыман юллар бар, алар киңрәк, ләкин шундый ук караңгы. Юрьев мәгарәсе тар, ләкин шунысы белән дә кызыклырак, аның эче дә үзенчәлекле. Шулай да, тар урыннарга керергә куркучыларга шул киңрәк мәгарә сыман урыннарга кереп карау мөмкинлеге бар. Ул тауларда альпинизм белән шөгыльләнер өчен җайланмалар да булдырылган.

 

 

Юрьев мәгарәсе — Кама елгасы ярларында урнашкан бердәнбер кызыклы җир түгел.

Лаеш районы ягындагы яр буенда «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерер өчен төзелгән корылмалар, ягъни Сәмруг авылы декорацияләре урнашкан. Совет чорындагыча эшләнгән биналар һәм Кама елгасының матур күренеше — болар Сәмругка килгән һәр кешенең күңеленә хуш килә. Елга бу ярдан бик матур күренә, халык аны хәтта шул матурлыгы һәм киңлеге өчен Кама диңгезе дип йөртә.

 

 

 

Кама елгасы тагын бер кызыклы җиргә илтә. Елга буенда бер манара калкып тора. Бу — Алабугада урнашкан Шайтан каласы билгесе. Шайтан каласында Борынгы Болгар хәрабәләре сакланган. Төрле чыганакларга караганда, бу хәрабәләр монгол чорына хәтле төзелгән. 2007 елда Алабуганың 1000 еллыгына монда парк төзелде һәм Болгар әмире Ибраһим бин Мөхәммәдкә һәйкәл куелды.

 

 

Алабуга шәһәре зур түгел, гомуми мәйданы кырык квадрат чакрымнан әз генә артык. Шулай да, кызыклы музейларга бай ул.

  • Марина Цветаева йорты. Әлеге йортта шагыйрә соңгы көннәрен үткәргән.
  • 1812 елда Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз кавалерист Надежда Дурова музей-йорты.
  • Рәссам Иван Шишкин бала һәм үсмер чакларын уздырган музей-йорт.
  • Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее. Димәк, Алабугага юл тоткан очракта, иркенләп көне буена килергә кирәк, чөнки бару өчен кызыклы урыннар күп.

Татарстандагы кызыклы музейлар рәтенә Лениногорск шәһәрендә урнашкан Нефть музеен да кертеп була. Әлеге музейда Татарстанда урнашкан беренче нефть вышкасын күрергә, Татарстанда нефть табу тарихы белән танышырга мөмкин.

 

 

Чыннан да, кара алтын — республика үсешендә әһәмиятле урын алып тора. 1943 елның өченче августында республикада беренче тапкыр нефть табылган. Шушы чыганактан Татарстан нефте тарихы башлана…

Лениногорск районы Югары Каран авылындагы «Алмакай» атлар утары. Әлеге утарда татар токымлы атларын үрчетәләр. «Алмакай”да татар атларында йөрү, фотосессия, утар буйлап экскурсия тәкъдим ителә.

 

 

Арча районындагы Урта Корса авылындагы челәннәр колониясе. Кисмес елгасының сул ярында соры челәннәрнең Корса колониясен күреп була. Алар инде 1991 елдан бирле Корса колониясе буларак билгеле. Бу урын челәннәрне якыннанрак күрергә теләүчеләр өчен бик кызыклы, шулай да тыныч кына көн күреп яткан кошлар янына аларны куркытырлык техника белән килү яхшы булмас.

Әгәр Татарстан табигатен үзегез өчен төрле яклап ачасыгыз килсә, Буа районындагы метеорит төшкән җирне барып күрә аласыз. Кызганыч, метеорит үзе инде юк. Тик барыбер кайчандыр галәмнән төшкән метеорит урынында басып тору кызыклы һәм серле.

 

 

Метеорит төшкән җирнең диаметры - 10 чакрым. Ул Зөя елгасының сул як кушылдыгы булган Карлы елгасы хөрмәтенә Карлы метеориты (Карлинский) дип аталган. Әлеге урын Буадан көнбатыштарак, Чувашия чигенә якын.

Казан белән Биектау районы чигендә Зәңгәр күлләр урнашкан. Зәңгәр күлләр тыюлыгы үз эченә өч күлне алган. Бирегә салкын суда коенырга һәм матур табигатькә сокланырга яратучылар еш йөри.

Менә шундый төрле һәм гүзәл ул — безнең Татарстан. Ә сез бу исемлеккә Татарстанның тагын кайсы үзенчәлекле, кызыклы һәм матур урыннарын кертер идегез?

 

 

Гөлия Хәсбиуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: