Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бүген янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде

Татарстанда бүген республика Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Ул 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр эшли.

Искәртик, Татарстан урманнарында яңа янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды.

Бу вакытта учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендә мангалларда, кыздыру урыннарында һәм янмый торган башка савытларда ризык әзерләргә ярамый. Бу чикләү рестораннарга, кафеларга, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

Янгын куркынычы булган чорда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактика эшен оештыра, махсус рейдлар үткәрелә. Янгын күзәтчелеге, Эчке эшләр органнары, җирле үзидарә, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләреннән профилактика төркемнәре булдырылган. Алар торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләрендә, шулай ук урманга якын булган халыкның массакүләм ял итү урыннарында патрульдә булачак.

Янгын иминлеге таләпләрен үтәмәгән өчен янгынга каршы аерым режим чорында административ җаваплылык ике тапкыр арта. Мисал өчен, гражданнар өчен штрафлар 10-20 мең сум, вазифаи затлар өчен 30-60 мең сум, ә юридик затлар өчен 400-800 мең сум тәшкил итә.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев